Разработка урока по татарскому языку на тему: Хәзерге заман хикәя фигыль, 4 класс

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән

татар теленнән дәрес конспекты

Сыйныф: 3

Төркем: татар төркеме

Дәреслек: Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, В.А. Грипова "Татар теле" һәм Ф.Г. Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева " Уку китабы"

Тема: "Хәзерге заман хикәя фигыль"

Максат: 1. .Укучыларны хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалышы белән таныштыру; аларны таный белергә өйрәтү; 2. Логик фикер йөртүне үстерү; хәзерге заман хикәя фигыльне сөйләмдә активлаштыру.

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру. Г.Тукай турындагы белемнәрне тирәнәйтү, әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы. Яңа материалны үзләштерү. Катнаш дәрес.

Җиһазлау: мультимедиа-проектор, презентация, индивидуаль карточкалар, дәреслек, аудиоязма, "Татар теле таблицаларда".

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

1.Оештыру моменты: Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Әдәплелек кагыйдәләрен искә төшерү. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру. Әдәплелек кагыйдәләрен искә төшереп, дәрестә үз-үзеңне тәрбияле тоту.


1 нче слайд. Әдәплелек кагыйдәләрен искә төшерү.

− Хәерле иртә, балалар!

  • − Исәнмесез, укучылар!

  • Исәнмесез, саумысез!

  • Хәерле көн, укучылар!

  • Тыныч булсын көнебез.

  • Кәефләрегез ничек соң?

  • Кояшлы иртә кебек, татар телен - Тукай телен өйрәнергә дип килдек

- Шундый матур, зур теләкләр белән килгәнсез икән, дәресебезне башлыйбыз. Укучылар, без һәр дәрестә үз- үзебезне дөрес тоту кагыйдәләрен искә алабыз. Нинди әле алар? (балалар кагыйдәләрне әйтәләр). (Кагыйдәләр компьютер аша күрсәтелә).

1 нче слайд. Әдәплелек кагыйдәләрен искә төшерү .

  • "Әдәпле һәм игътибарлы бул!

  • Сүзеңне ачык һәм дөрес итеп әйт!

  • Иптәшләреңне хөрмәт ит!

  • Башкаларны бүлдермә!

  • Татарча уйла һәм сөйлә!"

2. Кереш өлеш. 2 нче слайд. Фонетик күнегү:

Укытучы өчен максат: [ғ ], [г] авазларының дөрес әйтелеше өстендә эшләү, ясалу үзенчәлекләрен искә төшерү.

Укучы өчен максат: [ғ ], [г] авазларын дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү.

Күрсәтмәлелек:

1.тактада карточкалар

2. слайдлар

3. аудиоязма


3 нче слайд.Матур язу өстендә эш:

Укытучы өчен максат: дөрес коллеграфик язу өстендә эш.

Укучы өчен максат: дөрес, чиста,төгәл язу.

3. Белемнәрне актуальләштерү шуңа бәйләп яңа материальне өйрәтү.

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: Өй эше дөреслеген тикшерү.

Алымнар:

1.Өй эшен карап чыгу

2.Хаталарны ачыклау, төзәтү

3.Дөрес итеп уку

















4 нче слайд. Г. Тукайның "Кошчык" шигырен уку.

Укытучының максаты:шигырьдән фигыльләрне таптыру, кошларның файдалары турында әңгәмә кору.

Укучының максаты: фигыльләрне табып заманын,ничәнче затта, санда килүен әйтә белү.






4. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучының максаты: проблемалы ситуация тудыру; хәзерге заман хикәя фигыльне эзләп табарга өйрәтү; боерык фигыльне искә төшерү;

Укучының максаты: проблемалы ситуацияне табу, ягъни хикәя фигыльне эзләп табу,дәреснең максатын куя белү.



5.Уку мәсьәләсен чишү.



5 нче слайд.

Укытучының максаты: хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалышын аңлату;

Укучының максаты: хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалышын аңлап калу;



Физкультминутка.




6 нчы слайд.

Укытучының максаты: хикәя фигыльнең -ый, - и кушымчалары белән таныштыру.

Укучының максаты: хикәя фигыльнең -ый, - и кушымчалары белән танышу; таный белү.

7 нче слайд. Мөстәкыйль эш.

Укытучының максаты: бирелгән текстлардан хикәя фигыльләрне мөстәкыйль эзләп табу күнекмәләрен формалаштыру.

Укучының максаты: бирелгән текстлардан хикәя фигыльләрне мөстәкыйль эзләп табу күнекмәләрен булдыру.


8 нче слайд

Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү, аңлап куллана белүләренә ирешү;.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәнү;



6. Рефлексия.

Укытучы өчен максат:индивидуаль һәм төркемләп оештыру формасының бердәмлеген иҗади мөстәкыйльлеген тәэмин итү.

Укучы өчен максат: узара эшлекле аралашу мөнәсәбәте булдыру, иптәшеңне тыңлый белү, ярдәмләшү кебек сыйфатлар булдыру.



9 нчы слайд

Укытучы өчен максат: шигырь нәрсәгә өйрәтә?- дигән сорау җавап эзләү. Укучы өчен максат:кечкенәдән бар нәрсәгә өйрәнеп калырга дигән нәтиҗәгә килү.



2 нче слайд. Фонетик күнегү.

- Укучылар, карагыз әле, без слайдта нәрсәләр күрәбез?

(Слайдта [ғ ], [г] авазлары һәм сүзләр язылган)

-Саша, бу нинда авазлар?

- [ғ ], [г] авазлары.

- Дөрес. Бик яхшы. (Аудиоязма кабызыла) Дикторны игътибар белән тыңлагыз һәм кабатлагыз.

(Сүзләр кабатлана)

- Балалар, [ г] авазы кайсы сүздә очрый?

- гөмбәсүзендә

- Балалар, [ғ] авазы кайсы сүздә очрый?

- елга сүзендә

- Дөрес. Ә хәзер, әйдәгез җөмләләр төзик.

- Илүзә, нинди җөмлә төзедең?-

- Илназ, нинди җөмлә төзедең?

- Елга каты ага.

- Дима, нинди җөмлә төзедең?

- Урманда гөмбә үсә.

3 нче слайд.Матур язу өстендә эш:

Г г хәрефләрен язу.


3.Белемнәрне актуальләштерү.

  • Укытучы.

  • Игътибар белән тыңлагыз. Бу шигырь юлларын кем язган?

  • (ЦОР аша Г. Тукайның "Ел фасыллары" шигырен тыңлау)

  • " Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара!

Укучы.

  • Бу шигырь юлларын Г. Тукай язган.

  • Укытучы.

  • Дөрес укучылар. Без бүгенге дәрестә бөек шагыйребез Г.Тукай әсәрләренә еш мөрәҗәгать итәрбез. Ә хәзер игътибар белән укып чыгыгыз әле. (тактага, компьютердан, Г.Тукай сүзләре чыга)

  • "Халык зур ул, моңлы ул,

  • Көчле ул, әдип ул! (Г. Тукай)

  • Укытучы.

  • Г. Тукай халык турында дөрес әйткәнме?

Укучы.

  • Әйе.

  • Укытучы.

  • Ә хәзер берничә сорауга җавап эзлик.

  • Г. Тукай кем ул?

  • Укучы.

  • Г.Тукай - татар халкының бөек шагыйре.

  • Укытучы.

  • Г. Тукай кайчан туган?

  • Укучы.

  • Г. Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә туган.

  • Нинди авылда туган?

  • Укучы.

  • Кушлавыч авылында туган.

  • Укытучы.

  • Г. Тукайның нинди әсәрләрен беләсез? Нинди шигырьләрен яттан беләсез? ( 1-2 укучы шигырен яттан сөйли)

  • Укытучы.

  • Әйе, укучылар. Г. Тукай үзенең шигырьләре белән кешенең күңелен җәлеп җәлеп итә. Аның шигырьләрен һәр кеше яттан белә. Г. Тукай үзенең әсәрләре белән халык күңелендә яши.

3. Өй эшен тикшерү.

Укытучы

  • Ә хәзер берничә җөмлә язабыз.

  • "Г.Тукай - татар халкының бөек шагыйре. Ул Арча районы Кушлавыч авылында туган. Тукай күп шигырьләр язган".

  • 3 җөмләдән фигыльләрне табыгыз, асларына сызыгыз.( җөмләләрне укытып тикшерү. Балалар укыйлар, фигыльгә сорау куялар, нәтиҗә чыгаралар). Мәсәлән: язган, туган фигыльләре нишләгән? Соравына җавап бирәләр. Үткән заман хикәя фигыль.

  • Укытучы.

  • Үткән заман хикәя фигыльниди фигыльдән ясала?

  • Укучы.

  • Үткән заман хикәя фигыль боерык фигыльдән ясала.

  • Укытучы нәрсә ул боерык фигыль?

  • Укучы

  • Боерык фигыль боеруны, эш кушуны белдерә.

4 нче слайд. Г. Тукайның "Кошчык" шигырен уку

  • Г. Тукайның " Кошчык шигыреннән өзек укыла.(компьютер аша шигырь укыла).

  • Укытучы.

  • Игътибар белән тыңлагыз фигыльләрне истә калдырыгыз.

  • "Кичә мин читлек ачтым.

  • Андагы кошчыкны коткардым.

  • Күңелсез тоткынымны киң яшел урманга кайтардым.

  • Аңар бирдем азатлык мин, үзем дә шул вакыт күрдем...

  • Укытучы.

  • Шигырьдән фигыльләрне табыгыз, заманын билгеләгез.

  • Укучы.

  • "Ачтым". Нишләдем? Билгеле үткән заман хикәя фигыль, 1 нче зат берлек санда.(калганнарын да шул тәртиптә тикшерәләр, нәтиҗә ясала).

  • Укытучы.

  • Шагыйрь нишли?

  • Укучы.

  • Ул кошчыкны читлектән чыгара.

  • Укытучы.

  • Ни өчен?

  • Укучы.

  • Кошчыкны читлектә тотарга ярамый. Кошлар кешеләргә зур файда китерәләр. Күп кенә бөҗәкләрне юк итәләр. 4. Уку мәсьәләсен кую

  • Укытучы.

  • Хәзер берничә фигыль язарбыз. Нинди фигыль артык?

  • Барды, барган, кайтты, кайткан, кайта.

  • Укучы.

  • "Кайта" фигыле артык.

  • Укытучы.

  • Ни өчен?

  • Укучы.

  • Чөнки бу фигыль эш яки хәлнең, хәрәкәтнең хәзер барганын белдерә.

  • Укытучы.

  • Бүгенге дәресебезнең максаты нинди булыр, укучылар?

  • Укучы.

  • Хәзерге заман хикәя фигыльне өйрәнәбез.

5.Уку мәсьәләсен чишү

  • Укытучы.

  • Без бүген дәрестә түбәндәге сорауларга җавап эзләрбез.

  • Хәзерге заман хикәя фигыль нинди фигыльдән ясала? Хәзерге заман хикәя фигыль дип нинди фигыльгә әйтәләр?

  • (тактада, компьютердан, җөмләләр бирелә; шул җөмләләр буенча куелган максатка җавап эзләнә; балаларның үзләреннән әйттереп нәтиҗә ясала).

  • 5 нче слайд. " Әни, аш сал әле. Әни аш сала.

  • Әти, китап бир әле. Әти китап бирә.

  • Укытучы.

  • Фигыльләрне табыгыз.

  • Укучы.

  • Сал- нишлә? Боерык фигыль. Сала- нишли? Хәзерге заман хикәя фигыь.

  • Укытучы.

  • Нинди фигыльдән ясала?

  • Укучы.

  • Боерык фигыльгә -а кушымчасы ялганып ясала

  • Нәтиҗә ясау: хәзерге заман хикәя фигыль боерык фигыльгә -а, -ә кушымчалары ялганып ясала.

Физкультминутка. Җил исә, исә, исә. Агачларның башын селкетә. җил тына, тына, тына. Агачлар үсә,үсә. Укытучы. - Хәзер шигырь кабат исегезгә төшерегез. Дәфтәрегезгә сораулар куеп фигыльләрне күчереп языгыз. Нинди фигыль белән бирелгән?(балаларның эшләрен тикшерү). Укучы. - Исә, тына, селкетә, үсә фигыль ләре хәзерге заман хикәя фигыль. Нишли? Соравына җавап булып киләләр.- а,- ә кушымчалары ялганып ясалганнар.

6 нчы слайд. Укытучы. -укый, сөйли, җырлый, көйли фигыльләре нинди сорауга җавап булып киләләр, нинди куышымчалар ялгана? - Укучы. - Фигыльгә - ый, - и кушымчалары ялганып ясала, нишли? Соравына җавап булып киләләр. Димәк бу сүзләр дә хикәя фигыль.

7 нче слайд. Мөстәкыйль эш.

Укытучы.

Мөстәкыйль эш. Карточкалар белән эш. Г. Тукайның "Шаян песи", "Безнең гаилә", "Гали белән кәҗә", "Ялкау маэмай" шигырьләреннән хәзерге заман хикәя фигыльләрне табыгыз, кушымчаларын билгеләгез.(дөрес җавапларны тактадан карап тикшерәләр, үз -үзләренә билге куялар).

8 нче слайд.

Укытучы.

  • Тактага предметларның исемнәре язылган 2 плакат эленә. Сез бу сүзләр кырыена кирәкле хәзерге заман хикәя фигыльләрне язарга тиешсез.

  • "Нәрсә нишли?(аш, кояш, балык, песнәк, үлән),(эт, әтәч, бүре, чишмә, җил, ишәк)

-Нинди фигыльләр кулландыгыз? Нәтиҗә ясау: хәзерге заман хикәя фигыль эшнең сөйләү вакытында эшләнүен белдерә.нишли соравына җавап бирә. - а, -ә, - ый, - и кушымчалары ялгана.

6. Рефлексия.

Укытучы.

- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?

Укучы. - Хәзерге заман хикәя фигыльне өйрәнү,Г. Тукайның шигырьләреннән хәзерге заман хикәя фигыльләрне эзләп табарга, мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәнү.

Укытучы.

  • Ничек эшләдек?

Укучы.

  • Төркемнәрдә, аерым эшләдек. Хәзерге заман хикәя фигыльләрне табарга өйрәндек. Күп яңалык белдек.

7. Өйгә эш бирү.

Татар теле буенча 212 нче күнегү.

9 нчы слайд.

Калган вакытта Г. Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигыренең мульфильмын карау. Рольләп уку.(һәр укучының алдында бу шигырь)

Укытучы.

  • Шигырь нәрсәгә өйрәтә?

  • Укучы.

  • Яшьтән тырыш булырга, ялкауланмаска өйрәтә.

  • Уку буенча өй эше: Г.Тукайның бер шигырен яттан өйрәнеп килергә.

8. Йомгаклау.

Укытучы дәрескә йомгак ясый. Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.



© 2010-2022