Ачык дәрес Яңа уку елы котлы булсын

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

6 нчы сыйныфларның рус төркемендә Нигматуллина Р.Р. " Татарча да яхшы бел " дәреслеге белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Яңа уку елы котлы булсын!

Беренче дәрес.

Максат: 1. Изафә сүзтезмәләрне искә төшерү һәм сөйләмдә активлаштыру, хәзерге заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллануны камилләштерү.

Мәктәп темасына яңа лексик берәмлекләр кертү.

Укучыларда үзара дуслык, укытучыларга хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше.

Укучыларны сәламләү.

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

-Утырыгыз!

Дежур укучы белән әңгәмә.

- Дәрестә кем дежур?

- Бүген ничәнче сентябрь? Нинди көнгә туры килә?

- Дәрестә барысы да бармы?

- Хәзер нинди дәрес бара? Бу ничәнче дәрес?

- Күптән түгел нинди бәйрәм булды?

- Бу көнне сез дә, башка бик күп балалар да, аларның әти-әниләре дә кая килделәр?

- Мәктәптә аларны кемнәр каршы алды?

- Укучылар кемнәргә чәчәкләр бирделәр?

- Сезгә Белем бәйрәме ошадымы?

- Сезнең сыйныфыгызда яңа укучылар бармы? Алар кемнәр?

- Кәефең ничек? Нинди яңалыклар бар?

- ..., рәхмәт, җавпларың дөрес, сиңа ... билгесе куям.

II Актуальләштерү.

Тәрҗемә эше.Изафә сүзтезмәләрне искә төшереп кабатлау.

а)Тыңлагыз һәм тәрҗемә итегез:

тел - татар теле - рус теле - татар/ рус теле дәресе - кызык дәрес

бәйрәм - белем бәйрәме - туган көн бәйрәме

ел - уку елы - яңа уку елы - яңа ел

Рус теле дәресләре бик кызык.

Безгә татар теле дәресләре дә ошый.

Белем бәйрәме нинди күңелле!

Яңа уку елы белән!

-..., сиңа ... билгесе куям.

б)Ә хәзер татарчага тәрҗемә итегез:

Урок - урок математики/ географии

Праздник - веселый праздник - праздник дня рождения

День - радостный день - день знаний

С Днем знаний!

День знаний - веселый праздник.

Рәхмәт,балалар, мин җаваплардан канәгать, ... сиңа ... билгесе куям.

2.5 нче бит 1 нче күнегү белән эшләү.

- Бу-рәсемдә кемнәрне күрәсез?

- Исегезгә төшерегез әле, Шәвәли - кем ул? Ул нинди малай?

- Ә Кирлемән турында нәрсә әйтәсез? Ул сезгә ошыймы?

- Шәвәли белән Кирлемән үзара дусмы?

- Алар ничек укыйлар?

- Буш вакытларында нишләргә яраталар?

- Алар бүген шатмы? Ни өчен?

Дәреснең максатын әйтү.

Яхшы кәеф белән дәресне дәвам итәбез. Балалар, бүген без изафә сүзтезмәләрне кабатлаячакбыз, яңа сүзләр белән танышачакбыз, 1 нче сентябрь - Белем көне турында сөйләшәчәкбез, төрле күнегүләр эшләячәкбез, тәрҗемә итәчәкбез.

III Төп өлеш.

Яңа сүзләр белән танышу( уку һәм тәрҗемә итү), тәрҗемә күнегүләре эшләү, яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

чәчәк бәйләме - букет цветов

класс җитәкчесе - классный руководитель

мәктәп киеме - школьная форма

фән - предмет, наука

а)русчага тәрҗемә итегез:

чәчәк бәйләмнәре бик матур - зур/ бик матур + чәчәк бәйләмнәре - укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бирәбез

класс җитәкчебез ... ... - класс җитәкчебезне бәйрәм белән котлыйбыз

яңа/матур + мәктәп киеме - бәйрәмгә без яңа мәктәп киемнәре киябез

фән - яңа/кызыклы/авыр + фән - математика авыр һәм кызыклы фән

б)татарчага тәрҗемә итегез:

букет цветов - большой букет цветов - дарим букет цветов

классный руководитель - наш классный руководитель - нам наша классная руководительница очень нравится

школьная форма - новая школьная форма - мне купили новую школьную форму

предмет - легкий/тяжелый + предмет - татарский язык наш любимый предмет - химия -интересная наука

в) җөмләләр төзү;

г) - Ребята, а как мы перевели с русского языка словосочетания, которые состоят из двух существительных? С помощью каких окончаний?(презентация)

1 сущ.(+ -ның/-нең) 2сущ. + ы/е, сы/ се( как после аның)

аның бәйрәме - әнинең бәйрәме - Белем□ бәйрәм+е

Как мы называем таких словосочетаний?

ныгыту:

д) дәфтәрдәге 5 нче күнегүне(4 нче бит) телдән эшләү. Атна көннәренең исемнәрен русча әйтегез, тәртибен күрсәтегез.

д) язма күнегү эшләү: 3 күнегү 3 бит. Татарча языгыз.

(кабатлаган теманы ныгыту).

Рәсем белән эш(экранда). 5 нче биттәге 2 нче күнегүне киңәйтеп эшләү.

а) сорауларга җавап бирү:

Рәсемдәге балалар нәрсәләр тотканнар?

Алар чәчәк бәйләмнәрен кемнәргә алып килгәннәр?

Алар нинди киемнәр кигәннәр?

Шәвәлинең мәктәп киеме матурмы?

Ә Кирлемән мәктәп киеме кигәнме?

Укучылар укытучыларын тагын ничек котлыйлар?

б) котлау текстын уку һәм тәрҗемә итү;

в) биремне үтәү: 2 нче күнегү 5 нче бит.

Язма күнегү эшләү: 1 күн. 3 бит.

Класс җитәкчесенә Белем бәйрәме белән котлау открыткасы язу.

"саен", "тапкыр" сүзләрен искә төшерү.

а) тәрҗемә итегез:

көн/атна/ ай/ дәрес/ ел/ ял көне + саен

бер/ биш/ ун ...+ тапкыр

б) парлап эшләү:3 күнегү 6 бит. Сорауларга җавап бирү.

Ук.:

Ә өченче/ дүртенче класс укучылары Белем бәйрәменә ничнче тапкыр киләләр7

Ә сез ... ?

1 нче сентябрьдән соң алар мәктәпкә көн саен киләләрме?

Белем бәйрәме ел саен буламы?

Телдән хикәя төзү. 4 күн. 6 бит. 3нче күнегү сораулары ярдәмендә

1 нче сентябрь турында сөйләү.

куллану өчен терәк сүзтезмәләрне искә төшерү:

иртәрәк торырга

һәр көн мәктәпкә барырга кирәк

1 нче сентябрь күңелле, шатлыклы көн, чөнки...

1 нче сентябрь бераз күңелсез дә бәйрәм, чөнки...

IV Йомгаклау.

Дәрескә нәтиҗә ясау:

Искә төшерик әле, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Дәрестә нишләдегез?

Нинди яңа сүзләр белән таныштыгыз?

Сез дәрестән канәгатме?

Өй эше бирү.

Эш д.: 2,4 күнегү 3нче бит.

Яңа сүзләрне ятларга.

Укучыларга билгеләр кую(билгеләр аңлатып куела).

Укучылар белән саубуллашу.


© 2010-2022