Методическая разработка Чыгарылыш имтиханы

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рассмотрено на Согласовано Утверждаю

заседании МО Завуч школы Дир.школы

учителей языковедов

__________________ ________________ _________________

/Шарафутдинова А.К./ /Хайруллина Ф.Р./ /Шарафутдинов Ф.М.


ЯҢАВЫЛ РАЙОНЫ ЭТКЕНӘ УРТА МӘКТӘБЕ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН

2007-2008 УКУ ЕЛЫНА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН УРТА (ТУЛЫ) МӘКТӘП КУРСЫ БУЕНЧА ЧЫГАРЫЛЫШ ИМТИХАНЫ (ТЕСТ)




  1. Уфада татар язучысы исемендәге бульвар бар, шуны әйтегез:

    1. Г.Әпсәләмов

    2. Г. Ибраһимов

    3. М. Мәһдиев

    4. М. Әмир

    5. Ш. Камал


  1. Алтын приискалары хуҗасы, миллионер һәм шагыйрь кем ул?

    1. М.Гафури

    2. Дәрдмәнд

    3. Ш.Бабич

    4. Н.Думави

    5. С.Рәмиев


  1. Сюжет үстерелешендәге киеренкелекләрнең, каршылыкларның иң югары ноктасы ничек атала?

    1. экспозиция

    2. вакыйгалар үстерелеше

    3. төенләнеш

    4. кульминация

    5. чишелеш


  1. Музыка коралында оста уйнаучы, ярлы шәкерт Ә.Еникинең кайсы

әсәрендә гәүдәләнә?

  1. "Бала"

  2. "Мәк чәчәге"

  3. "Кем җырлады"

  4. "Матурлык"

  5. "Төнге тамчылар"


  1. Сөн дәүләтенең патшасы - Туман тархан һәм аның улы - Албуга

мөнәсәбәтләренә бәйле вакыйгалар кайсы әсәрдә гәүдәләнә?

  1. "Кубрат хан"

  2. "Колшәриф"

  3. "Сөембикә"

  4. "Әтил суы ака торур"

  5. "Сызгыра торган уклар"


  1. Р.Батулланың "Сират күпере" драмасының төп герое кем?

    1. Батырша

    2. М.Җәлил

    3. Г.Тукай

    4. Салават

    5. Газинур


  1. А. Гыйләҗевның "Әтәч менгән читәнгә" әсәрендә Хәйдәр "Москвич" та,

Мидхәт "Жигули" да узышалар. Кем уза?

  1. Хәйдәр

  2. Мидхәт

  3. бергә киләләр

  4. инспектор туктата

  5. авария белән тәмамлана


  1. Сталин репрессияләре чорында "Халык дошманы" дип гәепләнеп кулга

алынган, төрмә, лагерьлар газабын кичереп илгә исән-сау кайткан һәм

иҗат иткән татар язучыларын билгеләгез.

  1. Г.Ибраһимов, Ш.Усманов, К.Тинчурин;

  2. Х.Туфан, И.Сәләхов, Г.Минский;

  3. Ф.Кәрим, М.Җәлил, Г.Кутуй;

  4. Ш.Камал, К.Нәҗми, М.Әмир;

  5. М.Галәү, Н.Исәнбәт, И.Гази;


  1. Мөхтәр бабай сөйли:

Элек чакта мин бер кеше идем,

Хәзер, малай, миндә ике "мин":

Берсе менән аның - коммун яклы,

Икенчесе каршы, суккин сын.

Бу юллар Һ.Такташның кайсы поэмасыннан?

  1. "Җир уллары трагедиясе"

  2. "Гасырлар һәи минутлар"

  3. "Мөхәббәт тәүбәсе"

  4. "Югалган матурлык"

  5. "Киләчәккә хатлар"


  1. Түбәндәге юллар нинди әсәрдән:

И Идел йорт, идел йорт,

Идел эче имин йорт,

Атам кияү булган йорт,

Иелеп сәлам биргән йорт.


  1. "Нуры содур"

  2. "Идегәй"

  3. "Сәйфелмөлек"

  4. "Сәхипҗамал"

  5. "Кыйссаи Йосыф"


  1. Сугыштан соңгы татар поэзиясендә реформаторлык омтылышын

(форма оригинальлеге, сүзнең эчке куәте, метафоралар байлыгы һ.б.)

алып килгән яшь шагыйрьләр төркемен атагыз.

  1. Г.Афзал, Ш.Галиев, И.Юзеев

  2. Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим

  3. Р.Әхмәтҗанов, Ш.Маннанов, Ә.Баянов

  4. Ә.Фәйзи, С.Хәким, Ш.Маннур

  5. Зөлфәт, М.Әгъләмов, Р.Миңнуллин


  1. "Бу мидә йөзләп гыйнад амбары бар,

Бу мидә мең пот сыраның пары бар.

Бу мидә бардыр җәһаләт ун вагон;

"Мин белшмлек" дәгъвасы - бер мең вагон",

  • юллары Г.Тукайның кайсы әсәреннән?

  1. "Китмибез"

  2. "Шүрәле"

  3. "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш"

  4. "Пар ат"

  5. "Көзге җилләр"


  1. 1900 нче елның 9 декабрендә дөньяга килгән; казакъ далаларында укытучылык иткән, 20 нче елларда "Зәңгәр бүре", "Башлана башлады", "Бибиевлар" кебек әсәрләрен язган "Такташлар чорын бүгенге белән тоташтырган бердән-бер олы фигура". Бу әдип кем?

    1. М.Гафури

    2. Г.Исхакый

    3. Х.Туфан

    4. Әхмәт Фәйзи

    5. С.Хәким


  1. Кайсы татар драматургы Америкадан килгән профессорның татар байлары һәм зыялылары белән очрашуына нигезләнеп көлке ("Американ комедиясе") коруга ирешә?

    1. Г.Камал

    2. Ф.Әмирхан

    3. Ф.Бурнаш

    4. К.Тинчурин

    5. Т.Гыйззәт


  1. Түбәндәге әсәрләрнең кайсы эпистоляр жанрда язылган?

    1. "Хат ташучы" (М.Җәлил)

    2. "Киләчәккә хатлар" (Һ.Такташ)

    3. "Агыйдел" (М.Әмир)

    4. "Маякчы кызы" (Г.Гобәй)

    5. "Ташкыннар"(Т.Гыйззәт)


  1. Г.Тукайның "Пар ат" шигыре шагыйрьнең кайсы шәһәргә сәфәр тотуы уңае белән язылган?

1) Уральск

2) Уфа

3) Оренбург

4) Казан

5) Әстрахан


  1. Татар фронтовик шагырьләре арасында Советлар Союзы Герое исемен алган әдип кем7

    1. Ф.Кәрим

    2. А.Алиш

    3. Г.Кутуй

    4. Ө.Баян

    5. М.Җәлил


  1. XX йөз башында Уфада Г.Ибраһимов, Ш.Бабич,Х.Туфан, С.Кудаш кебек язучылар кайсы мәдрәсәдә укыганнар?

    1. "Госмания"

    2. "Галия"

    3. "Мөхәммәдия"

    4. "Касыймия"

    5. "Хөсәения"


  1. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы әдәби әсәрләрдәге характерларның, идеяләрнең, теләк-омтылышларның кискен бәрелешен атый:

    1. чишелеш

    2. сюжет

    3. конфликт

    4. композиция

    5. җыр


  1. Г.Тукай Уфада кайсы шагыйрь белән очрашкан?

    1. Ш.Бабич

    2. М.Гафури

    3. Дәрдмәнд

    4. С.Рәмиев

    5. Н.Думави


  1. Драма әсәрләренең берсендә әҗәл кемнең җанын алырга дип килә?

    1. Муса Җәлилнең

    2. Гыйльминиса карчыкның

    3. Әлмәндәрнең

    4. Зөләйханың

    5. Габдулла Тукайның


  1. "Кыңгыраулы мәктәп еллары" дигән популяр җырның авторын һәм композиторын атап күрсәтегез:

    1. Равил Фәйзуллин һәм Фәрит Хатипов

    2. Роберт Әхмәтҗанов һәм Зиннур Гыйбадуллин

    3. Шәүкәт Галиев һәм Рим Хасанов

    4. Вил Казыйханов һәм Мөфтәдин Гыйләҗев

    5. Марис Нәзиров һәм Фәүзә Гасакирова


  1. Башкортстан тарихына Батырша исеме белән кергән күренекле шәхес кайсы яктан?

    1. Баймактан

    2. Татарстаннан

    3. Казакъ ягыннан

    4. Балтачтан

    5. Дүртөйледән


  1. Түбәндә китерелгән әдәбият галимнәренең кайсысы Башкортстанда туган?

    1. Мансур Хәсәнов

    2. Ибраһим Нуруллин

    3. Флүн Мусин

    4. Рафаэль Мостафин

    5. Нил Юзеев


  1. М.Җәлилнең халык аваз иҗатыннан файдаланып язган әсәре:

    1. "Сандугач һәм чишмә"

    2. "Күлмәк"

    3. "Хөкем алдыннан"

    4. "Алтынчәч"

    5. "Бүреләр"




© 2010-2022