Разработка урока З. Рахимов Батырша

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Разработка урока З.Рахимов БатыршаРазработка урока З.Рахимов БатыршаРазработка урока З.Рахимов БатыршаТема: ХХ гасырның 70 нче елларында тарихи роман жанры үсеше (Н.Фәттахның "Итил суы ака торур", "Сызгыра торган уклар" романнары) Тарихи вакыйгалар халыкның үзендә дә, башка халык язмышында да кабатланалар. Җәмгыятьнең ниндиендә генә яшәсәләр дә, халыклар үз дәүләтләрен, ә аңа кадәр ыруларны ныгытырга тырышалар. Ыруларны һәм дәүләтләрне берләшеп, уртак тел табып та, башка халыкларны яулап, алар исәбенә ныгытырга да мөмкин. Бер- берсенә каршы булган ике теләк, хакимият өчен көрәш рәвешен алып, тарихның буеннан буена сузыла. Тарихның шул рәвешле кабатлануы язмышлары билгесез булган халыкларның язмышын өйрәнүгә ярдәм итә. Н.Фәттах шулай иткән дә: ул үзенең хыялын шундый фәнни нәтиҗәләргә буйсындырган.. Фәнни нәтиҗәләре - тарихта армый- талмый эзләнү нәтиҗәсе. Әдип тарихи роман жанрын гына түгел, татар романын яңа баскычка күтәргән язучы буларак әдәбият тарихына кереп кала. Әдип совет чоры татар прозасы кысаларында тәүге язучы буларак борынгы тарихны әдәби чагылдыру юлына аяк басты. Икенчедән, тоталитар режим шартларында әлеге факт милли дәүләтчелек тамырлары турындагы мәсьәләне кыю рәвештә сәнгать югарылыгына күтәрү. Өченчедән, татар прозасында борынгылыкны бәян итүдә тарихи чыганакларның һәм фәнни ачышларның әдәби ижат өчен нигез булуы гамәли расланды. Язылу тарихы, романны язуга этәргеч, төп тарихи чыганак булган факторларны әдип үзе болай тасвирлый: "Хәзерге заман темасына язучыга барыннан да элек бүгенге тормыш тәэсир итсә, 66 тарихи темага язучыга китап, язма әдәбият тәэсир итә дисәк, ялгыш булмас дип уйлыйм. Тарих бит ул үзе китап. Мин беркайчан да тарихи романнар уку белән мавыкмадым һәм тарихка мәхәббәт уянуда тарихи романнарның бернинди роле булмады дияргә мөмкин. Миңа бик нык тәэсир иткән беренче тарихи китап «Кабуснамә» булды, ахрысы. «Кабуснамә» XI гасырда яшәгән чын кешенең чын язмалары. Икенче китап итеп мин Усама ибне Мункызның «Үгет- нәсихәт китабы»н («Книга назидания») күрсәтә алам. Усама ибне Мункыз, Сурия гарәбе, тәре сугышлары вакытында яшәгән, бик күп сугышларда катнашкан. Өченче китап итеп «Исландия саголары»н атап әйтәсем килә. Әйтәсе килгәнем шул: миңа үткән заманның үз кешеләре язып калдырган чын фактлар, чын вакыйгалар «беренче этәргеч»ләрнең берсе булды. Бу урында мин атаклы ибне Фазлан язмаларын укуымны һәм үземнең 1957 елда Болгар хәрабәләрен казуда катнашуымны да искә алмасам, «беренче этәргеч»ләр мәсьәләсе тулы булмас дип уйлыйм. Ибне Фазлан язмаларын уку, өйрәнү, ятлау һәм җирдән казып алынган болгар әйберләрне үз кулларым белән тотып карау - болар барысы да, әлбәттә, беренче, иң беренче этәргечләр булгандыр. Болары күреп, тотып була торган «этәргеч»ләр. Ләкин «этәргеч»ләрнең күреп, тотып булмый торганы да бар. Анысы - мәхәббәт. Туган халкыма, туган телемә, культурама чиксез мәхәббәт тойгысы. Бу тойгы беренче дә, икенче дә тугел, ул - төп этәргеч, даими этәргеч. Иң беренче чыганак ибне Фазлан язмалары булды. Моннан тыш, борынгы Болгарга, аның күршеләренә караган башка хезмәтләр белән танышып чыктым". Романның тарихи чынлыгы авторның үзе тапкан фәнни нәтиҗәләренә нигезләнсә, вакыйгаларда катнашкан персонажлар чынлыгы аларның кичерешләрен дәлилләү нәтиҗәсенә бәйле. Тарихның ерак чоры турында ни язсаң да ярый, үткән заман әдипләрне дә, тарихчыларны да җавапка тартмый. Шулай булса да, Н.Фәттах болгарларның чиксез батырлыкларын күрсәтү кебек бик отышлы вакыйгалар язу белән мавыкмаган. Батырлык көчтә дә, гайрәттә дә, куркусызлыкта да түгел, сабырлыкта, ди. Зирәклекнең бер нәтиҗәсе буларак сабырлык борынгы бабайларның иң күркәм сыйфатлары итеп гәүдәләнә. Р. Салихов Н.Фәттахны татар әдәбиятында беренчеләрдән булып яңа тарихи герой концепциясен тәкъдим иткән язучы дип билгеләп 67 үтә. Яңа герой - ерак гасырлар төпкеленнен кайткан төрки-татар характеры кебек уйланыла. Н. Фәттахның «Итил суы ака торур» (1969) романында Идел- Чулман болгарлары дәүләтенең оешуы, төрле ыру-кабиләләрне берләштерү тарихы тасвирлана. Көчле позициядәге мәгънәләрне роман эчендәге бәйләнешләрдән табабыз. Роман исеме - борынгы җырның беренче юлы. Шуннан чыгып, исеменең мәгънәсе - Идел ярларына сыеша алмый, иреккә омтыла. Иреккә чыга, җәелә һәм шулай итеп тереклек өчен уңайлы шартлар тудыра. Идел образының мәгънәләре эпиграфта кабатлана, көчәйтелә: 1. Автор үзе борынгы дип әйткән җырда Идел - заман агышын күрсәтүче вакыт ака торур). 2. Идел - бик куәтле ил (ярларына бәрә, киңәя, тереклеккә уңай шартлар тудыра). 3. Автор үзе хәзерге заманныкы дигән җырда хәзерге заман татар кешесе дигәнне укыйбыз. Икенче эпиграфтагы мәгънәдән автор Тотышнымы, әллә Бөек Болгар дәүләтенме кызгануын аңларга мөмкин. Н.Фәттахны милләтнең 70 нче еллардагы хәле борчый, вакыйгалар шул дәверне күздә тотып языла. Роман берничә вакыйганы: йолык туен, Акбүреләрнең Казаяклар ыруы белән очрашуын, Алмыш ханның яу белән килүе һәм орыш вакыйгасын, Койтым бикәнең улы өчен сорап Алмыш ханга мөрәҗәгать итүен сөйләп бирә. Үзәктә гаделлек проблемасы чагылыш тапкан. Роман бер образ - Тотыш тирәсенә җыела. Романдагы конфликтлар: 1. Көчле, дәртле, үз гамәлләренә җавап бирү дәрәҗәсенә күтәрелеп җитмәгән яшь Тотышның үзен күрсәтәсе килә. Үзенең көчен, җитезлеген ул фәкать сугышта гына күрсәтә ала. Шуңа күрә егет ил агаларының килешеп берләшү сәясәтенә каршы чыга. 2. Тотыш табигате белән ирек сөюче шәхес. Аның ирек сөюенә йолалар, законнар каршы төшә. 3. Тотыш башкалардан үзенең көче, чибәрлеге белән аерылып тора. Үзеннән өстеннәргә ул бервакытта да битараф кала алмый: я табына, я юкка чыгара.Үзендә фикер, теләк, сайлау иреген саклап калу өчен Тотыш гомер буе көрәшергә тиеш. Тотыш нинди генә көчле булмасын, йолаларны да, тирә-юньне дә, ханнарны да берьялгызы гына җиңә алмый. Шуңда күрә ул үләргә тиеш. 68 Сюжет сызыклары: беренчесе - Тотышньң ир булу тарихы. Ул егетне Алмыш ханның тотык итеп алып китүенә кадәр бара. Икенчесе - Тотышның мәхәббәт тарихы. Беренче сызык икенчесенең дәвамы булып тора, сюжет бөтенлеген төенләнеш (йолык туе), вакыйгалар үстерелеше (Казаяклар килу), кульминацион нокта (Алмыш хан таләбенә Тотышның каршы чыгуы) һәм чишелеш (Тотышның җиңелеп әсир төшүе) хасил итә. Роман маҗаралылыкка омтыла. Каршылыклар кискен, колачлы, көтелмәгән борылышлар ясарга сәләтле итеп оештырыла (Тотыш-ыру, Койтым кырнак-Алмыш конфликтлары ) Үзәк каршылык Алмыш ханның Акбүреләр ыруын буйсындырырга килүендә Тотышның хәлиткеч роль уйнавыннан гыйбарәт. Алмыш ханның сәясәте, Акбүреләр ыруының кучеп утыру тарихы, ыруара мөнәсәбәтләр һәм Тотыш тормышы, язмышы бер төенгә бәйләнә. Үзәк герой әлеге юлларны бергә җыйнаучы булып тора. Бу романда Болгар дәүләте тормышы, гореф-гадәт, йолалар, сәүдә, мәдәният, дин мөнәсәбәтләренә зур урын бирелә. Автор халыкны (милләтне булып чыга) җыеп торучы, татулаштыручы көч дин дип исәпли, ләкин Тотышны дингә каршы куя. Йола - Тотыш иреген кысып торучы көч. Дин законнарын ул йола законнары дип атый, тыючы закон буларак аларга буйсынырга теләми. Чор сурәтен тудыручы детальләр - йолык туе, кунак каршылау, үлекләрне күмү, орыш кагыйдәләре. «Сызгыра торган уклар» (1977-1985) романында исә автор гомумтөрки яшәү моделен тергезә. Җитди сәяси, милли проблемаларны автор биредә дә милли тамырларын оныта барган татар укучысы алдында куя. Романның тарихи концепциясе алдынгы карашлы дәүләт кешесенең бердәм дәүләт булдыру, берләштерү бары халык теләге, мәнфәгатьләрен кайгыртканда гына була алуын раслый. Әсәрнең буеннан-буена әлеге тормыш картинасының өч элементы: яшәү рәвеше-шартлары, төркиләр характеры, фикерләү рәвеше урын ала. Тарихилык принцибының бер шарты булган объектив вакыйгаларны ничек бар шулай сурәтләүдән тыш автор иҗади уйланмага да урын бирә. Романның 1991 нче елда чыккан икенче басмасында автор сөннәр хакында тарихи белешмә бирә. «Сөн тарихын күз алдына китерүдә минем өчен борынгы кытай хроникалары, аерым алганда, 69 Сымацяньнец «Шицзи» («Тарихи язмалар») дигән хезмәте төп юл күрсәткече ролен үтәде», - дип яза Н.Фәттах. Борынгы төркиләр тарихын тергезүдә үзара тыгыз бәйләнгән ике халыкның, дәүләтнең үткән тарихын чагыштыру ярдәмгә килә: «Сымацянь борынгы Кытай тарихы язган. Үзенең «Тарихи язмалар»ында сөннергә ул Кытайдагы вакыйгалар уңае белен генә тукталган. Шунлыктан, сөн тарихын дөрес аңлау өчен, азмы-күпме без Кытай тарихына да күз ташлап алырга мәжбүрбез». Сюжет сызыгы тарихи шәхес - сөннәр патшасы Тоумань һәм аның улы белән булган вакыйгаларга нигезләнә. «Һуннар үзләре - составына төрле кабиләләр кергән, этник яктан шактый чуар булган берләшмәнең үзәген төзегәннәр һәм бу берләшмә тулысынча аларның исеме белен аталган. Ул башлыча төркиләрдән, шулай ук монголлардан һ.б. халыклардан торган. Берләшмедэ хакимлек иткән һуннарның да, башкаларның да бу бердәмлектә ихтыяжлары бигрәк тә сугыш куркынычы алдыннан сизелерлек көчәйгән», - дип яза И.Х.Хәлиуллин. Беренче төп сюжет сызыгы далада шикле кешеләр күренүе белән башланып китә. Әлеге кешеләр сөннәрне сугышка котыртып, чин капкынына төшерергә телиләр. Туман тарханның сугышка барырга ризалашуы - төенләнеш. Сөннәр һөҗүм ясый, ләкин капкынга төшәләр. Кульминацион нокта - чин илендә Шихуанди үлү, сөннәрдә Албуганың тархан булуы Чишелеш - далада тупланган чиннәрне Албуганың җиңүе. Икенче төп сюжет сызыгы - Туман тархан һәм Албуга арасындагы мөнәсәбәтләр. Ике сызыкны Албуга китергән сөенче вакыйгасы тоташтыра. Төенләнеш биредә Албуганың Табылдыкка карап торуы. Албуга әтисен коткара. Әтисе исә Албуганы үлемгә хөкем итеп курчаклар ясата., чин кызын тартып ала. Кульминацион нокта - Сөенеч баласын уңкул тәгин итү. Чишелеш - Албуганың тарханны үтерүе. Туман тархан чиннәргә каршы бара, җиңелә, илне бөлдерә, Албуга сөннәрне берләштерә. Роман төркиләрнең нык дәүләт төзүе турында. Халык мәнфәгатьләрен кайгырткан, көчле, акыллы, нык идарәче генә халыкны туплый, дәүләт төзи ала, ди Н.Фәттах. Табигать үзгәреше, көнитеш, йола-гадәтләр бер үремтәдә сөннәр күзаллавында бирелә. Шуңа күрә төрки характер тудыруда пейзаж әһәмияткә ия (Албуганың каган сараена керү вакыйгасы). Кышкы ау 70 күренешенең мәгънәсе беренче китапның ахырында ачыклана. Кышык ау текстта ил, халык язмышына киная булып яңгырый. Романда фәлсәфи гомумиләштерүләр дә күп (автор-хикәяләүче кешеләрне тумыштан ук бүленгән дип әйтә). Билгеле булганча, романда сөн кабиләләре беркемгә дә буйсынмый торган аерым дәүләт буларак көн күрүче дәүләт итеп тасвирлана. Ләкин сөн дәүләтенең хакимият төзелеше детальләп бирелми. Романда аларның яшәү рәвеше Кытай җирендә оешкан дәүләт - Чин империясенең таркалып, сөннәрнең дәүләт буларак ныгый баруы аша тәкъдим ителә. Язучы төрле катлам вәкилләренең көнкүреше, ышануларына мөрәҗәгать итә. Әсәр структурасында конфликтларны хакимлек өчен барган көрәш дип бер бәйләмгә туплыйбыз: Туман каган - Чин патшасы; Туман каган - Албуга; Туңгак алып - Исәнтәй; Күрекле бикә - Сөенче. Төп проблемалар Туман тарханга һәм Албуга язмышына барып тоташа. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр сөн халкының язмышына гына түгел, яу чапкан ил язмышына да тәэсир итә. Табылдыкка бәйле һәм урын үзгәләү - Салчак урынына басу тәҗрибәсез Албуганы Туманга каршы куя. Романда төрки тормыш күренешләрендәге хакимият өчен көрәш шулай яктырытыла башлый. Көнчелек, хәйлә-мәкер - төркиләрдә иң киң таралган явызлык дип атала, төп проблеманың нигезен ачуга хезмәт итә. Бердәмлеккә мөнәсәбәт проблемасы да романда ярдәмче проблемалар рәтенә керә. Алдагы ярдәмче проблема булып үлемнән, онытылудан курку тора. Төп проблеманы ачуга куркусызлык, батырлык мотивы да ярдәм итә (Ментйәннең Кортка ана утка ташлангач әйткән сүзе). Күрекле бикә язмышы, уйланулары аша дәүләтнең таркала башлавы әйтелә. Каганның Туңгак алыпны читләштерүе, Исәнтәй киңәше белән йөрүе дә шул хакта сөйли. Автор каганның портетында да аңсыз, хакимлеккә омтылган кеше сыйфатларын берләштерә. Горур, ирек сөючән, тәвәккәл, чыдам Албуганың рухи үсеше (тарихи шәхес - Маодунь исемле һун каганы, Кытай чыганакларында атасын үтергән кансыз, усал итеп бирелә) романда төрле әдәби алымнар - психологизм, портрет, пейзаж бирелешендә тәкъдим ителә. Әнисенең киңәшләре, Туңгак алып йогынтысы белән егеттә җаваплылык, мөстәкыйльлек кебек төрки характерны билгеләүче сыйфатлар формалаша. Албуганың гаскәр, ил башлыгы буларак рәхимсезлеге дә аклана. 71 Төрки көнитештәге йола-гадәтләрдән туй йолалары, корбан чалу һ.б. лардан тыш мәҗүсиллектән килгәннәрен - Ут-анага агач кисәген бирү, үлгәннәргә корбан бирү, мәет җирләү үзенчәлекләре, уртак хатын, уртак ир булу кебек мотивларның урын алуын билгеләп үтәргә кирәк. 1970-1980 еллар аралыгында үткән заман вакыйгаларын тасвирлаган Г.Бәширов, Г.Ахунов, Н.Фәттах әсәрләренең уртак ягы -




(1935-1996)

Җәмит Гата улы Рәхимов 1935 елның 13 январенда Татарстан АССРның хәзерге Лениногорск районы Иске Шөгер авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1953 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, өч елга якын Әлмәт нефть һәм газ хуҗалыгы предприятиеләрендә оператор һәм электромонтер булып эшли, аннан, туган авылына кайтып, комсомолның Шөгер район комитетында әүвәл инструктор, соңрак икенче һәм беренче секретарь вазифаларын башкара. 1959 елда район үзәге Лениногорск шәһәренә күчерелгәч, Җ. Рәхимов та шунда күчеп килә һәм ун ел буе район газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы һәм промышленность бүлекләрен җитәкли. 1955-1961 елларда, төп эшеннән аерылмыйча, В. И. Улья-нов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары, 1970 елда, Лениногорск нефть техникумын тәмамлый. Җитмешенче елларда Җ. Рәхимов скважиналарны капиталь ремонтлау идарәсендә мастер һәм нефть предприятиеләрендә инженер хезмәтендә була. 1958 елдан КПСС члены.

Җәмит Рәхимовның очерк характерындагы беренче язмалары көндәлек матбугатта илленче елларда күренә башлый. Соңга таба ул бу жанрга игътибарын тагы да көчәйтә. Аның «Алтын яткан җирләрдә», «Кобзарь - Тукай кунагы», «Якташларым», «Батырлык чакрымнары» исемле китаплары, газета-журналларда, күмәк җыентыкларда басылган дистәләрчә бүтән очерклары, шул чорның документаль елъязмалары буларак, сугыштан соңгы колхоз авылы һәм нефтьчеләр тормышының җанлы картиналарын күз алдыңа китереп бастыра. Аларда сәнгатьчә сурәтләү алымнары һәм публицистика чаралары ярдәмендә хезмәт коллективлары һәм производство алдынгыларының, аерым җитәкче кадрларның фидакяр эшләре һәм шәхси тормышлары сурәтләнә.

Җәмит Рәхимов художестволы проза өлкәсендә дә уңышлы гына адымнар ясый. Әдипнең хезмәт һәм әхлак темаларына багышланган «Девон хәбәрчесе» (1977), «Өлешемә тигән көмешем» (1978), «Тәвәккәл таш яра» (1981) исемле повестьларын укучылар җылы каршыладылар. Болардан «Өлешемә тигән көмешем» әсәре «Җитмешенче еллар Корчагиннары» конкурсы премиясенә лаек булды.

1985 елда Җ. Рәхимовка Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Җ. Рәхимов - 1977 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Алтын яткан җирләрдә: Очерклар.- Казан: Таткитнәшр., 1966.- 48 б. 3000.
«Алабуга» совхозының дуңгыз фермасында ике сменалы эш көне: Очерк.- Казан: Таткитнәшр., 1968.- 6 б., бөкл.
Кобзарь - Тукай кунагы: Очерк.- Казан: Таткитнәшр., 1968.-70 б., ял. 4000.
Хуҗалыкны идарә итү осталыгына өйрәнәбез.- Казан: Таткитнәшр., 1969.-52 б. 2000. Г. Г. Галимов белән бергә язылган.
Якташларым: Очерклар.- Казан: Таткитнәшр., 1972.-70 б. 6000.
Батырлык чакрымнары: Очерклар.-Казан: Таткитнәшр., 1976.-157 б. 1500. Рец.: Гыйззәтуллин Р. Батырлык чакрымнарына дан җыры.- Татарстан яшьләре, 1976, 24 июль; Зарипов X. Иҗат чакрымнары.- Соц. Татарстан, 1976, 5 сент.
Өлешемә тигән көмешем: Повесть һәм хикәяләр.- Казан: Таткитнәшр., 1978.-136 б. 8000.
Тәвәккәл таш яра: Повесть.-Казан: Таткитнәшр., 1981.-198 б. 9000.
Дорогу осилит идущий: Повесть /Авториз. пер. с татар. А. Буртынского.- М.: Современник, 1980.-285 с. 30 000.- (Новинки «Современника»). Рец.: Рафиков М. Навстречу испытаниям.- Сов. Татария, 1981, 23 авг.

Аның турында

Бикчурин Ш. Җәмит Рәхимов.- Казан утлары, 1978, № 1, 151 б.

"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)



«Батырша»да тарихи чынбарлык

(Язучының 70 еллыгы уңаеннан)

Җәмит Рәхимов XX йөзнең икенче яртысында иҗат иткән талантлы язучыларның берсе иде. Ул прозада һәм публицистикада нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтергә өлгерде. 1992 елда аерым китап булып басылып чыккан «Батырша» исемле тарихи романы исә аңа татар прозаиклары рәтендә иң лаеклы урыннарның берсен яулап алу мөмкинлеген бирде.

XVIII йөз татар тормышында үтә катлаулы чор була: патша хөкүмәте җиңелгән төрки татарларга карата канлы сәясәтен тагын да зур үч, рәхимсезлек белән көчәйтә бара. Милли һәм иҗтимагый-социаль җәберләүгә түзә алмыйча, Идел-Җаек төбендә яшәгән халыклар 1755 елның маенда баш күтәрәләр. Әлеге хәрәкәтнең рухи җитәкчесе, төп идеологы Батырша (Габдулла Баһадиршаһ Гали углы Галиев) була. Әмма бу хәрәкәт рәхимсез рәвештә бастырыла. Батырша кулга алына һәм төрмәләрдә биш елга якын иза чигә. Ул 1762 елда Петербургның Шлиссельбург зинданында сакчылар белән бәрелештә һәлак була.

Романда менә шушы фаҗигале вакыйгалар шактый тулы һәм җанлы гәүдәләнеш алган. Батыршаның аянычлы язмышы аерым бер шәхеснеке генә түгел, бәлки тулаем бер халыкның тәкъдире булып кабул ителә. Әдип, күп санлы тарихи материаллар, фактлар белән эш итеп, шулар нигезендә чорның сәяси-иҗтимагыи панорамасын, колоритын, рухи халәтен эзлекле, бербөтен итеп сурәтләүгә ирешкән, вакыйгаларның иң мөһимнәрен генә сайлап алып, Батыршаны каһарман табигатьле олы шәхес итеп күрсәтә алган. Бу хакта әдәбият белгече Т.Галиуллин да: «Язучы аңлы рәвештә аны тормыш-көнкүреш ваклыкларыннан азат итә, язмышы өчен хәлиткеч якларны гына сурәтли», - дип язган иде.

Роман фәлсәфи-психологик тирәнлек белән иҗат ителгән. Батырша, татарның дәүләтчелеген кайтару кебек олы максат куеп, аңлы рәвештә көрәшкә күтәрелгән пәрвәр түгел. Аны - малы-мөлкәте, дәрәҗәсе булган мулланы - хөкүмәтнең халыкка карата башбаштаклыклары авыр, куркыныч, хәвефле, хәтәр юлга чыгарга мәҗбүр итә. Мөселман зиратыннан йолкып алынган кабер ташларын чиркәү нигезенә сөйрәтеп алып бару, шушы вәхшилеккә каршы чыгучыларны җәзалау һ.б. күренешләр төп геройның көрәш юлына тартылуын психологик яктан дәлилләргә ярдәм итә. Мәрхәмәтлелек, иманга тугрылык сыйфатларына ия булган Батырша менә шул хәлләргә бик нык тетрәнә. Ул кая барып бәрелергә белми өзгәләнә, һәм, ниһаять, ул татар һәм башкортларны баш күтәрергә чакыра. Батыршаның акыл эшчәнлегендәге, аң агышындагы эчке каршылыкларны тирән итеп бирү әсәргә тормышчанлык, табигыйлек өсти.

Әдип геройның уй-хисләрен, ниятләрен бүгенге көнгә оста бәйләгән. Туган ягыннан, гаиләсеннән аерылган, патша палачлары тарафыннан эзәрлекләнгән Батырша газаплы тетрәнүләр кичерә. Әлеге эпизодлар укучыны «мөртәтләр һәр заманда булган һәм хәзер дә бар» дигән фикергә этәрә, үзенең азатлык омтылышы өчен канга батырылган тугандаш халыкның фаҗигасен тирән аңларга ярдәм итә, аларга теләктәшлек хисен белдерә.

Һәр җан иясенең яшисе килә. Никадәр генә каһарман табигатьле булмасын, еш кына Батырша да каршылыклы уйлар кочагында кала. Петербург төрмәсендә утырганда, берара аның күңеленнән «әллә христиан диненә күчәргәме соң?» дигән уй да чагылып уза. Әмма ул бу фани дөньядан иманына, кавеменә тугрылыклы булып китеп бара.

Батыршага капма-каршы буларак, әсәрдә хакимияткә сатылып эш иткән әләкче, шымчы бәндәләрнең образлары да урын алган. Үз милләттәшләрен эзәрлекләп йөрүче, патша палачларына аларны тотып бирүчеләрнең образлары авыр хисләр уята: ни аяныч, Россия хөкүмәте һәрдаим татарларның әнә шундый төркеменә таянып эш иткән һәм бу бүген дә шулай.

Роман тарихи чынбарлыкны күрсәтү белән генә чикләнеп калмаган, әлбәттә. Ул эчке куәте, җегәре белән укучыны җәлеп итә. Язучы вакыйгаларны, Батырша белән бәйләнешле фаҗигале хәлләрне йөрәге аша уздыра. Баш каһарманның татарлар һәм башкортларның хокуксызлыгы, милли изелүе өчен әрнүе - ул нәкъ менә әдипнең үз күңелендә туган сызлану. Бу хис әсәрнең буеннан-буена лейтмотив булып бара. Автор героена турыдан-туры теләктәшлек итә, аның белән бергә хакыйкать эзли, бүгенге көн мөмкинлекләреннән, таләпләреннән чыгып, фикер сөрешенә төзәтмәләр кертә. Батыршаның эчке уй-тойгыларында, кичерешләрендә авторның XVIII йөз вакыйгаларына һәм татар милләтенең бүгенге хәленә бәяләмәсе яңгырый.

Әдипнең сурәтләнгәннәргә мөнәсәбәтне ачыктан-ачык белдерергә, уй-фикерләрен укучыга тулырак җиткерергә омтылышы әсәрдә публицистик пафосның көчәюенә китергән. Әлбәттә, бу азатлык темасын яктыртуга да бәйле. Бу җәһәттән «Батырша»ны тарихи романның публицистик төре дип карарга мөмкин.

Әмма публицистик аһәң һич кенә дә әсәрнең сәнгатьчә яңгырашына зыян салмый. Әсәрдә урын алган символик образлар һәм детальләр, сюжет-композиция алымнары, бер яктан, милли-тарихи теманы фәлсәфи, киң яңгырашлы итәргә булышса, икенче яктан, сурәтләнгәннәргә тәэсирлелек, психологик нечкә төсмерләр өсти. Әйтик, әсәрдә берничә тапкыр кабатланган Каракош образына тыгыз фикри һәм хисси вазыйфа йөкләнгән. Ул - Россия империясенең гәүдәләнеше. Аның шәүләсе бер Батыршаны гына түгел, гасырлар дәвамында күп халыкларны эзәрлекли. Әдәбият белемендә «каймалап алу» дип аталган алым исә әсәрнең фаҗигале яңгырашын арттыра. Сурәтләү Шлиссельбург крепостендагы вакыйгалар белән башланып китә һәм шул зинданда тәмамлана.

Җыеп әйткәндә, Җ.Рәхимовның «Батырша» романы үзенең сәнгатьчә эчтәлеге һәм формасы ягыннан әдәбиятыбыз зур казанышы булып тора. 1552 елда үз дәүләтен югалтуга дучар ителгән татар милләтенең олы фаҗигасен, азатлык өчен көрәш сәхифәләрен бөтен кискенлеге белән күрсәткән әсәр буларак татар әдәбиятына үтә дә кадерле.

Лилия ХӨСНЕТДИНОВА,филология фәннәре кандидаты.
"Мәйдан" журналы, 2005, гыйнвар.

Шөгерләргә барам әле...

Истәлек

1972 елда университетны тәмамлагач, эшкә юллама алдым да, хатыным һәм бер яшьлек улымны ияртеп, Лениногорск якларына юл тоттым. Нефтьчеләр арасында яшәп карыйсым килә иде, аннары, нефть төбәгендә иҗат итүче күп кенә каләм әһелләре белән дә таныш идем.
Лениногорск районының Куакбаш авылына килеп урнашкач, Шамил абый Бикчурин: «Ярар, дивана (яратып әйтә торган сүзе), Утыз Имәни яшәп алган авылның суын эч. Бәлки, шәп шагыйрь булып китәрсең!» - дип, салам чәчләрен сыйпый-сыйпый елмайган иде.
Ярый, хуш. Яшь чак, көч-куәт ташып тора. Тотындым Куакбаш малайларын һәм кызларын үземчә агартырга. Әдәбият укытам, татарча дөрес итеп язарга өйрәтәм. Университетта мөгаллимем Сәгадәт абый Ибраһимов, җөмләдә өтерләрне дөрес куймыйсың, дип теңкәмә тия иде, инде үзем шул хәлдә. Бала-чаганы тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтеп җәфа чигәм.
Шигырьләр дә язып ташлыйм. Ташлыйм. .. Дөресе шулай, күп шигырьләр чүп чиләгенә чума. Үземә ошаганнары белән һәр яңа дәресне башлап җибәрергә гадәтләнеп киттем. Өтер, нокталар бераз истән чыгып тора. Балаларга да рәхәт, алар шигырьне көн буена тыңларга риза.Менә шул рәвешле ду килеп коммунизм төзеп яткан яшь буынны сөю-сәгадәт шигырьләре белән яңадан-яңа җиңүләргә рухландырып яткан мәлләрдә хат килеп төшә:
«Рәшит!
Әдәби берләшмәнең чираттагы утырышын 23 ноябрь кич 6 да үткәрергә дидек. (Дворецта). Көн тәртибендә - синең информация... Яңа әйберләреңне алып кил...Берләшмә җитәкчесе: Җ.Рәхимов.19.11.1973 ел.»
Нефтьчеләрнең вахта автобуслары Куакбаш аша тыз-быз чабып кына тора. Утырам да китәм...
«Чишмә» әдәби берләшмәсе әгъзалары күптән үк җыелган. Шамил абый Бикчурин да, Җәмит Рәхимов, Альберт Хәсәнов, Разим Вәлиуллин, Әсрар Галиев та гөр килеп бәхәсләшәләр. Мин дә әңгәмәгә кушылып китәм... Шамил абый - бердәнбер Язучылар берлеге әгъзасы. Аның сүзе - закон. Тәртәгә тибеп маташсаң, телеңне тешләтергә дә күп сорап тормый...
Җәмит туган да кырыс, хәтта артык таләпчән. Көннәрдән бер көнне: «Проза язып кара әле син, телең матур!» - дип, күңелне күтәреп җибәрде. Нәрсә тора ул повесть язу миндәй яшь даһига. «Дулкыннар» исемле өч табаклы повестьны сырладым да чыктым. Каләмдәшләр Куакбашка җыелышып килделәр дә тетмәсен теттеләр повестьның. Ите гел калмады, шыр сөяк. Архивымда шул сөйләшүнең язмалары саклана. Шамил абый Бикчурин, Юныс ага Әминов, Газиз Кашапов, Җәмит Рәхимов бик тәфсилләп әсәргә анализ ясаганнар. Җәмит минем «шедевр»ны укып чыккач болай дип язып куйган: «Шигърият бар, яңалык юк. Повесть кызыксыз. Укылмый». Кыскасы, кара мөһер суккан. Башка каләмдәшләрнең дә фикере шул тирә. «Социалистик Татарстан» 1975 елның 6 апрель санында бу вакыйга турында мондый хәбәр биргән: «Яшь шагыйрь Рәшит Бәшәров Лениногорск районының Куакбаш авылында укытучы булып эшли. Аның «Каенлы юл» исемле повесть һәм хикәяләр җыентыгын тикшерү өчен Әлмәттән драматург Юныс Әминов, яшь шагыйрь Газиз Кашапов, Лениногорскидан язучы Шамил Бикчурин һәм яшь язучылар Альберт Хәсәнов, Әсрар Галиев, Җәмит Рәхимов Куакбаш авылына бардылар. Әсәрне яхшырту юнәлешендә авторга файдалы киңәшләр бирелде».
Мин әлеге кулъязманы архивка салып куячакмын да онытачакмын. Тагын 13 елдан соң гына әйләнеп кайтачакмын мин аңа. «Ачык капка» исемле өр-яңа повесть язылачак һәм каләмдәшләрнең уңай бәясенә лаек булачак. Әлбәттә, яңа повестемда «Дулкыннар»ның аерым уңышлы детальләрен генә кулланачакмын. Теге чакта каләмдәшләр биргән ачы сабак әнә шул рәвешле файдага китәчәк.
И риясыз самими чаклар! Замана да, кешеләр дә башкача иде бит ул чакларда. Бербереңнең чыпчык борыны кадәр, кечкенә генә уңышына да сөенгән вакытлар... Хәзер генә ул кайбер әдәбият Хадимнәре, көтүеннән адашып аерылып калган сарык бәрәннәре сыман, үз капкасын таба алмыйча, әле теге, әле бу урамга сугылып, акыра-бакыра, каләмдәшләренең өстенә чиләк-чиләк нәҗес түгә.
Шунысына сөенәм, без садә заманда да яшәп кала алдык...
Җәмит...
Республикадагы беренче нефть скважинасын Шөгергә, аның бәрәңге бакчасы янына китереп утыртканнар. Көннәр буе нефтькә чумып йөргән малай ничекләр итеп нефтьче булырга хыялланмасын ди инде!
Мин Лениногорскига килгәндә, ул нефть техникумын тәмамлап, скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсендә мастер булып эшли иде инде. «Алтын яткан җирләрдә»,Сулдан уңга: Әдип Маликов, Рәшит Бәшәр, Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Әсрар Гали. Лениногорск. 70 нче еллар.«Кобзарь - Тукай кунагы», «Якташларым» исемле очерклар китаплары авторы. Исемнәреннән үк аңлашылганча, ул китаплар авыл һәм нефтьчеләр тормышының җанлы картиналарын сурәтли. Аннары «Батырлык чакрымнары» исемле китабы туды.
Ә күләмле әсәр язу өчен, тормыш тәҗрибәсе, ай-һай, күп кирәк икән. Җәмитнең повесть һәм хикәяләре тупланган «Өлешемә тигән көмешем» исемле җитди прозасы 1978 елда гына китап булып дөнья күрде. 43 яшендә...
Бу вакытта инде ул каләмен төрле жанрларда чарлаган, тәмам өлгереп җиткән язучы иде. Шуннан бер ел элек кенә Язучылар берлегенә кабул ителгән иде.
Аның тәнкыйте файдага гына булды. Җәмитнең киңәшләрен һәрчак истә тотарга тырыштым. Каләмдәшләрем белән Әлмәт юлларын таптаган чакта да, Лениногорск урамнарын аркылыга-буйга урап йөргәндә дә сүзебез гел әдәбият тирәсендә әйләнә иде. Кызып-кызып бәхәсләшәбез, хәтта кычкырышып та китәбез. Әмма тиз суынабыз. Бер-беребезгә ачу-кинә саклап торыш юк.
Сабыйлар кебек беркатлы да, кайчакларда дуамал да иде Җәмит. Әйтәсе фикерен тел төбенә яшермәде, алдын-артын уйламый гына, кемнең кем булуына карамастан, хакыйкатьне ярып сала иде ул.
Мин Чаллыга килеп төпләнгәч тә юлы төшкәндә еш килеп чыкты ул миңа. Кайчакларда таңга кадәр утырабыз. Йокыга китә алмый интеккән хатыным кухня тирәсеннән урап узганда: «Хатыннар усал булды безнең. Шамилнең Гайшәсе, минем Галиям, синең Люцияң гел бер ана балалары төсле», - дип елмаеп куя. Аннары: «Шулай булулары шәп. Җебегән хатыннар төс түгел безгә!» - дип өсти.
Җәмитнең энциклопедик белеменә соклана идем мин, ташып торган энергиясенә гаҗәпләнә идем. Әле генә Санкт-Петербург архивларыннан кайтып төшкән, гасыр серләрен үзенә яшергән кулъязмаларның тузанын эчкән. Арыган, талчыккан. Бу минутларда аңа сердәш кирәк, фикердәш кирәк. Хыяллары чиксез иде каләмдәшнең... Языласы китаплары, халкына әйтәсе сүзләре күп иде.
Утыра-утыра да: «Шөгерләргә барам әле...» - дип куя.Архивларда казына-казына «Батырша»ны иҗат итте. Бәхетле язмышка очрады роман. 1992 һәм 1994 елларда кат-кат басылды. Милли хәрәкәт иң биек ноктасына менеп җиткән чаклар иде ул. Татар җиһаны күч аерган умарта сыман гөжләп тора иде.
«Батырша» Тукай бүләгенә тәкъдим ителде. Әмма... Әмма... Казаннан читтә яшәүчеләргә бик тәтемәде ул бүләк. «Катытокым» лы Шамил Бикчурин да, «Батырша»лы Җәмит Рәхимов та, уникаль шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин да, «Таң җиле» белән татар гавамын шаулаткан Фоат Садриев та бик лаек иде Тукай бүләгенә. Киткәннәрнең урыны җәннәттә булсын! Алар күптән Тукай янәшәсендәдер инде... Исәннәренә тел куәсе, бетмәс-төкәнмәс җегәр бирсен!..
«Батырша»сына Җәмит култамгасын салып калдырды:«Рәшит Бәшәр дуска.
Дөньясында бергә ыгы-зыгы килеп йөргән көннәрнең истәлеге итеп,Җ. Рәхимов.Гыйнвар, 1993 ел.Чаллы».
«Шөгерләргә барам әле...»
1996 елның салкын декабрь азагында миңа сугылган Җәмит. Өйдә булмаганмын... Шөгерендәге мәңгелек йортына күченер алдыннан бәхилләшеп китим дигәндер...
Аны сагынган чакларда язучының аккош җыры - «Батырша»ны кулыма алам. Батырша янәшәсендә таза, нык бәдәнле, калын пыялалы күзлеген әледән-әле рәтләштереп куючы, сабыйлар күк чиста күңелле һәм үзенә дә, каләмдәшләренең иҗатына да үтә таләпчән мөлаем язучы сурәте калка...

Рәшит БӘШӘР.

18 ноябрь, 2004 ел.
Мәйдан, 2005, гыйнвар.

Батыршалар токымыннан ул

Әдәбиятка Җәмит Рәхимов бик соң килә, утыз-кырык яшендә генә. Тик әле бу аның утызны узгач кына яза башлавы дигән сүз түгел, фәкать үзенә таләпчән килүе, тыйнаклыгы, аңарчы язганнарын очерк дип бәяләве белән генә аңлатыладыр. Чынында исә аның үз төбәгендәге хезмәт алдынгыларына багышланган, шул ук вакытта бу уңган вә тырыш якташларының образларын тирәнтен ачып биргән, бөтен рухи байлыгын сокланырлык итеп сурәтләгән очерклары камиллек дәрәҗәсенә җиткерелгән һәм хикәя шикелле укыла, зур кызыксыну уята иде. Хәер, Җәмитнең зур язучы булып китүенә бу төбәктә «кара алтын» чыга башлау да сәбәпче булгандыр.

Җәмит Рәхимовның җир астыннан «кара алтын» чыгаручылар тормышына һәм хезмәтенә багышланган иң әүвәлге уңышлы әсәре - «Девон хәбәрчесе». Бу повестендә автор яңа һөнәр ияләренең тыз-быз килеп нидер эшләп йөрүләрен читтән генә күзәтеп, әлеге серле затларга курка-курка гына якынлашучы малай-шалай образларын хәйран җанлы итеп сурәтли. Миңа калса, монда авторның үзенең үсмер чактагы кызыгулары, хыяллары да чагыла.

Нефтьчеләр дөньясын яхшы белгән Рәхимов әлеге һөнәр ияләренә яңадан-яңа хикәя, повесть һәм роман багышлый. Автордагы табигый талант һәм үзе белән бергә тир түгүчеләрнең нәрсә эшләгәннәрен, ничегрәк уйлаганнарын, кемнең кемгә ниндирәк мөнәсәбәттә булганын тәгаен белеп, һәркайсының йөрәк тибешен тоеп яшәү дә максатына ирешергә, һичшиксез, ярдәм иткәндер. Материалны яхшы белеп һәм дәртләнеп иҗат иткән «Өлешемә тигән көмешем», «Тәвәккәл таш яра», «Кыядагы чәчәкләр» кебек күләмле әсәрләрендә автор гаять зур уңышка ирешә.

Гомумән, һәр әдипнең иҗаты аның туган ягы, язмышы, көнкүреше белән үрелеп, дөресрәге, аның иманына һәм холкына, ягъни бүтәннәргә карата ниндирәк мөнәсәбәт алып баруына, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булу-булмавына бәйле рәвештә бара.

Милли үзаңыбыз үсә башлаган, әмма әле юньләп сизелмәгән бер мәлдә, әлеге милли рухи талпынуга әдип үзеннән бер зур өлеш кертә - Батырша дигән каһарманыбызны тарих төпкеленнән казып чыгара. Моңарчы әле мәктәп дәреслекләреннән Емельян Пугачев явын (1773-1775) гына белгән милләттәшләребез аптырап калалар. Аптырамаслык та түгел шул: 1755 елгы крәстиән хәрәкәтен зур укымышлы татар агае җитәкләгән! Архивларда сакланып калган барлык мәгълүматларны бик төпченеп өйрәнә торгач, Җәмит Рәхимов роман язарлык җим җыя.

Кем соң ул Батырша?
Ул 1755 елгы татар-башкорт явының рухи җитәкчесе, юлбашчысы була. Пугачев восстаниесеннән 20 ел элегрәк күтәрелгән Батырша явын урыс галимнәре Русиядәге беренче зур милли-азатльж хәрәкәте дип бәялиләр. Юлбашчының үз исеме Абдулла, атасы - Гали, бабасы - Мәзгетдин, Ука елгасы буеннан XVI йөздә безнең якларга күчеп килгән, патшага тугрылыклы хезмәт иткән мишәрләр нәселеннән.

Шәкерт чагында ук гайрәтле һәм тәвәккәл булып, умарта оясын басарга кергән аюны йодрыгы белән сугып үтергәннән соң, мишәр малае Абдулла халык телендә Батыршага әйләнә. Мәшһүр хәзрәтләрдән белем алып, указлы мулла була, авыл халкының мәхәббәтен яулый, гаҗәеп дәрәҗәдә намуслы-инсафлы булганга. Идел белән Җаек арасында әүлия дигән даны тарала.

Автор моның сәбәбен искиткеч зур осталык белән сурәтләп бирә. Каһарманнарның күз алдында ислам диненә каныгу, мөселманнарны көчләп чукындыру, халыкны зар елату артканнан-арта бара. Менә бер заман халыкның түземе төкәнә. Казан, Ырынбур, Тубыл гөбернәләренең игенчеләре, терлекчеләре Батырша әүлиягә килеп баш оралар - бу бәлаләрдән коткаруын ялварып сорыйлар. Михнәт чигүче милләт-тәшләребезнең гозеренә колак салып, бөек шәхес «халыкларны кыздырмак вә егетләмәк хаты» белән әйләнә-тирәдә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә, ягъни баш күтәрергә өнди, чакыра.

Бөек шәхеснең аянычлы язмышы да, холык-фигыле дә һәркем аңларлык, ышанырлык, гыйбрәт алырлык итеп, Батырша булып башланган гомеркәенең мәхбүс хәлендә дә каһарманнарга гына хас тапкырлык-тәвәккәллек вә кабат-ланмастай җиңү белән очлануы да сокланырлык итеп сүрәтләнгән. Шундый да гүзәл вә камил романны иҗат иткән автор бүтән берни язмаган тәкъдирдә дә, аның урыны татар әдәбиятының түрендә булыр иде. Әмма бу тынгысыз җан эзләнү вә казынудан туктый белми һәм үз төбәгенең авыллары тарихын ныклап торып өйрәнә.

«Дөресен әйткәндә, минем төбәкчелек белән шөгыльләнә башлавыма... татар тарихчы-галимнәренең бу өлкәдәге эшлексезлекләренә үртәлү сәбәп булды», - дип язды автор «Мәдәни җомга» гәзитендә дөнья күргән бер мәкаләсендә (20.09.1996).

Әмма бит әле, бөтенләй, беркем беркайчан өйрәнмәгән теге яки бу өлкәдә азмы-күпме мәгълүмат җыю өчен үртәлү генә җитеп бетми. Син күпме генә үртәлсәң, ачуың килсә, гайрәтең чиксә дә, берни майтара алмавың бик ихтимал. Моның өчен билгеле бер дәрт кирәк, сәләт кирәк. Әле тапкан, күз алдында җәйрәп яткан материалның кайсын кая куярга икәнен шәйләү өчен генә дә эчке бер сиземләү, күңел күзе белән күрә белү зарур. Җәмитнең бәхете, миңа калса, үзе күргән нәрсәләрнең кайсы кара, кайсы ак булуын ачыклый алуда. Кеше тануда гына түгел Җәмитнең бәхете, бәлки сизгерлегендә, тарихи материал белән эш итә белүендә, ташка язганның юл араларын уку осталыгында.

Болай дип әйтү өчен, махсус шул өлкәдә азау теше чыгарган галимнәр белән аяк терәп бәхәсләшү өчен, әлбәттә, үзеңнең дөрес юлдан баруыңа ныклы ышаныч кирәк. «Батырша» романы белән дә, «Авыллар тарихы» белән дә ныклап танышкач, авторымның милләтпәрвәр әдип икәнлегенә һәм дә кыйбласына һич тә хыянәт итмәвенә, дәрәҗәле әфәнделәргә яраклашу юлына басмавына янә дә инандым.

Аның бөтен иҗаты миңа элек-электән яхшы ук таныш иде. Нефтьчеләр дөньясын белеп, гаҗәеп зур осталык белән тасвирлаган әсәрләре дә күңелемә бигрәкләр инде хуш килде, халкыбызның каһарманы Батыршага багышланган романы да сокландырды. Кайсыбер китапларын редакцияләгән дә идем. Тик инде «Авыллар тарихы» кулыма килеп кергәч, тәмам хәйран калдым. Җәмит бер авылның үткәне-бүгенгесе белән генә кызыксынып калмый, бөтен Лениногорск районына кергән авылларның да тарихын ачыкларга тырыша. Күпне белергә омтылу барча язучыга хас сыйфат булган тәкъдирдә дә, мондый олуг максатка ирешү өчен журналист үҗәтлеге дә кирәктер.

Җәмит Рәхимов үзенең иҗатында нәрсәнедер күпертеп яки матурлап-би-зәп бирү юлына басмый. Ул фәкать үзе тәгаен белгән, тормышта булган хәлләргә таянып, шуларны үзенең хыялы белән баетып, яхшысын да, яманын да укучы ышанырлык иттереп, табигый хәлгә җиткереп тасвирлый.

Тарих үзенең объективлыгы белән шөһрәт-дан казана шул, кемнең кем булуына карамастан, дөреслекне күзенә бәреп әйтүе белән дан казана. Тимәш авылындагы Ромашкино нефть чыганагы бөтен СССР Дәүләт бүләгенә лаек табылган шәхесләр исемлегендә сез ичмаса күңел өчен генә дә бер генә милләттәшебезнең фамилиясен дә күрмәссез.

Хәер, Советларга киная ташлау дөрес үк булып бетмәстер, чөнки милли яктан рәнҗетүләрнең патша заманына да хас күренеш булганлыгын автор сүз уңаенда гына әйтеп киткәли. Мисал өчен Кирлегәчтәге бер хәлгә күз салыйк. Волость старшинасы хәтле рәсми зат Нәдер Үрәзмәтов үзенең биләмәсендә бакыр барлыгын ачыклый да, бакыр эретү заводы салдырырга ниятли. Тик менә «чукынмаган кеше заводчы була алмый» икән ләбаса!..

Татарстанның халык язучысы Фатих ага Хөсни кемнең ниләр язуына караганда ничек язуына ныграк игътибар итә иде. Җәмит Рәхимовның күтәргән мәсьәләләре дә алай вак диярлек түгел, авыл халкының авыр шартларда да сынатмыйча, фидакарь хезмәт куюы, нефтьчеләрнең тауны ташка актаруы, милли каһарманыбыз, төбәк тарихы...

Автор үзе алган темаларны ахырына китереп җиткерә, анысы хак. Шул ук вакытта бит әле әдипнең теле дә хәйран образлы, игьтибарга-мактауга лаек. Әнә шул һәр сүзне үз урынына куйган тел белән вакыйгаларны язган чагында милләтпәрвәр авторыбыз укучыга тәрбия дәресе дә бирә - гыйбрәт алуга, туган якны яратуга, татар халкының мәнфәгатен кайгыртып яшәүгә, ана теленең кадерен белүгә этәрә.

Кыям МИҢЛЕБАЕВ
язучы, тәнкыйтьче Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

Аның турында каләмдәшләре

* * *
Җәмит Рәхимов - милләтпәрвәр әдипләребезнең иң күренеклеләреннән. Ул халкының бөеклегенә инанган зат. Тарих фәне гаделлекне ярата. Җ.Рәхимовның әдәби әсәрләрендә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Ул тарихи документларга таянып эш итә.
Индус ТАҺИРОВ,
Татарстан Фәннәр Академиясе академигы.

* * *
Моннан егерме еллар элек, әле малай гына Җәмит Әлмәттә беренче оешкан әдәбият-иҗат түгәрәгенә шигырь тотып килгән иде. Нефть төбәгендә оешып киткән язучылар бүлеге белән бергә, Җәмит Рәхимов та үсеш чорын кичерде, талантын чарлады.
Ул башта үзе дә оператор сукмакларын салды, аннары инженер дәрәҗәсенә иреште. Йокысыз төннәр исәбенә каләм тибрәтте, читтән торып Казан университетын тәмамлады. Тынгысыз журналист юллары аны Украина далаларында йөртеп кайтарды. Нәтиҗәдә, Украина һәм Татарстан колхозлары арасындагы тугандаш дуслыкны чагылдырган «Кобзарь-Тукай кунагы» исемле очерклар китабы дөнья күрде. Җәмит Рәхимов әле быел гына басылып чык- кан, республика матбугатында уңай бәя алган «Батырлык чакрымнары» дигән очерклар җыентыгының геройлары артыннан Лениногорск-Самотлор-Төмән-Свердловск-Уфа-Әлмәт-Лениногорск маршрутлары буенча ил гизеп кайтты. Күпме яңа тәэсирләр, дулкынландыргыч очрашулар, туачак әсәр өчен күпме бай тормыш материалы! Бүгенге таләпчән укучы яратырдай яхшы әсәр язу өчен әдәби осталыкка ирешү өстенә, халык тормышы белән бергә, бер сулыштан яшәү кирәк икәнлегенә торып-торып ышанасың.
Әдип МАЛИКОВ,
шагыйрь.

* * *
Халкыбызның үткәне, бүгенгесе турында уйланулары, аның көчле бөек милләт булуына тирән ышанычы, туган тел, туган җир хакындагы уй-фикерлә-ре авторның үз халкын сөюче, аның киләчәге хакында борчылучы, милләт язмышы белән яшәүче, татар халкының бәйсезлеге, тарихи гаделлек өчен көрәшүче олы, фидакарь шәхес итеп күз алдына бастыра, Җәмит Рәхимов гүя үзе дә Батырша кебек каһарманнар сафына баса.
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА,
язучы.

Эчтәлек

Кереш...............................................................................................................................3-4

I бүлек. Изгелек эшлә дә суга сал - халык белмәсә, балык белер.............................5-13

§ 1. Туган як - иҗат чыганагы.......................................................................................5-6

§ 2. Туган төбәк әдипләре - юл маягы.........................................................................7-9

§ 3. Туган якның төп байлыгын табучылар...............................................................10-13

II бүлек. Җәмит Рәхимов - туган як тарихчысы.......................................................14-20

§ 1. Без кая һәм кемнәр?...............................................................................................14-16

§ 2. Һәркемнең үз кыйбласы үзенә газиз...................................................................17-20

Йомгак...........................................................................................................................21-22

Библиография...............................................................................................................23-24











Кереш

Җәмит Рәхимов - Кама аръягы төбәгенең иң зур һәм чын язучысы. Милләтпәрвәр әдипләребезнең иң күренеклеләреннән берсе. Ул халыкны яратып, аңа ихтирамын белдереп яшәгән язучылардан аермалы, аның тарихына, аның үткән бөеклегенә инанган зат.

Аның әдәби әсәрләрендә дә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Чөнки Җәмит Рәхимов тарихи документларга таянып эш иткән кеше. "Горур, биек таулары, саф чишмәләре, кара алтын диңгезе белән дан-шөһрәт казанган төбәкнең үз җырчысы да тууының очраклы хәл булмавын кем генә инкарь итә алыр икән. Күңеле белән тиңе булмаган әдип, рухы белән чын көрәшче Җәмит ага Рәхимов тормышының һәр мизгелен иҗатка багышлады," - дип яза аның турында Р.Фәттахова.

Шамил Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә һәм прозаик Р.Габделхакова да язучының иҗат эшчәнлеген югары бәяләп, болай ди: "Баһадир гәүдәле, олы йөрәкле, киң күңелле горур кеше иде Җәмит ага. Үз җирендә солтан була алган зат. Газиз халкы өчен җанын фида кылырга әзер булган милләтпәрвәр. Тормышны үз төсендә күрсәтеп, бары чынбарлыкны язган реалист язучы, талантлы әдип. Заман сулышын тоеп яшәгән, һәрнәрсәдә, һәр вакыйгада эше булган үткен каләмле, көчле публисист. Вакыты, исәнлеге, матди хәле белән исәпләшмичә, Уфа, Мәскәү, Казан, Петербург архивларында казына-казына үз төбәгенең, үз халкының үткәнен эзләп тапкан тарихчы. Гаделлек, хакыйкать өчен Сәет батырлар, Батыршалар сафына баскан көрәшче".

"Шөгер төбәге хәзинәләр чишмәсе" дип язган Җәмит Рәхимов. Төбәгебезнең генә түгел, халкыбызның рухи хәзинәсе нәкъ менә аның кебек гали затлар икәнен елдан-ел ныграк аңлыйбыз. Җәмит аганың фидакарь хезмәтенә, күпьеллык иҗатына халкыбыз үз бәясен, гадел бәясен бирер әле. Кызганычка каршы, бүгенге көндә әдипнең иҗаты аз яктыртыла, аның иҗаты турында язылган хезмәтләр дә юк дәрәҗәсендә. Язучы иҗатының өйрәнеләсе һәм ачыкланасы мәсьәләләре әле шактый. Гомерен туган җире, халкы язмышын өйрәнүгә багышлаган Җ.Рәхимов иҗаты тиешле дәрәҗәдә өйрәнелергә хаклы. Шуңа күрә мин үземнең фәнни-тикшеренү эшемне "Җәмит Рәхимов иҗатында туган як мотивлары" дип алдым.

Тикшерүнең максаты: Җәмит Рәхимов иҗатын мөмкин кадәр тирәннәнерәк өйрәнү, әсәрләрендә туган як һәм аның табигатенең чагылышын, күпкырлы иҗат тематикасының, төп геройларының гәүдәләнешен тикшерү, аның татар әдәбиятында тоткан урынын билгеләү.

Бу максатларга ирешүдә түбәндәге бурычлар куелды:

1. Әсәрләрендә туган як, табигать күренешләрен чагылдыруы.

2. Иҗатының үзенчәлекле якларын билгеләү.

3. Төп геройның бирелешен гәүдәләндерү.

4. Тарихи образ ясалышының үзенчәлеге.

Тикшеренү объекты итеп Җәмит Рәхимовның "Батырша", "Өлешемә тигән көмешем", "Тәвәккәл таш яра", "Кобзарь - Тукай кунагы" исемле күләмле әсәрләре алынды.

Төп методологик чыганаклар булып Җәмит Рәхимовның "Ун проценты - сәләт, калганы "иҗтиһад", "Артык зиннәт түгелме", Х.Зариповның "Иҗат чакрымнары", Әсрәр Галинең "Дастаннарга лаек", Сәгыйть Хафизовның "Әдәбиятта базар заманы", Фәүзия Бәйрәмованың "Аның турында" исемле хезмәтләре кулланылды.




















I бүлек. Изгелек эшлә дә суга сал - халык белмәсә, балык белер.

§1. Туган як - иҗат чыганагы.

Җәмит Гата улы Рәхимов 1935 елның 13 гыйнварында Татарстанның Лениногорск районы Иске Шөгер авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. 1953 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач өч елга якын Әлмәт нефть һәм газ хуҗалыгы предприятиеләрендә оператор һәм электромонтер булып эшли, аннан туган авылына кайтып, комсомолның Шөгер район комитетында әүвәл инструктор, соңрак икенче һәм беренче секретарь вазыфаларын башкара.

1959 елда район үзәге Лениногорск шәһәренә күчерелгәч, Җәмит Рәхимов та шунда күчеп килә һәм ун ел буе район газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы һәм промышленносте бүлекчәләрен җитәкли. 1955-1961 елларда төп эшеннән аерылмыйча В.И.Ульянов Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих филология факультетында укый, аннары 1970 елда Лениногорск нефть техникумын тәмамлый.

Җәмит Рәхимовның очерклары көндәлек матбугатта илленче елларда күренә башлый. Соңга таба ул моңа игътибарын тагын да көчәйтә.

Аның "Алтын яткан җирләрдә", "Кобзарь - Тукай кунагы", "Якташларым" һәм башка исемле китаплары, газета журналларда, күмәк җыентыкларда басылган дистәләрчә башка очерклары, шул чорның документаль елъязмалары буларак, сугыштан соңгы колхоз авылы һәм нефтьчеләр тормышының җанлы картиналарын күз алдына китереп бастыра. Аларда сәнгатьчә сурәтләү алымнары һәм публицистика чаралары ярдәмендә хезмәт коллективлары һәм производство алдынгыларының аерым җитәкче кадрларның фидакарь эшләре һәм шәхси тормышлары сурәтләнә.

Язучының күпчелек әсәрләре сугыштан соңгы авыр авыл тормышына, нефть чыгаручыларның язмышына багышланган. Аларда авыр һәм кырыс тормыш күренешләре теркәлеп калган. Шул вакыйгалар белән бергә үрелеп туган як табигате дә бик матур, үзенчәлекле итеп бирелә. Бүгенге авыл тормышы югарылыгыннан караганда, кайбер әсәрләре, озак вакытлар кояш һәм яңгыр астында йөргән чәчәкле яулык кебек, бераз уңып, тоныкланыбрак та калгандай. Әмма чын сәнгать әсәрләренең бернинди вакыт яңгыры да җуеп бетерә алмый торган бизәкләре, мәңгелек сыйфат һәм хәсиятләре була. Алар Җәмит Рәхимов әсәрләрендә дә байтак. Шуларның иң мөһиме - язучы әсәрләренең тормышчан көче.

Никадәр генә сәләтле һәм талантлы язучы булмасын, әгәр үзе сурәтли торган тормышны әйбәт белмәсә, Җәмит Рәхимовның әсәрләре бу кадәр мәгънәле, фикерне һәм игътибарны җәлеп итәрлек булмас иде. Кайбер әдипләр безне күккә карарга, матурлыкны күктән эзләргә чакырган бер заманда, Рәхимов тота да башкарак юл белән китә. Ул гүзәллекне түбәннән күтәреп чыгара, укучыларны җиргә карарга, әйбәт кешеләрне ат караучылар, балта осталары, нефть чыгаручылар арасыннан эзләргә өйрәтә.

Күп төрле сыйфатлар арасыннан аеруча әһәмиятле дип уйланган тагын берсен билгеләп узасы килә. Сүз әдәби герой һәм ул үскән тормыш шартлары, туган җиренең табигате, урман-сулары, аларның бер-берсенә үзара мөнәсәбәте, йогынтысы турында бара. Җәмит Рәхимов геройларның характерын, аларның үз-үзләрен тотышын һәм язмышын тормыш шартларына, җир-суына бәйләп, шулардан аерылгысыз итеп сурәтли. Анда җир һәм кеше, колхоз һәм колхозчы, нефть һәм нефтьче, алар арасындагы мөнәсәбәт, аларның үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтысы язучы әсәрләренең буеннан буена кызыл җеп булып сузылган сыйфатларның тагын берсе әнә шул.

Шулай да, Җәмит Рәхимовның иҗаты кайчан һәм нәрсәдән башланып киткән соң?

Бу сорауга ул үзенә менә болай дип җавап бирә: "Каләм көченең кайчан һәм кайда уянуын төгәл итеп бер генә язучы да әйтеп бирә алмыйдыр мөгаен. Андый хиссият, кем белә, бәлки малай чакта урамда уйнаганда чыгарган такмак-такмазалардан башлангандыр, бәлки инде борынга ис кергәч кызларның һәм егетләрнең истәлек альбомнарына шигырьләр язганда тугандыр.

Мәктәптә укыганда күңелгә хуш килгәне ирекле темага инша язу иде. Туган авыл турындамы ул, аның табигате хакындамы - барыбер. Минем кинәнеп, яратып төннәр буе язган иншаларымның күбесе, әлбәттә тынычлык саклау темасына иде.

Беренче башлап язасы килү теләге мәктәп стена газетларында эшләгән чакларда барлыкка килде шикелле. Без бер-беребез белән ярыша-ярыша шигырьләр яза торган идек. Әдәби кичәләргә, түгәрәкләргә йөри башладым. Безнең болай шигьрият белән җенләнеп йөрүебез башкаларга ничек тәэсир иткәндер, әмма миңа файдасы тиде. Ниһаять мин үземнең шагыйрь түгеллегемне аңладым. Никадәр генә тырышсам да, миннән шагыйрь чыкмасына инандым.

Беренче остазларым турында сүз чыкканда, иң беренчеләрдән китапларны атар идем. Район китапханәсенә икенче класстан йөри башладым. Җиденче класста инде китапханә хезмәткәрләре миңа укымаган татарча китап табып бирә алмыйлар иде. Ә инде кешеләргә килгәндә, мине әдәбият дөньясына алып керүчеләр мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары иде". [ 15, 30 ]

Әйе, без моның шулай икәнен Җәмит Рәхимовның басылып чыккан китапларында күрә алабыз. Кайсысын гына кулга алма "Батырша"мы ул, яисә башка әсәреме, беренче урында туган халкының тыныч тормыш өчен көрәше сурәтләнә.

§2 Туган төбәк әдипләре - юл маягы

"... 1955 елныйң көзе иде булса кирәк, Әлмәттә ул чакта чыга торган ике битле "Социализмга" газетасында бер белдерү күреп алдым. Кемнәрдер әдәби түгәрәк оештырырга йөриләр имеш. Нәрсә булгандыр, һәр - хәлдә уемда язам, язучы булам дигән фикернең эзе дә юк иде, әлеге кичәгә барасы килү теләге уянды бит каһәр. Билгеләнгән көнне кич, тездәк пычрак ярып, Горький исемендәге клубка йөгердем.

Язучы булу теләге башка кергәндерме - юкмы, мәгәр тере язучылар янында уралып йөрүе искиткеч кызык иде. Безнең җитәкчебез шагыйрь Әдип Маликов иде. Безнең болай шигърият белән җенләнеп йөрүебез башкаларга ничек тәэсир иткәндер, әмма миңа файдасы тиде. Ниһаять мин һземне шагыйрь түгеллегемне аңладым, никадәр генә көчәнсәм дә миннән чын шагыйрь чыкмасына инандым. Әкренләп поэзиядән суындым. Ә инде конкрет язып китүгә килгәндә, Шамил Бикчурин белән Бастам абый Салахов "гаеплеләр". Шамил миңа сюжет төзү, әдәби образлар тудыру һәм башкалар турында сөйләде, язарга илһам биреп торды. Гомумән, без аның белән гел киңәшеп, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләдек. Бастам абый исә язучы булмаса да, тел-стильдә чарлады"[17, 4] ди, Җәмит Рәхимов.

Теләсә нинди һөнәр иясе дә бер генә остаз белән чикләнми торгандыр, эшкә күп кешедән өйрәнәсең дөньяда. Миңа килгәндә, Әлмәттә яшәүче язучылардан Юныс Әминов, Рафаил Төхфәтуллин, Әдип Маликов, Гамил Афзал, Сәет Кальметов, Мәхмүт Хәсәновларның һәм башкаларның киңәшләре дә зур ярдәм булды. [15, 35]

Шулай да, нәрсә соң ул язучылык: хезмәтме, талантмы? Эдисон әйткән бугай: минем уңышларымның ун проценты - талант, калганы - хезмәт, дигән. Ләкин югарыда язылганнардан "тырышканда һәркем язучы була ала икән" дигән ялган фикер калмасын иде. Язучы булу өчен азмы күпме талантың, ягъни табигый талантың булуы шарт. Талантың бөтенләй булмаса (халык аны: "корты кермәгән" ди) никадәр генә тырышсаң да, әллә ни майтара алмыйсың. Андыйлар тырыша - тырмаша китап та чыгаралар, әмма язган эшләре, әсәрләре кулга алып укышлы булмый. Мәгәр коры талант белән генә дә берни кыра алмыйсың. Бер дигән талантың, бал кортыдай эшчәнлегең булып та, язучылыкка ирешеп булмый. Әле бик күп тагы үз өстеңдә эшлисе, тырышасы, эзләнәсе һәм дә инде язасы бар. Менә инде Җәмит Рәхимов нәкъ шундыйлардан булгандыр да. Без моны аның язган әсәрләреннән һәм аның турында әйтелгән чыгышлардан күрә алабыз. Менә шуларның кайберләре: "Заман сулышы" газета мөхәррире Р.Х.Каюмов Җәмит Рәхимов яшәгән йортка мемориаль такта кую тантанасында болай ди: "Җәмит Рәхимов Шөгер төбәгенең иң талантлы улы. Соңгы елларда ул татар әдәбияты, тел язмышы, милләтнең киләчәге турында бик борчылып йөрде, милли проблемаларны хәл итү өчен күп эшләде.

Җәмит Рәхимов милләтпәрвәр генә түгел, көчле публицист та иде. Ул халкыбызны борчыган мәсьәләләр турында курыкмыйча, турысын ярып язды. Ә язучы буларак, башка бер әсәр дә иҗат итмичә, бары "Батырша" романын гына язган булса да, Җәмит Рәхимов татар әдәбиятында зур урын алыр иде. Аның исемен онытырга безнең хакыбыз юк, безнең күңелләрдә ул мәңге яшәр".

Аның сүзләрен Шамил Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Р.Габдулхакова да раслый: " Җәмит ага Рәхимов яшь иҗатчылар өчен үрнәк тә, остаз да, ярдәмче, яклаучы да булды. Ул тормышның үзәгендә кайнады, әдәби һәм милли хәрәкәтнең алгы сафларында булды. Башкаларны да үзе артыннан ияртә алды. Шундый талантның, олуг шәхеснең якташлары, замандашлары булуыбыз белән без горурланабыз". [7]

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Индус Таһиров: "Җәмит Рәхимов милләтпәрвәр әдипләребезнең иң күренеклеләреннән. Ул, халыкны яратып, аңа ихтирамын белдереп яшәгән язучылардан гайре, аның тарихына, үткән бөеклегенә инанган зат.

Аның әдәби әсәрләрендә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Чөнки Җәмит Рәхимов документларга таянып эш итүче кеше. Ул авыллар тарихын тикшерми, аның өчен беренче урында халык аерым шәхесләр язмышы". [27]

"За нефть" газеты мөхәррире 1987-1996 елларда сугышчан һәм хезмәт даны музее хезмәткәре Гөлгенә Җамалетдинова: "Шөгер төбәге Җәмит ага Рәхимов кебек олы әдибе, милләтен чын күңелдән ихтирам итә, туган телен ярата белгән шәхесе булу белән бәхетле. Язучының Шөгер ягы тарихын туплаган әсәре дә моның ачык дәлиле. Архивларда, документлар эзләүнең нинди авыр хезмәт икәнен белгән Шөгер төбәге тарихына кагылышлы документларның төрле архивларда саклануы турында хәбәрдар булучылар гына Җәмит Рәхимовның туган ягына нинди зур мирас калдыруын тулы бәяли алалар". [12]

Шулай ук Айдар Хәлимнең Җәмит Рәхимовка язган хатына да басым ясап үтәсе килә. Менә шуннан өзек. " ... Бүген 3нче март. Гает бәйрәме көне. Әмма бу көн минем күңелемдә синең көнең. ... Бүген синең көнең дигән тәкъбирнең икенче бер зур мәгънәсе дә бар. Әйе, бүген мин чынлап та синең иҗатың яктысында көн күрдем. "Татарстан" журналының уникенче, "Казан утлары"ның беренче, "Аргамак"ның беренче саннарында чыккан искиткеч игелекле, нигезле, кешелекле мәгълүматлы һәм ниндидер сафлык, яңалык, олуглык бөркелеп торган мәкаләләреңне укыганнан соң, мин күптән башымда йөргән фикерне тагын да бер тапкыр тәкърарладым. Җәмит Рәхимов Кама аръягы төбәгенең иң зур һәм чын язучысы. Рәхмәт сиңа, дускай... "Батырша" романың Кама аръягыннан бөтен татар, бөтен халыклар әдәбиятларының күренекле тавы булып күтәрелде. Үзең әйтмешли, Лениногорск кебек "эчкәре", минем аңлавымча, идиотистик шартларда, үзең турында, ягъни милләт турында кайгыртмаучылык чәчәк атып кына түгел, катык кебек әчеп чыккан шәһәрдә мондый әсәрләр иҗат итү "вакланмыйча" Бөгелмә төбәгенең революциягә кадәр арбалары тәгәрмәчләре кадәре архивларда казыну, аларны иренмичә, матур итеп язу һәм матбугатта бастыру өчен никадәр мәгърифәти җан булырга кирәк?! Рәхмәт сиңа. "Изгелек эшлә дә, суга ат - халык белер, халык белмәсә балык белер",- дип милләтебез дөрес әйткән.

Язучының төп кыйбласы - халкына хезмәт итү һәм Җәмит Рәхимов гомер буе үз кыйбласына тугры булып калды, гасырлар тузаны астында калган чынбарлыкны, үз халкының сокланырлык, горурланырлык үткәнен, аның фидакарьлеген бүгенге көннәргә кайтарды.

Җәмит Рәхимов тормышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татып, тырыш хезмәте белән әдәбият дөньясына килеп кергән кеше. Ул татар әдәбияты тарихына кереп калырлык зур әсәрләр иҗат итте. Шәһәребездә милли гимназия ачылу да, татар телендә газета чыга башлауда Җәмит Рәхимовның да өлеше зур. Районыбыз авылларының тарихын язганы өчен язучыга барыбыз да чиксез рәхмәтле.

Җ.Рәхимов заман сулышын тоеп яшәгән, һәр нәрсәдә, һәр вакыйгада эше булган үткен каләмле көчле публицист. Вакыты, исәнлеге, матди хәле белән исәпләшмичә Уфа, Мәскәү, Казан, Петербург архивларында казына - казына үз төбәгенең, үз халкының үткәнен эзләп тапкан тарихчы. Гаделлек, хакыйкать өчен Сәет батырлар, Батыршалар сафына баскан көрәшче.

Төбәгебезнең генә түгел, халкыбызның рухи хәзинәсе нәкъ менә аның кебек гали затлар икәнен елдан-ел ныграк аңларбыз әле. Җәмит аганың фидакарь хезмәтенә, күпъеллык иҗатына халкыбыз үз бәясен бирер.

Батырша хәрәкәте (кайбер чыганакларда - 1755-1756 еллардагы Башкорт түнтәрелеше исеме астында билгеле) - Идел-Урал буенда XVIII гасырның икенче яртысында үткән иң зур түнтәрелешләрнең берсе.

Эчтәлек

[яшерү]

1735-1740 еллардагы башкорт күтәрелешен бастырып патша хакимияты социаль-икътисади изүне көчәйтә. Башкорт җирлерен талау дәвам ителә. Башкортларга тоз табу тыела, улар тозны казнадан кыйммәтрәк сакка сытып алырга тиеш була.

Сенатның 1754 елның 16 мартындагы фәрманы буенча ясак түләу урынына тозны казнадан сатып алырга тиешләр, бу салымны 5-6 тапкырга арттыра. Ясак түләү урынына тоз сатып алуны башкортлар узләренең җиргә хокугын бетерү дип кабул итә.[1]

Шулай ук башкортлар өчен каты режим булдырыла: ату коралы тыела, берәрсендә корал табылса аның аты әләкче файдасына тартып алына; авыллырда тимерлекләр ябыла; башкортларга рөхсәтсез авылынан китү тыела.

Хәрәкәтне оештыручы Габдулла Галиев (Батырша) язган өндәмәсендә («Тахризнамә») мөселманнарны ризасызлык белдерергә, 1755 елның 1 июлендә корал алып баш күтәрергә чакыра.[2][3] Шәкертләре аркылы аны күбәйтеп, чапкыннар аша Башкортстанның һәр тарафына, шулай ук таныш-белешләре аша Казан, Көнгер, Гәйнә, Исәт һәм башка якларда халык арасында тарата. Батырша Казан губернасы татарлары һәм шулай ук казакълар белән ныклы бәйләнеш булдыра. Күтәрелешкә аларны да кушылырга өнди. Бу күтәрелеш дин байрагы астында оештырыла.

Елан Иткул һәм Ходайбирде җитәкчелегендәге башкортлар тарафыннан 15 майда Урал тауларында алтын-көмеш, тимер, бакыр, кыйммәтле ташлар эзләү өчен җибәрелгән экспедиция башлыгы Брагин һәм аның командасы үтерелә. 18 майда алар Исәт юлындагы Сапсал Ям станын һәм Брагин яшәгән йортны туздыралар, юлда йөрүче түрәләргә, почта станнарын саклаган драгуннарга һөҗүм оештыралар.

Ырынбур губернаторы И.Неплюев тиз арада Бөрҗән улысына подполковник Исаков җитәкчелегендәге гаскәриләр командасын озата. Боларга өстәп, тагын меңнән артык солдат һәм казаклар җибәрелә. Фетнәне бастыруда хакимияткә тугры калган башкорт һәм мишәр старшиналары да катнаша. Фетнәче башкортлар, аларның гаиләләре һәм туган тумачалары кулга алына, мөлкәтләре хөкүмәт файдасына бирелә. Исән калган башкортлар казакъ далаларына кача.[4]

Август аенда баш күтәрүчеләргә күрше волостлар кушыла. Заводлар һәм почта-ям станнары эшчәнлеге тоткарлана, берничә старшина утерелә. Август азагына баш күтәрүчеләрнең зур өлеше казакъ далаларына кача. Өченче күтәрелеш 1755 елның 27-28 августында Уса даругасында була.

Мостай һәм Акбаш җитәкчелегендәге баш күтәрүчеләр урындагы старшинаны үтерәләр һәм яңа хәрәкәткә әзерләнәләр. Ләкин җирле феодал-старшиналарның каршылыгы сәбәпле Уса даругасы халкы күтәрелеше ныгып китә алмый.

Халык ризасызлыгын киметү теләге белән патша хөкүмәте баш күтәрүчеләрнең аерым таләпләрен үтәргә ниятләвен (үз ихтыярлары белән көрәштән баш тартучыларга җәза кулланылмаячагын белдерә).

Нугай даругасында башланган күтәрелеш турында губернатор И. Неплюев тарафыннан сенатка борчылу хәбәре җибәрелә. Озакламый аларга Тангаур, Үсәргән, Бошмас-Кыпчак һ.б. волость кешеләре дә кушыла. Күп урыннарда үзаллы отрядлар оештырыла. Заводларны саклау өчен капитан Шкоп отряды җибәрелә, баш күтәрүчеләр отрядны камап алып тар-мар итә.

Күтәрелешне бастыру өчен губернатор Неплюев ачыгыч чаралар карар итә. Аның кулы астында 24 меңлек гаскәр була. Хәлнең хәвефле булуын танып, Неплюев хәрби ярдәм сорый һәм аңа тыгы өч полк җибәрәләр.

Күрше өлкәләреннән, Казан татарлары себер халыклары, ярдәмгә килмәсен өчен Хәрби коллегия Ырынбур краены тагы биш полк җибәрә.

Неплюевның ярдәмчеләре Салтыков Иван һәм Ушаков Федор була.

Батыршаны кулга алучыга 1000 сум акча һәм кыйммәтле бүләк вәгьдә ителә. 1755 елның 1 сентябрендә Батырша гаиләсе һәм шәкертләре белән Карышбаш авылын ташлап китә; байтак вакыт эзәрлекләүләрдән качып йөри. 1755 елның сентябрендәге Неплюев бу манифестка ярашлы баш күтәрүчеләрне бастырырга, аларның мөлкәтеп үз файдасына тартып алырга, хатынын-балаларын коллыкка алырга рөхсәт ителә.[5] Казан татарларын баш кутәрүчеләргә каршы котырту нияте бәлән 1755 елның сентябрендә Елизавета Петровна манифест бәлән мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә күп кенә казан татарлары күтәрелешне бастыруда катнаша.[6]

  • Алишев С.Х. Каһарман бабайлар. Казан, 1976; шул ук. Тернистый путь борьбы за свободу (Социальная и национально-освободительная борьба татарского народа. II половина XVI - XIX вв.). Казань, 1999;

  • Витевский В.А. И.И. Неплюев и Оренбургский край в прежнем его составе до 1758 г. Казань, 1897, Т. 3;

  • Чулошников А. П. Восстание 1755 г. в Башкирии. М.-Л., 1940; Устюгов Н. В. Башкирское восстание 1662-64 гг. //Ист. зап. М., 1947, т.24;

  • История Башкортостана. Ч1. С древнейших времен до 1917 г.- Уфа:Китап, 1996.-240с.

катнашу

Инша / «Батырша» романы - азатлык өчен көрәшне сурәтләүче әсәр

Сиксәненче-туксанынчы елларда Җәмит Рәхимов тарихи темага, географик атамалар килеп чыгышына бәйле мәкаләләр язган икән. Күрәсең, ул зур әдәби роман язуга бер хәзерлек булгандыр. 1994 елда «Батырша» исемле тарихи әсәр иҗат итүе әнә шул турыда сөйли.
«Батырша» романы соңгы елларда язылган тарихи романнар арасында үзенең фактик материалга байлыгы белән аерылып тора. Без алар белән «Тарих битләреннән мәгълүматлар» аркылы танышабыз. Әсәрдә документальлек әдәбилек белән чиратлаша. Бу күренеш шулай ук романны без яхшы белгән «Этил суы ака торур», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы» һәм башка романнардан үзенчәлеклерәк итә.
«Батырша» романы үзәк геройның дөньяда дөреслеккә ирешү юлында эшләгән эшләрен тасвирлый. Нәтиҗә ничек була соң? Беренчедән, ул хакыйкатьне тантана иттерә алмый. Икенчедән, ул икеләнүләрдән башлаган көрәш юлының чын юл икәнлегенә ышана.
Урыс идарәчеләренең башбаштаклыгыннан, иманын саткан мишәрләр, Казан татарлары һәм башкортларның халыкка зыянлы эшләреннән хәбәрдар, аның асылына төшенгән Батырша, изге дип уйлаган патшасына дөнья хәлләре барып җитмидер, дип белеп, бер-бер артлы хатлар күндерә. Тик нәтиҗәсе күренми. Бу әле хәтта ки чагыштырмача алдынгы карашлы Батыршаның да патшаның милли изү сәясәте башында торганлыгын аңламавын күрсәтә.
Әгәр таш ләхеттән кача алса, бәлки, Батырша тагын да акыллырак юллар, чаралар аркылы бәхеткә ирешү өчен көрәшер иде. Язучы тарихи фактларны үзгәртә алмый шул. Әнә шуңа күрә дә үзен гашыйк иткән героена да бәхет китерми. Ә бит, бер караганда, фаҗигале тәмамланган Батырша язмышы - милли үзаңы булмаганнар өчен менә дигән гыйбрәт. Әби патша, фетнәчеләр башлыгына җәза биреп, кешеләрдә куркыту тудырам, дип уйлагандыр, гыйбрәт таягының да ике башлы булуына игътибар итмәгәндер.
Ни өчен милли азатлык өчен көрәшне нәкъ менә Габдулла Гали улы Мәзгытдиннең (геройның чын исеме) оештыруына ачкыч экспозиция өлешендә бирелә. Габдулла - аюны җиңгән батыр йөрәкле егет, белемле кешеләрдә, атаклы мәдрәсәләрдә укыган, яңалыклардан хәбәрдар, аны тормышка ашыручы.
Инде килеп, ни өчен нәкъ менә шушы елларда милли азатлык хәрәкәте кабынган, соравын куярга мөмкин. Моңа романда җавап бар: шушы чорда царизмның колониаль изүе тагын да көчәя, киңрәк җәелә. Урал буена, Кама аръягына христианлаштырудан качып килгән татарларны шул ук хәлләр көтә. Типтәрләрне диннәреннән аерып кына калмыйлар, крепостнойлыкка да беркетә башлыйлар. Иң аянычы: бу эшләрдә татар морзасы Тәфкилев башлап йөри. Урыслар янында - христианга, татарлар арасында мөселманга салынып, андый тип кешеләр һаман саен матди хәлләрен ныгыта баралар.
Типтәрләр саны күзгә күренеп артканы Әби патшага да ишетелә. Ул аларның исәбен алырга, салымны арттырырга уйлый. Әнә шул хәлләр бу якларда төрле чуалышлар китереп чыгара да. Инде шулар нәтиҗәсендә ясак алынганнан соң да, гади кешенең хәле җиңеләер төсле күренми: тоз бәясе бик нык арттырыла. Табигать байлыгы, ил байлыгы булган тозны халык кыйбат бәядән сатып алырга теләми.
Уфага халык вәкиле булып киткән Габдулла инде урыс патшасына хезмәт иткән мишәрләрнең дә аның сәясәтеннән ризасызлыгын күрә. Халыкны берләштереп буласын аңлый. Укытуын шәкертләренә тапшырып, халык арасына аңлату эшләре алып барырга чыгып китә ул. Батыршаның кешеләрне корал коярга, көрәшкә күтәрелергә өндәп йөрүләре Әби патшага да барып ишетелә. Милли рухлы Батырша башы 500 сум дип бәяләнә, аны эзәрлекләү башлана. Халыкны көрәштән читкә җибәрү, үз ягына аудару өчен, аерым ташламалар да ясала: керәшеннәр өчен башкалар күтәргән ясак алына, мәчетләр рөхсәт ителә.
Әби патшага хәлләрне аңлатырга чыгып киткән Батырша, юлда вакытта мәчеткә кереп төн кунганда тотылып, куштаннар тарафыннан идарәчеләр кулына тапшырыла.
Бердәмлек булмау, халыкка үзен, юлбашчыларын саклый алырлык үзаң, көч җитмәү, сатлыкҗаннар аркасында милли азатлык хәрәкәте бастырыла. Әсәрнең төп фикере әнә шул. «Батырша» романы безне бәйсезлек өчен бүгенге хәрәкәттә дә бердәм булырга чакыра.

Конец формы

Эчтәлек

Кереш.......................................................................................................3-7

I бүлек. Үрнәк тә, остаз да, ярдәмче, яклаучы да ......................... 8-10

II бүлек. «Батырша» исемле тарихи әсәре..........................................11-14

Йомгаклау..............................................................................................15-16

Кулланылган әдәбият................................................................................17

Кереш

Җәмит Рәхимов - Кама аръягы төбәгенең иң зур һәм чын язучысы. Милләтпәрвәр әдипләребезнең иң күренеклеләреннән берсе. Ул халыкны яратып, аңа ихтирамын белдереп яшәгән язучылардан аермалы, аның тарихына, аның үткән бөеклегенә инанган зат.

Бу хезмәттә сүз тыйнак, тыныч, ләкин зур йөрәкле, киң күңелле, чын мәгънәсендә талантлы кеше , олы шәхес Җәмит Рәхимов турында барачак.

Аның әдәби әсәрләрендә дә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Чөнки Җәмит Рәхимов тарихи документларга таянып эш иткән кеше. "Горур, биек таулары, саф чишмәләре, кара алтын диңгезе белән дан-шөһрәт казанган төбәкнең үз җырчысы да тууының очраклы хәл булмавын кем генә инкарь итә алыр икән. Күңеле белән тиңе булмаган әдип, рухы белән чын көрәшче Җәмит ага Рәхимов тормышының һәр мизгелен иҗатка багышлады," - дип яза аның турында Р.Фәттахова.

"Шөгер төбәге хәзинәләр чишмәсе" дип язган Җәмит Рәхимов. Төбәгебезнең генә түгел, халкыбызның рухи хәзинәсе нәкъ менә аның кебек гали затлар икәнен елдан-ел ныграк аңлыйбыз. Җәмит аганың фидакарь хезмәтенә, күпьеллык иҗатына халкыбыз үз бәясен, гадел бәясен бирер әле. Кызганычка каршы, бүгенге көндә әдипнең иҗаты аз яктыртыла, аның иҗаты турында язылган хезмәтләр дә юк дәрәҗәсендә. Язучы иҗатының өйрәнеләсе һәм ачыкланасы мәсьәләләре әле шактый. Гомерен туган җире, халкы язмышын өйрәнүгә багышлаган Җ.Рәхимов иҗаты тиешле дәрәҗәдә өйрәнелергә хаклы. Шуңа күрә мин үземнең фәнни-тикшеренү эшемне "Шөгер якларының мәшһүр язучысы" дип атадым.

Минем максатым - Җәмит Рәхимовның милләтебез тормышында

башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны булуы, аның

күпкырлы талант иясе булуын ачыклау.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде: - Җәмит Рәхимовның тормышы һәм аның иҗаты турында мәгълүмат туплау, аларны өйрәнү;

- язучының әсәрләре белән танышу;

- төп темаларны билгеләү, аларны анализлау;

- иҗаты турында фикерләр туплау;

Тикшерүнең максаты: Җәмит Рәхимов иҗатын мөмкин кадәр тирәннәнрәк өйрәнү, әсәрләрендә туган як һәм аның табигатенең чагылышын, күпкырлы иҗат тематикасының, төп геройларының гәүдәләнешен тикшерү, аның татар әдәбиятында тоткан урынын билгеләү.

Язучыларны, гомумән, әдипләрне кем тудыра? Мондый сораулар еш яңгырый. Җаваплар гына төрлечә: табигатькә, моңга гашыйк булу, ата-ана, мәктәп, укытучылар тәэсире, тормыш агышы сәбәп була диләр. Мөгаен, бу фараз итүләрдә үзенә күрә күпмедер хаклык бардыр.Әгәр шулай икән , нигә әле ул шартларда яшәүче башкалар шагыйрь булмый? Балачактан күпләр шигырь яза, тик бераздан бу шаукым сүнә, сүрелә башлый. Галәмгә, дөньяга, табигатькә мәхәббәт адәм затының-кешенең гади, тумыштан килгән халәте ул.

Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, язучылыкка бу гына җитми, димәк, язучы булып туарга кирәк икән.Ә инде моны илаһи көчләр генә хәл итә аладыр. Сүз,әлбәттә, чын язучылар хакында бара…

Җәмит Гата улы Рәхимов 1935 елның 13 гыйнварында Татарстанның Лениногорск районы Иске Шөгер авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. 1953 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач ,өч елга якын Әлмәт нефть һәм газ хуҗалыгы предприятиеләрендә оператор һәм электромонтер булып эшли, аннан туган авылына кайтып, комсомолның Шөгер район комитетында әүвәл инструктор, соңрак икенче һәм беренче секретарь вазыфаларын башкара.

1959 елда район үзәге Лениногорск шәһәренә күчерелгәч, Җәмит Рәхимов та шунда күчеп килә һәм ун ел буе район газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы һәм промышленносте бүлекчәләрен җитәкли. 1955-1961 елларда төп эшеннән аерылмыйча В.И.Ульянов Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих филология факультетында укый, аннары 1970 елда Лениногорск нефть техникумын тәмамлый.

Җәмит Рәхимовның очерклары көндәлек матбугатта илленче елларда күренә башлый. Соңга таба ул моңа игътибарын тагын да көчәйтә.

Аның "Алтын яткан җирләрдә", "Кобзарь - Тукай кунагы", "Якташларым" һәм башка исемле китаплары, газета журналларда, күмәк җыентыкларда басылган дистәләрчә башка очерклары, шул чорның документаль елъязмалары буларак, сугыштан соңгы колхоз авылы һәм нефтьчеләр тормышының җанлы картиналарын күз алдына китереп бастыра. Аларда сәнгатьчә сурәтләү алымнары һәм публицистика чаралары ярдәмендә хезмәт коллективлары һәм производство алдынгыларының аерым җитәкче кадрларның фидакарь эшләре һәм шәхси тормышлары сурәтләнә.

Язучының күпчелек әсәрләре сугыштан соңгы авыр авыл тормышына, нефть чыгаручыларның язмышына багышланган. Аларда авыр һәм кырыс тормыш күренешләре теркәлеп калган. Шул вакыйгалар белән бергә үрелеп туган як табигате дә бик матур, үзенчәлекле итеп бирелә. Бүгенге авыл тормышы югарылыгыннан караганда, кайбер әсәрләре, озак вакытлар кояш һәм яңгыр астында йөргән чәчәкле яулык кебек, бераз уңып, тоныкланыбрак та калгандай. Әмма чын сәнгать әсәрләренең бернинди вакыт яңгыры да җуеп бетерә алмый торган бизәкләре, мәңгелек сыйфат һәм хәсиятләре була. Алар Җәмит Рәхимов әсәрләрендә дә байтак. Шуларның иң мөһиме - язучы әсәрләренең тормышчан көче.

Никадәр генә сәләтле һәм талантлы язучы булмасын, әгәр үзе сурәтли торган тормышны әйбәт белмәсә, Җәмит Рәхимовның әсәрләре бу кадәр мәгънәле, фикерне һәм игътибарны җәлеп итәрлек булмас иде. Кайбер әдипләр безне күккә карарга, матурлыкны күктән эзләргә чакырган бер заманда, Рәхимов тота да башкарак юл белән китә. Ул гүзәллекне түбәннән күтәреп чыгара, укучыларны җиргә карарга, әйбәт кешеләрне ат караучылар, балта осталары, нефть чыгаручылар арасыннан эзләргә өйрәтә.

Күп төрле сыйфатлар арасыннан аеруча әһәмиятле дип уйланган тагын берсен билгеләп узасы килә. Сүз әдәби герой һәм ул үскән тормыш шартлары, туган җиренең табигате, урман-сулары, аларның бер-берсенә үзара мөнәсәбәте, йогынтысы турында бара. Җәмит Рәхимов геройларның характерын, аларның үз-үзләрен тотышын һәм язмышын тормыш шартларына, җир-суына бәйләп, шулардан аерылгысыз итеп сурәтли. Анда җир һәм кеше, колхоз һәм колхозчы, нефть һәм нефтьче, алар арасындагы мөнәсәбәт, аларның үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтысы язучы әсәрләренең буеннан буена кызыл җеп булып сузылган сыйфатларның тагын берсе әнә шул.

Шулай да, Җәмит Рәхимовның иҗаты кайчан һәм нәрсәдән башланып киткән соң?

Бу сорауга ул үзенә менә болай дип җавап бирә: "Каләм көченең кайчан һәм кайда уянуын төгәл итеп бер генә язучы да әйтеп бирә алмыйдыр мөгаен. Андый хиссият, кем белә, бәлки малай чакта урамда уйнаганда чыгарган такмак-такмазалардан башлангандыр, бәлки инде борынга ис кергәч кызларның һәм егетләрнең истәлек альбомнарына шигырьләр язганда тугандыр.

Мәктәптә укыганда күңелгә хуш килгәне ирекле темага инша язу иде. Туган авыл турындамы ул, аның табигате хакындамы - барыбер. Минем кинәнеп, яратып төннәр буе язган иншаларымның күбесе, әлбәттә тынычлык саклау темасына иде.

Беренче башлап язасы килү теләге мәктәп стена газетларында эшләгән чакларда барлыкка килде шикелле. Без бер-беребез белән ярыша-ярыша шигырьләр яза торган идек. Әдәби кичәләргә, түгәрәкләргә йөри башладым. Безнең болай шигьрият белән җенләнеп йөрүебез башкаларга ничек тәэсир иткәндер, әмма миңа файдасы тиде. Ниһаять мин үземнең шагыйрь түгеллегемне аңладым. Никадәр генә тырышсам да, миннән шагыйрь чыкмасына инандым.

Беренче остазларым турында сүз чыкканда, иң беренчеләрдән китапларны атар идем. Район китапханәсенә икенче класстан йөри башладым. Җиденче класста инде китапханә хезмәткәрләре миңа укымаган татарча китап табып бирә алмыйлар иде. Ә инде кешеләргә килгәндә, мине әдәбият дөньясына алып керүчеләр мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары иде".

Әйе, без моның шулай икәнен Җәмит Рәхимовның басылып чыккан китапларында күрә алабыз. Кайсысын гына кулга алма "Батырша"мы ул, яисә башка әсәреме, беренче урында туган халкының тыныч тормыш өчен көрәше сурәтләнә.

Төп өлеш

Үрнәк тә, остаз да, ярдәмче, яклаучы да

Язучыларны шартлы рәвештә ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Берәүләр, укучы күңелендә туган як хисе уяту өчен, бөтен дөньяны әйләнеп чыгалар. Икенчеләр гомерләре буе үз яклары, үз авыллары, үз әниләре турында язалар һәм шундый ук мәхәббәт, абруй казаналар.

Аның сүзләрен Шамил Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Р.Габдулхакова да раслый: " Җәмит ага Рәхимов яшь иҗатчылар өчен үрнәк тә, остаз да, ярдәмче, яклаучы да булды. Ул тормышның үзәгендә кайнады, әдәби һәм милли хәрәкәтнең алгы сафларында булды. Башкаларны да үзе артыннан ияртә алды. Шундый талантның, олуг шәхеснең якташлары, замандашлары булуыбыз белән без горурланабыз"

Җәмит Рәхимов милләтпәрвәр генә түгел, көчле публицист та иде. Ул халкыбызны борчыган мәсьәләләр турында курыкмыйча, турысын ярып язды. Ә язучы буларак, башка бер әсәр дә иҗат итмичә, бары "Батырша" романын гына язган булса да, Җәмит Рәхимов татар әдәбиятында зур урын алыр иде. Аның исемен онытырга безнең хакыбыз юк, безнең күңелләрдә ул мәңге яшәр".

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Индус Таһиров: "Җәмит Рәхимов милләтпәрвәр әдипләребезнең иң күренеклеләреннән. Ул, халыкны яратып, аңа ихтирамын белдереп яшәгән язучылардан гайре, аның тарихына, үткән бөеклегенә инанган зат.

Аның әдәби әсәрләрендә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Чөнки Җәмит Рәхимов документларга таянып эш итүче кеше. Ул авыллар тарихын тикшерми, аның өчен беренче урында халык аерым шәхесләр язмышы".

Шулай ук Айдар Хәлимнең Җәмит Рәхимовка язган хатына да басым ясап үтәсе килә. Менә шуннан өзек. " ... Бүген 3нче март. Гает бәйрәме көне. Әмма бу көн минем күңелемдә синең көнең. ... Бүген синең көнең дигән тәкъбирнең икенче бер зур мәгънәсе дә бар. Әйе, бүген мин чынлап та синең иҗатың яктысында көн күрдем. "Татарстан" журналының уникенче, "Казан утлары"ның беренче, "Аргамак"ның беренче саннарында чыккан искиткеч игелекле, нигезле, кешелекле мәгълүматлы һәм ниндидер сафлык, яңалык, олуглык бөркелеп торган мәкаләләреңне укыганнан соң, мин күптән башымда йөргән фикерне тагын да бер тапкыр тәкърарладым. Җәмит Рәхимов Кама аръягы төбәгенең иң зур һәм чын язучысы. Рәхмәт сиңа, дускай... "Батырша" романың Кама аръягыннан бөтен татар, бөтен халыклар әдәбиятларының күренекле тавы булып күтәрелде. Үзең әйтмешли, Лениногорск кебек "эчкәре", минем аңлавымча, идиотистик шартларда, үзең турында, ягъни милләт турында кайгыртмаучылык чәчәк атып кына түгел, катык кебек әчеп чыккан шәһәрдә мондый әсәрләр иҗат итү "вакланмыйча" Бөгелмә төбәгенең революциягә кадәр арбалары тәгәрмәчләре кадәре архивларда казыну, аларны иренмичә, матур итеп язу һәм матбугатта бастыру өчен никадәр мәгърифәти җан булырга кирәк?! Рәхмәт сиңа. "Изгелек эшлә дә, суга ат - халык белер, халык белмәсә балык белер",- дип милләтебез дөрес әйткән.

Язучының төп кыйбласы - халкына хезмәт итү һәм Җәмит Рәхимов гомер буе үз кыйбласына тугры булып калды, гасырлар тузаны астында калган чынбарлыкны, үз халкының сокланырлык, горурланырлык үткәнен, аның фидакарьлеген бүгенге көннәргә кайтарды.

Җәмит Рәхимов тормышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татып, тырыш хезмәте белән әдәбият дөньясына килеп кергән кеше. Ул татар әдәбияты тарихына кереп калырлык зур әсәрләр иҗат итте.

Җ.Рәхимов заман сулышын тоеп яшәгән, һәр нәрсәдә, һәр вакыйгада эше булган үткен каләмле көчле публицист. Вакыты, исәнлеге, матди хәле белән исәпләшмичә Уфа, Мәскәү, Казан, Петербург архивларында казына - казына үз төбәгенең, үз халкының үткәнен эзләп тапкан тарихчы. Гаделлек, хакыйкать өчен Сәет батырлар, Батыршалар сафына баскан көрәшче.

Төбәгебезнең генә түгел, халкыбызның рухи хәзинәсе нәкъ менә аның кебек гали затлар икәнен елдан-ел ныграк аңларбыз әле. Җәмит аганың фидакарь хезмәтенә, күпъеллык иҗатына халкыбыз үз бәясен бирер.

«Батырша» исемле тарихи әсәре

Сиксәненче-туксанынчы елларда Җәмит Рәхимов тарихи темага, географик атамалар килеп чыгышына бәйле мәкаләләр язган икән. Күрәсең, ул зур әдәби роман язуга бер хәзерлек булгандыр. 1994 елда «Батырша» исемле тарихи әсәр иҗат итүе әнә шул турыда сөйли.
«Батырша» романы соңгы елларда язылган тарихи романнар арасында үзенең фактик материалга байлыгы белән аерылып тора. Без алар белән «Тарих битләреннән мәгълүматлар» аркылы танышабыз. Әсәрдә документальлек әдәбилек белән чиратлаша. Бу күренеш шулай ук романны без яхшы белгән «Этил суы ака торур», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы» һәм башка романнардан үзенчәлеклерәк итә.
«Батырша» романы үзәк геройның дөньяда дөреслеккә ирешү юлында эшләгән эшләрен тасвирлый. Нәтиҗә ничек була соң? Беренчедән, ул хакыйкатьне тантана иттерә алмый. Икенчедән, ул икеләнүләрдән башлаган көрәш юлының чын юл икәнлегенә ышана.
Урыс идарәчеләренең башбаштаклыгыннан, иманын саткан мишәрләр, Казан татарлары һәм башкортларның халыкка зыянлы эшләреннән хәбәрдар, аның асылына төшенгән Батырша, изге дип уйлаган патшасына дөнья хәлләре барып җитмидер, дип белеп, бер-бер артлы хатлар күндерә. Тик нәтиҗәсе күренми. Бу әле хәтта ки чагыштырмача алдынгы карашлы Батыршаның да патшаның милли изү сәясәте башында торганлыгын аңламавын күрсәтә.
Әгәр таш ләхеттән кача алса, бәлки, Батырша тагын да акыллырак юллар, чаралар аркылы бәхеткә ирешү өчен көрәшер иде. Язучы тарихи фактларны үзгәртә алмый шул. Әнә шуңа күрә дә үзен гашыйк иткән героена да бәхет китерми. Ә бит, бер караганда, фаҗигале тәмамланган Батырша язмышы - милли үзаңы булмаганнар өчен менә дигән гыйбрәт. Әби патша, фетнәчеләр башлыгына җәза биреп, кешеләрдә куркыту тудырам, дип уйлагандыр, гыйбрәт таягының да ике башлы булуына игътибар итмәгәндер.
Ни өчен милли азатлык өчен көрәшне нәкъ менә Габдулла Гали улы Мәзгытдиннең (геройның чын исеме) оештыруына ачкыч экспозиция өлешендә бирелә. Габдулла - аюны җиңгән батыр йөрәкле егет, белемле кешеләрдә, атаклы мәдрәсәләрдә укыган, яңалыклардан хәбәрдар, аны тормышка ашыручы.
Инде килеп, ни өчен нәкъ менә шушы елларда милли азатлык хәрәкәте кабынган, соравын куярга мөмкин. Моңа романда җавап бар: шушы чорда царизмның колониаль изүе тагын да көчәя, киңрәк җәелә. Урал буена, Кама аръягына христианлаштырудан качып килгән татарларны шул ук хәлләр көтә. Типтәрләрне диннәреннән аерып кына калмыйлар, крепостнойлыкка да беркетә башлыйлар. Иң аянычы: бу эшләрдә татар морзасы Тәфкилев башлап йөри. Урыслар янында - христианга, татарлар арасында мөселманга салынып, андый тип кешеләр һаман саен матди хәлләрен ныгыта баралар.
Типтәрләр саны күзгә күренеп артканы Әби патшага да ишетелә. Ул аларның исәбен алырга, салымны арттырырга уйлый. Әнә шул хәлләр бу якларда төрле чуалышлар китереп чыгара да. Инде шулар нәтиҗәсендә ясак алынганнан соң да, гади кешенең хәле җиңеләер төсле күренми: тоз бәясе бик нык арттырыла. Табигать байлыгы, ил байлыгы булган тозны халык кыйбат бәядән сатып алырга теләми.
Уфага халык вәкиле булып киткән Габдулла инде урыс патшасына хезмәт иткән мишәрләрнең дә аның сәясәтеннән ризасызлыгын күрә. Халыкны берләштереп буласын аңлый. Укытуын шәкертләренә тапшырып, халык арасына аңлату эшләре алып барырга чыгып китә ул. Батыршаның кешеләрне корал коярга, көрәшкә күтәрелергә өндәп йөрүләре Әби патшага да барып ишетелә. Милли рухлы Батырша башы 500 сум дип бәяләнә, аны эзәрлекләү башлана. Халыкны көрәштән читкә җибәрү, үз ягына аудару өчен, аерым ташламалар да ясала: керәшеннәр өчен башкалар күтәргән ясак алына, мәчетләр рөхсәт ителә.
Әби патшага хәлләрне аңлатырга чыгып киткән Батырша, юлда вакытта мәчеткә кереп төн кунганда тотылып, куштаннар тарафыннан идарәчеләр кулына тапшырыла.
Бердәмлек булмау, халыкка үзен, юлбашчыларын саклый алырлык үзаң, көч җитмәү, сатлыкҗаннар аркасында милли азатлык хәрәкәте бастырыла. Әсәрнең төп фикере әнә шул. «Батырша» романы безне бәйсезлек өчен бүгенге хәрәкәттә дә бердәм булырга чакыра.

Романны укып чыккан һәрбер татар кешесе тирән уйлар эчендә калыр мөгаен. Менә безнең ерак бабаларыбыз ничек кыен хәлдә, үз диннәрен саклап калу өчен ниләр генә эшләмәгәннәр бит. Бу романның вакыт уздыру өчен генә түгел, ә чын җаның тәнең белән укып, үзеңне шул Батырша белән бергә хис итәсең, аңа ярдәм өчен пошынасың, борчыласың. Яшьтән үк роман герое Габдулланы Батырша дип атаганнар. Укучы шәкертләре дә хәтта аңа кайчак шулай эндәшә. Бу егет бит мәдрәсә тәмамлаган. Безгә якын урнашкан Тайсуган авылында мәдрәсәдә укыган. Эшлекле - төпле белемле кеше булып җитешкән.

Ә нигә соң хәзер ун ел, унбиш ел укып белем алган яшьләр , ләззәтне тәмле сүздән түгел, сүгенүдән, рәхәтне бары тик әшәкелекнең дә иң яманы булган эчкечелектән генә табалар соң?!

Халкында иман нуры булгач, әдәбиятында да дини идеяләрнең көчле һәм төрле - төрле булуы бик табигый. Тик аларны, Совет заманындагы сыман, алласызлык, дәһрилек кысаларында караудан гына сакланырга кирәк. Язучы гуманлы зат, ул һич тә имансыз, Алласыз була алмый, һәм кара еллар аркылы әдәбиятыбызга янә "Коръән", иман нуры сирпелә. Шагыйрь әйтмешли "Догаларның күңелемнән юк әле югалганы". Чынлап та, хәзерге әдәбият догалы була бара:"Әнкәмнең догалары", "Догалы еллар"... Сүз, әлбәттә, исем-атамаларда гына түгел, ә герой каһарманнарда, анарның эчке дөньяларына, холык-фигыльләренә изге символ - пәйгамбәр рухы үтеп керүдә. Әдәбияттагы мондый уңай борылышка ГАхуновның "Идел кызы" романы, Р.Ханнановның Казан сәхнәсендә уңышлы уйналган "Алтын беләзек" пьесасында башланган иде. Һәм шул юнәлештә иҗатны кыю дәвам итеп, гаҗәп отышлы тарихи хәятта Җәмит Рәхимов ил, халык тормышына карата актив позициядә торган көчле, олпат рухани тибын тудыра.

Романны укып чыккач, әлеге сорауларга жавап табыла сыман. Әнә шул азаматлар - Колшәрифләр, Сөембикәләр, Батыршалар, Насыйриләр, Фәүзияләр һәм башка халкыбызның асыл ул вә кызлары саклап калган ул иманын, азатлык һәм мөстәкыйльлек факелын алар китереп җиткергәннәр бүгенге көнгә.

"Батырша" романының кыйммәте шунда ки, ул халкыбызның азатлык өчен көрәш тарихында тирән эз калдырган Батырша образын бирү белән генә чикләнми, бәлки моңа кадәр әдәбиятта без турыдан - туры әйтергә - язарга шикләнеп - икеләнеп торган теманы урысларның башка халыкларны басып алу политикасының чын йөзен дә ача. Романның буеннан буена сузылган рәнҗү - әрнү, кысылу изелү, мәсхәрәләү, татар-башкорт халкының тәмам тапталып, кешелектән чыгу күренешләре әнә шуннан, урысларның баскынчылыгыннан бит инде. Әсәрдә без бу процессның иң әшәке, иң явыз ысуллары белән алып барылуын гел күреп-сизеп торабыз.

Таләпчән укучылар романда җитешсезлекләр дә табарлар. Әйтик, кайбер образларның ачылып бетмәве. ХVIIIнче гасыр вакыйгаларына бүгенге авытор күзе белән карау, ягъни кайбер модернилаштыру элементларын табарга мөмкиннәр. Аның теленә бәйләнүчеләр дә аз түгелдер. Чөнки романда борынгы сүзләр, иске гыйбәрәләр һәм фигыль формалары байтак.

Әйтеп узганымча, "Батырша" турында язучылар күп булыр әле һәм алар аның тагын да асыл якларын, шулай ук кимчелекләрен ачарлар.

Йомгаклау.

Тикшеренүебезнең соңында без түбәндәге нәтиҗәгә килдек. Әдәбиятның күп төрле жанрларында үзен иркен хис иткән Җәмит Рәхимов иҗатында туган якка мәхәббәт чынлап та аерым урын алып тора.

Аның әсәрләре иң элек үзләренең тематик "сәерлеге" һәм җитди характерда булулары белән игътибарны җәлеп итә. Әдәби әсәрләрендә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Чөнки Җәмит Рәхимов документларга таянып эш итүче кеше иде. Ул тарих белән генә кызыксынып калмый, аның өчен беренче урында туган халкы һәм аерым "шәхесләр язмышы".

Җәмит Рәхимов мине, иң элек, шәхес буларак сокландыра. Шагыйрьнең зурлыгы талантында гына түгел, күңеленең игелекле һәм укучыларына итагатьле булуында да. Иҗаты белән дә кешелеклелеге белән дә җанга якын ул. Шуңа күрә дә аның әсәрләрен укыгач, күңел пакьләнеп,яктырып кала. Үз эшемдә Җ.Рәхимов әсәрләренә хас аерым үзенчәлекләрне тагын бер тапкыр атап үтәсем килә. Барыннан да элек, Җәмит Рәхимовның әсәрләре аның катлаулы тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик күп иҗат җимешләре үз автобиографиясенең турыдан-туры чагылышы булып

тора.

Язучының төп кыйбласы - халкына хезмәт итү һәм Җәмит Рәхимов гомере буе үз кыйбласына тугры булып калды, гасырлар тузаны астында калган чынбарлыкны, үз халкының сокландырырлык, горурланырлык үткәнен, аның фидакарьлеген бүгенге көннәргә кайтарды.

Әдипнең күпчелек әсәрләре сугыштан соңгы авыр авыл тормышына, нефть чыгаручыларның язмышына багышланган. Аларда авыр һәм кырыс тормыш күренешләре теркәлеп калган. Шул вакыйгалар белән бергә үрелеп туган як, аның табигате дә бик матур, үзенчәлекле итеп бирелә.

Күп төрле сыйфатлар арасыннан аеруча әһәмиятле дип уйланган тагын берсен билгеләп үтәсе килә.

Сүз әдәби герой һәя ул үткән тормыш шартлары, туган җирнең табигате, урман-сулары, аларның үз-үзләрен тотышын һәм язмышын тормыш шартларына, җир-суына бәйләп, шулардай аерылгысыз итеп сурәтли алган. Җир һәм кеше, колхоз һәм колхозчы, нефть һәм нефтьче, алар арсындагы мөнәсәбәт, аларның үз-ара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтысы - язучы әсәрләренең буеннан буена сузылып килә.

Аның язылган әсәрләре турында җыйма фикер итеп шуны әйтергә кирәк: Җәмит Рәхимов татар халкы тарихына, язмышына багышланган игелекле һәм зур әһәмияткә ия булган әсәрләр иҗат итеп калдырды. Аларны уку һәммә кеше өчен дә кызыклы һәм файдалы булачак. Кызганычка каршы, безнең арадан бик иртә китеп барды шул. Җәмит аганың юклыгы елдан - ел ныграк сиздерә. Ул киткәннән соң туган башлыкны тутырырдай көчле, олпат шәхесләр җитми.

Кулланылган әдәбият:

  1. Баранова, Л. Досточние грядущих поколений /Л.Баранова. // Заветы Ильича. -1997.

  2. Бәйрәмова, Ф. Аның турында /Ф.Бәйрәмова. // Мәдәни җомга. - 1999.

  3. Вәлиуллин, Р. Туган төбәк җырчысы /Р.Вәлиуллин. // Заман сулышы. 1995.

  4. Габделхакова, Р. Тәрәзәдә өмет уты /Р.Габделхакова. Заман сулышы. - 1993.

  5. Габделхакова, Р. Үлемннән дә көчле хәтер бар/Р.Габделхакова. // Заман сулышы. -1995.

  6. Габделхакова, Р. Твои отцовские заветы/Р.Габделхакова. // Заветы Ильича. - 1997.

  7. Габделхакова, Р. Күңел һаман аны эзли/Р.Габделхакова. // Заман сулышы. - 2000.

  8. Гали, Ә. Дастаннарга лаек /Ә.Гали. // Заман сулышы. - 1992.- 8.- 46. Ю.

  9. Ганиева, Р. Большое видется на расстоянии /Р.Ганиева. // Заветы Ильича. - 1997.

  10. Җамалетдинова, Г. Аның турында /Г.Җамалетдинова // Заман сулышы. - 2000.

  11. Зарипов, X. Иҗат чакрымнары /Х.Зарипов. // Социалистик Татарстан. - 1976.

  12. Миңлебаев, К. Иҗади игезәкләр /К.Миңлебаев. //Заман сулышы. - 1993.

  13. Рәхимов, Җ.Г. Мең кешенең эше бар /Җ.Г.Рәхимов. //Заман сулышы. - 1993.

  14. Рәхимов, Җ.Г. Мәгърифәт йорты/Җ.Г.Рәхимов.//Заман сулышы. -1993.

  15. Рәхимов, Җ.Г. Ун проценты - сәләт, калганы иҗтиһад/Җ.Г.Рәхимов. // Заман сулышы. - 1993.

  16. Рәхимов, Җ.Г. Их, тураларда шулай янсалар/Җ.Г.Рәхимов. // Заман сулышы. -1993.

Extension Joomla














Хәлимова Галия Җәмиловна

4 урта мәктәбе югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Урта мәктәптә Җ. Рәхимовның "Батырша"романын өйрәнү .



"Батырша" романы - тарихи роман. Әдәбият белеме сүзлегендә тарихи романга мондый билгеләмә бирелә: "Үткәндәге тормышны аерым фактлары, вакыйгалары белән генә түгел, ә мөмкин кадәр тулы тормыш картиналары, яшәү үзенчәлекләре белән дә гәүдәләндергән әсәрләр. Тарихи фактларга, мәгълүматларга таянып, сәнгатьчә хыял ярдәмендә язучы булган һәм булуы ихтимал төрле вакыйгаларны тасвирлый".

Тарихи әсәрләр үткән тормыш турында белем биреп кенә калмыйлар, укучыны эстетик тәрбиялиләр, хис-тойгыларына тәэсир итәләр, үз халкының зур тарихын күз алдына китереп, горурлык хисе уяталар.

Рус мәктәпләренең 10 классында Җәмит Рәхимовның "Батырша" романын өйрәнүне класстан тыш уку дәресләрендә үткәрү уңышлы була. Бу әсәр прогаммада күрсәтелмәгән. Үзенең эчтәлеге, хәзерге көндә дә актуальлеге белән ул балаларны кызыксындыра. Әсәрне өйрәнүне обзор лекциядән башларга тәкъдим итәм. Укучыларга әсәр турында мондый белемнәр бирелә.

Жанры Хаксызга онытылган каһарманнарның берсе Абдулла Гали улы

Мәзгетдиннең чын татар тарихындагы ролен күрсәткән тарихи роман.

Конфликты Милли азатлык көрәше өчен аерым кешеләр һәм власть арасындагы

каршылык ачыла;

белемлелек белән наданлык арасында тышкы һәм эчке каршылык

күрсәтелә;

христиан динендәге руханилар һәм ислам динендәге муллалар арасындагы

тышкы каршылык ачыла

Темасы Росиядәге беренче милли-азатлык хәрәкәтенең иделогы һәм җитәкчесе

булган татар Пугачевы дип аталып йөртелә торган укымышлы татар

мулласы Батыршаның тормышы

Проблемалары Шәхес иреге, аның хокукларын яклау;

кешедә әдәп-әхлак сыйфатлары булдыру;

милләт төшенчәсен киң мәгънәсендә күрсәтү;

мөселманнарны көчләп чукындыруга каршы изге көрәш;

ислам дине, рухи азатлык, халык бәхете өчен кулына корал алган

милләттәшләребезнең патшабикә Елизавета Петровнага үзләренең

аяныч хәле турында җиткерүләре;

Е. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы барышында

татарларның роле;

үткәннең вакыйгалары, күренешләре аша бүгенгебезне аңларга омтылу.

Сюжеты, 1755 елгы татар-башкорт восстаниясенең, Россиядәге беренче милли-аза

композициясе тлык хәрәкәтенең иделогы һәш җитәкчесе.18 гасырда татар халкының

чиксез изелүенә һәм рәнҗетелүенә каршы халыкларны яуга күтәргән

Батыршаның тормыш һәм көрәш юлы безнең Татарстан белән турыдан-

туры бәйле. Ул Тайсуган , Ташкичү мәдрәсәләрендә белем ала.

Күренекле татар шагыйре Ахун Габделсәләм Урай углы белән гомерлек

дус була. Әлеге восстанияне башлау өчен фатиханы да аңардан ала. Инде яу бастырылгач, патша җәлладларыннан качып, хәзерге Лениногорск районына керә торган Сугышлы авылының мәчете базында кыш чыга. Аннан үз иреге белән язмышын бай түрәләр кулына тапшыра. Һәм ул заманы өчен иң кырыс, әшәке Шлессельбург төрмәсенә озатыла. Әмма аның көрәш дәрте сүрелми, җир астындагы шушы караңгы, дымлы, шакшы, салкын казаматта алты ел газапланганнан соң бу коточкыч зинданнан качырга уйлый. Хәл сакчыларга мәгълүм булгач, төрмәдә ыгы-зыгы куба. әлеге таркалашу вакытында Батырша дүрт сакчыны үтерә. Үзе исә, тигезсез көрәштә йөрәк параличыннан аягүрә җан бирә.

Төенләнеше Ике атнадан артык вакыт эчендә Батырша Мәскәү төрмәсендә

патшабикәгә хат яэа . Тарихта ул Гарызнамә"исеме астында билгеле..



Кульминациясе Романның кульминациясе- Батыршаның рус рухание Стефан белән

сөйләшүе.

Ул аңа ислам диненең кануннарын аңлата. Коръән турында ул :"Коръән

ул һич кабатлау түгел, ул үз мәгънәсе, үз фикере булган төзек вә олуг

бинадыр .

Ул аллаһының сүзләре", - ди. Диннең максаты- халыкларны тәрбияләү.

Батырша христиан дине белән ислам диненең аермасын күрсәтә. Ислам диненең кешеләрне әхлак яктан

тәрбияләвен, зина кылу, аракы эчү, гайбәт сөйләүдән тыюын исбатлый. Коръәндә тәүфыйкьлелек, инсафлылык, тыйнаклык, оялу хисе, абруй саклау кебек сыйфатлар табигый санала һәм ихтирамлана.

Төп образлар Габдрахман -авыл мулласы. Килеш- килбәте мәһабәт, кием- салымы

пөхтә.

Сүзгә үткен, белмәгәне юктыр. Дәрестә еш кына дин сабагыннан дөньяви

хәлләргә күчеп китә, шәкертләре гомер ишетмәгән әллә кайдагы илләр-

җирләр- турында сөйли, борынгы Болгар бабаларыбыз яшәгән илне.

искә төшерә, гарәп-фарсы галимнәре, әдипләре турында онытылып бәян

итә Гарәп- фарсы телләрен су урынына эчә, күп кенә хакимнәрнең акыллы

сүзләрен үз телләрендә мисал итә, робагыйларын укып күосәтә. Дин вә

шәригать мәсьәләсендә үзен бик иркен тота, надан муллаларны мыскыл

белән телгә ала.

Габдесәллам Урай улы - бер урында таптанып торуны белми, үзе дә

эзләнә, шәкертләрен дә уйларга , иҗтиһад итәргә өйрәтә, мәгърифәт эшенә

кулы ятып тора, акылы-фигыле белән дә бер дигән остаз. Аның дөньясына

борынгы Юнан вә Рум да, Аурупаның башка мәмләкәтләре дә, Чыңгыз

яулары да сыя. Ул дәресләре белән генә түгел, акылы-фигыле,әхлагы-

холкы,мәнлелеге, киенү рәвеше, чисталыгы вә олпатлыгы белән дә күп

нәрсәгә өйрәтә,мәдәнилеккә,азаматлыкка, хөрлеккә юл күрсәтте, изелгән-

тапталган татар- башкортларның да бу илдә үз өлешләре, хаккы барын

дәлилләүче образ.

Гали һәм Бибинур- Батыршаның әти-әнисе .Алар ял- йокының ни икәнен

дә белми , уңганлыгы, тырышлыгы белән тирә- якка дан тота. Батыршаны

да алар эш сөючән итеп тәрбиялиләр.

Тутыя - Габдерахман мулланың кызы, Батыршаның беренче күзе төшкән

кыз.

Ул аны изгелек фәрештәсе дип атый, Тутыя аны восстание ясаган вакытта

да рухландыра, терәк була. Романда ул күп урынны алмаса да, Батырша

тормышында зур әһәмияткә ия була.

Яныш -авылның старшинасы, көчләп чукындыру сәясәтендә пычрак

эшләре ачыла. Батыршаны кулга алуда , аны таш капчыкка томалап куюда

аның кулы уйный.

Яхъя , Җомагыл - әсәрнең өстәмә образлары. Алар Батырша образын

тагын да тулыландыру өчен кулланылалар. Ятим бала Яхъяның язмышы

аның бөтен барлыгын биләп ала. Яхъя өчен Батырша җир өстендәге

җәннәт була. Җомагыл агай белән сөйләшү Батыршаның җайлап кына,

тезеп, очын-очка ялгап сөйли белүен күрсәтә. Җор телле Җомагыл белән

дә ул уртак телне бик тиз таба.

Батырша -романның төп герое. Заманына күрә үтә белемле, гадел,

бәхәс-тартышуларда җиңелүләрне белмәс Ул яуның кулына чукмар

кылыч тоткан гамәли үзаманы түгел , бәлки татар- башкорт халыкларын

милли һәм дини изүнең соңгы чигенә җиткән тарихи бер мәлдә, көрәш

мәйданына кулына каләм һәм коръән алып чыккан изге җан. Батырша

башкисәр дә, юлбасар да, явыз атаман да , канга сусаган яу башы да түгел.

Ул -дин әһеле.

Кешенең әшәкелекләрен чыраена бәреп әйтә, аны оялту, вәгазьләү белән

тугры юлга бастырырга ниятли. Ул сүз белән кешене тәүфыйкка

иңдерүенә ышана.

Зурдан ызгыш- талаш кубарып йөрү аның мәгърифәтчелек ниятенә туры

килми, җәнҗал аның иманына комачаулый .Батырша образы халыкны

иреккә, азатлыкка канатландыручы мәшһүр шәхес

Татар халкының каһарман улы Батырша ислам дине, рухи азатлык, халык бәхете өчен кулына корал ала. Ул үзенең көрәштәшләре белән милләттәшләребезне тоташ чукындырудан коткаручыларның берсе. Ислам динен юкка чыгаруны максат итеп куйган, камчы һәи кылыч ярдәмендә алып барылган чукындыру сәясәтенә каршы татар мөселман халкының фидакарь көрәшен җитәкли. Каһарманның изге эше югалмый. Тагы 16 елдан соң Россияне тетрәткән Е. Пугачев җитәкчелегедәге крестьяннар сугышы башлангач, Батыршаның хатларыннан , аның иманлы сүзеннән илһамланган татарлар бөек хаклык юлына кушылып китәләр.

"Батырша" романының актуальлеге, әһәмияте хәзер дә бик зур. Романны укыган һәрбер кеше тирән уйлар эчендә каладыр. Шундый авыр заманнарда да безнең ерак бабаларыбыз үз диннәрен саклап калу өчен шәхси тормышларын да кызганмаганнар. Иманлы, пакь, саф, горур булып кала белгәнгә, Батырша- укучылар өчен якты образ.

Җ. Рәхимов Батыршаның уй- хисләрен, ният-омтылышларын безнең чорга бәйләгән. Бу әсәр Батырша батырлыгы турында гына түгел, ул Оренбург краен колонизацияләү һәм татар халкының ул чактагы искиткеч авыр хәлен дә бәян итә. әсәр үзенең фактик материалга бай булуы белән дә укучылар күңеленә тирән үтеп керә.





















© 2010-2022