Урок по теме «Гамил Афзал иҗатында юмор һәм сатира»

Гамил Афзал иҗатында юмор һәм сатира Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Ю.А.Гагарин исемендәге өченче санлы урта гомуми белем мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кыямова Алия Мулләхмәт кызының фәнни-тикшеренү эше. Баулы, 2012 Эчтәлек Кереш 4-6 I. Юмор һәм сатирада а...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

18





Татар халык бәйрәмнәре һәм йолалары








Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Ю.А.Гагарин исемендәге өченче санлы урта гомуми белем мәктәбе"нең укытучысы Кыямова Алия Мулләхмәт кызының

фәнни-тикшеренү эше.


Баулы, 2012

Эчтәлек


Кереш 4-6

I. Юмор һәм сатирада авторның субъективлыгы. 6-7


  1. Гамил Афзал әсәрләрендә күтәрелгән актуаль проблемалар 9-12

  2. Гамил Афзалның юмор - сатира әсәрләрендә автор позициясе 12-18

Йомгаклау 19-21

Әдәбият исемлеге 22









Кереш


Гамил Афзал укучыны ирләрчә кыюлыгы, түземлелеге, авырлыкларга баш имәве, тормышка олы мәхәббәте, куйган максатыннан тайпылмыйча дөньядан олы хәзинә эзләве белән үзенә тарта, сокландыра. Гамил Афзал халыкка иң якын торган, халыкның яшәү-тормыш итү рәвешләрен белгән, үзе дә гади халык белән иңгә-иң куеп, тау-ташлар актарып, Магнитка шәһәрен корган, урман кискән... Әмма табигате белән шат, көчле рухтагы Гамил ага беркайчан да үкереп еламаган, күз яшьләрен яшерә белгән, аһ-зарын да һәркайда кычкырып йөрмәгән... Гамил Афзал иҗатында юмор-сатира да, хәтта үпкәле шигырьләре дә барыбер өмет-ышанычлы, оптимизмга корылган, аларда рухи көч һәрчак өстенлек итә. Аның әсәрләрен укыган һәркем үзенә таныш хис-халәт кичерә, теләгенә, борчуларына җавап таба... Ярты гасырдан артык гомер иҗат итеп, ул, милли әдәбиятыбызга бихисап зур мирас калдырып, арабыздан китеп барды. Ул мирас йөзләрчә еллар халкыбызның рухын тотып торуга хезмәт итәр әле...

Галимнәр тел проблемасының Гамил Афзал тарафыннан культ дәрәҗәсенә күтәрелүенә игътибар итәләр. Шагыйрь, гомумән, иманлылык, горурлык кебек мөһим сыйфатларны тел сафлыгы, тел тәгълиматы белән турыдан-туры бәйләп карый:

Ана телен кимсетәбез икән,

Кимсенәбез без дә.

Мөхтәрәм галимебез Мәхмүт Әхмәтҗан моннан дистә ел элек үк үзенең "Шигърият" аша тәрбия" мәкаләсендә республикабызда татар теленең дәүләт теле дип игълан ителеп тә, кәгазьдә генә калуы турында искәртеп һәм чын мәгънәсендә татар теле өчен көрәшмәүдә җәмәгатьчелекнең гаебен ассызыклап, болай дип язган иде: "Нигә, мәсәлән, Гамил Афзалның түбәндәге юлларын һәрбер сәхнәдән һәм радио - телевидение аша яңгыратмаска икән: Очам, телем, сине өзелеп яратканга,

Дисәк, безгә булдың канатлар да;

Дошман белән көрәшкәндә -үткен кылыч

Балдай татлы - дуслар белән сайрашканда.

Гамил Афзалның ана теле - татар теле турындагы мондый фикерләре укыту-тәрбия эшендә һич тә артык булмас, дип уйлыйбыз.

Чынлап та, беренчедән, Гамил Афзалның шаян көлүеннән башка татарларның сатира һәм юморын күз алдына да китереп булмас кебек. Икенчедән, яшьләрне тулы канлы шәхесләр итеп тәрбияләүдә поэзия әсәрләрен файдалану бик нәтиҗәле булыр иде.

Безнең тормышка Г. Афзалның көлү утына эләкмәгән кимчелекләр аздыр. Бүгенге аяныч хәлләргә китерүче сәбәпләрне ул дистә еллар буе кисәтә-кисәтә килгән икән. Шулай булса да аның сатира-юморы яктылык белән сугарылган.

Күзләре сукыраеп, бер аягы хәрәкәтсез калганда да, урын өстендә ятканда да:

Бәхет балкыр заман,

Ә мин ятып язам...

Күпме сагыш килде өелеп!

Үзем сүнеп ятам,

Үзем көлеп ятам,

Кеше бәхете өчен сөенеп,-

дип язган шигырьләрен тормыш баткагына кереп баручы, наркомания, эчүчелек чиренә бирешергә торган яшьләребезне тәрбияләү үрнәге итеп алсак, начар булмас иде.



I .Юмор һәм сатирада авторның субъективлыгы


Көлкенең (комическое) төрләре - юмор һәм сатирада автор субъективлыгы аеруча әһәмиятле күренеш. Көлке әсәрләрендә автор образы бирелеше һәм автор позициясе белдерелү үзенчәлеге лирикадан шактый аерылып тора.

Сатира һәм юмор - фикерләүнең бер төре.Тормышта очрый торган ямьсез вакыйга-хәлләрдән, күренешләрдән җиңелчә көлеп, тәнкыйтьләп алу юморга хас. Автор үз фикерен көлкеле вакыйга нигезендә елмаю аша җиткерә. Юмор белән сатира арасында аерма шактый зур. Сатирага чынбарлыктагы зарарлы вакыйга-хәлләрне, күренешләрне кискен тәнкыйть утына алу, фаш итү хас.

Юмористик һәм сатирик әсәрләрнең төзелеше каршылыктан гыйбарәт. Аларда, лирикадан аермалы буларак, сурәтләү объекты булып хис-кичерешләр түгел, ә вакыйга-хәлләр, күренешләр тора. Шагыйрь монда автор - хикәяләүче буларак гәүдәләнеш ала, аның фикерен, теге яки бу вакыйга-күренешләргә мөнәсәбәтен бәяләмәләре ачык күрсәтеп тора. Ниндидер күренешне яки кешене сурәтләү объекты итеп алу һәм мәсьәләнең ни рәвешле хәл ителүе дә авторның позициясен билгели. Юмор-сатира әсәрләрендә субъект - сөйләм һәм аң иясе, чынбарлыкны танып белүче - бәя бирү осталыгы белән үзенчәлекле. Юмор-сатира дөньясын тәшкил иткән характер үзенчәлекне, уй-фикерләре, гамәлләре белән аерылып торган геройлар төрле иҗтимагый һәм психологик типлар буларак билгеле бер карашны алга сөрәләр, шәхес буларак калыпланган мөхит хасиятләрен үзләрендә йөртәләр. Каһарманнар теге яки бу күренеш-вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдерәләр һәм аларның карашы авторныкы белән капма-каршы яссылыкта ята. Автор һәм герой каршылыгы көлкеле әсәрләрне икетавышлы итә, әмма икетавышлылык шартлы булуы белән үзенчәлекле: герой карашы белән автор позициясе икесе ике чиктә торырга мөмкин, шул рәвешле сурәтләү төрле яссылыктан алып баруга ирешелә. Автор мөнәсәбәте еш кына турыдан-туры белдерелми, ул сурәтләү объекты эченә яшерелә. Көлкеле геройларның әсәр тукымасындагы "вәкиллеге" "уен" чикләре кысаларында хәл ителә. "Күптавышлылыкка авторитетлы автор позициясенең вакытлыча гына чигелеш ясау юлы белән ирешелә. Сатирик әсәрләре хаотик табигатьле түгел, сурәт дөньясын төзегән гонсырлар бер үзәккә, бер башлангычка - автор-иҗатчыга барып тоташа. Беренче карашка, автор шәхесеннән ерак торган, уй-гамәлләрендә бәйсез, "авторитетлы" герой, ахыр чиктә, автор аңы объекты булып кала. Шагыйрьнең сизгер күңеле, үткен күзе аша үткәрелгән чынбарлык автор образы аша укучыга җиткерелә.

50 нче еллар уртасында әдәбият бусагасын үзенчәлекле лирик буларак атлап кергән Г. Афзал үзен бер үк вакытта юмор, сатира жанрында да таныта. "Философ шагыйрь михнәт дөньясын юмористик һәм сатирик ракурста сурәтләү юлына баса".

А. Яхин бик хаклы рәвештә: "Мин Гамил Афзал иҗатын, "сатирасы" һәм "лирикасы" дип, икегә бүлеп карамас идем. Аның лирикасы да, сатирасы да ил фаҗигасе тудырган үз фаҗигасенең сәбәбе һәм нәтиҗәсе дияр идем", - дип яза.

Г. Афзал - әдәбиятка чорның иң фаҗигале елларында аяк баскан язучы. Тоталитар җәмгыять, хаким идеология турыдан-туры инкяр итү мөмкинлеге чикләнгән дәвердә дә шагыйрь чынбарлык белән гамәли тормыш арасындагы фаҗигане ьөҗү иҗатында фаш итә алды, көлке дәрәҗәсендәге каршылыкларны Г. Афзал үткен сатира утына тотты.

"Үз геройлары арасында яшәве, авыл кешеләренең гадәт-холыкларын яхшы белүе шагыйрьгә һәр авылга хас, тормышчан геройлар тудырырга ярдәм итә. Аның халык иҗатыннан Тукай һәм Бабичлардан килгән тирән мәгънәле, үткен сатирасы чорга, җәмгыятькә, кешеләргә хас ямьсез, зарарлы якларын бөтен тулылыгында һәм оста чагыштырулар, арттыру, күпертү, ягъни гипербола һәм башкалар аша сурәтли."1


2. Гамил Афзалның юмор - сатира әсәрләрендә автор позициясе

Г. Афзал сатирасында автор аңы "мин" исеменнән, автор-хикәяләүче, хикәяләүче һәм төрле персонажлар ярдәмендә белдерелә. Автор аңы шәкелләре бер әсәр кысаларында укмашкан халәттә дә яшиләр.

"Мин" шагыйрь иҗатында берничә вазыйфа башкара: беренчесе - автор аңы белән тәңгәл килмәгән караш иясе, икенчесе - әсәр персонажы, өченчесе - персонаж функцияләреннән азат сөйләм иясе. "Мин" төрле ситуацияләрдә, төрле вакыт берәмлекләрендә сурәтләнә. Моның белән генә вазыйфалары чикләнми, автор-иҗатчы "мин"не төрле җитешсезлекләрне һәм җәмгыятьтә бөреләнә башлаган күренешләрне, яңа типларны күрсәтү өчен дә файдалана. "Мин" әсәрнең идеясен билгели, шигырьләрнең композицион бөтенлеген тәэмин итә. Гомумән алганда, "мин" калыбы автор-иҗатчы һәм объективлашкан автор-хикәяләүче аңын тәшкил итә. " Мин" ике төрле - субъектив" һәм "объектив" башлангычларны берләштерә - "мин" исеменнән автор яки фаш ителә торган мохит сөйли.

Гамил Афзал сатирасында зур урын алып торган көлке типлар-куштаннар, битарафлар, куркаклар. Җәмгыятьнең асылын тәшкил итүче мондый ямьсез сыйфатларны Г.Афзал бер калыпка кертеп, коллык психологиясе эченә җыйный. Хөрлек, хакыйкатькә ирешү юлында курку хисенең киртә булып торуын Г. Афзал аңлап эш итә. Шәхес, куркуын җиңә алмаса, көчлерәкләр тарафыннан буйсындырыла, шәхси башлангычын югалта. Җәмгыяви кимәлдә алганда, курку - татар кешесенә хас чир. Ул бигрәк тә совет чорында киң колач җәйде. Г.Афзал исә - шул чиргә каршы тору, күңелдәге коллык психологиясен җиңәргә омтылыш белән яшәү рәвешен күтәреп чыккан шагыйрь. Коллыкның кеше асылына җимергеч тәэсирен Г.Афзал бик тә үзенчәлекле алым - үз-үзеннән көлү аша барлый. Әдәбиятта үзенең кимчелекләре, җитешсезлекләреннән көлү алымы Н. Гоголь, М. Салтыков -Щедрин, М. Твен, Дж.К. Джером, О. Генри, Г. Камал, Ф. Әмирхан, Ш. Бабич иҗатларыннан килә. Г. Афзал әдәби традицияләр дәвамлылыгын саклаган хәлдә, гыйбрәт бирү алымын төрле төсмерләр белән баетып, үстереп җибәрә. Укучы белән "мин"нең дустанә мөгамәләсе шагыйрь сатирасында үзгәрешләргә дучар була.

Юморист буларак, Г.Афзалның "мин"е тәнкыйтьне көлке формаларына төреп, бөтен кеше алдында үзен көлкеле ситуацияләрдә сурәтли. " Г. Афзалда аеруча кыйммәтле сыйфат - аның үз-үзеннән көләргә яратуы. Шагыйрь башкалар белән аралашканда да, шигырьләрендә дә, мин үземне тәнкыйтьлим бит дип аз гына да уйламыйча, үзеннән үзе көлә. Үзеннән көлгән булып, ул кешеләрнең һәм җәмгыятьнең төрле кимчелекләрен фаш итә". "Мин"нең үз - үзеннән көлү үзенчәлеге "Мыек борам"(1958), "Мин", "Тун астында кыюлык" (1968), "Үз туксаным туксан" (1971), "Ике мин" (1972), "Курку хисе" (1978), "Уены - чыны белән" исемле шигырендә калку күренә.

"Мыек борам" (1958) шигырендә дүрт төрле вакыйга сурәтләнә, һәр вакыйгада да "мин" үзен мактау белән мавыга - "гайрәт белән мыек бора". "Мин" тәрәзә аша урамда барган күренешләрне күзәтә. Урамда тәртипсезлек, хәвеф-хәтәр хөкем сөрә. Эчкече хулиганнар,трамвайда "үгез күзле аю егет"нең кондукторны кыерсытуы, күршесенең көне-төне хатыны белән сугышуы, футбол уйнаучы малайның тәрәзә ватуы "мин" күңелендә ризасызлык тудыра, ләкин бу күренешләргә нәфрәтләнгән "мин" гаделсезләргә каршы чыкмый. Шагыйрьнең мәгълүм чордагы лирик әсәрләрендәге кебек үк, юмор-сатира шигырьләрендә дә "мин" үз эченә бикләнә, протест белдерүдән курка. "Мин" урамга чыгып, гаделсезлек белән көрәшү, хакыйкать урнаштырудан баш тарта, аңа үзенең кечкенә, тынчу дөньясы чикләрендә яшәү кулайрак. "Мин" "күрмәмешкә салыну", "тешне кысып", "дәшми генә тыңлап тору" позициясенә баса. Төрле явызлыкларга нәфрәтләнгән, асылда исә тар фикерле, битараф "мин" үзенең тотрыклы кызганыч дөньясы җимерелүеннән курка:

Бирер идем каты җәза,

Килеп чыгар бәла -каза.

Тәрәзә артында (тәртипсезлек, гаделсезлек) һәм "мин" аңында да (курку, буйсыну).

Явызлык хөкем сөрә. Әсәрнең эмоциональ тоны, "мин" урамга чыгып "каты җәза" бирсә, коллык кабыгы җимерелер иде дигән автор карашына аһәңдәш. Геройның каты җәза бирмәве (гамәл) аны бәла-казадан саклый(аң). Шул рәвешле, герой үзен ялган хөрлек белән чорный, холкының йомшаклыгын, куркаклыгын аклый.

'Тун астында кыюлык"(1969) шигырендә "мин" тормышчан ситуациядә сурәтләнә. "Мин" үзенең позициясен җитәкләп бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Кулына азрак власть бирсәләр, "мин" дөньяны дер селкетер: төрле кимчелекләрне тәнкыйть итәр, ялган белән көрәшер иде. "Мин" курка - квартира аласы бар, эштән куулары да ихтимал. Иң мөһиме шул: Г. Афзал - коллык психологиясенең социаль сәбәпләрен ачып бирә алган шагыйрь. Кешенең икътисадый яктан ирексез булуы буйсынып яшәүнең төп сәбәпчесе. Җәмгыятьнең төрле җитешсез, кимчелекле яклары белән килешеп, түрәләргә баш иеп яшәргә шәхесне тормыш үзе этәрә. "Мин", барысы да шулай яши дип, үзен аклау позициясен сайларга мәҗбүр:

Миннән генә калмаган бу дөнья,

Мин үлгәч тә шаулар бу урман.

Аклануына чын күңелдән ышанмаган "мин" укучыда яклау таба алырына ышана:

Лаек ялга чыккач, алла бирсә,

Алга таба кыю барырмын,

Тыныч күңел белән тыныч кесә,

Дөреслекне ярып салырмын.

Шигырьнең йомгак өлешендә авторның сарказм белән сугарылган пафосы "мин"не карикатура дәрәҗәсенә күтәрә:

Ә хәзергә,тун астында ятып,

Сүккәлә дә, брат, типкәлә...

Үзе алдында,

Якты чырай катып,

"Җизни" диеп эндәш эткә дә!

Биредә сатира сәнгатенең төп үзенчәлеге композиция үзәгендә ята: кешенең тышкы чагылышы белән эчке халәте ярашмый, каршылыкка керә, герой үзен фаш итә, көлкегә кала. "Мин" белән авторның урыннары алышыну күзгә бәрелеп тормый, һәм аның ачык билгеле булуы да шарт түгел. Сатирик бервакытта да "мин"нең хикәяләүче яки автор роленә керүен ачыктан- ачык белдерми, автор үзенең зирәк укучысына таяна. Субъект белән объект урыннары алмашыну көлкеле хикәяләү тонының бөтенлеген җимерми.

"Тун астында кыюлык" фокусында шигъри әсәрнең фәлсәфи эчтәлеге ачыла. Шәхси җылылык, тынчулык синонимы "тун" детале куркак шәхес психологиясен аңлауда күпер ролен үти. Тун - ябык пространство модельләренең берсе. Тун астыннан "мин" олы дөньяны күзәтә, ямьсез кимчелекләргә нәфрәтләнә, һәр тискәре күренешне юкка чыгару теләге белән "яна" - "мин" үзенең кыюлыгын тун астында дәлилли, ләкин кыюлык тун астында гына булып чыга. "Мин", шагыйрьнең башка әсәрләрендәге кебек, үзенең кечкенә дөньясы эчендә яши, ирек чикләнгән ябык пространство аны куркытмый, киресенчә, ул үзен бик бәхетле тоя, яшәгән йомык дөньясы чикләрен ватып чыгу яисә башка яшәү рәвеше - камил дөнья барлыгын "мин" күз алдына китерүдән курка. "Гайрәт белән мыек борып", "тун астында кыюлык" хасиятләрен бербөтенгә җыеп торучы сыйфат - "кечкенә" кешенең кабык эчендә көн күрүе, ихтыярсызлыгы, курку хисе берләштерә. Коллык психологиясе шул дәрәҗәдә тамыр җибәргән ки, "мин" шәхси башлангыч бөтенләй югалган."Мин"нең үзендә тәнкыйтьләгән сыйфатларны аерым кешегә генә хас дип раслап булмый, бу - ил күләмендәге чир.

"Мин" көлкеле әсәрләрдә төрле маскалар кисә дә, билгеле бер үзенчәлекләргә ия булган тип турында кузаллау барлыкка китерә. Шагыйрьнең башлангыч чор иҗатында ук барлыкка килгән образ 1980 - 2000 нче еллар юмор-сатира әсәрләрендә үзенең көлкеле хәлен укучыга турыдан-туры җиткерә. "Мин" ил өстендә хөкем сөргән вәзгыятькә протест позициясендә тора. "Мин" үзенең куркып, буйсынып яшәвен аңлый, бу сыйфат аңа бөтен җәмгыятькә хас коллыкны фаш итәргә ярдәм итә:

Адымнарны санап кына алга бардым,

Бик әдәпле, бик тәртипле булып ардым.

Яшәү кыен, регламентка сыеп кына,

Авыз ачып, үрә катып, оеп кьюа.

("Усал елмаеп сөйләшү" циклыннан)

Җәмгыятьтәге ямьсез күренешләрне, кызганыч халәтен "мин"нең аңлавыннан файдаланып автор аның карашларына үз позициясен дә кертеп урнаштыра. Иҗатчы позициясе ике яссылыкта белдерелүгә ирешелә: илдәге тискәре тәртипләргә "мин" һәм автор бердәм каршы чыгалар. Ике субъект аңының берләшүе фаш итү масштабын киңәйтә.

Шул рәвешле, "мин" бер үк вакытта ике төрле вазыйфа башкара: үзенең куркаклыгын ачып салганда, мескен хәле белән килешү позициясендә торганда ул - сатира объекты, җәмгыятьтәге гаделсезлекләрне ачыктан-ачык тәнкыйть утына алып фаш итү позициясендә "мин"- авторга якын торган шагыйрьнең әдәби маскасы. "Мин"нең идея позицияләре белән язучыныкы тәңгәл килгән образларның бербөтенлеге шагыйрьнең лирик "мин"ен хасил итәләр.

Г. Афзал сатирасында "мин" образларының барлык төрләре дә үз-үзеннән көлү позициясендә берләшәләр. Үзеңнән көлү алымы Г. Афзал юмор - сатирасында фәлсәфи аналитик характердагы диалог - үз-үзең белән сөйләшү (солилоквиум) барлыкка килүдә нигез хезмәтен үти.

Бездә сатираны бервакытта да өнәп бетермәделәр. Нәшриятка төшерелгән планда сатира, юмор китабының бер генә мәртәбә чыгуы каралган иде. Әмма Гамил Афзал, кеше биш китап чыгарганда, бер генә китап чыгара алса да, сатирик әсәрләр язуын дәвам итте. Иҗат эше белән генә яшәгән кешегә бу үзе бер батырлык иде. Һәр сатирик шигырь цензураның нечкә иләге аша гына үткән елларда да Гамил Афзал үз сүзен әйтү өчен чарасын тапты. Аның ирониясе табигый. Сатирик шигырьләре дә, ритмик төзек һәм ятышлы рифмалы булганга күрә, җырга якыннар . Өстәвенә, ул һәр шигырендә диярлек үзеннән үзе көлә. Гамил Афзал үзенең "мәкерле" уйларын шул матурлык һәм хәйлә астына яшерә:

Юл читендә читәннәр,

Койма юк.

Җырлар идем читәнне,

Тема юк.

Иске амбар утыра

Кыйгаеп.

Язар идем ул турыда,

Тема юк.

Ләкин шундый гөнаһсыз бу шигырьдә бөтенләй башка эчтәлек ятуын күрү кыен түгел. Ил авызында - җитлеккән социализм да коммунизм, уңышлар да орденнар. Ә авылда - хәерчелек, тәртипсезлек. Аның хәтта "Тема юк" дип кабатлануында да, "Бу темага язсам, барыбер басмыйлар" дигән фикер кычкырып тора.

Заманалар үзгәрде. Элекке еллардагы батырлыклары турында язучылар күбәйде. Ни эшләмәк кирәк, һәр заман җайлашуның үз ысулын сайлый. "Торгынлык елларында без!" -дип, күкрәк сугып әйтергә хаклы кешеләрнең берсе, сүзсез, Гамил Афзал булырга тиеш иде.

Әмма ул, "лйчный шайтанын" күптән миеннән куып җибәргән кеше. Шуның өчен тагын үткен фикере белән лирикасын эшкә куша:

Мескен булып тору бетте,

Менә ипи, әнә кояш...

Халык кыюланып китте

Югарыдан рөхсәт булгач.

Ә үзе турында элеккечә үк, ләкин юашланып, сагышлырак итеп:

Ул заман да бу заман,

Җир белән күк арасы.

Күзләрем күрми, балам,

Кайсы юлдан барасы?...

Ул чорлар да бу чорлар.

Каеннар да чыршылар,

Бары да матур кебек тә,

Күңел тулы борчулар, -

дип язып чыга. Ихласлыкка, намуслыкка, аеруча кытлык булган заманда үзеңне үзең итеп саклап калу тыйнаклык һәм фидакарьлек түгелмени?

Поэзия - шагыйрь үзе ул. Аның иҗаты намуслылыгы, тыйнаклыгы, ихласлыгы белән матур.

Урысларда: "Көлү - үтерә", дигән тәгъбир бар. Алар бу сүзләрне нинди дә булса сатирикның кодрәтен, сәләтен күрсәтергә омтылганда кулланалар. Әмма, бу сүзләр Г. Афзалга туры килми. Г. Афзалның максаты гаеплене үтерү түгел, бәлки көлә-көлә тәрбияләү. Кытыклый-кытыклый дөрес юлга кертә ул адәм баласын. Кояш бозны эреткән кебек, бу сатирик таш бәгырьләрне дә эретә. Билгеле, сүз биредә рухи дөньясы тәмам таркалган, ике аяклы хайванга, ерткычка әверелгән кешеләр турында бармый. Аларны төрмә дә, закон да төзәтә алмавын һәркайсыбыз белә. Сүз биредә халыкның ким дигәндә туксан тугыз проценты турында бара.

Гомер кичүләре ...һәркем тәкъдирендә... һәркемнең үзеннән соң кылган эшләре һәм аның үзе турында нинди дә булса истәлек кала. Гамил Афзал яшәгән канлы, газаплы 20 гасыр инде тарихка күчте, ул кичергән гомер исә һаман да дәвам итә. Ул кабаттан яшәрер, өлкәнәер һәм гел шулай кабатланып торыр. Чөнки ул кичергән гомер - безнең әдәбиятыбыз, сәнгатебез, рухыбыз, иманыбызның аерылгысыз бер өлеше.

Илле бул да җирле бул,

Җире юкның аты юк,

Атлы бул да затлы бул,

Аты юкның заты юк,

Көче юкның хакы юк.

Әдәбият мәйданына юл ярганда, Гамил Афзалга бик зур ярдәм кулы сузган Сибгат Хәким шагыйрь турында болай яза: "Аның бердәнбер максаты - халыктан алган шигъри таланты белән шул халыкка хезмәт итү".













Йомгаклау


Хәзерге чор татар әдәбияты, рәсми кысалардан чыгып, милли җирлеккә күчә бара. Язучы һәм шагыйрьләрне хәзер идеология түгел, кешеләр язмышы кызыксындыра, шәхси башлангычка игътибар көчәя.

Гамил Афзалның шигырьләрендә геройларның яшәү рәвеше, эш-хәрәкәтләрен, аларның тормыштагы максаты, психологиясе, уй-кичерешләре, характер үзенчәлекләре белән бәйләп, психологик мотивлаштыра. Акыл һәм хис көрәше, уй-хисләр анализы характерларны тагын да тирәнрәк ачып күрсәтә.

Кайсы гына шигырен алсаң да, һәркайсында намуссызлык, кешелексез, битарафлык, буыннар арасында бәйләнешнең, гореф-гадәтләрнең юкка чыгып баруы, саранлык, комсызлык, үз-үзеңне генә ярату, үз максатыңа ирешү өчен намус белән алыш-биреш ясау, байлыкка табыну, заманыбызның йогышлы чире - наркомания китереп чыгарган әхлакый проблемалар күтәрелүен һәм язучы тарафыннан шушы проблемаларга кагылышлы әһәмиятле идея үткәрелүен күзәттек.

Әдипнең туган җиргә, аның табигатенә, халыкның гореф-гадәтләренә, әхлак-кануннарына хөрмәте, кешегә мөнәсәбәте, үз кул көче белән көн күрүче гади кешеләрнең эш -гамәлендә, фикер-омтылышларында матурлык , гүзәллек, ягъни гомумкилек кыйммәтләрен күрүе һәм шуны укучыларга да күрсәтә белүе аның шигырьләрен һәр чор өчен актуаль ителүенә басым ясалды.

Әдипнең шигырьләрен анализлаганда аларның түбәндәге үзенчәлекләренә игьтибар иттек:

- әдипнең 50-60 нчы елларда язылган шигырьләрендә юмор-сатира жанры, аннан соңгы чорларда туган җир, туган тел, тынычлык, хезмәт, поэзия, яшәү мәгънәсе, бөек шәхесләр һәм башкалар турындыгы лирик, публицистик әсәрләре өстенлек алуы күренә;

- сатирик әсәре поэзиянең бу жанрына яңа сулыш өрә, аны яңа биеклеккә күтәрә; җәмгыятьтәге һәм кешеләр характерындагы кимчелекләрне, ямьсез күренешләрне, нигездә, ике төргә бүлеп тәнкыйтьли: берсендә әхлаксыз эш-гамәлләрне турыдан-туры фаш итсә ("Тотып җибәр, апам", Тәвәккәл әби", 'Танышлык белән"), икенчесендә исә һәркемгә яхшатлы булып, саф-сата сатып, берни булдыра алмаучылардан, башкалар хисабына яшәргә омтылучылардан, җаваплыктан качучылардан мактаган булып көлә ("Урынбасар булу яхшырак", "Буш мичкә", "Мыек борам", "Тун астында кыюлык");

- шагыйрь туган тел үзенчәлекләренә халыкның гаҗәеп матур, гыйбрәтле, җор сөйләменнән, язу осталыгына үзенә кадәр яшәп иҗат иткән шәхесләрдән өйрәнә. Атаклы кешеләргә багышлап язылган шигырьләре тулы бер цикл тәшкил итә. Алар арасында Кол Гали, Г. Тукай, М. Фәйзи, Ш. Бабич, С. Хәким турындагылары бар;

- шагыйрь кешеләрнең гадәт-психологиясен гаять яхшы белеп яза, шуңа күрә ул сурәтләнгән типлар таныш һәм шул ук вакытта кабатланмас була ("Сайладым, их сайладым", "Сак кеше").

- әсәрләрендә лирикадан юморга, юмордан ирониягә, хәтта сатирик гротескка күчәргә булыша торган үткен чагыштырулар, җанландырулар, арттыру-үткенәйтүләрне актив кулланыла; әдип көлүендә моңсу юмор, усал сатира, сарказмга якын ирония, пародия кебек жанр формалары еш очрый ("Бигрәк юаш", "Елмаям уйчан гына");

- аның лирик герое еш кына үзеннән-үзе көлә, әмма шуның артында җәмгыятьтәге һәм кешеләрдәге кимчелекләрдән көлүе, аларны усал тәнкыйтьләве ачыла ("Ахмак килә", "Чабаклар").

- табигатькә гаять игътибарлы, аны нечкә тоеп, уңышлы образ-сурәтләрдә тасвирлый

("Өянкеләр моңы", "Көз", "Карт имән");

- лирик публицистик шигырьләрендә тирән фәлсәфи фикер, тормыш-яшәеш, кеше бәхете, җәмгыятьтәге шартлар турында уйлану-борчылу ята; ул илдә хөкем сөргән хаксызлык, гаделсезлек өчен борчыла, аның сәбәпләрен эзли ("Язмышлар", "Гомер китабы");

- әдипнең лирик герое битарафлыкны кабул итми, уй-хыяллар, өметләр белән тулы яшәешкә омтыла;

- халыкның фикер-кичерешләрен, туган ил, туган җир төшенчәләренең изгелеге, кадере турында уйлануларын җырга салып әйтә ("Татарстан таңнары").

Безнең фикеребезчә, шагыйрь иҗат иткән шигырьләрнең күбесе әдәбиятыбыз казанышы булып саналырга хаклы..

Аның шигырьләренә анализ ясап шундый нәтиҗә ясалды: шагыйрь һәр шигырендә чорыбызның гаять үткен-четерекле мәсьәләсен - җәмгыять һәм шәхес проблемасын яктырта.


















Әдәбият исемлеге

I. Шаехов Л. Шагыйрь белән соңгы сөйләшү.: Гамил Афзал турында. Ялкын.-

2001 №5

2.Ленар Шәех . Күңелдә моң - сагыш тирбәлә :Юксыну ( Шагыйрь Гамил Афзал). Шәһри Казан. 2004.-12 июнь

3. Хөрмәтуллина Р., Хәлимов 3. Халыкныкы - халыкка: Шагыйрь Гамил Афзал иҗаты. Мәйдан.- 2004.- № 4

4. Садриев Ф. Йөрәге халык күкрәгендә: Шагыйрь Гамил Афзал иҗаты турында. Мәйдан. 2004.- № 2

5. Миргазиян Юныс. " Үзе китте, җыры калды". Татарстан яшьләре.- 2003.- 25 сентябрь

6. Гилаева И. Гамил Афзал иҗаты мәктәптә : Шагыйрь. «Фән ьәм мәктә». 2003.-№ 9-10

7. Хәсәнов А. Йөз кешелек дәрман: Шагыйрь Гамил Афзал турында истәлек. Ватаным Татарстан.- 2002.- 14 май

8. Юзеев Н. Гамил Афзал (шагыйрь). Татар әдәбияты тарихы, т. 6 - К., 2001

9. Гыйльманов Г. Шагыйрьнең биеклеге (образлар дөньясына күзәтү). Шагыйрь Гамил Афзал иҗаты. Афзал Г. Гомер кичүләре.- К.- 2000

10. Шагыйрьнең биеклеге: Гамил Афзалга 80 яшь.Ватаным Татарстан.- 2001.

11. Гамил Афзал : Күренекле язучы. Мәгариф.-1992.- № 11

12. Олы шагыйребез бар. ( Шагыйрь Гамил Афзалга 70 яшь тулу уңае белән). Казан утлары.- 1991.-№ 5

13. Кәшфиева Л. Гамил Афзал көлүе. Казан утлары.-1990.- № 5

14. Афзал Г. Ак бәхетләр теләп. : Шигырьләр. Ватаным Татарстан. - 1998. - 7 август

15. Афзал Г. Ачы язмышлар: Шигырьләр. Казан утлары.- 1994.- № 3

16. Ир йөрәге - сандугачлы урман: Шигырьләр. Казан утлары.- 1997,- 4




© 2010-2022