Фонетика. Графика. Орфоэпия темасын кабатлау буенча проект-дәрес

"Фонетика.Графика. Орфоэпия" темасы буенча төзелгән проект -дәрес "Сингапурча укыту методы”ның кайбер алымнарын файдаланып үткәрелде. Дәрестә йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп утырып, команда белән эшләү укучыларның активлыкларын арттыруга юнәлтелә.      Проектта “Мин хәрефләр ясыйм” күргәзмәсе бирелде. Күргәзмәдә берничә укучы үзләре ясаган рәсемнәрне яклыйлар. Рәсем яклау бәйгесе бик кызыклы. “Артык” сүзне тап",  “Алтын чылбыр”, “Югалган хәрефләр”, "Иҗек калыплары" уеннары тәкъдим ителә. Шулай ук ...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


«Фонетика. Графика. Орфоэпия» бүлеге буенча проект-дәрес.

5нче сыйныфның татар төркемнәре өчен.










Зәй мунципаль районы

Зәй 2нче урта гомуми белем мәктәбенең

татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Забурдаева Раушания Риф кызының

дәрес эшкәртмәсе.

Тема. "Фонетика. Графика. Орфоэпия" бүлеге буенча проект-дәрес.

Игътибарыгызга тәкъдим ителгән дәрес "Сингапурча укыту методы"ның кайбер алымнарын файдаланып үткәрелде. Дәрестә йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп утырып, команда белән эшләү укучыларның активлыкларын арттыруга юнәлтелә.

Максат:

  • тема буенча алган белемнәрне системага салу;

  • сөйләм телен, фикерләү hәм иҗади сәләтләрен үстерү;

  • дөрес язу кагыйдәләрен камилләштәрү;

  • "Фонетика. Графика. Орфоэпия" бүлеге буенча алган белемнәрне тест белән тикшерү;

  • туган телгә карата кызыксыну хисе тәрбияләү.

Җиhазлау: 5нче сыйныфның татар төркеме өчен дәреслек, карточкалар, компьютер, видеопроектор, тест, укучыларның "Мин хәрефләр ясыйм" темасына ясалган рәсемнәре, сигнал карточкалары, жетоннар.

Дәрес тибы: йомгаклау

Метод: дәрес-проект.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Укучылар белән исәнләшү. Дежур укучы әңгәмә.

Укучылар, без бүген "Фонетика. Графика. Орфоэпия" бүлеген йомгаклау дәресен башлыйбыз. Бу дәрес башкаларына ошамаган. Проект - яңа эш. Архитекторлар яңа биналарның проектларын эшлиләр. Конструкторлар - яңа самолетлар, ә без сезнең белән яңа дәрес проектларбыз. Дәреснең hәр этабы сезнең иҗади проектыгызга нигезләнгән булыр. Алдыгызда сигнал карточкалары hәм жетоннар. Җавабы әзер укучы сигнал карточкасын күтәрә.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Сүзлек эше.

Яңа сүзләр белән танышыйк:

Презентация - представление - яклау.

Вернисаж - выставка картин - картиналар күргәзмәсе.

  1. Грамматик разминка.

Бер укучы әзерләп килгән сорауларга башка укучылар җавап бирә. Дөрес җавап биргән укучыга жетон бирелә:

  1. Нәрсә ул фонетика? (Сөйләм авазларын өйрәнә торган фән)

  2. Авазлар хәрефләрдән нәрсә белән аерылалар? (авазларны сөйләмдә кулланабыз hәм әйтәбез, ә хәрефләрне язуда күрсәтәбез, аларны күреп була)

  3. Татар телендә ничә хәреф бар? (38)

  4. Урыс hәм татар алфавитының төп аермасы нәрсәдә? (Татар алфавитына татарның 6 үз хәрефе өстәлгән: ө, ә, ү, җ, ң, h)

  5. Нинди авазлар бар? (сузык hәм тартык авазларга бүленәләр)

  6. Сузык авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: калын hәм нечкә)

  7. Тартык авазлар ничә төркемгә бүленә? (яңгырау hәм саңгырау авазларга)

  8. 2 аваз белдерүче хәрефләрне санарга (я, ю, е)

  9. Татар теленең үз сүзләрендә нинди хәрефләр сүз башында килми? (ё, ң, ц, щ, ъ, ь)

  1. "Мин хәрефләр ясыйм" күргәзмәсе.

Берничә укучы үзләре ясаган рәсемнәрне яклыйлар.

1нче укучы.

  • Мин "Фонетика" бүлеген борынгы замок рәвешендә ясадым. Капкасында калынлык (ъ) hәм нечкәлек (ь) билгеләре сакта тора.

Алар бит аваз белдермиләр, димәк, сөйләшмиләр, читләрне кертмиләр. Аскы катта тартыклар: алар бик күп. Өске катта сузыклар яши.

Тәрәзәләрдә ике аваз белдерүче сузыклар: я, ю, е, ё.

2нче укучы.

Мин сузык авазларны географик карта рәвешендә ясадым. Сузык авазлар утравын Фонетик океан әйләндереп алган. Ә утрауда шәһәрләр: Иренләшкән сузык авазлар шәһәре (у, ү, ө, о) hәм Иренләшмәгән сузык авазлар шәһәре (а, ә, ы, и, э (е))

А хәрефе калкулыгы - [а], [а]

Тар әйтелешле авазлар тавы [о], [ы], [э]

Киң әйтелешле авазлар тигезлеге [о], [ы], [э]

3нче укучы.

Мин дә тартык географик карта рәвешендә ясадым.Тартыклар утравы Фонетик океанда урнашкан. Яңгырау тартыклар hәм саңгырау тартыклар шәһәрчеге бар. Аларны Калынлык hәм Нечкәлек билгеләре күле аерып тора.

Яңгырау тартыклар шәһәрчегендә ял итәргә яраталар. "В" кафесында ирен-ирен [w] hәм ирен-теш [в] тартыклары гына бәйрәм итә. "Борыннар" кафесында борын авазлары гына күңел ача. "Тавыш hәм шау" кафесында башка тартыклар кәеф-сафа коралар.

Саңгырау тартыклар шәһәрчегендә кече тел тартыгы [х] хат язып көнен үткәрә, йоткылык тартыгы [һ] һәйкәлләрне искәрә. Кече тел тартыгы [къ] hәм тел арты тартыгы [к] үз парларын сагынып көн итәләр. (һәмзә) ['] тартыгы тауга менеп башкаларны күзәтә. Ә калган тартыклар кибетләргә йөреп көннәрен үткәрәләр.

4нче укучы.

Ә мин "Әкият" өе ясадым. Ул ике ишекле. Бер ягыннан сингармонизм законына буйсынган сүзләр керәчәк, ә икенче ишектән ирен гармониясе сүзләре керәчәк. Ләкин сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр дә бар бит әле. Алар качып кайсы ишектән керә алалар, шуннан керәләр hәм балконга качалар.

IV. Ныгыту.

1."Фонетикада кунакта" уен мәйданчыгы.

Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер әйдәгез, сез уйлап килгән уеннар белән танышыйк.

  1. нче төркем.

"Артык" сүзне тап. Ни өчен ул артык?

А) төтен

Ә) тозлы

Б) килде (сузыклар гармониясе)

  1. нче төркем.

"Алтын чылбыр" уены. Төшеп калган сүзләрне куярга.

А) Татар телендә барлыгы ... сузык аваз хәрефе бар (9).

Б) ... тартыклар ясалганда, тавыш ярылары катнашмый (саңгырау).

2. Экранда бирелгән сүзләрне аерып язарга: ашамлык, көзге, Илһам, шәһәр, озын, очкын, китап, үрдәк, миңа.

Төркемнәрдә эш. (Раунд-Тейбл-по кругу)

1 нче төркем сузыклар гармониясе күзәтелгән;

2 нче төркем ирен гармониясе күзәтелгән;

3 нче төркем сингамонизмга буйсынмаган сүзләрне яза. Ахырдан тикшерәләр. Һәр төркемнән 2 нче номерлы укучы җавап бирә.

3. Укытучы. Укучылар, мин дә сезгә бер уен әзерләдем. Бу уен "Югалган хәрефләр" дип атала. Карточкалар белән эшлибез. Төшеп калган хәрефләрне куярга кирәк.

Б...лын, с...ңгы, ...ченче, авт...р, Зө....рә, ә...гәмә, сәгат....

Дөрес җавап видеопроектор аша күрсәтелә. Укучылар карточкаларны алышып, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.

4."Иҗек калыплары" уены.

Төркемнәрдә эшлиләр. (Раунд-Тейбл-по кругу). 40 секунд вакыт бирелә. Бирелгән иҗек калыпларына туры килгән сүзләр уйларга.

ТС-ТС (җи-де)

ТСТТ (кайт)

ТСТ-ТС (кил-де)

ТСТ-ТС-ТС (бак-ча-чы)

V.Йомгаклау.

Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты.

Фонетика буенча дәрес - проектта яхшы гына белемнәрегезне күрсәттегез. Ә хәзер тест эшләп алабыз. Һәрберегездә тест биремнәре. Дөрес җавапны билгеләргә кирәк. Һәркем үз төркеменә туры килгән тестны башкара.

Тест. "С" төркеме өчен.

  1. Төзелеше ягыннан нинди иҗекләр була?

  1. ачык;

  2. ачык һәм ябык;

  3. ябык;

  4. калын әйтелешле.

  1. Күп нокталар урынына нинди хәрефләр куяр идегез?

К...ммәт, ди...к...ть, г...мер.

1) и, к, ә, һәм е;

2) и, к, а һәм е;

3) ый, къ, а һәм о;

4) ый, к, ә һәм о.

3. Кәгазь сүзендә ь хәрефе нинди хезмәтне үти?

1) алдагы тартыкның нечкәлеген күрсәтә;

2) аеру билгесе;

3) кече тел авазы барлыгын белдерә;

4) иҗекнең нечкә укылырга тиешлеген белдерә.

4. Күп нокталар урынына тиешле сүзне табыгыз.

Без Татарстан ... янында басып торабыз, зур шәһәрләрне эзлибез.

  1. Картасы;

  2. кыры;

  3. чиге;

  4. башкаласы.

5. Күп нокталар урынына нинди хәрефләр язар идегез?

Г...дәт, дә...вә, зәвы..., к...пка (баш киеме).

1) ә, г, к һәм и;

2) а, гъ, к һәм е;

3) ә, г, к һәм ый;

4) а, г, г һәм е.

Җаваплар:

  1. 2

  2. 3

  3. 4

  4. 2

  5. 2

Тест. "В" төркеме өчен.

  1. Фонетика нәрсәне өйрәнә?

  1. Сүзләрнең ясалышын;

  2. сөйләм авазларын;

  3. сүзләрнең дөрес язылышын.

  1. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

  1. 6;

  2. 11;

  3. 12.

  1. Татар телендә а хәрефе беренче иҗектә ничек укыла?

  1. [а] авазы кебек;

  2. [о] авазы кебек;

  3. [о] га охшатып, бераз иренләштереп.

  1. Сүзләргә кушымчалар нәрсәгә нигезләнеп ялгана?

  1. Тартык авазларга карап;

  2. яңгырау авзларга крап;

  3. сингармонизм законы нигезендә.

  1. Ирен гамониясе кайсы сузыкларга бәйле?

  1. [а], [ә] сузыкларына;

  2. [и], [э(е)] сузыкларына;

  3. [о], [ө] сузыкларына.

Җаваплар:

  1. 3

  2. 3

  3. 3

  4. 3

  5. 3

Тест. "А" төркеме өчен.

  1. Тел арты [к], [г] авзлары булган сүзләрне табыгыз.

  1. Табак, суган, колмак;

  2. вәгъдә, вәгазь, газиз;

  3. дикъкать, зәгыйфь, кондрәтле

  4. графина, көзге, гер

  1. Кече тел [къ], [гъ] авазы булган сүзләрне табыгыз.

  1. Вәгъдә, гозер, канәгать;

  2. герой, газета, коллектив;

  3. команда, гигант, герб;

  4. ефәк, диңгез, зәңгәр.

  1. Кайчан татар теленең үз сүзләрендә к, г хәрефләре тел арты [к], [г] авазларын белдерә?

  1. Калын сүз яки калын иҗектә;

  2. нечкә сүз яки нечкә иҗектә;

  3. алынма сүздә:

  4. калын яки нечкә сүздә.

  1. Нинди сүзләрдә к, г хәрефләре һәрвакыт тел арты [к], [г] авазларын белдерә?

  1. Калын сүзләрдә;

  2. нечкә сүзләрдә;

  3. татар теленең үз сүзләрендә.

  1. Шигырь сүзендә ничә хәреф, ничә аваз?

  1. 6 хәреф, 6 аваз;

  2. 6 хәреф, 7 аваз;

  3. 6 хәреф, 5 аваз.

Җаваплар:

  1. 4

  2. 1

  3. 2

  4. 2

  5. 3

Видеопроектор аша җаваплары күрсәтелә. Парларда эш (Mix-Pair-Share). Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр һәм билге куялар.

Үткән бүлек буенча алган белемнәрегез тикшерелде. Бу дәрестә без үз-үзебезгә бәя бирәчәкбез.Билгеләрне көндәлеккә куегыз.

Өй эше.

Кагыйдә дәфтәрләрегездәге үзләшереп бетерелмәгән кагыйдәләр булса, тагын бер мәртәбә искә төшереп алырсыз.

© 2010-2022