Урок по татарской литературе на тему Китап - киңәшчең синең

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:







Тема: Китап - киңәшчең синең

Исмәгыйлова Рәзинә Гыйльмегаян кызы



Казан шәһәре Идел буе районы "127 нче мәктәп"

гомуми белем муниципаль учреждениесенең

I нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Тема

Китап - киңәшчең синең.

Планлаштырылган нәтиҗә.

Сәнгатьле, аңлап, дөрес уку күнекмәсенә ирешү; укучыларның сөйләм күнекмәсен, фикерләү

сәләтен үстерүгә ирешү.

Предметара бәйләнеш

Әдәби уку, тарих, рәсем.

Тема максаты:

Уку дәреслегеннән Мәхмүт Хөсәеннең "Китап" шигырен уку, дөрес, сәнгатьле укуга ирешү. Сөйләм күнекмәсен,фикерләү сәләтен үстерү, төп фикерне ачыклый белү.

Китап укуга мәхәббәт уяту, кызыксыну тәрбияләү.

Эшне оештыру төрләре

Фронталь эш, индивидуаль эш, төркемнәрдә эшләү

Төп һәм өстәмә ресурслар

Дәреслек Р.Г. Ягъфәрова. Уку китабы

Компьютер, экран, презентация, карточкалар.

Үткәрү технологиясе

Укытучы эшчәнлеге

Өйрәтүче һәм үстерүче биремнәр

Укучылар эшчәнлеге

УУГ формалаштыру

I этап. Оештыру

Максат:Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү; уңай психологик халәт тудыру .

-Хәерле көн, укучылар!

Укучыларны төркемнәргә бүлеп утырту.

-Хәерле көн миңа!

-Хәерле көн сиңа!

-Хәерле көн аңа!

-Хәерле көн безгә!

(Слайд №2)

Игътибарны туплау.

Регулятив УУГ

Шәхси УУГ

II этап . Актуальләштерү.

Максат: алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерү

-Әйдәгез, өйгә бирелгән эшләрне тикшерәбез.

-Каникулда нинди кызыклы эшләр көтә? соравына җавап әзерләргә.

Укучылар сөйлиләр.

(Слайд №3)

Шәхси УУГ

Коммуникатив УУГ

III этап. Уку мәсьәләсе кую.

Максат: Уку күнекмәсен тикшерү; табышмакларны һәм мәкальләрне аңлап дөрес уку.

-Мин сезгә хәзер табышмаклар бирәм. Сез аларны укып, җавапларын табарга тиеш. Аларның җавапларын тапкач, без бүгенге дәрестә нишлибез икән? дигән сорауга да җавап табарбыз.

1.Кулдан-кулга йөри ул,

Бөтен телдә сөйли ул,

Белмәгәне юк аның,

Көзгесе ул дөньяның. (Слайд №4)

2.Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә? (Китап) (Слайд №5)

Укучыларның җавабын тыңлана.

-Дөрес укучылар, без бүген китаплар турында шигырь укырбыз һәм алар турында сөйләшербез.

- Китап тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Иң беренче, татар халкының буыннан- буынга тапшырылып килә торган мәкальләрен искә төшерик әле:

(Слайд №6)

Китап - белем чишмәсе.

Алтын җирдән табыла, акыл - китаптан.

-Мәхмүт Хөсәен үзенең "Китап" шигырендә безгә нәрсә әйтергә теләгән икән? (Слайд №7)

- Укучылар карточкада язылган табышмакны укыйлар, төркемнәрдә җавапларын табалар, һәр төркемнән бер укучы төркем ясаган нәтиҗәне әйтә.

- Без дәрестә китап турында сөйләшербез.

Танып белү УУГ. Регулятив УУГ.

Коммуникатив УУГ

IV этап. Яңа дәрес материалы өстендә эшләү.

Сүзлек өстендә эш.

Максат: таныш булмаган яңа сүзләрнең мәгънәләрен истә калдыру.

Шигырьне уку.

Максат:Укучыларның аңлап, дөрес һәм сәнгатьле укуларына ирешү.

(Слайд №8)

аң - ум

уңсаң да - даже если полинял, выцвел

илһам- вдохновение

Бу сүзләрне сез сөйләмдә кулланасызмы?

- Сүзләрне уку.

Сүзләрнең мәгънәләрен тормыш белән бәйләп ачыклау.

Балалар гөжләп укыйлар.

Аерым балалардан укыту

Танып-белү УУГ

Шәхси УУГ

Коммуникатив УУГ

Регулятив УУГ

Физминут

Физминут

Физминут

V этап. Әсәрне аңлауларын тикшерү. Предметара бәйләнеш

Максат: Сораулар ярдәмендә укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм күнекмәсен үстерү.

Рәсем дәресендә яраткан китапның рәсемен ясарга.

Китап турында нәрсәләр белүләрен ачыклау, белемнәрен тирәнәйтү

(Слайд №9)Китаптагы рәсемдә кемне күрәсез?

Бу шигырьдә китап турында нинди матур сүзләр әйтелә. Укып бирегез.

Әгәр безгә ул китапның рәсемен ясарга кирәк булса, сез аны ничек ясар идегез?

(Слайд №10)

Китапны укып, нәрсәгә өйрәнәбез?

Китап кешегә ни өчен кадерле?

Ә сезнең шулай мактарлык китабыгыз бармы?

Китаплар турында сез нәрсәләр беләсез? Мәсәлән, иң зур яисә иң кечкенә китап, беренче татар телендә басылган китап?

(Слайд №11)

  • Дөньядагы иң зур Коръән китабы.

  • -Россиядә басылып чыккан беренче татар китабы - Петр I "Манифест"ы. Мәгълүм булганча, 1722 нче елда Петр I Иранга яу белән чыга. Аның гаскәрендә татарлар бик күп була. Патша "Манифест"ын тәрҗемә итү һәм бастыру эше чыгышы белән Кырым татары булган Дмитрий Кантимерга тапшырыла. Бу китап 1722 нче елның 15 июлендә Әстерханда каекка урнаштырылган поход типографиясендә басыла.

Рәсемне карыйлар, сорауларга төркем җитәкчеләре җавап бирәләр. Китап рәсеме турында үз фикерләрен әйтәләр.

Һәр төркем үзенең фикерләрен әйтә.

Шәхси УУГ

Коммуникатив УУГ

Регулятив УУГ

Танып-белү УУГ

VI этап. Рефлексия

Укучылар эшчәнлегенә йомгак ясый, сораулар бирә.-Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

- Китап турында сез нәрсә белдегез?

- Шагыйрь шул шигыре аша нәрсә эшләргә куша?

-Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

-Кемнәрнең эшчәнлеге сезгә аеруча ошады?

-Үзегезгә нинди бәя бирәсез?

Һәр төркем үз эшенә бәя бирә ( үзләре сайлаган төсле флагчыкларны күрсә тәләр).Укытучы белән берлектә дәрескә нәтиҗә ясыйлар

Шәхси УУГ

Коммуникатив УУГ

VII этап. Өй эше

.

  1. Шигырьне ятларга.

  2. Китаплар турында кызыклы мәгълүматлар тупларга

- Бүгенге эшчәнлегегез миңа бик ошады, барыгызга да рәхмәт.

Китап - киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.

Регулятив УУГ

Шәхси УУГ


© 2010-2022