• Преподавателю
  • Другое
  • Конспект урока по татарскому языку для 5 класса русскоязычной группы по теме Шарт фигыль

Конспект урока по татарскому языку для 5 класса русскоязычной группы по теме Шарт фигыль

Тема: Татар теле морфологиясендә шарт фигыль.Сыйныф: 5Төркем: русМаксатлар:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Тексттан шарт фигыльне таба белүләренә ирешү, зат – сан белән төрләндерергә өйрәтү.2. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү.3. Игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү дәресе.Җиһазлау: дәреслек, таблица, мәкальләр; такта.
Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Конспект урока по татарскому языку для 5 класса русскоязычной группы по теме Шарт фигыльКонспект урока по татарскому языку для 5 класса русскоязычной группы по теме Шарт фигыльКонспект урока по татарскому языку для 5 класса русскоязычной группы по теме Шарт фигыльКонспект урока по татарскому языку для 5 класса русскоязычной группы по теме Шарт фигыльКонспект урока по татарскому языку для 5 класса русскоязычной группы по теме Шарт фигыльКонспект урока по татарскому языку для 5 класса русскоязычной группы по теме Шарт фигыльТема: Татар теле морфологиясендә шарт фигыль.

Сыйныф: 5

Төркем: рус

Максатлар:

1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Тексттан шарт фигыльне таба белүләренә ирешү, зат - сан белән төрләндерергә өйрәтү.

2. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү.

3. Игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү дәресе.

Җиһазлау: дәреслек, таблица, мәкальләр; такта.



Дәрес барышы

  1. Оештыру

-Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт, әйбәт.

-Дәфтәрләрегез бармы?

-Дәфтэрләребез бар.

-Ручкаларыгыз бармы?

-Ручкаларыбыз бар.

-Булса, дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны языгыз. Мария, бүген ничәсе?

-Бүген 14 сентябрь.

-Мин хәзер тактага язам, дөрес яздыгызмы?


  1. Яңа белем, күнекмәләр формалаштыру

-Балалар, карагыз әле, бу нурларда нинди сүзләр язылган? (яз,сикер, йокла, укы, утыр, эйт, күр, барса сүзләре язылган кояш рәсеме күрсәтелә)

- Фигыльләр.

-Бу фигыльләрнең кайсы артык? Ничек уйлыйсыз?

-Барса, чөнки без аны өйрәнмәдек.

-Ул башка фигыльләрдән ничек аерыла?

-СА кушымчасы белән аерыла.

-БАР нинди фигыль?

-Боерык фигыль.

-Димәк, боерык фигыль + СА кушымчасы = ШАРТ фигыль

БАР + СА = БАРСА (ЕСЛИ пойдет)

-Кем әйтә, бүгенге дәреснең темасы нинди?

-Шарт фигыль.

-Дәфтәрләргә дәреснең темасын шарт фигыль дип язып куябыз һәм тактадагы схеманы ясап куябыз.

-Хәзер БАРСА сүзен русчага тәрҗемә итегез.

-Если пойдет.

-Если он пойдет в кино, я буду рада.

- СА кушымчасы рус теленә если сүзе ярдәмендә тәрҗемә ителә.

-Хәзер кояш нурларындагы калган сүзләрдән дә шарт фигыльләр ясыйбыз, кем такта янына чыга? (язса, сикерсә, йокласа, укыса, утырса, эйтсә, күрсә - тәрҗемә ителә).

Укучылар, без фигыль -СА/? кушымчасы ярдәмендә ясала дидек, тагы нинди кушымча ярдәмендә ясала шарт фигыль?

-СӘ кушымчасы ярдәмендә.

-Теперь послушайте меня: Если он пойдет в кино, я буду рада.

Если он не пойдет в кино, я буду рада.- что изменилось?

- Бу фигыльләрне юклык формасында эйтеп карагыз, ул ничек ясала?

-маса, -мәсә кушымчалары ярдәмендә ясала.

-Димәк, ШАРТ фигыль боерык фигыльгә + -СА, -СӘ , -МАСА, -МӘСӘ кушымчалары ярдәмендә кушылып ясала.


Шарт фигыль

(нишләсә? нишләсә дә?)


Юклыкта

Барлыкта

Мин Без

Син Сез

Ул Алар

-маса, -мәсә

-са,сә

Мин Без

Син Сез

Ул Алар


Бу таблицада мин сезгә тагы нәрсәне әйтмәдем? Кем аңлады?

- Укучылар менә бу мәкальне укыгыз һәм тәрҗемә итегез.

Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә.

(Если говоришь, говори обдумав.)

О чем речь? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)

Найдите глаголы условного наклонения (сөйләсәң)

Значит, на какой вопрос они отвечают? (нишләсә?)

Попробуйте эти слова поставить в отрицательной форме (сөйләсәң -сөйләмәсәң)



  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Я вам буду диктовать слова, а вы их запишите и поставьте их в условном наклонении . Бер укучы такта янында эшли.

Бар, укы, сана, бар, үт, йөгер, чап, утыр, ташла, кайт, әйт, күр, тыңла.

2.Бирелгән фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп карыйк. (берничә укучы тактада эшли)

1 рәт: барса, йөгерсә

2рәт: чапса, әйтсә

3 рәт: күрсә, тыңласа

3.Я вам раздам предложения на русском языке, а вы переведите на татарский язык и укажите глаголы условного наклонения:

Если мы много работаем, мы устаём.

Если ты идешь в магазин, купи хлеба.

Если автобус не придет, мы опоздаем.

4.ТЕСТ.

1. Шарт фигыльне табарга.

а) кайта, барган, килгән,

б) барды, кайтты, килде,

в) кайтса, барса, килмәсә.

2. Шарт фигыль нәрсә белән төрләнми?

а) заман,

б) зат-сан,

в) барлык-юклык.

3. Бирелгән фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләргә

Кайтса, бар, йөгерер

а) хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль,

б) боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль,

в) шарт фигыль, боерык фигыль, хикәя фигыль

4. Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

а) -ма, -мә,

б) -ды,-де,

в) -са,-сә.

5. Дәресне йомгаклау

Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нинди фигыль белән таныштык?

-Нинди кушымчалар ялгана?

-Нинди сорауга җавап бирә? (Укучыларның җавапларын тыңлау)

6. Өй эше

1) Кагыйдәне кабатларга.

2) Шарт фигыль кергән өч җөмлә язып килергә - "5"

Шарт фигыль кергән ике җөмлә язып килергә - "4"

3 әр шарт фигыль барлык һәм юклык формасында - "3"

7. Билгеләр кую


© 2010-2022