• Преподавателю
  • Другое
  • Конспект урока по татарскому языку для 5 класса «Исемнәрнең тартым белән төрләнеше»

Конспект урока по татарскому языку для 5 класса «Исемнәрнең тартым белән төрләнеше»

"Описание материала: Коммуникатив технология нигезендә, Шадриков методикасы  таләпләре буенча 5нче сыйныфта рус төркемендә «Исемнәрнең тартым белән төрләнеше» дигән темасына дәрес эшкәртмәсе. "Дәреснең максаты: исем нәрнең тартым белән төрләнеше турында мәгълүмат бирү,фикерләү сәләтен үстерү,укучыларны иҗади сөйләмгә тарту,телгә хөрмәт тәрбияләү "Җиһазлау:дәреслек,мультимедиа проекторы,экран,Р.З.Хәйдарова “Татар теле таблицаларда». "Дәреснең тибы:грамматик күнекмәләрне формалаштыру.Дәреснең мет...
Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема:Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Дәрес тибы: ГКФ

Дәрес максатлары:1) Исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында мәгълүмат бирү;

2) Фикерләү сәләтен үстерү;

3) Укучыларны иҗади сөйләмгә тарту,телгә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек,мультимедиа проекторы,экран,Р.З.Хәйдарова "Татар теле таблицаларда»

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

1.Оештыру моменты

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат:балаларда яхшы кәеф,уңай психологик халәт тудыру.

Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат:дәрескә игътибар булдыру.

-Хәерле иртә,балалар

-Хәерле иртә

-Кәефләрегез әйбәтме?

-Әйе

-"Көнне яхшы сүз белән башласаң,бөтен көнең яхшы үтәр"-диләр.

Әйдәгез әле,бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

-Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт,яхшы.

-Ә сезнең хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт,әйбәт.

-Ә хәзер бер-беребезгә комплиментлар әйтик.

-Олеся ,син бүген бик матур

-Коля синең күлмәгең яңа

-Гоша,син матур язасың

-Ксюша,күлмәгең сиңа килешә.

-Рәхмәт,укучылар.Бик яхшы

Бүгенге сыйныфта кем дежур?

Яна: Бүген мин дежур.

- бүген көн нинди?

- Бүген көн кояшлы, салкынча, җилсез.

- Бүген ничәсе?

- унбишенче октябрь.дүшәмбе

-Рәхмәт.утыр.

2.Өй эшен тикшерү.

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: Өй эше дөреслеген тикшерү.

Алымнар:

1.Өй эшен карап чыгу

2.Хаталарны ачыклау, төзәтү

3.Дөрес итеп уку

_Балалар,сезгә өй эше 6нчы биттәге 10нчы күнегү бирелгән иде.Анда ситуатив күнегүләр бирелгән.Сез аны эшли алдыгызмы?

-Әйе,эшли алдык.

Әйдәгез бергәләп тикшерик.Хаталарны төзәтеп барыйк.

-Коля,Яна купила новые тетеради.Похвали её тетради.

-Яна.синең дәфтәрләрең яңа,матур

-Ваня,попроси у Артема ручку.

-Артем,миңа ручка бир әле.

-Гоша,попроси у продавщицы тетради в клетку.

-Миңа шакмаклы дәфтәр бирегез әле.Рәхмәт.

-Яхшы,укучылар.Биремне дөрес эшләгәнсез

3.Яңа теманы аңлату.

Фонетик күнегү:

Укытучы өчен максат: [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазларының дөрес әйтелеше өстендә эшләү, ясалу үзенчәлекләрен искә төшерү.

Укучы өчен максат: [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазларын дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү.

Күрсәтмәлелек:

  1. слайдлар


Яңа тема аңлатуга максат:

Укытучы өчен максат: Исемнәрнең тартым

белән төрләнеше турында мәгълүмат бирү;

[k ], [ п] авазларының чиратлашуын искә төшерү.

Укучылар өчен максат: исемнәрнең тартым кушымчаларын аңлап куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү;

3.Фонетик күнегү.

-Укучылар,карагыз әле,без слайдларда нәрсәләр күрәбез?

-Слайдта [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазлары һәм сүзләр язылган.

-Саша, бу нинда авазлар?

- [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазлары.

-Дөрес,бик яхшы.

-Ребята,а сейчас прослушайте и укажите слова со звуком [k ], [ қ]

-Китап,кул,чәй,өй,кыз,кунак,якын,сәнгать,көлдерә,чәчәк.

(Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Дөрес.Ә хәзер,әйдәгез шушы сүзләр белән җөмләләр төзик.

-Лера,нинди җөмлә төзедең?

-Мин китапханәдән китап алдым.

-Алешаның җөмләсен тыңлыйк.

-Миңа кунаклар килделәр.

-Яна укый

-Мин кул юам.

-Дөрес, балалар.Бик яхшы.

4. Яңа теманы аңлату

-Ребята,а теперь попробуйте сказать моя книга.

-Минем китабым.

-Дөрес

-Алеша а как скажешь твои гости.

-синең кунакларың

-Лера,а теперь скажи моя книга без местоимения.

- Китабым

--Дөрес

-Алеша,твои гости без местоимения

-кунакларың

-Яхшы

-Олеся,его рука без местоимения

-куллары.

-Дөрес

-Ребята,вот видите,в отличие от русского языка а тат.языке принадл.предмета кому-либо или чему-либо можно выразить с помощью окончаний.Эти окончания называются катег.принадлежности (тартым кушымчалары)

-Ә хәзер дәреслекнең 6нчы битен ачыгыз,кагыйдәне укыйбыз

-Саша кагыйдәне укый.

(Кагыйдә укыла)

-Ребята,а что нового узнали вы прочитав правило

-Правильно.ребята.В словах,оканчивающихся на к,п при присоединении аф-в принадлежности звуки [k ], [ қ] , [ п] чередуются со звонкими парами [ғ ], [г], [ б] Например: туп-тубым,кашык-кашыгым

-Бу кагыйдә әле сезнең таблицаларда да бар

Таблицаларның 9нчы битен ачыгыз.Карап чыгыгыз,күнегүләр эшләгәндә ул сезгә ярдәм итәр.

IV Ныгыту

Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү

Метод:

Сорауларга җавап бирү.

Дилог төзү

Ситуатив күнегүләр.

5. Ныгыту

1. Аудирование

-Укучылар,хәзер мин сезгә җөмләләр укыйм.Сез тыңлаган җөмләләрдән тартымлы исемнәрне язып барыгыз.

Минем гаиләм бар.Китабым яңа һәм чиста.Валяның компьютеры бар.Дәфтәрең чистамы?Каләмең бармы?

-гаиләм,китабым,комп.,дәфтәрең,каләмең.

-Дөрес.Укучылар

2. Дәреслек белән эшләү.

- Балалар, хәзер 6нчы биттәге 2нче күнегүне телдән эшләп алыйк.

(Күнегү телдән эшләнә)

3.Ситуатив күнегү.

-Ә хәзер,укучылар,без сезнең белән ситуатив күнегү эшләп үтәбез(закрепим)

Как скажете о том,что;

-у тебя есть книга

-минем китабым бар

-Родион,спроси у Ромы есть ли у него книга

-Рома,синең китабың бармы?

-у тебя нет книги

-минем китабым юк.

-яшхы,укучылар.

4. Диалог төзү:

Балалларга карточкалар таратыла. Карточкаларда бирем язылган: "Диалогны тулыландырыгыз"

-.............?

-бар.ә синең?

- минем дә бар

-Укучылар,ә хәзер дәфтәрләрне ачабыз,бүгенге чсислоны язабыз.

-Балалар,7нче биттәге 5нче күнегүне вариантлап эшлибез.

1 вар. Беренче номерлы сүзләргә тартым кушымчаларын ялгап,җөмләләр төзи:(шулай 6 вар.)

күнегү тикшерелә.

5. Бәяләү.

Дәрестә актив катнашкан укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

V. Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү.

Укучылар өчен: Яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү.

6. Өй эше бирү

Өй эше бирү моментының төп максаты-исемнәрнең тартым белән төрләнешен ныгыту.

өй эше итеп сезгә 7,8нче күнегүләрне язмача эшләргә.

7. Йомгаклау

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген дәрестә нинди тема өйрәндек?

-Исемнәрнең тартым белән төрләнешен

-дөрес.Алдагы дәрестә без сезнең белән бу теманы өйрәнүне дәвам итәрбез.Дәрес өчен бик зур рәхмәт.Сау булыгыз.


© 2010-2022