• Преподавателю
  • Другое
  • Выступление Беренче сыйныф рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте белән таныштыру

Выступление Беренче сыйныф рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте белән таныштыру

Беренче сыйныф рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте белән таныштыру. Без беренче сыйныфларда рус телле балаларга татар телен укытабыз. Тел укыту дигәндә, шул халыкның телен генә түгел, ә мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен, менталитетын балаларга җиткерү дә эшебезнең максаты булып тора, чөнки тел һәм мәдәният бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар. Алар бер-берсен тулыландырып киләләр. Шуңа күрә татар телен укытканда укучыларны татар халкының милли ашлары, милли киемнәре, гореф-гад...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Беренче сыйныф рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте белән таныштыру.

Без беренче сыйныфларда рус телле балаларга татар телен укытабыз. Тел укыту дигәндә, шул халыкның телен генә түгел, ә мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен, менталитетын балаларга җиткерү дә эшебезнең максаты булып тора, чөнки тел һәм мәдәният бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар. Алар бер-берсен тулыландырып киләләр. Шуңа күрә татар телен укытканда укучыларны татар халкының милли ашлары, милли киемнәре, гореф-гадәтләре, милли бизәкләре белән таныштырабыз.

Уку-укыту эшчәнлегендә Нурия Сергееваның түбәндәге хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез:

  1. "Тылсымлы бизәк" исемле буяу альбомы. Казан,тат.кит.нәш.,1997.

  2. "Татар чигүе". Казан, "Мәгариф" нәш., 2005.

  3. "Татарское декоративное и изобразительное искусство в системе образования". Казань, "Дом печати". 2004

Беренче сыйныфларда биш уку көне булганлыктан бер көнне икеләтелгән дәрес туры килә. Беррәттән ике татар теле укыту балалар өчен ялыктыргыч, шуңа күрә берсе әдәбият дәресе кебек бара. Монда татар халкының мәдәняте, милли киемнәре, бизәкләре, халык авыз иҗаты белән танышу бара, һәм, без әйтеп киткән, "Тылсымлы бизәк" буенча эш алып барыла. Бу буяу альбомы һәр укучыда бар, дәреснең икенче өлешендә алар төсле карандашлар белән шунда эшлиләр.

"Тылсымлы бизәк" исемле китап буенча эшләү безгә түбәндәге максатларга ирешергә ярдәм итә:

Беренчедән, без укучыларны татар халкының милли бизәкләре, милли киемнәре, элекке татар халкының йорт җиһазлары, бизәлеше, сөлге, эскәтер чигелешләре белән таныштырабыз.

Икенчедән, халык аваз иҗатының бер төре булган әкият жанры белән таныштырабыз.

Өченчедән, төсле карандашлар белән эшләгәндә, укучыларның бармаклар моторикасы ныгый, ә бу укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә.

Дүртенчедән, китапта бирелгән әкияттә сүз югалган бизәкләр турында бара. Шушы бизәкләрне кире кайтару укучылардан сорала, шуңа күрә алар бу эшне бик кызыксынып башкаралар. Димәк, әлеге китап әхлак тәрбиясе белән беррәттән татар халкының милли киемнәренә, милли бизәкләренә зур кызыксыну уята, һәм балалар әлеге эшне бик теләп эшлиләр.

Бишенчедән, укучылар милли бизәкләрне буяган вакытта, укытучының балаларга индивидуаль якын килеп эшләргә дә мөмкинлеге арта.

Дәресләргә әзерләнгәндә, тема буенча теоретик мәгълүматлар туплаганда югарыда әйтелгән хезмәтләр ярдәмгә килә.

"Татар чигеүе" дигән хезмәттә гамәли бизәлеш сәнгатенең бер төре буларак милли чигүнең борынгыдан алып хәзерге көнгә кадәр кулланылып килгән төрләре өйрәтелә. Тукымаларга, күнгә, көнкүреш әйберләренә бизәк төшерү, калфак, түбәтәй, сөлге чигү үрнәкләре бирелә. Укучыларга, тәрбиячеләргә, укытучыларга гамәли бизәлеш сәнгате белгечләренә, гомумән, чигү серләре белән кызыксынучыларга кулланма буларак тәкъдим ителә.

"Татарское декоративное и изобразительное искусство в системе образования" дигән хезмәт татар декоратив һәм рәсем сәнгате белән кызыксынучы укытучылар өчен . Бу китапның практик өлешендә татар бизәкләре, костюмнар, ювелир һәм чүлмәкче кәсепләре (ремесло) буенча дәрес эшкәртмәләре тәкъдим ителә. Моннан тыш автор бу хезмәттә тамбурлы, бисер белән, алтын белән чигү үрнәкләре һәм калфаклар, түбәтәйләр эшләү турында мәгълүмат бирә.

Сүзебезне йомгаклап әйткәндә, без татар телен укыту процессында укучыларны халкыбызның мәдәнияте белән таныштырып барырга тырышабыз. Чөнки тел - ул халыкның этносын, мәдәниятен яктырта һәм алар бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Халык үз телен саклап калса гына милләт буларак яши ала, үз мәдәниятен саклап кала. "Теле барлар- халык булган, теле юклар- балык булган" дигән сүзләр юктан тумаган. Ә телне, мәдәниятне саклау, яшь буынны тәрбияләү- ул безнең дә бурычыбыз.


© 2010-2022