- Преподавателю
- Другое
- «Яз килә!» циклын кабатлау
«Яз килә!» циклын кабатлау
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Хусаинова В.Р. |
Дата | 05.05.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Тема:"Яз килә!" циклын кабатлау дәресе.
4 нче сыйныфта әдәби уку дәресе.
Дәрес эшкәртмәсен әзерләде:
Кама Тамагы муниципаль районы
Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбенең
I категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Хөсәенова Венера Рөстәм кызы
Тема:"Яз килә!" циклын кабатлау дәресе.
Максат: өйрәнгән сүзләр белән бирелгән темага җөмләләрне дөрес итеп
төзүләренә ирешү;
балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү;
Бурыч: экологик фикерләү сәләтен үстерү
балаларны табигатьнең дусты, аның турында кайгыртучысы булырга өйрәтү;
Дәрес тибы: ЛГКК
Җиһаз: мультимедиа проекторы, сүзләр язылган төсле карточкалар
Дәрес барышы:
Укытучы эшчәнлеге
Укучылар эшчәнлеге
-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!
-Сыйныфта кем дежур тора?
- Исәнмесез! Хәерле көн!
Дежур укучы такта янына чыга
ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН структурасы
дежур укучы дөрес әйтсә- басалар(әйе), дөрес әйтмәсә - утырып торалар (юк).
-Бүген 12 нче март. (Укучылар басарга тиешләр)
-Атнаның сишәмбе көне. (укучылар утыралар, чөнки чәршәмбе)
- Сыйныфта Илмир юк.
-Көн салкын(җылы), кояшлы, (болытлы), кар ява( яңгыр ява).
- Өй эше шигырьне ятларга.
Слайд 1
-Хәзер елның кайсы вакыты?
-Әйе, балалар, урамда яз. Бүген без дәрестә "Яз килә!" циклын кабатларбыз , экологик уен уйнарбыз, үзебез яшәгән Җир планетасы турында кайгыртырга өйрәнербез.
- Хәзер, балалар, әйтегез әле, кошларсыз яши алабызмы?
- Ник яши алмыйбыз?
-Бик дөрес. Алар безгә ярдәм итәләр, ә без аларны таныйбызмы соң?
-Урамда яз.
-Юк.
-Алар зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр.
РЭЛЛИ РОБИН структурасы
Ике укучы чиратлашып кыска җавапларын бер-берсенә әйтергә тиешләр
Слайд 2,3,4,5
Кара карга, сыерчык, карлыгач, сандугач
-Рәсемгә карыйсыз, кошның исемен иңгә-иң партнерыгызга әйтәсез. Урыннан беркем дә җавап бирми.
Укучылар карыйлар, һәркайсы үзенең партнерына җавап бирә.
Вакыт бирелми
-Камилә, сиңа Тәнзилә нәрсә дип әйтте? (һәр җавап шулай тикшерелә)
-Яхшы, балалар, без барлык кошларга да оя ясап бирәбезме?
- Камилә миңа...
-Илмир миңа .... дип әйтте.
-Юк. Сыерчыкка гына ясыйбыз.
ТИК -ТЕК-ТОУ структурасы
Бала горизонталь, яки вертикаль, яки диагональ буенча яткан 3 сүзне дә кулланып, җөмлә төзергә тиеш
Сүзләрне укытучы алдан ук төрле төстәге карточкаларга язып куя
1)кояш 4)гөрләвек 7) елга
2)кар 5) бөре 8)кошлар
3)тамчы 6)аю 9) табигать
- Сездә нинди матур җөмлә булды? (1әр укучыны тыңлау)
Димәк, кошларның өе булган кебек безнең дә өебез - Җир планетасы бар. Ул бездән ярдәм сорый.
физкультминутка
Ике группага бүленеп басалар, беренче торган укчы күрсәткәннәрне кабатлыйлар, музыка туктагач, ул артка баса, икенче кеше күрсәтә
Экологик уен "Тормыш пәрәвәзе"
Слайд 6
-Менә бу рәсемнәр буенча нәрсә әйтә аласыз, балалар?
-Шәһәрләр төзибез. - Урманнарны кисәбез, ә анда хайваннар, кошлар яши. -Сазлыкларны киптерәбез, ә анда бакалар яши.
-Димәк, без аларның өйләрен җимерәбез, юкка чыгарабыз.
Слайд 7
Проблема:
Парларда эшлиләр
-Хәзер, балалар, менә шундый проблема: кыргый хайваннар, кошлар юкка чыга.
-Хайваннарны, кошларны саклау өчен тыюлыклар кирәк.
Слайд 8,9
Кызыл китап
-Балалар, табигать турында сөйләгәндә "Кызыл китап" турында искә төшерәбез. Нәрсә соң ул?
-Сезгә 3 вариант бирелгән. Шуның берсен генә сайлап алырга кирәк.
Слайд 10
Йомгаклау
-Син табигатьне саклап кала аласың, әгәр...
- агач утыртсаң.
- кошларга булышсаң.
Өй эше
юк
Билгеләр кую
Әгәр вакыт калса,
«Өч атнада» исемле арифметик табышмак:
Бер сыерчык көн буена
Өч йөз илле очыш ясый.
Һәр кайтканда, оясына
Өчәр-дүртәр бөҗәк ташый.
Өч атнада үсеп җитсә
Әгәр аның нәниләре,
Күпме корткыч бөҗәк тота
Шулчак әти-әниләре?
(44 100 - 58800 бөҗәк.)
Син беләсеңме?
"Син ташлап калдырган кәгазь череп бетсен өчен 2 ел, консерв банкасына 45 тапкыр артык вакыт, ә пакетка консерв банкасына караганда 110 елга артык вакыт, пыялага пакетка караганда 5 тапкыр артык вакыт кирәк икән. Кайсы ничә ел чери?"( Консерв б.-90,пакет-200,пыяла-1000ел)