• Преподавателю
  • Другое
  • ТАТАР ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 2 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫ

ТАТАР ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 2 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫ

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ

ТАТАР ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 2 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН

ӘДӘБИ УКУ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫ

АҢЛАТМАЯЗУЫ

Дәреслек: Әдәби уку : рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2нче с -фы өчен дәреслек ( татар балалары өчен)1, 2 нче кисәк / Ф. Ш, Гарифуллина, И. Х. Мияссарова - Казан : "Мәгариф-Вакыт" нәшр., 2013. - 119б

2 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең "Мәгарифтурында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

2. Татарстан Республикасының "Мәгарифтурында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халык телләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

5. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Рес- публики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1нче июль.

7. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белеем бирүнең Федераль дәүләт белеем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФЮстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы".

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы.

11 Әдәби уку: 2 нче сыйныф.: метод.әсбап/Ф. Ш. Гарифуллина, И. Х. Мияссарова. - Казан: " Мәгариф - Вакыт" нәшр., 2015. - 44б.

12. Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында. Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләрендә "Татар теле", "Әдәбият" ("Әдәби уку") фәннәрен укыту башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары өчен төзелгән базис һәм үрнәк уку-укыту планнары (Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 нче елның 9 нчы июлендә гамәлгә кертелгән 4154/12 санлы, 2012 нче елның 10 нчы июлендә гамәлгә кертелгән 4165/12 санлы боерыклары) һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән имнистрлыгының 9777/12 нче санлы (13.08.2012 ел), 9127/13 нче санлы (09.07.2013 ел) хатлары.

13. Учебный план МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан на 2015-2016 учебный год (утвержденного решением педсовета №1 от 28 августа 2015 года)

14. Приказ Министерства образования и науки Российской Федерации от 8 июня 2015г. №576 внесены изменения в федеральный перечень учебников, рекомендуемых к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего, среднего общего образования, утверждённый приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 31 марта 2014 г. №25

15. Список учебников и учебных пособий рекомендуемых к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего, среднего общего образования.

Дәреслек: Әдәби уку : рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2нче с -фы өчен дәреслек ( татар балалары өчен)1, 2 нче кисәк / Ф. Ш, Гарифуллина, И. Х. Мияссарова - Казан : "Мәгариф-Вакыт" нәшр., 2013. - 119б

Максатлар: укучыларда ана телен өйрәнүгә омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү; сөйләм һәм аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру.

Төп бурычлар: уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү; укуга, китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү, мәктәпкә, белем алуга уңай караш уяту; бәйләнешле сөйләм үстерү; үз-үзеңне әдәпле тоту, башкаларга игътибарлы булу күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итү; әдәби әсәрләрне өйрәнү балаларның акыл һәм рухи хисләрен үстерүгә юнәлтелергә тиеш.

Татар халкының бай әдәби мирасын үзләштерү, халыкның гражданлык һәм мәдәни үткәнен белү, яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирү, аларның милли үзаңын үстерүдә мөһим роль уйный. Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Шактый текстлар фольклордан алына. Эчтәлеге, укучыларга якын булган әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шомарткычлар укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә.

Программада «Уку һәм сөйләм үстерү», «Ятлау өчен әсәрләр», «Сөйләшү тематикасы» кебек бүлекләр бирелгән. Дәреслектә алар тематик принципта төзелгән. Сыйныфтан тыш уку өчен әсәрләр тәкъдим ителгән.

Эш программасының эчтәлеге

Бүлекләр, темалар (өйрәнеләсе әсәрләр)

Сәгатьләр саны

Темага караган төп төшенчәләр


Программада

Эш программасында

1.

Туган ил ул бер генә, чәчәк кенә, гөл генә.

Г.Тукай. "Туган тел".

З.Туфайлова. "Туган җир".

Р.Вәлиева. "Туган җир".

Г.Галиев. "Туган ил кайдан башлана?"

Р.Мәннан. "Татарстан флагы".

Г.Морат. "Иң матур ил".

"Казан кайнаган урын", "Шәһәр нигә Казан дип аталган?" (риваятьләр).

Р.Вәлиева. "Казаным минем, Казаным".

7 сәгать

7 сәгать

Туган илебез, туган җиребез, Казан шәһәрендәге истәлекле урыннар, Казан шәһәре турында риваятьләрне белү. Татарстан турында шигырьләр, хикәяләр белщн танышу (укытучы сайлавы буенча). Туган җирне ярату һәм аны саклау турында сөйләшү. Татарстан турында белемнәрне тулылындыру.

2.

Халык әйтсә, хак әйтә.

Татар халык җыры. "Әпипә".

Халык җыры. "Матур булсын".

Табышмыклар, санамышлар.

Мәзәкләр, мәкальләр.

Татар халык әкияте. "Хәйләгә каршы хәйлә".

6 сәгать

6 сәгать

Халык авыз иьаты щсщрлщре белщн танышу.

3.

Алтын көз килә туган илемә.

Г. Тукай. "Көз".

М.Әхмәтҗанов. "Көз".

Г.Галиев. "Айлар алышынганда".

Н.Сладков. "Ачулы туп".

5 сәгать

5 сәгать

Көзге табигать, аның үзенчәлекле билгеләрен күрергә, табигатьне күзәтергә өйрәнү.

4.

Балачак мизгелләре.

Й.Шәрәпова. "Тылсымлы сүзләр".

Ә.Бикчәнтәева. "Тәмле сүз".

Ш.Галиев. "Рәхмәтләр хакында".

Р.Гыйззәтуллин. "Тылсымлы сүз".

Н.Каштанов. "Ачулы туп".

6 сәгать

6 сәгать

Кешеләргә игелекле булганда, иң элек үзеңә күңел рәхәтлеге килүен ачыклау. Дуслык кадерен белүнең бик кирәкле сыйфат булуын аңлау.

5.

Ап-ак карлар яуганда.

Ш.Бабич. "Кышкы юл".

Р.Миңнуллин. "Ак кыш".

Г.Ибраһимов. "Кар ява".

Г.Бакир. "Кышкы уен".

Җ.Дәрзаман. "Җепшек көндә".

З.Хөснияр."Кышкы урман табышмаклары..."

Г.Рәхим. "Безнең тауда".

Ш.Биккол. "Урман читендә".

Р.Корбан. "Чыршы бәйрәме". Җ.Тәрҗеманов. "Һай, Кыш бабай..."

9 сәгать

9 сәгать

Кышкы табигатьнең үзенчәлекләрен күзәтү күнекмәләре булдыру.

6.

Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз.

Г.Сәгыйров. "Акбай".

Р.Вәлиева. "Ак песи".

М.Хөсәен. "Безнең дусларыбыз".

Ә.Кари. "Тиен".

Р.Батулла. "Куян баласы Нуяк".

М.Җәлил."Күке".

З.Хөснияр. "Тукран тәүбәсе".

Ә.Бикчәнтәева. "Үрдәк беренчелекне алган".

Ш.Галиев. "Колынкаем".

Татар халык әкияте. "Кем нәрсә ярата?"

Татар халык әкияте. "Тавык, Тычкан һәм Көртлек".

Литва халык әкияте. "Итәгаьле мәче".

Венгр халык әкияте. "Комсызлык бәласе".

Казах халык әкияте."Юмарт дөя".

12 сәгать

12 сәгать

Кошлар, аларның файдасы, кошларга карата мәрхәмәтлелек турында сөйли белү.

7.

Яз килә, яз көлә.

Ә. Бикчәнтәева. "Апрель ае".

М.Шабаев. "Ташу" (өзек)

Г.Лотфи. "Сыерчык".

Р.Миңнуллин. "Яз керде өебезгә".

Г.Рәхим. "Каргалар шәһәре".

З.Әхмәров. "Агачлар да авырый".

Р.Корбан."Җиңү бәйрәме".

Х.Халиков. "Рәхмәт сезгә, ветераннар!"

Р.Гыйззәтуллин. "Миләш нигә әче?"

8 сәгать

8 сәгать

Табигатьтә яз билгеләре. Язгы табигатьтә җанлану.

8.

Тату гаилә.

Г.Тукай. "Безнең гаилә".

И.Юзеев. "Һәркемнең үз эше".

Б.Рәхимова. "Бишек җыры".

З.Воскресенская. "Әни".

К.Булатова. "Әниемнең кызы юк бит".

Г.Гыйльманов. "Чәчәк буласым килә".

Р.Мингалим. "Канатларың булса".

И.Юзеев. "Дәү әнием".

Р.Миңнуллин. "Улы белән әнисе".

Ә.Ихсан. "Ана рәхмәте".

Бертуган Якоб һәм Вильгельм Гримнар. "Боткалы чүлмәк" әкияте.

9 сәгать

9 сәгать

Гаиләдә татулык, олыларның кечеләрне, кечеләрнең олыларны хөрмәтләве. Өлкәннәргә булышу, эшкә, һөнәргә өйрәнү.

19.

Җиләкле җәй

Җ.Дәрзаман. "Саумы, җәй!"

Ш.Галиев. "Тәмле җәй".

Б.Рәхмәт. "Иң күңелле чак".

Л.Лерон. "Җәйге бәхәс".

Э.Шәрифуллина. "Сабантуй".

Р.Корбан. "Кояш - безнең дустыбыз".

6 сәгать

8 сәгать



Җәй килү белән, табигатьтәге, тормыштагы, кешеләр күңелендәге үзгәрешләр. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.


Барлыгы:

68 сәгать

70 сәгать


Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Гомуми белем бирү осталыгына таләпләр:

  • әсәрне яки аерым өлешне төгәл итеп сөйләү;

  • бирелгән план буенча эчтәлек сөйләү;

  • иҗади эшләү: хикәя,әкиятләр уйлау.

Предмет буенча укучылар белергә тиешле белем осталыгы һәм күнекмәләре:

  • шигырьләрне яттан сөйли белү;

  • халык аваз иҗатын әдәби әсәрдән аера белү;

  • әдәби жанрлар буенча башлангыч (беренчел) белем күнекмәләре;

әдәби һәм сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

1. Әдәби әсәр белән эшләү:

  • текстның темасын аңлата белү;

  • текстны вакыйгасы буенча өлешләргә тарката белү;

  • сорау куя белү;

  • укытучы ярдәмендә план төзи һәм шуның буенча эчтәлеген сөйли белү;

  • укытучы ярдәмендә текстның төп фикерен билгели белү.

2. Сөйләм телен үстерү:

  • үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү-диалог оештыру;

  • бирелгән план буенча эчтәлекне сөйләү;

  • иҗади эшләргә өйрәнү-хикәя, әкиятләрне дәвам итү, әкиятләр,табышмаклар уйлау;

  • шигырьләр ятлау.

3. Уку техникасы:

  • аңлап һәм сәнгатьле уку; уку тизлеге минутка 30 -40 сүздән ким булмаска тиеш;

  • дөрес, тиешле тон һәм интонацияне сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлеген төшендерә алу;

  • эчтән шома уку күнекмәләрен формалаштыру;

  • сәнгатьле укуның башлангыч күнекмәләрен формалаштыру.

Рус мәктәбенең II сыйныфында укучы татар балаларының татар әдәбиятыннан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү.

Укучылырның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант, изложение, сочинение яздырып тикшереп була. Моннан тыш, сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә. Сораулар укыган әсәр, аерым текст, рәсем буенча тәкъдим ителә. Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый. Укытучы эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләрне истә тотарга тиеш: җавапның тулы, төгәл, дөрес булуы, сөйләмнең стилистик яктан камиллеге, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталылыгы.

Сорауларга җавап язуны бәяләү:

1.Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә, «5» ле куела (бер сөйләм хатасы яки бер пунктуацион хата булырга мөмкин).

2.Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин ике сөйләм хатасы, өч орфографик, ике пунктуацион хата яки ике сорауга җавап язганда төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.

3.Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, өч сөйләм хатасы, дүрт орфографик, биш пунктуацион хата булса, «3» ле куела.

I4.Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары өчтән артса, биш орфографик, алты пунктуацион хатасы булса, «2» куела.

Уку тизлеген бәяләү күрсәткече


Сыйныфлар

Хәрефләр саны

Сүзләр саны





Кычкырып уку

Эчтән уку

Кычкырып уку

Эчтән уку





2

95-140

140-290

30-40

40-70




Уку күнекмәләрен бәяләү

1. Программада каралган таләпләрне тулысынча үтәсә (авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп, пауза һәм логик басымны саклап укыса); укытучы биргән сорауларга җавап кайтара алса яки текст эчтәлеген аңлы рәвештә үзләштерсә, "5" ле куела.

2. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса, ләкин укыган вакытта 2-3 әйтелеш хатасы җибәрсә; пауза һәм интонациягә караган төгәлсезлекләр булса; текстның эчтәлеген аңлап, укытучы сорауларына җавап бирә алса, "4" ле куела.

3. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; текстны сәнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; әйтелешкә караган 3-4 хата җибәрсә; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы биргән сорауларга җавап кайтарганда, төгәлсезлекләр китсә; 4-5 әйтелеш хатасы җибәрсә, "3" ле куела.

4. Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә өзеп- өзеп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6 дан артык тупас бозып әйтү булса, "2" ле куела.

Кулланылган әдәбият

УМК

Укытучы өчен

Укучы өчен

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган "Әдәби уку: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)\ Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. - Казан: "Мәгариф-Вакыт", 2013.

2. "Әдәби уку" эш дәфтәре.Ф. Ш. Гарифуллина, И. Х. Мияссарова. - Казан : "Мәгариф - Вакыт" нәшр., 2015. - 80б: рәс б-н.

1.Закирҗанов Ә. Заман белән бергә. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2004.

2.Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият дәресләрендә сөйләм үстерү. -Казан: Мәгариф, 1998. 3.Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. - Казан: "Мәгариф", 2004.

4.ЗаһидуллинаД.Ф. Әдәби әсәр: өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. - Казан: Мәгариф, 2007.

5.Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. - Казан: "Хәтер" (ТаРИХ), 2003.

Электрон укыту чаралары

CD дисклар:

Габдулла Тукай.интерактив китап.

М.Җәлил буенча

Хәсән Туфан буенча

alish.ru/


1.Әхмәдуллин А.Г.Әдәбият белеме сүзлеге. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990.

2.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: "Мәгариф", 2007.

3.Гарданов Х.Ш. Без китап яратабыз. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985

4.Татар халык әкиятләре, табышмаклары, мәкальләре, мәзәкләре.

5.Ал кирәк, гөл кирәк. Уеннар китабы.- Казан: "Мәгариф", 1995.











Календарь-тематик план

1.Туган ил ул бер генә, чәчәк кенә, гөл генә ( 7сәгать)

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Төп эчтәлек

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Укучылар

эшчәнлеге төрләре

Контрольнең төрләре һәм формалары

Үткәрү вакыты план /


шәхескә кагы-лышлы

метапредмет

предмет

1

Г.Тукай. "Туган тел".

З.Туфайлова. "Туган җир".

Катнаш

дәрес

Дәреслек, шартлы билгеләр белән таныштыру. Туган тел, туган җир турында аңлап фикер йөртү.

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

Шигырьләрен сәнгатьле уку .

Тыңлаганны зиһенгә алу.

Сорауларга җавап бирү.

ятлау

2

Р.Вәлиева. "Туган җир".

Катнаш

дәрес

М.Гафуриның "Мәктәп", "Тырыш малай" шигырьләрен уку.

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

Шигырьләрен сәнгатьле уку

Сәнгатьле уку .

сәнгатьле уку

3

Г.Галиев. "Туган ил кайдан башлана?"

Катнаш

дәрес

Матурлыкны тоярга өйрәнү. Туган ил турында сөйли белү.

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

Уку,сорауларга җавап, Сәнгатьле уку

Сәнгатьле уку .

сәнгатьле уку

4

Р.Мәннан. "Татарстан флагы".

Г.Морат. "Иң матур ил".

Катнаш

дәрес

Чәчмә һәм шигъри әсәрләрне күзәтү, чагыштыру.

Туган илгә темәхәббәт тәрбияләү

сәнгатьле уку

5

"Казан кайнаган урын", "Шәһәр 6нигә Казан дип аталган?" (риваятьләр).

Катнаш

дәрес

Риваять жанры белән танышу. Әсәрләрне уку, эчтәлеген ачу.

Дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе.

Дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе.

сәнгатьле уку

6

Р.Вәлиева. "Казаным минем, Казаным".

Катнаш

дәрес

Казан шәһәре, андагы истәлекле урыннар турында белү.

Туган илне яратырга өндәү

сәнгатьле уку

7

Үзеңне тикшер. "Туган ил ул бер генә, чәчәк кенә, гөл генә".

Ныгыту

Өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Туган илне яратырга өндәү

Укытучы җитәкчелегендә биремнәрне үтәү.

сәнгатьле уку

2.Халык әйтсә, хак әйтә (6 сәгать )

8

Татар халык җыры. "Әпипә".

Катнаш

дәрес

Җыр тексты белән танышу

Җырны кычкырып, эчтән уку, җырларга өйрәнү.

сәнгатьле уку, җырлау

9

Халык җыры. "Матур булсын".

Катнаш

дәрес

Халык җыры белән танышу, җырның ритмын ачыклау.

Җырларга өйрәнү

сәнгатьле уку

10

Табышмыклар, санамышлар.

Катнаш

дәрес

Табышмыкларны уку, табышмык темасын билгеләү, җавабын табарга ярдәм итүче сүзләрне табу

Дөрес һәм сәнгатьле уку. Санамышларны тиз әйтергә өйрәнү.


11

Мәзәкләр, мәкальләр.

Катнаш

дәрес

Мәзәкләрне уку, темасын һәм уку тонын билгеләү. Мәкальләрнең мәгънәсен аңлату, темасын табу.

Аңлаешлы тон белән уку.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

12

Татар халык әкияте. "Хәйләгә каршы хәйлә".

Катнаш

дәрес

Әкият эчтәлеген ачыклау, төрен билгеләү.

Бер-береңә карата яхшы мөгалләмә тәрбияләү

Текст өстендә эш, әкиятнең эчтәлеген сөйләү.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

13

Иҗади дәрес: "Халык авыз иҗаты" проекты.

Ныгыту

Укылган әсәрләрне гомумиләштереп кабатлау

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

Иҗади эшчәнлекне үстерү.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

3.Алтын көз килә туган илемә (5 сәгать)

14

Г. Тукай. "Көз".

Катнаш дәрес

Тылсымлы сүзләрне әйтергә өйрәнү

Көзге табигатьнең матурлыгын күрергә өндәү

Әңгәмә кора белү, фикерләрне тыңлау

Сорау һәм биремнәрне үтәү

Сәнгатьле уку.

15

М.Әхмәтҗанов. "Көз".

Катнаш дәрес

Хикәя жанры турында әңгәмә корып сөйли белү

Көзге табигатьнең матурлыгын күрергә өндәү

Әңгәмә кора белү, фикерләрне тыңлау

Сорау һәм биремнәрне үтәү

Сәнгатьле уку.

16

Г.Галиев. "Айлар алышынганда".

Катнаш дәрес

Көз айлары турында белемнәрне тирәнәйтү. Хикәя жанры турында белемнәрен киңәйтү.

Көзге табигатьнең матурлыгын күрергә өндәү

Әңгәмә кора белү, фикерләрне тыңлау

Сорау һәм биремнәрне үтәү

Сәнгатьле уку.

17

Н.Сладков. "Көз җитте".

Катнаш дәрес

Табигать турында язылган әсәрләрне искә төшерү.

Н.Сладков әсәре аша көзге табигатьнең матурлыгын күрергә өндәү

Әңгәмә кора белү, фикерләрне тыңлау

Сорау һәм биремнәрне үтәү

Сәнгатьле уку.

18

Үзеңне тикшер. "Алтын көз килә туган илемә"

Ныгыту

Табигать турында язылган әсәрләрне искә төшерү.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

Әңгәмә кора белү, фикерләрне тыңлау

Сорау һәм биремнәрне үтәү

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

4. Балачак мизгелләре (6 сәгать)

19

Й.Шәрәпова. "Тылсымлы сүзләр".

Яңа матер.өйрәнү

Шигырьнең эчтәлеге белән таныштыру. Язучы әйтергә теләгән төп фикерне билгеләү. Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

Кешегә хас сыйфатлар, кешеләргә яхшылык, изгелек эшләү.

Аңлаешлы тон белән уку.

Сорау һәм биремнәрне үтәү

Сәнгатьле уку

20

Ә.Бикчәнтәева. "Тәмле сүз".

Катнаш дәрес

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру. Язучы әйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

дус тату яшәргә өйрәтү

Аңлаешлы тон белән уку.

Сорау һәм биремнәрне үтәү

Сәнгатьле уку

21

Ш.Галиев. "Рәхмәтләр хакында"

Катнаш дәрес

Шигырьнең эчтәлеге белән таныштыру.

дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә ки-лергә әзер торуны төшендерү

Аңлаешлы тон белән уку

Сорау һәм биремнәрне үтәү

Сәнгатьле уку.

22

Р.Гыйззәтуллин. "Тылсымлы сүз".

Катнаш дәрес

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру.

дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә ки-лергә әзер торуны төшендерү

Аңлаешлы тон белән уку

Сорау һәм биремнәрне үтәү

Сәнгатьле уку.

23

Н.Каштанов. "Ачулы туп".

Катнаш дәрес

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру.

Аңлаешлы тон белән уку

Сорау һәм биремнәрне үтәү

Сәнгатьле уку.

24

Үзеңне тикшер. "Балачак мизгелләре ".

Ныгыту

Үтелгән әсәрләрне искә төшерү

Аңлаешлы тон белән уку

Сорау һәм биремнәрне үтәү

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

5. Ап - ак карлар яуганда (9сәгать)

25

Ш.Бабич. "Кышкы юл".

Яңа матер.өйрәнү

Шигырьне ишетеп зиһенгә кабул итү.

Вакыт кадере, табигатькүренешләре турында белү.

Әңгәмә кора белү, фикерләрне тыңлау

Сорау һәм биремнәрне үтәү

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

26

Р.Миңнуллин. "Ак кыш".

Катнаш дәрес

Шигырьне ишетеп зиһенгә кабул итү.

Вакыт кадере, табигатькүренешләре турында белү.

Әңгәмә кора белү, фикерләрне тыңлау

Сорау һәм биремнәрне үтәү

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

27

Г.Ибраһимов. "Кар ява".

Катнаш дәрес

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

Кышкы табигатҗ, саф һавада йөрүнең файдасы турында сөйләшү. Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

Әңгәмә кора белү, фикерләрне тыңлау

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

28

Г.Бакир. "Кышкы уен".

Җ.Дәрзаман. "Җепшек көндә".

Катнаш дәрес

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

Авторлар әйтергә теләгән фикерне табу. Кышкы уеннар, аларда катнашу турында сөйләшү.

Әңгәмә кора белү, фикерләрне тыңлау


29

З.Хөснияр."Кышкы урман табышмаклары..."

Катнаш дәрес

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

Авторлар әйтергә теләгән фикерне табу. Кышкы уеннар, аларда катнашу турында сөйләшү.

Әңгәмә кора белү, фикерләрне тыңлау

Дөрес интонация белән әйтү.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

30

Г.Рәхим. "Безнең тауда".

Катнаш дәрес

Шигырьне ишетеп зиһенгә кабул итү.

Әңгәмә кора белү, фикерләрне тыңлау


31

Ш.Биккол. "Урман читендә".

Катнаш дәрес

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

Әңгәмә кора белү, фикерләрне тыңлау


32

Р.Корбан. "Чыршы бәйрәме". Җ.Тәрҗеманов. "Һай, Кыш бабай..."

Катнаш дәрес

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

Авторлар әйтергә теләгән фикерне табу. Кышкы уеннар, аларда катнашу турында сөйләшү.

Әңгәмә кора белү, фикерләрне тыңлау

Дөрес интонация белән әйтү.

33

Үзеңне тикшер. "Ап-ак карлар яуганда".

Ныгыту

Үтелгән әсәрләрне искә төшерү

Әңгәмә кора белү, фикерләрне тыңлау

Сорау һәм биремнәрне үтәү

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

«Әдәби уку» дәреслегенең 2 нче кисәге

6. Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз (12 сәгать )

34

Г.Сәгыйров. "Акбай".

Яңа матер.өйрәнү

Дәреслекнең II кисәге белән танышу. Этләр, аларның файдасы турында сөйләшү.

Балаларда җәнлекләр белән кызык-сыну, аларга мәхәббәт, шулай ук җәнлекләргә карата шәф-катьлелек, ярдәмчеллек хисе тәрби-яләү.

Эчтәлекне аңлап уку, рәсем ясау.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

35

Р.Вәлиева. "Ак песи"

Катнаш дәрес

Әсәр эчтәлеген ачыклау

Аңлаешлы тон белән уку

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

36

М.Хөсәен. "Безнең дусларыбыз"

Катнаш дәрес

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

Рольләргә бүлеп уку, сорауларга җавап бирү.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

37

Ә.Кари. "Тиен".

Р.Батулла. "Куян баласы Нуяк".

М.Җәлил."Күке".

Катнаш дәрес

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

Дөрес һәм сәнгатьле уку, әңгәмә кору.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

38

З.Хөснияр. "Тукран тәүбәсе".

Катнаш дәрес

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

Дөрес һәм сәнгатьле уку, әңгәмә кору.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

39

Ә.Бикчәнтәева. "Үрдәк беренчелекне алган".

Ш.Галиев. Сорауларга җавап. Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.Сәнгатьле уку. "Колынкаем".

Катнаш дәрес

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

Балаларда җәнлекләр белән кызык-сыну, аларга мәхәббәт, шулай ук җәнлекләргә карата шәф-катьлелек, ярдәмчеллек хисе тәрби-яләү.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

40

Татар халык әкияте. "Кем нәрсә ярата?"

Катнаш дәрес

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

Эчтәлекне аңлап уку, рәсем ясау.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

41

Татар халык әкияте. "Тавык, Тычкан һәм Көртлек"

Катнаш дәрес

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

42

Литва халык әкияте. "Итәгатьле мәче".

Катнаш дәрес

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру. Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

Әкият персонажларын ачыклау, аларга характеристика бирү

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

43

Венгр халык әкияте. "Комсызлык бәласе".

Катнаш дәрес

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

44

Казах халык әкияте."Юмарт дөя".

Катнаш дәрес

Текст эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

45

Үзеңне тикшер. "Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз".

Ныгыту

Үтелгән әсәрләрне искә төшерү

Эчтәлекне аңлап уку, рәсем ясау.

Өйрәнелгән әсәрләрне гомумиләштереп кабатлау

7. Яз килә, яз көлә ( 8 сәгать)

46

Ә. Бикчәнтәева. "Апрель ае".

Яңа матер.өйрәнү

Яз шатлыгы, язгы эшләр турында сөйләшү.

Табигатькә карата сакчыл караш турында сөйләшү.

Эчтәлекне аңлап уку, рәсем ясау

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

47

М.Шабаев. "Ташу" (өзек)

Г.Лотфи. "Сыерчык".

Катнаш дәрес

Әсәрләрдәге уртак теманы табу. Язгы ташу вакыты турында сөйләшү. Су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Әңгәмә оештыру. Фикерләрен дөрес, төзек җөмләләр белән әйтә белү.

Иҗади биремнәрне үтәү.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

48

Р.Миңнуллин. "Яз керде өебезгә".

Катнаш дәрес

Әңгәмә оештыру. Фикерләрен дөрес, төзек җөмләләр белән әйтә белү.

Аңлаешлы тон белән уку

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

49

Г.Рәхим. "Каргалар шәһәре".

Катнаш дәрес

Яз шатлыгы, язгы эшләр турында сөйләшү.

Лирик әсәрне анализлау. Яз хәбәрчеләре, кошларның файдасы турында сөйләшү.

Фикерләрен дөрес, төзек җөмләләр белән әйтә белү.

Иҗади биремнәрне үтәү.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

50

З.Әхмәров. "Агачлар да авырый".

Катнаш дәрес

Әйләнә-тирә табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Фикерләрен дөрес, төзек җөмләләр белән әйтә белү.

Аңлаешлы тон белән уку

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

51

Р.Корбан."Җиңү бәйрәме".

Х.Халиков. "Рәхмәт сезгә, ветераннар!"

Катнаш дәрес

Әйләнә-тирә табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Иҗади биремнәрне үтәү.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

52

Р.Гыйззәтуллин. "Миләш нигә әче?"

Катнаш дәрес

Әйләнә-тирә табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Аңлаешлы тон белән уку

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

53

Үзеңне тикшер. "Яз килә, яз көлә".

Ныгыту

Эчтәлекне аңлап уку, рәсем ясау

Иҗади биремнәрне үтәү.

Сорауларга җавап. Сәнгатьле уку.

8.Тату гаилә (9 сәгать)

54

Г.Тукай. "Безнең гаилә".

И.Юзеев. "Һәркемнең үз эше".

Яңа матер.өйрәнү

Автор әйтергә теләгән фикерне табарга өйрәнү.

Гаилә членнары, алар башкарган эшләр турында сөйли белү.

Дөрес уку. Эчтәлеген сөйләү.

. Аңлаешлы тон белән уку

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

55

Б.Рәхимова. "Бишек җыры".

Катнаш дәрес

Бишек җырларының әһәмияте турында сөйләшү.

Аңлаешлы тон белән уку

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

56

З.Воскресенская. "Әни".

К.Булатова. "Әниемнең кызы юк бит".

Катнаш дәрес

Гаилә турында язылган әсәрләрне уку, анализлау. Әниләрнең бөеклеге турында сөйләшү.

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

57

Г.Гыйльманов. "Чәчәк буласым килә".

Катнаш дәрес

Автор әйтергә теләгән фикерне табарга өйрәнү.

Дөрес уку. Эчтәлеген сөйләү.

Аңлаешлы тон белән уку

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

58

Р.Мингалим. "Канатларың булса".

Катнаш дәрес

Иҗади биремнәрне үтәү.

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

59

И.Юзеев. "Дәү әнием".

Р.Миңнуллин. "Улы белән әнисе".

Катнаш дәрес

Әби, бабайлар турында сөйли белү. Ярдәмләшү, бәйрәмнәр уздыру турында фикер алышу.

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

60

Ә.Ихсан. "Ана рәхмәте".

Катнаш дәрес


Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

61

Бертуган Якоб һәм Вильгельм Гримнар. "Боткалы чүлмәк" әкияте.

Катнаш дәрес


Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

62

Үзеңне тикшер. "Тату гаилә".

Ныгыту

Бүлек буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Иҗади биремнәрне үтәү.

Бүлек буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

9.Җиләкле җәй (6 +2 сәгать )

63

Җ.Дәрзаман. "Саумы, җәй!"

Яңа матер.өйрәнү

Автор әйтергә теләгән фикерне табарга өйрәнү.

Табигатьтәге, тормыштагы кешеләр күңелендәге үзгәрешләрне күрсәтү

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

64

Ш.Галиев. "Тәмле җәй".

Б.Рәхмәт. "Иң күңелле чак".

Катнаш дәрес

Әсәрләрнең охшаш һәм аермалы якларын табу. Безнең урманнарыбызда, бакчаларыбызда үскән байлыклар турында сөйләшү

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

65

Л.Лерон. "Җәйге бәхәс".

Катнаш дәрес


Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

66

Э.Шәрифуллина. "Сабантуй".

Катнаш дәрес


Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

67

Р.Корбан. "Кояш - безнең дустыбыз".

Катнаш дәрес

Автор әйтергә теләгән фикерне табарга өйрәнү.

Шигырьне сәнгатьле уку. Анализлау.

68

Зачет

Үзеңне тикшер. "Җиләкле җәй"

Катнаш дәрес

Җиләк-җимеш исемнәрен белү. Укылган әсәрләрне, аларның авторларын барлау.


69

БСҮ. "Яраткан әсәрем".

Катнаш дәрес

Яраткан әсәрең, яраткан героең турында сөйли белү


70

2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Йомгаклау.

Ныгыту

Өйрәнелгән бүлекләрне барлау.

Бүлек буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.



© 2010-2022