- Преподавателю
- Другое
- Татар теленнән өстәмә дәрес планы
Татар теленнән өстәмә дәрес планы
Раздел | Другое |
Класс | 10 класс |
Тип | Рабочие программы |
Автор | Сабитова Л.З. |
Дата | 30.08.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
10-11 сыйныфта татар телен өстәмә рәвештә өйрәтү өчен
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Татар теле: атнага 1сәгать исәбеннән барлыгы 10 нчы сыйныфта 35 сәгать,11 нче сыйныфта 34 сәгать
Программа: "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ( рус балалары өчен)", Казан: Мәгариф, 2010.
Үрнәк программа:" "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен)" ,Казан: Татарстан китап нәшрияты 2011.
Аңлатма язуы.
Эш программасы структурасы.
Туган телне (татар телен) өстәмә рәвештә өйрәтү өчен эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне үз эченә алган курсның эчтәлегеннән, календарь-тематик планнан.
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
-
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Россия Федерациясе Законы(№ 273-ФЗ, 29.12.2012);
-
«Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы (№68-ЗРТ, 22.07.2013);
-
"Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль);
-
Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2008.
-
"Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен)", Казан: Мәгариф, 2010;
-
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендә кабул ителгән 794 нче карары нигезендә расланган "2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" Татарстан Республикасы дәүләт программасы;
-
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү турында»гы (№ 2744/14, 25.02.2014) хаты.
.
.
Курсның эчтәлеге
Татар теле факультатив дәрес формасында өйрәнелә. Укучыларның элеге курс буенча алынган белемнәре бәяләнми.
10-11 сыйныф укучыларына татар телен өстәмә рәвештә өйрәтү курсының төп максат һәм бурычлары:
-татар телне өйрәнүгә кызыксыну уяту;
- мәдәниятның, бигрәк тә милли мәдәниятның, бер күренеше итеп кабул итәргә өйрәтү;
- укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү
- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;
-укучыларның сөйләмен яңа сүзләр белән баету;
- сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыруны дәвам итү;
- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;
- сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;
-тыныш билгеләрен дөрес куя белү;
- төрле сүз төркемнәрен урынлы куллана белүләренә ирешү,
- сүз ясалышын аңлап,дөрес куллана белүләренә ирешү,
- сүз төркемнәрен рус теле белән тәңгәл килү-килмәвен чагыштыру,
- язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белүләре,
- иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә дөрес файдалана алу.
Календарь-тематик план
№
Тема
Сәгать саны
Үтәлү вакыты, план
Үтәлү вакыты, факт
1
БСҮ. И, туган тел...
1
2
Телләр белгән,илләр белгән.
1
3
Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары.
1
4
Казанның югары уку йортлары.
1
5
Сөйләм культурасы
1
6
Татар музыка сәнгате
1
7
Халыккабагышлангангомер (рәссамнар,композиторлар,педагоглар иҗаты белән танышу)
1
8
Татар әдипләре (Г.Тукай,М.Җәлил иҗатларын тирәнтен өйрәнү)
1
9
Әдәби тел нормалары
1
10
Әдәби һәм язма сөйләм стильләре
1
11
Тыныш билгеләре һәм язма сөйләм
1
12
Нокта билгесе куела торган очраклар
1
13
Сорау билгесе куела торган очраклар
1
14
Өндәү билгесе куела торган очраклар
1
15
Татар сөйләмен фонетик яктан дөрес оештыру күнекмәләре
1
16
Иҗек читендәге фонетик үзгәрешләрне дөрес куллану күнекмәләре
1
17
Антоним,синоним,омонимнарны сөйләмдә урынлы куллану
1
18
Сүз ясалышы. Ясалма сүзләрне дөрес куллану күнекмәләре.
1
19
Кушма сүзләрне,парлы сүзләрне дөрес язу күнекмәләре
1
20
Тезмә,кыскартылма сүзләрне дөрес язу күнекмәләре.
1
21
Сүз төркемнәрен сөйләмдә дөрес куллана,дөрес яза белү күнекмәләре.
1
22
Исем.Исемгә хас категорияләр
1
23
Сыйфат сүз төркемен сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре.Сыйфатка хас грамматик формалар.
1
24
Сан сүз төркемен сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре.Санга хас грамматик формалар.
1
25
Рәвеш сүз төркемен сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре.Рәвешнең төп билгеләре.
1
26
Алмашлык сүз төркемен сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре.Алмашлыкның төп билгеләре
1
27
Фигыль сүз төркемен дөрес куллану.
1
28
Затланышлы фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре.
1
29
Затланышсыз фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре.
1
30
Сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәве үзенчәлекләре
1
31
Җөмләдә сүзләрне бәйләүче чараларны гамәли куллану күнекмәләре булдыру.
1
32
Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив кулланыла торган төрләреннән файдалана белү күнекмәләре.
1
33
Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу күнекмәләре.
1
34
Ситуатив күнегүләрне дөрес төзи белү күнекмәләре
1
35
БСҮ.Мирас итеп кабул иттем, мирас итеп калдырырмын туган телемне.(10 нчы сыйныф-р өчен)
1