Научная работа по татарскому языку на тему Фатих Карим (9-11 классы)

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Научно- исследовательская работа

Тема работы: Фатих Кәримнең иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу.

Выполнила:

Цыбульская Элина Витальевна

ученица 9 класса(русскояз.груп.)

Муниципального автономного общеобразовательного учреждения города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №50 с углубленным изучением отдельных предметов»

Научный руководитель:

Назипова Зульфия Равильевна

учитель высшей

квалификационной категории

Казань- 2015

Эчтәлек

Максат ................................................................................................... 2

Кереш...................................................................................................... 2-4

Төп өлеш.

Фатих Кәримнең иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу.

1. Фатих Кәримнең катлаулы язмышы турында.............................. 4-7

2. Туган илгә тугры ул булды ул....................................................7

Йомгаклау............................................................................................... 8

Әдәбият исемлеге................................................................................... 9







Кереш.

Без бүгенге көндә зур иҗтимагый үзгәрешләр чорында яшибез. Кичәге үткәнебез бүгенгә, бүгенгесе иртәгәгә ярамый торган заманда ялган кыйммәтләр барлыкка килә, әхлак нормалары артка чигенә. Шушы шартларда, бигрәк тә яшьләр өчен, эстетик зәвык тәрбияләүче, гомумкешелек кыйммәтләрен аңлата торган җәүһәрләребезнең роле зуррак урын ала бара, вакыт агышы зурайган саен үткәннәргә ныграк йөз барабыз, үзебезнең тарихыбызны, шәҗәрәләребезне өйрәнәбез, әдәби мирасыбызны барлыйбыз.

Милләтебезнең асыл уллары һәм кызлары элек-электән башкарган изге эшләре белән башка халыкларны да зур игелекле гамәлләргә этәргән, аларга үрнәк булган. Кайда гына туып, соңыннан кайда гына барып чыкмасын, татар егетләре-кызлары үз тамырларына хөрмәт белән караган. Андый изге затларны соңыннан халкыбыз үзе дә онытмый, якты истәлекләрен кадерләп саклый.

Хезмәтебезнең максаты: Фатих Кәрим - татар поэзиясенең үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәргән, милләтебезнең, аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырган әнә шундый гүзәл затларның берсе икәнен раслау. Бу максатны ачыклау өчен түбәндәге максатлар һәм бурычлар куелды:

Фатих Кәримнең иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу.

Бурычлар:

1. Фатих Кәримнең катлаулы язмышы турында.

2. Туган илгә тугры ул булды ул.

Шагыйрьләр арасында Ф.Кәрим башкаларга караганда да Дим елгасын күбрәк яраткан булса кирәк. Шигъри Дим буеның гүзәл табигате халкыбыз җырларында да мактала:

Димдә тудым, Димдә үстем,

Җиләк җыйдым тугайда…..

Бу җырны Ф. Кәрим дә яратып җырлагандыр. Бу җыр, әйтерсең, аның үзе турында. Ул, җырда әйтелгәнчә, Дим буендагы Ает авылында туган, тугайларында җиләк җыйган, балык тоткан. Язын Димнең ярларына сыеша алмый котырынып, ташып, яр буйларындагы күлләр белән тоташып киң болыннарны су басуы, су кайтканнан соң тугайларда үлән күпереп үсүе, соңрак шомырт-карлыганнарның чәчкәгә күмелеп утыруы шагыйрьнең күз алдыннан үтә.

Дим буенда хәзер шаулый ташкын

Ярларына кире кайткандыр.

Балалыгым үткән болыннарда

Инде шомырт чәчкә аткандыр.

Яшел хәтфәдәй искиткеч киң тугайлар, хуш ис аңкытып торган гөлчәчәкләр, яр буендагы түгәрәк күлләр булган Дим буе шагыйрь күңеленә гаҗәп бер матурлык, нәфислек бирә һәм аның күңелендә ягымлы шигырьләр тудыра.

Бу теманы без актуаль дип атыйбыз, чөнки без һәрберебез үзебезнең тарихны яхшы белергә, аннан гыйбрәт алырга, хаталарны төзәтергә тиешбез.

Бу теманы сайлавыбызның төп максаты-әдип иҗатындагы аянычлы язмышын тикшерү.Бу бурычка ирешү юлында безгә язучының иҗаты, тормышы турында язылган байтак истәлекләр, мәкаләләр белән танышырга туры килде. Аның турында дуслары, туганнары һәм аны күреп белгән замандашларының истәлекләре тупланган әлеге китап әдипнең тууына 100 ел тулу уңае белән чыгарылган. Фатих Кәримнең бөтен тормышы чагылыш тапкан бу китапта без үзебезне кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптык. Хезмәтнең практик яктан әһәмияте шунда: анда тупланган материал мәктәпләрдә татар әдәбияты дәресләрендә, түгәрәкләрдә, класстан тыш чараларда өстәмә материал буларак кулланыла ала.

Эш барышында кулланылган методлар: эзләнү, чыганаклар анализы, синтез, күзәтү.

Эшнең структурасы.

Фәнни эшебез кереш, төп өлештән, йомгаклаудан, әдәбият исемлегеннән тора.

Төп өлеш.

1.Фатих Кәримнең иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу.

Ф.Кәрим заманы өчен дини, укымышлы гаиләдә үсә. Әтисе Әхмәтвәли озак еллар мәдрәсәләрдә белем ала, бай балаларының аш-су әзерләүчесе булып тамагын туйдыра. Күп вакыт дөнъя гизеп йөри. Дингә ихлас ышана. Шул темага шигырьләр, поэмалар яза. Үзе гаҗәп дәрәҗәдә ачык һәм киң күңелле була. Яшәп килгән тәртипләрне яратмый, байлыкка кызыкмый, ярлылыкны да хуп күрми. Ул заманының алдынгы кешесе булып танылган, фәлсәфи фикер йөртергә яраткан. Бу гаилә намуслы хезмәт белән көн күрә. Олы ир туганнары үсә төшү белән кул арасына керә башлаганнар. Берсе кыш укып, җәй буена читтә эшләп кайта, өченчесе байга малайлыкка яллана, аннан соң кара эшче була һәм шунда үпкә чире эләктерә. Ә әтиләре шуннан соң үз эченә бикләнә, бөтен эше мәчеткә барып кайтудан узмый.

Төрек-Балкан сугышы башлангач, мулла бераз үзгәргәндәй була. Яңа тормышны ялганламый, якламый. Революциядән соң өч ел яшәгәч, тома сукыраеп, муллалыктан баш тартмыйча, 1918 нче елны тыныч кына дөнья куя.

Әниләре Гөльямал да аз сүзле, тыйнак, уңган хатын булган. Бөтен өй мәшәкатьләре, йорт эшләре аның җилкәсенә төшкән. Еш чирләгән. Шуңа карамастан, һәрвакыт күтәренке күңеллелек саклаган, эшне җырлап кына башкарган. Балалары да аның моңлы тавышын тыңларга яратканнар.

Ф. Кәримнең поэзиягә булган мәхәббәте ата-ана нигезендә үк сиземләнә башлый. Шагыйрь үзе бу хакта болай дип язган: « Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук тома сукыр әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштыргалаганын ишетү, апам Мәрьямнең үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку - болар минем әдәбият өлкәсенә табан юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч этәргеч булдылар…»

Ф. Кәримнең әдәбият белән ныклап кызыксынуы әтисе үлгәч башлана. Ул һәр көнне, әнисен елата- елата , аннан « Сак -Сок бәетен» укыта.

Булачак шагыйрь шулай итеп 12 яшенә кадәр туган авылында яши, укый. 1922 нче елда Ф.Кәрим Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек курсына укырга керә, монда ул 2 ел уңышлы шөгыльләнә.

Ул чакта Казанда яшәгән абыйсы Габдулла аны үзе янына чакыра. 1924 нче елда Казанга килгәч, абыйсын Башкортостанга эшкә күчерәләр. Шулай да Габдулла Фатихны Н.К. Крупская исемендәге йортына урнаштырырга өлгерә. Ф.Кәрим монда 1925 нче елның көзенә кадәр тәрбияләнә. 1929 нчы елда Казанда Җир төзү эшләре техникумын тәмамлый. Шушы елларда аның беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга. Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлегендә җитәкчелек иткән елларда ул аеруча канатланып китә ( 1934) .

«Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета - журналлары редакцияләрендә илһамланып иҗат итә.

1931 -1933 нче елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайта.

Фатих Кәримгә "Җидегәнчеләрнең юлдашы, солтангалиевче..." дигән ярлыклар тагыла. Бу сүзләр артында нәрсә шәүләләнүе сер түгел. 1936 нчы елда аның өстендә кара болытлар куера. 1937 нче елда ул эшеннән чыгарыла.

Утыз җиденче елның җәе.Шагыйрь өстендә ямьсез кара болытлар куера. Ә утыз сигезнең өченче гыйнваренда егерме тугыз яше туларга алты көн калган Фатихны төнлә уятып, «кара козгын»га утыртып төрмәгә алып китәләр.

Мулла улы буларак, имеш, ул, сыйнфый көрәшкә зыян китергән: үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергән, троцкистлар белән элемтәдә торган. Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була.

1939 нчы елны хөкем була. Аңа аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр. Хатларның берсендә ул киная белән генә үзенең кай тирәдәрәк утырганын да хәбәр итә. Шуннан соң хатыны Кадрия, ике яшьлек кызы Ләйләне ияртеп, Казандагы төрмә янына килеп йөри. Ләйлә: «Әти ! Кайт инде! Тизрәк кайт!» - дип кычкыра. Ф.Кәрим кызының тавышын ишетә, күз яшьләренә буылып тыңлый…

Югары суд утырышы шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә жибәрәләр. Төрмәдә утырганда да, ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән, Х. Туфан кебек, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием жөйләрендә яшереп тота. Шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә.

… Ә мин калам тынчу таш төрмәдә

Тимер рәшәткәгә баш иям.

Өзелергә җитеп сыкрый күңелем

Сагынудан сине, Кадриям!…

Бөтен тормыш - көн-төн сыкрап эшләү,

Кәгазь дә юк монда, каләм дә.

Килеп житми анаң, балаларың,

Сагынып язган кайнар сәламнәр.

Мин сезгә Ф.Кәримнең соңгы хаты турында сөйләргә телим.

Фатих Кәрим тормышында гаиләсеннән, туганнарыннан озаклап аерылып торган чорлар да булган. Монда авыр сугыш еллары гына түгел, ә илдә барган репрессия еллары да гаепле. Нахак бәла аркасында Ф.Кәрим төрмәгә барып эләгә.

Яшәп килүче җәмгыятькә үзенең гаепсезлеген исбат итүдән гаҗиз булып, ул салкын төньякта, муеныннан карга бата-бата урман кисә. Ләкин шагыйрь җанлы кеше иҗат итми тора алмый ул. Тик аның язганнарында хәзер инде социализмны, партияне, комсомолны мактау юкка чыга. Лирик герой үз мине белән ялгыз кала. Бу - аның икенче чор иҗатының -төрмә елларында язганнарының төп сыйфаты. Аның әсәрләрендә тоткынлыкның ачы газабы, рәнҗетелү хисләре өстенлек итә. Шагыйрь иреккә сусый. Шуңа күрә хөрлек билгеләре булган кошларны әсәрләренә табигый кертеп сурәтләве дә азтлыкка омтылу хисләрен көчәйтүгә ярдәм итә. Без лирик геройның ак күгәрчен белән сөйләшүенә шаһит булабыз. Икенче бер шигырендә ул кыр казына мөрәҗәгать итә.

Әй, кыр казы! Түбәнәйт тә

Очкан юлыңны,

Бүләк итеп китче миңа

Бер каурыеңны.

Үзе генә түгел, бик күп әдипләр, артистлар, хәрбиләр, галимнәр белән. Илдә канкойгыч сугыш барганда да, бу бер гаепсез "халык дошманнары" төрмәләрдән чыга алмаган. Бары тик хатыны Кадрия ханымның аерата тырышлыгы, дуслары, шул исәптән язучы Кави Нәҗми ярдәме белән генә Ф.Кәримгә иреккә чыгу бәхете эләгә. Тик бер шарт белән - кичекмәстән сугышка китәргә. Ничә еллар гаиләсеннән аерылып торган шагыйрь үзе турында уйлыймы соң? 1941 елның декабре башында ук ул фронтка китеп бара. Билгеле инде, мондый вакытта араларны якынайтып, хатлар йөри. Төрмәләрдә утырганда да, сугыш кырында чакта да шагыйрь һәм аның яраткан хатыны Кадрия ханым хатлар ярдәмендә сагышларын басканнар, бер-беренең хәлен белгәннәр, күңел яраларына дәва булырлык сүзләр тапканнар. Фатихына авыр сугыш давылларына бирешмәслек көчне бирерлек хатлар язарга кирәклеген Кадрия ханым яхшы аңлаган. Бүгенге көндә әлеге хатлар Ф.Кәрим һәм аның төп таянычы, терәге булган Кадрия ханым, аларның олы мәхәббәте турында сөйләүче төп шаһитләр булып тора.

Сөекле хатыны Кадрия гаделлек эзләп, бер шәһәрдән икенчесенә чаба, иренең гаепсез булуын исбат итү өчен көрәшә.

Язучы К. Нәҗми, генерал Я. Чанышев һ.б., шагыйрьне азат итүләрен сорап, югары хөкем һәм тикшерү органнарына хатлар юллыйлар. Ниһаять, 3 елдан артык вакыт үткәч, 1941 нче елда Ф.Кәримне Казанга кайтарып, яңадан хөкем ясыйлар, һәм 3 нче декабрьдә азат итәләр. Йончыган, күргән газап- кайгылардан, авыр эштән өшәнгән, гаепсез икәнлегенә ышанып акларлар дигән ак өметен генә җуймаган Фатих Кәрим чынлап та акланып илгә кайта.

Сугыш башлангач, Ф.Кәрим үзе дә, фронтка җибәрүләрен сорап, гаризалар яза.

Төн. Окоп. Сугыш азга булса да, тынып калган. Күпне күргән соры шинель кигән солдат автоматын янына куеп, окоп почмагына утырган. Йөзендә уйчанлык һәм тирән сагыну. Кәгазь кисәкләрен үзе теккән куен дәфтәрен тезенә куйган да нидер яза. Вак яңгыр сибәләүче көзге җил дә, авыр сугыштан соң күз-керфекләренә эленгән арыганлык та аны туктата алмый. Ул ут эчендә дә, төннәрен йокламыйча, армый-талмый иҗат итә.

Сугыш елларында Ф. Кәрим 150 гә якын шигырь, 8 поэма, 2 чәчмә әсәр, 5 пәрдәле драма, җырлар иҗат итеп калдыра. «Разведчик язмалары», «Язгы төндә» повестьлары проза әсәрләре арасында аеруча әһәмиятле урынны алып тора. Аларда сугышларның жиңүебезгә олы ышаныч белән яшәүләре, шушы изге максат өчен бөтен көч-ихтыярларын туплаулары сурәтләнә.

2.Туган илгә тугры ул булды ул.

Фронттан салган беренче хатында ул түбәндәге юлларны яза:"... Үзем исән-сау. Киләсе җиребезгә килеп җитеп, эшкә башладык. Хәзер инде кулга корал тотып Туган ил өчен көрәшәбез. Эш күп, вакыт юк. Тәүлекләр буе аякта торырга туры килә. Болар бар да дан эше.Тик сәламәтлек кенә булсын. Хәзер Ләйлә "Минем әти фронтта"дигән шигырен күкрәк киереп укысын инде. Әтисе аның фронтта, хәрәкәт итүче армиядә" (28.02.1942)

Икенче бер хатында Фатих Кәрим фашизмга каршы корал белән дә һәм җыр белән дә көрәшүе турында әйтә:"... Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионлаган кызылармеецларбелән бергә, бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм...".

Сугышта да ул сөекле гаиләсен онытмый.Ф. Кәримнең кызы Адага язган хаты: "Кызчыгым, Ада, кадерлем!

Әтиеңнән кайнар фронт сәламе сиңа. Кадерле әниеңә һәм сеңелең Ләйләгә сәлам әйт. Кызчыгым, мин хәзергә исән-сау әле. Син, Адочка, бар көчеңне җыеп, яхшы укырга тырыш, чөнки барлык фронтовикларның - Туган илебезне саклаучыларның балалары «отлично»га һәм «яхшы» билгесенә укырга тиешләр. Укуга бик игътибарлы бул! Укытучыларыңның киңәшләрен төгәл һәм пөхтә итеп үтә.

Һәрвакыт әниеңнең сүзен тыңла, өй эшләрендә булыш.

Бик каты кочаклап үбеп калам. Әтиең Фатих."

Бу хат шагыйрьнең нечкә хисле икәнлегенә дәлил. Ул балаларын соңгы тапкыр сугышка китәр алдыннан күрә. Шул көннәрдә сабыйлар соңгы тапкыр ата иркәләвен татыйлар. Ләкин аңа балаларын яңадан күрергә насыйп булмый. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калгач, 1945 нче елның 19 нчы февралендә командованиенең әһәмиятле боерыгын үтәгәндә Көнчыгыш Пруссиядә һәлак була.

Шулай үлде Ватан улы

Сугыш барган кырларда;

Бик биеккэ, зәңгәр күккә

Күтәрербез җырларда.

Ф. Кәримгә сугыш дәвамында хәрби батырлыгы өчен күп тапкырлар рәхмәт белдерелә. Кызыл йолдыз ордены, берничә медаль белән бүләкләнә. Соңгы батырлыгы өчен аңа, үлгәннән соң, икенче орден - «Беренче дәрәҗә Ватан сугышы» ордены бирелә.

Ф. Кәримнең кабере ерак җирдә, Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә Туганнар каберлегенә күмелә, монументта мәңгеләштерелә.

Туган ил, азат аналар, бәхетле балалар өчен җаннарын кызганмый көрәшкән солдатның батырлыклар, сөйгәннәренә булган олы мәхәббәте сугыш вакытында язылган яңадан-яңа әсәрләрендә чагыла. Күп шигырьләрендә туган якларын, Дим буйларын, Идел буйларын өзелеп сагынуы турында сөйли. Моңаю, туган якны, сөекле иптәшен сагыну белән бергә сабырлыкка өнди.

Ф. Кәрим поэзиясе - якты, саф һәм патриотик тойгылар поэзиясе. Ул бай, күпьяклы татар поэзиясендә иң күренекле урыннарның берсен тота. Аны халык мәңге онытмаячак! Аның батырлыгы безнең күнелләрдә мәңге сакланачак!

1945нче елның 19нчы февралендә, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калгач, Фатих Кәрим мөһим бер заданиене үтәгәндә һәлак була. 1955нче елга кадәр аның гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре янында җирләнгән була. 1955 елда шагыйрь-сугышчының гәүдәсе Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә Туганнар каберлегенә күмелә һәм мәһабәт монументта мәңгеләштерелә.

Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова әтисенең кабере 1956нчы елда табыла, без әни белән 1957нче елда каберен зиярәт кылырга бардык, дип хәбәр итә. ("Мәгърифәт" газетасы, 13нче гыйнвар саны, 2009 нчы ел) .

Йомгаклау.

Фатих Кәрим фронт юлын рядовой солдат булып башлый. Нинди дәрәҗәгә күтәрелә соң ул? Нинди бүләкләр ала? Ватанны дошманнан азат итү Фатих Кәримнең намус эшенә әверелә. Батырлыгы өчен ул күп тапкыр язма котлаулар ала, фронтта рядовой солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. 1945нче елның 6 нчы февралендә ул Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә. Соңгы батырлыгы өчен аңа үлгәннән соң, икенче орден - 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә.Бу орден 21 елдан соң гына Татарстан язучылар союзына килә.

Фәнни хезмәттә куелган максатларны, бурычларны чишкәндә, без түбәндәге нәтиҗәләргә килдем:Фатих Кәримнең зурлар өчен күләмле әсәрләр язуын белдем, шигырьләрен укыдым.Табигать күренешләре, ел фасыллары, кешеләр тормышы турындагы шигырьләрен аңлап укыдым. Матурлыкларына сокландым.Ф. Кәрим балалар өчен дә төрле жанрдагы әсәрләр - шигырьләр, поэмалар, хикәяләр язган. «Гармунчы аю белән җырчы маймыл», «Пионерка Гөлчәчәккә хат», «Үлем уены», «Гөлсем» һ.б. - балалар әдәбиятының гүзәл үрнәкләре.

Ф. Кәримнең шигырьләренә композиторларыбыз көйләр дә язган. «Яз җитә», «Күбәләк», «Кемгә сөйлим серләремне», «Кайтыр әткәң», «Кала яшьлек», «Син еракта», «Аның дәфтәреннән» - шундыйлардан.

Татар шагыйре Гали Хуҗиевның Ф.Кәримгә багышланган «Гражданин, солдат, шагыйрь» исемле поэмасында әйтелгәнчә:

Син үлмәдең, дустым!

Син үлмәдең, шагыйрь, яшисең.

Синең гомерең - илең өчен яну,

Ә җырларың - гомер чәчәгең.

Безнең йөрәктәге ялкынлану

Бу синең дә җирдә яшәвең.

Ф. Кәрим Ватаныбыз алдында торган бөек бурычны үтәүдә үз каләме белән зур өлеш кертергә омтылды. Бөек Ватан сугышы чорында аның иҗаты үзенең иң югары ноктасына күтәрелде һәм сугыш фаҗигасен, аның халыкка, тормышка зыянын җырлады. Аның җырлары көрәш җыры булып яңгырады. Туган илгә, туган халыкка булган мәхәббәт Ф. Кәримгә бетмәс-төкәнмәс көч бирде, аны үстерде.

Алдагы уку елларында мин Фатих Кәримнең башка әсәрләрен уку теләге белән янам. Йомгаклап шуны әйтәсе килә, башта фаҗигале язмышка дучар ителсә дә Фатих Кәрим бөек кеше булып калган, үзенең үлемсез әсәрләрен иҗат иткән. Димәк, мең елдан артык бай мираска ия булган татар әдәбиятында Фатих Кәримнең шигрият өлкәсендәге иҗаты үзенең лаеклы урынын алырга тиеш.

Фәнни эшебез кереш, төп өлештән, йомгаклаудан, әдәбият исемлегеннән тора. Әдәбият исемлеге 5 чыганакны үз эченә алган.

Кулланылган әдәбият исемлеге.

Сайланма әсәрләр.(М.Әмир кереш сүз белән).- Казан: Татгосиздат, 1947.

Стихи.пер.с татар.- Казань: Таткнигоиздат,1957.

Мәҗитов З. Фатих Кәрим: Тормыш һәм иҗат юлы турында очерк. Казан:Таткитнәшр.,1963.

Кәримова Л. Әтием турында белгәннәрем.- Соц.Татарстан, 1969.

Еники Ә. Очрашу һәм аерылышу.- Казан утлары,1982, № 1.


11


© 2010-2022