Урок по теме Хезмәткә-хөрмәт

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес тибы: ЛГКК

Максаты:

1. Сөйләм телен үстерү, профессия сайларга әзерләү, имтиханга әзерлек эшен дәвам итү;

2. Фикерләү, күзәтә һәм нәтиҗә ясый белү сәләтен үстерү;

3. Укучыларда кеше хезмәтен хөрмәт итә белү сыйфатлары тәрбияләүне дәвам итү, икмәккә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Дәреслек, сүзлекләр, компьютер, проектор, слайдлар

Материал.

1.Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Татар теле.8нче сыйныф.(рус телендә сөйләшүче балалар өчен дәреслек) - Казан:"Мәгариф" нәшр., 2008.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар! ( Исәнмесез! )

-Хәлләрегез ничек? ( Рәхмәт, әйбәт! )

2. Ишетеп аңлау күнегүе. - Укучылар, тыңлагыз, текстта сүз нәрсә турында бара? Сүзнең нәрсә турында барганын кемнәр аңлады ?

3.Дәрескә максатны балалардан куйдыру. - Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында булыр икән? - Дөрес, укучылар, хезмәт турында.

III. Яңа тема.

  1. - Әйдәгез, исебезгә төшерик әле. Һөнәрләр турында әйткәндә без нинди кушымчалар кулланабыз? ( -чы,че )

  • Дөрес, ә кайсы очракта -чы кушымчасын ялгыйбыз, һәм кайсы очракта -че кушымчасын кулланабыз? ( калын, нечкә)

  • Яхшы. Укучылар, ә сез нинди профессияләр беләсез? ( Укытучы, сатучы, табиб һ.б. )

  • Дуслар, сезнең фикерегезчә, кайсы профессия кирәклерәк? ( Табиб, янгын сүндерүче) , ә җыештыручы? ( Кирәк) .

  • Димәк, һәр һөнәр дә кирәкле һәм мактаулы!

IV. Белемнәрне ныгыту.

  1. Мәкальләрне аңлатыгыз.

-Биредәге мәкальләрне ничек аңлыйсыз? Үз сүзләрегез белән аңлатыгыз.

Агач - җимеше белән, кеше - эше белән.Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.Кем эшләми, шул ашамый.Хезмәт төбе - хәзинә.Ашаганың белән мактанма, эшләгәнең белән мактан.Хезмәте каты - җимеше татлы.

  1. - Әйтегез әле, укучылар, дөньчдагы бар әйберне сайлап буламы? ( Юк, әти-әни, туган ил, тышкы кыяфәт)

  • Әйе, бу әйберләрне сайлап алып булмый, ә менә киләчәкне, язмышны без сайлый алабызмы? ( Әйе )

  • Әйе, укучылар, профессия сайлау - язмыш сайлау дияр идем мин, чөнки мөстәкыйл тормыш юлы һөнәр сайлаудан башлана. Дуслар, ә сез нинди профессияләр сайлар идегез? (1-2 укучы үз сайлаган профессия турында сөйли, 2 укучы табышмак формасында сөйли, калганнары һөнәрнең исемен атарга тиеш).

  1. Ситуатив күнегүләр.

- Укучылар, хәзер сез парлап диалог төзергә тиеш буласыз. 1,5 минут сезгә. Вакыт китте. ( 2 пар диалог сөйли ).

V. Өй әшен бирү.



  • Укучылар, шундый ситуация. Сезнең дустыгызның киләчәген, аңа үзенә ошамаган профессияне әти һәм әнисе сайладылар. Ул аларны бик ярата һәм каршы тора алмый, ләкин алар сайлаган һөнәрне дә кабул итә алмый. Аңа нишләргә? Бу сорауга сез өйдә җавап табырсыз.

VI. Йомгаклау.

-Укучылар, бүгенге дәрестә без нинди максатларга ирештек? ( Диалог сөйләргә өйрәндек ).

- Бу дәрестән сез үзегезгә нинди яңа материал алдыгыз?

- Чыннан да, һәр һөнәр иясе, һәр хезмәт кешесе мактауга, хөрмәткә лаек. Киләчәктә сезнең алдыгызга да: " Нинди һөнәр сайлыйм икән?"- дигән сорау килеп басачак. Нинди генә һөнәр сайласагыз да, аңа хөрмәт белән карарга, күңелегезне биреп эшләргә өйрәнегез.

- Дәрестә катнашканнарга билге куям. Дәрес тәмам. Сау Булыгыз!

© 2010-2022