Тукай бәйрәменә сценарий һәм презентация

Тукай бәйрәме. Регина. Бәйрәм бүген! Халкыбызның сөекле улы- бөек шагыйребез, Тукаебызны искә алу көне. Алеша. Әйдә, дускай шагыйребезнең гомер сәхифәсен янә бер кат күздән кичерик әле Регина. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә, хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Алеша. Габдулла Тукай родился 26 апреля 1886 года в деревне Кушлавыч Арского района в семье муллы. В возрасте 4-х месяцев погибает его отец Мухамматгариф, а в 3 года и 9 месяцев умир...
Раздел Другое
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан шәһәре Яңа Савин районы 143нче мәктәп









Габдулла Тукаебызны искә алу көне.


(Музыкаль кичә)











5В укучылары.

Укытучы: Галимова Г.Ф.

татар теле һәм

әдәбият укытучысы









Казан 2009

Тукай бәйрәме.

Регина. Бәйрәм бүген! Халкыбызның сөекле улы- бөек шагыйребез, Тукаебызны искә алу көне.

Алеша. Әйдә, дускай шагыйребезнең гомер сәхифәсен янә бер кат күздән кичерик әле

Регина. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә, хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.

Алеша. Габдулла Тукай родился 26 апреля 1886 года в деревне Кушлавыч Арского района в семье муллы. В возрасте 4-х месяцев погибает его отец Мухамматгариф, а в 3 года и 9 месяцев умирает и его мать Мамдуда.

Регина. Әти-әнисе үлгәннән соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, авылдан-авылга йөрү, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр… Әмма соңгы сулышына кадәр Тукай татар милләте, татар теле белән горурланган…

Александр. И.Х.Бах көе. Баян.

Нәни Тукай. Мин, кышкы көннәрдә, төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам да бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм. Әмма ишекне ача алмыйм, аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам. Шуннан әби-карчыкның: «Кадалмас әле, килмешәк!» - дигән сүзләрен ишетәм. ул мине үзе теләгән вакытта, орыша-орыша кертә.

Әни үлгәч, мин бөтенләй ятим булып калдым. Беркөнне, Казанга бара торган бер ямщика утыртып, мине Казанга озаттылар.

Адель. Асрамага бала, әй, кем ала?

Язмыш кырыс, язмыш битараф.

Алмасалар, кабык арбаларны

Алып китәр иде кай тараф?

Алеша: Александр Дорохин «Минуэт» Иоганн Христиан Бах.

Регина Оядан-ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән Габдулланың алдагы тормышы Кырлай авылы белән бәйле.

Алеша. Вдеревне Кырлай его замечательно принимают. Возможно, его самые веселые, беззаботные дни прошли там.

Шүрәле (Илнур). Әй, матур егет, әйдә кети-кети уйныйбыз. Син ни атлы?

Былтыр (Андрей). Мин - Былтыр. Ә син кем?

Шүрәле. Мин - Шүрәле, әйдә кети-кети уйныйбыз.

Былтыр. Я, ярый, уйныйбыз. Син башта мине тыңла. Әнә бер бүрәнә ята. Башында ярыгы бар. Син шунда бармагыңны тык, и урман сарыгы.

Шүрәле. Кысты, кысты, бармагымны Былтыр кысты. Килегез, ярдәм итегез!

Регина. Кырлайда нәни Габдулла беренче тапкыр мәдрәсәгә укырга йөри башлый. Анда булган кызыклы хәлләрне ул үзенең шигырьләрендә яктырта.

«Таз» шигыре укыла.

Алеша. Ул авыл малайлары белән - су буенда, балыкта; печән вакыты җитсә - ул да печәндә; урагы җитсә, ул да уракта булла.

Бию. Лия, Алия, Леана «Сары розалар» (Танец)

Регина. Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне әтисенең дусты эзләп таба да, Җаек шәһәренә алып китә.

Алеша. После отъезда в Уральск он наконец преобретает человеческое тепло, ласку, которая так ему не хватало. В городе он получает образование. И перед ним открывается богатая, захватывающая дорога творчества.

Регина. Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. 19 яшьлек Габдулла яңадан Казанга кайта.

«Пар ат» шигыре.

Алеша. К сожалению, жизненный путь поэта очень короткий. Но за свои 27 лет Тукай оставил своему народу богатейшее наследие. Тукай почетаем во многих городах и странах. Его произведения переведены на многие языки. В Казани его именем названы площадь, улица, музей, станция метро, памятники.

Регина. Шул кыска вакыт эчендә дә, ул балалар, олылар өчен әкият-поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат иткән.

Сарык белән кәҗә чыга. Кулларында капчык.

Сарык.(Зәринә) Мә-ә-ә! Без кая килеп чыктык? Урман да түгел, алан да түгел.

Кәҗә.(Лия) Ми-ки-ки-ки! Кирегә китик, урман эченә. Туйганчы бер үлән ашап кайтырбыз.

Сарык. Әйдә, кайтыйк, авылны сагындым.

Кәҗә. Нинди балалар бу??? Онытылып киткән бит, бәйрәм бүген, Тукайны искә алу бәйрәме!

Сарык. Шулай бит!!! Нәрсә карап торасың, ач тизрәк капчыгыңны. Бәйрәмгә бүләксез килмиләр бит.

Кәҗә капчык ача башлый.

Сарык. Бүре башын гына тартып чыгара күрмә, балалар куркып качарлар.

Кәҗә. Балалар, ә сез Тукай шигырьләрен беләсезме?

Балалар. Беләбез! Сөйлиләр.

Сарык. Кәҗә, китапларны бүләк иттек, бөек Тукайебызны искә алдык, Әби белән бабай янына кайтыр вакыт җитте.

Кәҗә. Сау булыгыз дуслар.

Сарык. Котлы булсын ил рухланып

Бәйрәм иткән Тукай көне.

Тукай көне, Тукай көне -

Туган телнең туган көне!

Регина. Тукай исән.

Җыры күңелләрдә, яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

Алеша. Гасыр аша шәкертләрең санап,

Күренмичә безгә дәшәсең.

Югалмасын син калдырган мирас,

«Әллүки»ле көең яшәсен!

Җыр. Фәйрүзә Газиева «Бәхеттә!»

Тукай бәйрәменә сценарий һәм презентацияТукай бәйрәменә сценарий һәм презентацияТукай бәйрәменә сценарий һәм презентация

Тукай бәйрәменә сценарий һәм презентацияТукай бәйрәменә сценарий һәм презентацияТукай бәйрәменә сценарий һәм презентация

Тукай бәйрәменә сценарий һәм презентацияТукай бәйрәменә сценарий һәм презентацияТукай бәйрәменә сценарий һәм презентация

Тукай бәйрәменә сценарий һәм презентацияТукай бәйрәменә сценарий һәм презентацияТукай бәйрәменә сценарий һәм презентация

Тукай бәйрәменә сценарий һәм презентацияТукай бәйрәменә сценарий һәм презентацияТукай бәйрәменә сценарий һәм презентация


© 2010-2022