- Преподавателю
- Другое
- Урок + презентация «Казаным-башкалам»
Урок + презентация «Казаным-башкалам»
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Ибрагимова В.А. |
Дата | 14.12.2013 |
Формат | zip |
Изображения | Нет |
Дәрескә аннотация.
Дәреснең темасы: «Казан -башкалам» дип атала.. Дәрес 6 нче сыйныфта үткәрелде. Дәрестә кулланган ысуллар һәм алымнар дәрескә куелган максатка ирешү юлында файдаланды. Дәреснең максаты өч төрле: 1.. Татарстан республикасы башкаласы- Казан турында булган белемнәрне тирәнәйтү 2. Фәнни:.Сөйләм культурасын баету,үстерү. 3. Тәрбияви: Туган ил белән горурлану хисе тәрбияләү Башта укучылар Казан турында җөмләләр төзеделәр. Яңа теманың максаты аңлатылды.Рәсемгә карап Казан турында сөйләделәр. Ситуатив күнегүләр эшләделәр.Укучылар сәнгатьле итеп Казан турында хикәяне укыдылар, сорауларга җавап бирделәр. Дәрескә нәтиҗә ясалды, укучыларга туган якны яратырга һәм сакларга кирәклеге аңлатылды. Шулай ук сөйләм культурасын, уку техникасын камилләштерү максаты да куелды. Укучыларның активлыгын үстерү, үзләре язган эшләрне кычкырып уку, аларда киләчәктә лидерлык сыйфатлары да тәрбияли дип саныйм. Мультимедияле презентация - дәрес материалын күзаллауның иң отышлы формасы. Бу дәресне алып бару өчен бик мөһим иде. Укучылар үз фикерләрен төгәл, ачык әйттеләр, югалып калмадылар. Һәр эштән соң кеше үзенә тиешле бәяне алырга тиеш. Укучылар исә дәрестә катнашканнары өчен билгеләр алдылар. Өй эше дәреснең дәвамы булып торды.