Әлифба бәйрәме 1 нче сыйныфлар өчен

Раздел Другое
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Әлифба" бәйрәме


Котлау

А. б. - Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар!

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә!

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!


Бәйрәмнәр бездә җитәрлеек,

Үзе бәйрәм - балачак!

Әлифбалы гаиләдән

Нурлар балкып торачак!

Без бүген кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе булган Әлифба бәйрәменә җыелдык. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә торгандыр. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан башлана. Димәк, Әлифба - озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. Җир йөзендә бәйрәмнәр бик күп. Укытучылар бәйрәме, төзүчеләр көне… Бу бәйрәмнәр кайсы да булса һөнәр иясенә багышлана. Ә менә бөтен гаиләнең иң зур, иң тантаналы бәйрәме ул, мөгаен, Әлифба бәйрәмедер. Дөрестән дә, бу бәйрәм - әлифбаны укып тәмам иткән укучының да, аның әти- әнисе һәм әби- бабасының да бәйрәме. Һәммәсенең иҗат уңышлары бәйрәме.

Бүген без сезгә Әлифбаның җир йөзендәге әһәмиятен балаларыгызның иҗат эшләрендә күрсәтергә булдык. Рәхим итеп карагыз!

Яшь ана. Уф-ф, слава богу, җитештек. (Егеткә) Ә син, переживал.

Яшь ата. Чо? Чо? Мин не переживал. Просто малаемның татарча җырлаганын ишетәсем, татарча бәйрәм карыйсым килде.

Яшь ана. Әйе шул, наполовину татарча, наполовину русча сөйләшеп үзебезнең татар телен оныта башладык. А всё равно, туган тел йөрәккә якын. Менә бу бәләкәчебезне дә татарча өйрәнсен дип йөрүебез.

Яшь ата. Әйе, әйе. Соңга калган өчен извините. Мөмкинме?

Алып баручы. Рәхим итеп керегез. Шулай итеп бәйрәмебезне башлыйбыз.

1 б. Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә -

Әлифба бәйрәме!

2б. Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

"Әлифба" бәйрәме!

Алып баручы. Карагыз әле, бәйрәмгә кунак килә.

Китап. (боек кына) Исәнмесез!

Укучылар. Китап, китап син ник күңелсез?

Китап. Мин исемемне югалттым. Эзлим, эзлим, таба алмыйм.

Алып баручы. Кайгырма, китап дус! Без сиңа булышырбыз. Укучылар белән бергәләп эзләрбез. Шулай бит, укучылар?!

Укучылар. Әйе, әйе, булышырбыз.

Китап чыгып китә, хәрефләр чыга, үзара сөйләшәләр.

Карагыз монда ничек матур! Балалар да җыелган, кунаклар да бар.

"Ә" Сез мине таныйсызмы?

"Әни" дип телем ачылган.

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

"Ә" хәрефен язмаган?

"Л" Ә мине беләсезме?

Өйрәндегез күп хәрефләр,

Тырышып, түгеп тирләр.

"Л" хәрефенә башлана

Кайсыгызның исемнәр?

"И" И-и-исәнмесез! Мин... мин...

"И" хәрефе ипидә бар,

Бар ул "ил" һәм "ирек"тә

"И" хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

"Ф" Уф-ф, уф-ф! Мин дә килдем бәйрәмгә

Мәктәп түбәсендә

Флаг балкый бәйрәмдә

Кыяфәтем шуңа горур -

Узмый вакыт әрәмгә.

"Б" Бәр, барабан, уйна, быргы!

Бар кешеләр ишетсен:

"Б"дан башка бәйрәм югын

Барчасы күреп китсен!

"А" "А" хәрефе - алмада,

"А" хәрефе - агачта.

"А" хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

"Әлифба" биюе башкарыла. "Әлифба" сүзе языла. Китап чыга, хәрефләрне күреп ала.

Китап. Менә бит минем исемем. Димәк минем исемем .......

Укучылар. "Әлифба."

Китап. Рәхмәт сезгә, балалар!

Бер бала елый.

1 нче укучы. Сиңа нәрсә булды?

2 нче укучы. Менә икеле алганым искә төшеп китте.

1 нче укучы. Нәрсәгә алган идең соң син ул икелене?

2 нче укучы. Табышмакка җавап таба алмаган идем. Укытучы апа икеле куйды (елый). Ә мин җавапларын һаман таба алмадым әле.

1 нче укучы. Әй, елый үкереп

Табышмакка җавап юк дип.

Чү, Рамазан, елама!

Табышмакка җавап табыла.

Кайда соң синең ул табышмакларың?

2нче укучы. Әнә ападан сорагыз.

Алып баручы. Я, балалар Рамазанга булышасыгыз килсә, табышмакларны тыңлагыз.

1. Түгәрәк, ай түгел,

Сары, май түгел,

Койрыгы бар, тычкан түгел,

Бу нәрсә? (Шалкан)

2. "Элек заманда буладыр бер патша. Ул җитмеш яшькә җиткән

кешеләрне, барыбер эшкә ярамый дип, үтертә торган була. Бер егетнең

була җитмеш яшьлек атасы." Бу юллар кайсы әкияттән? (Зирәк карт)

3. Әткәй, әнкәй, мин, апай, ...... бабай һәм бер песи.

Нинди сүз юк?(Әби)

Әби белән бабайның кызының кызы кем була?(Онык)

4. Кешенең дусты,

Йортның сакчысы. (Эт)

5. Нинди аучы коралсыз,

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе. (Песи)

6. Чи-чи итә, ярыкка керкеп югала.

Аны мәче дә бик ярата. (Тычкан)

Укытучы укый. Җавапларын әйтә торалар. Укытучы артына, аңа күренмичә генә, әкият геройлары чыгып басалар.

Алып баручы. Менә, Рамазанга булыштыгыз, рәхмәт.

Укучы. Карагыз әле! Кемнәр безгә кунакка килгән?

Алып баручы. Бу кунаклар кайсы әкияттән, таныйсызмы?

Укучылар. "Шалкан" әкиятеннән.

Әкиятне сәхнәләштерү.

а.б. Кадерле укучылар! Әлифба - сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

Укучы :Тышта ап-ак кар яуганда

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?


Укучы: Яфрак яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска.

Әлифбаны кулга алдык

Әй, сөендек шул чакта!

Укучы: Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә,

Әлифбабыз китә бездән-

Бу көн калыр хәтердә!

Укучы: Әлифба, әлифба,

Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

Укучы: Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф, елмаеп,

Әйтте үз исемен.

Укучы: Һәм алар бик матур

Сүзләргә әйләнде,

Сүз төзеп укуы

Кызыклы, күңелле.

Укучы: Әлифба, синдә бит

Чыныкты канатлар.

Чакыра әкиятләр,

Канатлы ак атлар.


Укучы: Өйрәттең син безгә

Ватанны сөяргә.

Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә!

Әлифба. Мине зурлавыгыз өчен рәхмәт, балалар! Минем ярдәмчеләрем-хәрефләрем сезне укырга өйрәтергә бик тырыштылар.

Укучы: ( күкрәгендә Ә хәрефе)

Әлифба син алып кердең

Безне белем иленә.

Тырышлык та, ялкаулык та

Шушы илдә беленә.

Укучы: (күкрәгендә Н хәрефе)

Нарат үскән бигрәк биек,

Китә болытлар тиеп,

Тора баһадир сыман ул,

Яшел түбәтәй киеп.

Укучы: (күкрәгендә И хәрефе)

И хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

Укытучы. Балалар, бу хәрефләр нәрсә әйтергә теләделәр икән?

Укучылар: Әни!

Укытучы: Әйе, сезнең әти-әниләрегез дә сезне укырга өйрәтү өчен күп көч куйдылар. Рәхмәт аларга!

А.б. Ә хәзер уеннар уйнап алыйк.

  • "Адашкан сүзләр" уены.


  • әти-әниләр өчен уен. Бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр язу.

Кошлар Ашханә Зоопарк Бөҗәкләр

Тавык тәлинкә зебра шөпшә

Тургай чәнечке маймыл чебен

Әтәч кашык тигр корт

Саескан савыт-саба кенгуру таракан

Сыерчык

Сандугач

"Әдәби уку"

Исәнмесез, минем матур,

Сөекле дусларым.

Тырышып укучы

Кызларым, улларым.

Әлифба бәйрәмен

Мин котлыйм ихластан

Афәрин, дусларым,

Уңгансыз һәр яктан.

"Татар теле"

Исәнмесез, дусларым!

Мин "Татар теле" буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

Туган тел - иң татлы тел.

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

"Әлифба"

Яратып укыгыз,

Һәр ике китапны,

Анда күп әкиятләр,

Рәсемнәр күп тагын.

Өйрәтерләр алар

Ватанны сөяргә,

Табигать-ананың

Кадерен белергә.

Бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифба,

Хуш, хуш, Әлифба.


1б.Китап - ярдәмчең синең,

Дустың, киңәшчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы

И Кадерлә син китапны!

2б.Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма, син

Керле кул белән аны,

Беркайчан да тотма син.

1б.

Күзең белән кара син,

Күңелең белән уйла син,

Уен уйлап, язуыңны,

Ялгыш язып куйма син!

2б.

Кат-кат уйла хисапны,

Биш кат үлчә, бер кат кис.

Уйла җитез, уйла тиз,

Дөрес чыгар шул чакны.

1б.

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын,

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеңнән укылсын!

А.б. Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт.


© 2010-2022