7нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (рус группасы)

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение

«Сокольская средняя общеобразовательная школа»

Мамадышского муниципального района Республики Татарстан


Рассмотрено Согласовано Утверждаю

на заседании ШМО Заместитель директора Директор МБОУ

Руководитель ШМО школы по УР «Сокольская СОШ»

__________________ _________________ ________________

А.Ф.Садыкова Л.Н.Хабибуллина Н.Ю.Тихонова

Протокол №1 от Приказ №72 от

«24» августа 2015 г. «01» сентября 2015 г.




Рабочая программа

по татарской литературе

для 7 класса

учителя татарского языка и литературы

Галиевой Гузель Газинуровны





Рассмотрено и принято на

заседании педагогического совета

протокол №1 от «26»августа 2015 г.


2015г.

Татар әдәбиятыннан эш программасы.

Барлыгы-70 сәгать

Атнага - 2 сәгать

Аңлатма язуы


Эш программасы статусы

Программа "коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы" низегендә төзелде.( Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева)

Тематик план 2015-2016 нче уку елына МБОУ "Сокольская СОШ" укыту планы буенча төзелгән.

Эш программасы структурасы

Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашуга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү төп максат итеп билгеләнә. Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

  2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

  3. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

  4. карап чыгу, танышу, өйршнү. Эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле ңанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

  5. тәъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;

  6. фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;

  7. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

  8. татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

  9. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.



7 нчы сыйныфны тәмамлаган рус балалары үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр:


  1. Әдәби әсәрләрне рольләргә бүлеп укырга өйрәтү.

  2. Сәнгатьле укырга әзерлек кагыйдәләрен хәтергә сеңдерү. Эчтәлеккә туры килгән картинаны күз алдына китерү, шигырь яңгырашын ишетә белү.

  3. Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле уку. Әдәби тел нормаларын истә тотып, теләсә нинди ңанрда язылган әсәрне үзлектән аңлап укый белү.

  4. Укылган әсәрләрдән төп фикерне укучыныңаерып күрсәтә алуы, үз сүзләре белән төп фикерне әйтә белүе,текстныңтөп фикерен билгеләп, өлешләргә, кисәкләргә аеру.

  5. Текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрацияга таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белүләре.Аерым темага хикәя төзү өчен материал табу.

  6. Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирергә өйрәтү.

  7. Тексттагы сүзләрнең мәгънә төсмерләренаере белү,аларны сөйләмгә кертеп җибәрү.

  8. Әсәрдәге геройларның тирә-юньдәге табигатькә мөнәсәбәтен күрсәткәндә автор кулланган сүрәтләү чараларын күрә һәм аерып алырга өйрәтү.

  9. Текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, кыска һәм төгәл итеп сөйли белүләре.

  10. Иҗади хикәяләр төзү: кайсы да булса бер герой исеменнән, ягъни затын үзгәртеп сөйләү, геройның язмышы турында хикәяне дәвам итү, тормыштагы вакыйгалар турында хикәя төзү.

  11. Язучы биографиясен билгеле бер эзлеклелектә сөйләү күнекмәләре булдыру.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек. Татар әдәбиятының күренекле язучылары һәм шагыйрьләре, аларның әсәрләре турында мәгълүмат булдыру; төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку; сәнгатьле уку; шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү; әсәрләрне анализлау; план төзү һәм әсәрләр турында кыскача бәяләмә (отзыв) язу; татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү, үз фикерен әйтә белү.


Тематик бүленеш

Тема

Сәгать саны

1

Белем һәм тормыш

12

2

Син һәм синең яшьтәшләрең.

9

3

Безнең ял.

5

4

Өлкәннәр һәм без.

9

5

Табигать һәм кеше.

8

6

Минем дусларым.

7

7

Татарстанның уллары һәм кызлары.

8

8

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.

5

9

Светофор - минем дустым

5

10

Кабатлау

2

Укыту-методик комплекты

1. "Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы "(К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, Казан.«Мәгариф» нәшрияты, 2010);

2. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен). Казан. Мәгариф. 2007

4. Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру. Укытучылар өчен методик кулланмаю, 7 сыйныф, 2007

Укуны бәяләү.

Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:


Класслар


Икенче яртыеллыкта


Иҗек саны

Сүз саны

V

VI

VII

VIII-IX


130-190

140-200

150-210

160-220

70-80

75-85

80-95

90-110


Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче классларда - 30-40 процентка, ә 8-9 нчы классларда 40-50 процентка югырырак була.


Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин.


Таләпләр

Билге

1.










2.

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

  • фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

  • татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

  • җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр - иҗекләргә, җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

  • тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,

  • интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

"5"ле билгесе куела.

1.






2.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

  • кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

  • сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

  • җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә;

"4"ле билгесе куела.

1.


2.

3.

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;


Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

"3"ле билгесе куела.

1.

2.

3.


4.

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда.

"2"ле билгесе куела.


Телдән җавапларны бәяләү.


Телдән җавап бирү - тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.

М а т е р и а л:

  1. программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;

  2. эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.

С ө й л ә ү г ә б и р е л ә т о р г а н в а к ы т:

X - XI классларда 7-10 минут,

IX класста 5-7 минут,

VIII класста 4-7 минут,

VII класста 3-6 минут,

VI - V класста 2-5 минут.

Әдәбият дәфтәренә таләпләр:

Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:

  1. планнар

  2. эчтәлекне хикәяләп язу

  3. цитаталар (күчереп язу)

  4. аңлатмалар (сүз һәм төшенчәләргә)

  5. фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)

  6. укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б )

  7. халык авыз иҗатыннан җирле материаллар

  8. аннотацияләр (11кл.)

  9. тезислар 9, 8-11кл.)

  10. конспектлар (8-11 кл.)

  11. рефератлар (8-11 кл.).

Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.

Әдәбияттан белем дәрәҗәсен бәяләү соңгы чиктә сочинение яздыру белән кылынса да, өлгереш билгеләре чыгарган вакытта аның белән генә чикләнмичә, уку, сөйләү, телдән җавап бирү дә исәпкә алына.




Укуга карата төп таләп - сәнгатьле уку.

Уку материалы:

  1. Укучы үзе язган текст яки сочинение.

  2. Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.

Материалның күләме:

Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.

Материалны сайлап алу:

  1. Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.

  2. Укытучы күрсәтмә бирә.

Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:

  1. Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.

  2. Сәнгатьле яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.

  3. Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.

И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда:

1. V - VII классларда интонациянең текст эчтәлегенә карата булган ягын аңлату җитә (ягъни объектив эчтәлектән чыгып).

2. VIII класста авторның тексттагы эчтәлеккә мөнәсәбәтен чагылдыру дәрәҗәсенә бәйләп аңлату да таләп ителә.

3. IX - XI классларда укучы, болар өстенә, текст эчтәлегенә үзенең мөнәсәбәтен, тыңлаучыларга ничек тәэсир итәргә, аларда нинди хисләр уятырга теләгәнлеген дә аңлатырга тиеш.


Соңгы ике таләптән берсенең үтәлмәве тел буенча куелган билгене - бер баллга, икесенең дә кимчелекле үтәлүе билгене ике баллга киметә. Икесе дә бөтенләй үтәлмәгән булса, әдәбияттан "2"ле куела.




Сәгать саны

Үткәрү вакыты

Дәрес темасы

Искәрмә

План

Факт

Белем һәм тормыш

1

1

5.09


Мин җәйне ничек үткәрдем?


2

1

8.09


"Иң күңелле көн"хикәясе


3-4

2

12.09

15.09


"Көндәлек -документ, көндәлек- көзге"


5

1

19.09


З.Туфайлова"Самат" шигыре


6

1

22.09


Ш.Маннур. Биография.


7

1

26.09


Ш.Маннур. "Киңәш".


8

1

29.09


М.Мәһдиев турында белешмә


9

1

3.10


М.Мәһдиев "Рус теле дәресендә"


10

1

6.10


Разил Вәлиев. Биография.


11

1

10.10


Разил Вәлиев. "Ике"ле шигыре.


12

1

13.10


Казанда Милли китапханәгә нигез салу


Син һәм синең яшьтәшләрең

13

1

17.10


"Аралашу серләре" тексты


14

1

20.10


Синеңчә ничек?


15

1

24.10


Ш.Галиев. "Рәхмәтләр хакында"


16

1

27.10


"Кешеләр белән бик авыр аралашсагыз..."

Текст өстендә эш


17-18

2

31.10

10.11


Н.Фәттах."Велосипедлы Мөнир" хикәясе


19

1

14.11


"Ал кирәк, гөл кирәк, безгә нинди кыз кирәк...хикәясе


20

1

17.11


"Минем төсем - яшел. Ә синеке?" тексты


21

1

21.11


Х.Гарданов хикәяләре


Безнең ял

22-23

2

24.11

28.11


Буш вакыт


24

1

1.12


"Циркта" текстын уку


25

1

5.12


Музыка дөньясында


26

1

8.12


Безнең музейларыбыз


Өлкәннәр һәм без

27

1

12.12


Өлкәннәр һәм без


28

1

15.12


Р,Мингалим. "Иң зур кеше".


29-30

2

19.12

22.12


Вил Казыйханов. "Вөҗдан газабы"


31

1

26.12


Тәрбиялелек турында


32

1

12.01


Ш.Галиев. "Тагын бер рәхмәт"


33-34

2

16.01

19.01


Фатих Хөсни. "Сөйләнмәгән хикәя" (1 өзек)


35

1

23.01


Фатих Хөсни. "Сөйләнмәгән хикәя" (2 өзек)


Табигать һәм кеше

36

1

26.01


"Син табигать баласы"тексты


37-38

2

30.01

2.02


"Безнең өй".


39-40

2

6.02

9.02


"Урман" тексты өстендә эш


41

1

13.02


Л.Лерон. "И ямьле дә соң дөнья!"


42

1

16.02


"Табигать һәм без тексты"


43

1

20.02


Табигать серләре


Минем дусларым

44-45

2

23.02

27.02


Һ.Такташ "Караборынның дусты.

Соңгы саубуллашу".


46-47

2

1.03

5.03


Караборын аны хәтерләмәде

Уку тизлеген тикшеру


48-49

2

8.03

12.03


"Караборын шәһәргә бармады. Әйдүкнең эзе буенча."


50

1

15.03


"Юлдаш" хикәясе өстендә эш



Татарстанның уллары һәм кызлары

51

1

19.03


Туган ягым турында


52

1

2.04


"Туган ягым-Татарстан"


53-54

2

5.04

9.04


Сара Садыйкова турында белешмә.. "Үз илемдә".


55

1

12.04


Илһам Шакиров турында белешмә


56-57

2

16.04

19.04


Ирек Мөхәммәдев


58

1

23.04


Харис Якупов иҗаты


Беркем дә,бернәрсә дә онытылмый

59

1

26.04


Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматлар


60-61

2

30.04

3.05


Л.Ихсанова. "Лачын кыз


62

1

7.05


Ф.Кәрим. Биографик материал уку.


63

1

10.05


Ф.Кәримнең "Ватан өчен"


Светофор - минем дустым

64-65

2

14.05

17.05


"Светофорның матур кызга күзе төшкән" хикәясе


66

1

21.05


В.Казыйханов. "Ашыкма"


67-68

2

24.05

28.05


"Солтания белән күбәләк" хикәясе


69-70

2

31.05


Резерв дәресләр














11


© 2010-2022