Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Зур бәхетләр сызганып

Эшкә бирелгәннән килә...

Г. Тукай

Хезмәт - дөньяда бары кешегә генә хас һәм бары тик ул гына лаек

булган бәхет ул.

Кулыннан эш килә торган тырыш кешеләрнең тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткереп башкара. Ләкин кайберәүләр кечкенә генә кыенлыклар алдында да каушап, аптырап, югалып кала, ягъни аларга башка берәүнең ярдәме кирәк. Кеше менә шундый хәлгә төшмәсен, тормыш итүгә һәрьяклап әзерләнсен өчен, аңа балачактан хезмәт тәрбиясе бирү зур әһәмияткә ия. Хәзер балаларга мәктәптә эзлекле рәвештә хезмәт тәрбиясе бирелә: укучылар төрле һөнәр серләренә өйрәнә, җәмгыятькә файдалы, җитештерүчән хезмәттә катнаша. Ләкин мәктәптә бирелә торган тәрбия генә җитми.Һәр гаиләдә бала хезмәт күнекмәләрен алып үсәргә тиеш.Хезмәт тәрбиясенә,иң беренче чиратта,гаиләдә нигез салына.

Балада хезмәткә мәхәббәтне ул бик кечкенә чактан ук тәрбияли башларга кирәк.Аңа "хезмәт сөючәнлек"дигән төшенчәгә кергән барлык сыйфатларны да бары тик гаилә генә бирә ала.

Баланы хезмәткә күнектерүдә уенның әһәмияте зур булу билгеле нәрсә.Шуңа да ата-ана,тәрбияче балага хезмәткә мәхәббәтне уен аша бирергә омтыла.Беренче карашка,уен белән хезмәт арасында бернинди дә уртаклык та юк шикелле.Уенда иреклелек хөкем сөрә,ә хезмәт исә еш кына мәҗбүри була.Уен тыштан караганда гына мәшәкатьсез булып күренә.Чынлыкта исә ул уйнаучыда аның бөтен көчен,зирәклеген,чыдамлыгын таләп итә.Кайчакта ул чын мәгьнәсендә авыр хезмәткә әйләнә,ләззәт алу өчен кыенлыкларны җиңәргә туры килә.Хезмәтне исә күпчелек очракта теләсәң-теләмәсәң дә үтәргә туры килә.

Кешене эшкә күнектерү-иң мәшәкатьле вазыйфаларның берсе.Ата-аналар шуны истә тотарга тиеш:беренчедән,хезмәткә мәхәббәт бары тик хезмәттә генә барлыкка килә.Икенчедән,теләсә нинди эш яңа сыйфатлар үзлзштерүне.көч түгүне таләп итә.Минемчә.эшне бала бик бәләкәй чакта үз-үзенә хезмәт күрсәтүдән башларга кирәк.Бу ата-аналардан зур түземлелек сорый.

Бала үсә төшкән саен,аның үз-үзенә хезмәт күрсәтү өлкәсе дә киңәя бара.Көндәлек тормышыбызда көнкүреш хезмәте бик зур урын алып тора.Өй җыештыру,кер юу,кибеткә бару,аш-су әзерләү һәм башка эшләрне көн саен эшләргә туры килә.Баланы көнкүреш хезмәтне башкарырга җәлеп итеп,ата-ана аны киләчәк мөстәкыйльтормышка әзерли,аңарда ярату сыйфатларын,якын кешеләре турында кайгырта белү гадәтләрен тәрбияли.

Ата-ана баланы өйдәге һәр эшне эшләргә өйрәтергә тиеш.Аның күңелендә"Файдага булган эш игелекле була икән",-дигән уй тусын.Моны баларга кечкенәдән үк төшенднрмәсәк,эштән чирканучан кешеләр тәрбияләнәчәк, андыйларга гаиләдә дә,коллективта да яшәү бик кыега туры киләчәк.

Балаларның даими башкара торган вазифалары булырга тиеш.Даими вазифа балада мөйим сыйфатларның берсе-җаваплылык хисен тәрбияли.

Бала өлкәннәргә ярдәм итәргә ярата.Ләкин ата-ана рөхсәт итми.Чөнки үзең эшләү җайлырак.Мәсәлән,бер ир бала савыт-сабаларны юам,гөлләргә су сибәм,идән себерәм дип өлкәннәр тирәсендә бөтерелә."Хатын- кыз эшенә катнашып йөрмә,синнән башка да эшләрбез",-дип ачулана аның әнисе.Югыйсә,моңа сөенергә,андый теләкләрне гел хупларга кирәк.Нәтиҗәдә бала өйдәге эшләрнең барысын да әнисе үтәргә тиеш,ә аның эше уйнау,үз эше белән генә шөгыльләнү икән дип уйлаячак.Берничә елдан соң ана үзе дә баласының ялкау,каты күңелле булуына гаҗәпләнер.Ә ялкау булып үскән кешене тәрбияләве бер дә җиңел түгел.Шуңа күрә вакытны кулдан ычкындырмаска,балага кече яшьтән үк дөрес тәрбия бирергә,аның хезмәтен дөрес оештырыга кирәк.

Тормышта үзе теләгәнне башкаручыларны түгел,ә шушы минутта кирәк булганны үтәүчеләрне хөрмәт итәләр,көчле,ихтыярлы,ышанычлыкешеләр итеп шуларны саныйлар.Әлеге хезмәт гадәтенбалада кече яшьтән үк үстерә башларга кирәк.

Уку-авыр хезмәт.Ул зур көч куюны,басылып утыруны таләп итә.Бу сыйфатларга баланы бик иртә,әкеренләп һәм түземлек белән күнектнрү зарур.Кыскасы,бала үзенең хезмәт сөючәнлеген төп эшчәнлеккә-укуга күчерергә әзер булырга тиеш.Хезмәт күнекмәләре исә киләчәк тормыш өчен дә кирәк булачак,ул зиһен эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итәчәк.

Ни кызганыч,бүген кайбер ата-ана баланы физик хезмәттән,йорт эшләреннән бөтенләй азат итә.Янәсе,аларның үзләренә күп эшләргә туры килгән.Янәсе,бала кечкенә әле,үсеп җиткәч барысына да өйрәнер.Балачакның кадерен белеп,рәхәтләнеп уйнасын.Үз гомерендә күп эшләргә туры килер әле аңа.Мондый гаиләләрдә бала хәтта үз-үзен караудан азат ителә.Аңа әбисе яки әнисе әйберләрен табып бирә,алар киендерә.Нәкъ менә шундый тәрбия алган бала эш сөймәүчән,җиңел тормыш яратучан булып үсә.

Тәрбия эше уңышлы булсын өчен,психиканың шәхси үзенчәлекләрен дә истә тотарга кирәк.Хезмәт сөючәнлекне тәрбияләү бер калып буенча һәм барлык балалар өчен дә бертөрле булмаска,аларның һәркайсының үзенчәлекләре искә алынырга тиеш.Әйтик,бала эшкә бик авырлык белән генә алына,аның каравы,мөстәкыйль башкарган эше аңа тирән канәгатьләнү хисе бирә.Баланың шатлыгын уртаклашыгыз,эше уңышлы булмаган очракта тәнкыйть сүзләре белән күңелен төшермәгез.Кыскасы,балада хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгәндә,аңа дөрес йогынты ясау өчен кирәкле сүзләрне табу зарур.

Мәктәп балаларны хезмәткә тартканда аларда иптәшлек һәм ярдәмләшү хисе тәрбияләнсен,характерлары,ихтыяр көчләре,мускуллары ныгысын,бергәләшеп файдалы эш эшләүләре белән горурлану хисе тусын дип тә кайгырта.Ата-аналарның күпчелеге моны аңлый һәм дөрес мөнәсәбәтләре,конкрет эшләре белән мәктәпкә ярдәм итә.

Балаларга хезмәт тәрбиясе биргәндә төп профессияләр турында мавыктыргыч итеп сөйләргә кирәк.Районда,шәһәрдә нинди һөнәр ияләре кирәклеген бала белеп торсын.Бүген яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүдә бу-гаять әһәмиятле бурыч. Иртәгә тормыш юлына аяк басарга тиешле яшьләрнең ата-аналары,әби-бабайлары үзләренең акыллы киңәшләре,һөнәрләрне һәм производствоны белүләре белән гаиләгә һәм мәктәпкә зур ярдәм итә алалар.

Әйе,ата-ана үрнәге-баланы хезмәттә тәрбияләү өчен бик тәэсирле алым.Әгәр ата-аналар үзләре өйдә пөхтәлек,тәртип сакласа,башлаган эшләрен ахырынача җиткерү үрнәге күрсәтсә,эшне яратып,төгәл үтәсә,балаларга да хезмәт биремнәрен вакытында ,төгәл һәм җыйнак итеп үтәргә күнегер.Көндәлек хезмәттә катнашу балаларда мөстәкыйльлек,оешканлык,активлык тәрбияли.


© 2010-2022