Открытый урок по творчеству Р. Миннулина

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең темасы: Роберт Миңнуллин."Ә ни өчен?" шигыре


I. Дәреснең максатлары:

1.фәнни : 1. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, шагыйрь иҗатының төп үзенчәлекләрен аерып чыгару өчен җирлек тудыру;

2.коммуникатив: әниләр турында, матур яшәү рәвеше турында әңгәмә;

3.тәрбияви: шагыйрь иҗатына, шигърияткә карата

кызыксыну уяту;

бер -береңә, тирә - яктагы кешеләргә хөрмәт,

мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

II. Дәреснең бурычлары:

Укучыларның шигъри текстларны аңлау күнекмәләрен ныгыту; укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камиллләштерү;

III. Дәреснең принциплары:

  1. дидактик: күрсәтмәлелек, эзлеклелек;

  2. гомумметодик: коммуникатив, ситуатив- тематик.

IV. Укыту ысуллары: аңлату- күрсәтү.

V. Укыту алымнары: темага карата, шигырьләр буенча фикер алышу, сәнгатьле итеп шигырьләр уку.

VI. Дәреснең төре: яңа материалны аңлату

VII Дәрес тибы: ЛГКК

VIII. Җиһазлау: : Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева, З.М. Шаһгалиева "Татар теле 9 сыйныф " дәреслеге, телевизор, караоке язмалары, китаплар күргәзмәсе, компьютер, мультимедия, шагыйрьнең иҗатын, тормыш юлын чагылдырган презентация.


Дәрес планы

I. Башлам өлеше. 2 м.

II. Актуальләштерү 3 м.

Дәреснең темасы белән таныштыру

III. Яңа материал өстендә эш 35 м.

  1. Р. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Презентация буенча эш.

  1. "Әнкәй" җырын башкару.

4. Физкультминут

  1. Тест биремнәр башкару

  2. Ситуатив күнегүләр эшләү

  3. Укучыларның чыгышын тыңлау. Р.Миңнуллинның шигырьләрен укыйлар.

8. Дәреслек буенча эш 119-120битләр .

IV. "Ә ни өчен?" шигырен уку

Анализ

V. Йомгаклау. 5 м.

Өй эше бирү

Билгеләр кую





Дәрес барышы.


  1. Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Психологик халәт тудыру.

Очрашканда кешеләр-

Олылар һәм кечеләр-

Бер-берсен сәламлиләр:

"Исәннәрмесез!"-диләр.

Саумы ,кояш ,саумы көн?

Дусларым ,хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәртен.

-Исәнмесез, укучылар! Бер - берегезгә карап елмаегыз. Сез бик матур. Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлыйбыз.

2. Теманы хәбәр итү. Укучыларга дәреснең темасын, максатын җиткерү, эшләнәсе эшләр турында хәбхр итү.

- Без Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗат белән танышып үтәрбез. Аның "Ә ни өчен?" шигырен укырбыз. Аның эчтәлеге буенча сөйләшербез.

- Роберт Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. Презентация буенча әңгәмә.

- "Әнкәй" җырын башкару. (укучыларның алларында җырның сүзләре, рус телендә тәрҗемәсе)

- Тестлар үтәү.

Открытый урок по творчеству Р.МиннулинаОткрытый урок по творчеству Р.Миннулина

- Р.Миңнуллин иҗаты буенча ситуатив күнегүләр эшләү.

Ситуатив күнегүләр

1. Вы пришли в библиотеку. Спросите у библиотекаря книгу стихов Р.Миннулина;

2 .Вы в книжном магазине. Узнайте у продавщицы, есть ли книги Р.Миннулина?

3. Спроси у друга, какой стих Р.Миннулина больше ему (ей) нравится?

4. Спроси, какие стихи Р.Миннулина он (она) знает?

5. Узнай, почему ему ( ей) нравятся стихи Р.Миннулина?

6. Узнай, был ли Р.Миннулин в Великой Отечественной войне? Если нет, почему?

7. Спроси, сколько лет Р. Миннулину?

8. Спроси, где он живет?

9. Спроси, нравится ли твоему другу творчество Р.Миннулина и почему?

10. Спроси, для кого он больше писал?

- Балалар,әйдәгез шагыйрьнең берничә шигырен тыңлап китик.

( Укучылар Роберт Миңнуллинның шигырьләрен укыйлар, алдан өй эше итеп бирелгән була).

- Сүзлек эше.

Үпкәләшми - [үпкәләләшмий ] - не обижаясь

Төрткәләшми - [ төрткәләшмий] - не толкая

әрепләшми - [әрепләшмий] - не пререкаясь

әләкләшми - [ әләкләшмий] - не ябедничая

ялкауланмый - [ йа◦лкъаwланмый] - не ленясь

3. "Ә ни өчен" шигырен уку.

Башта укытучы укый, аннан укучылар, сүзләрнең дөрес әйтелешенә һәм интонациягә игътибар ителә).

Шигырь буенча әңгәмә:

Укытучы: Бу шигырь нәрсә турында дип уйлыйсыз?

Укучылар җавабы: Бу шигырьдә кешеләрнең үзара ничек яшәүләре турында сүз бара. Автор кешеләргә төрткәләшмичә, әрепләшмичә, ялкаулашмыйча, алдашмыйча елашмыйча, тату, матур яшәп була, ди.

Матур яшәү турында.

Укытучы: Ә матур яшәүне ничек дип аңлыйсыз?

  • Көтелгән җаваплар: тәрбияле , кешелекле булу. Тормышта үз урыныңны белеп, кешеләргә ярдәм итеп яшәү. Синең яшәвеңнән кешеләргә рәхәт булсын;

Кешеләргә ваемсыз булмау һ.б. лар.

Укытучы: Дөрес, балалар, иң беренче чиратта кешелекле булырга кирәк.

Ә нәрсә соң ул кешелеклелек? Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән карыйбыз.

Открытый урок по творчеству Р.Миннулина

  • Автор тормыштагы нинди күренешләрне ямьсез ди?

Үпкәләшү,төрткәләшү, әрепләшү, әләкләшү ,ялкаулану, алдашу, шаулашу.

  • Әсәрнең төп идеясе кайсы юлларда дип уйлыйсыз?

( тату гына яшәп була, матур гына яшәп була).

4.Китап буенча эш. 5 күнегүне башкару.

Укучылар бирелгән сүзләрне матур һәм ямьсез күренешләргә бүлеп язалар.


Матур күренешләр

Ямьсез күренешләр

Ихтирамлы булу

Алдашу

Эш ярату

сугышу

Чисталык сөю

әләкләшү

Тыныч тору

Ялкаулану

Бер -береңә авыр сүз әйтмәү

Шаулашу

Бер -береңә ихтирамлы булу

Бер -береңә авыр сүз әйтү

Татулык

Сүгенү

Эчкечелек

5. Йомгаклау. Билгеләр кую.

- Укучылар, чыннан да бу шигырь кешелекле булып, дус, матур яшәү турында. Ә менә Роберт Миңнуллин нәкъ менә шундый кешелекле шагыйрь. Һәм үзенең шигырьләрендә безне матур яшәргә өнди.

  • 6. Өй эше бирү. 1 группа: шигырь буенча "Матур яшәү нәрсә ул?" дигән темага хикәя төзергә

  • 2 группа: 121 бит 9 күнегү.

Шигырьнең 1 баганасын ятларга.

* 3 группа: шигырьне сәнгатьле укырга

7. Максатка ирешү дәрәҗәсен тикшерү

© 2010-2022