Исследовательская работа. В детской литературе школа Ш. Галиева

Кереш. Шәүкәтнең балалар әдәбиятындагы иҗаты гүзәл бер вакыйга булып тора... Бу иҗат – буыннан-буынга, гомердән-гомергә күчеп, еракка, киләчәккә барырлык иҗат. Х.Туфан      Шагыйрь Шәүкәт Галиев 1928нче елның 20нче ноябрендә Татарстан Республикасының хәзерге Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туа.      Ш.Галиевның тормыш юлы бай һәм мәгънәле, иҗаты саллы, басылып чыккан китапларын санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк. Ул чын мәгънәсендә халык шагыйре, миллионлаган милләтт...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

11

Татартан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "Түбән Үрәс авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"











Фәнни эш





Балалар әдәбиятында Шәүкәт Галиев мәктәбе





Башкарды: 8нче сыйныф укучысы

Михайлова Альбина Геннадий

кызы.



Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Каюмова Ләлә Гайсә

кызы.



Түбән Үрәс, 2013

Эчтәлек.

I. Кереш…………………………………………………………..2 - 3

II. Ш.Галиев иҗатының төрлелеге………………………………4 - 6

III. Ш.Галиев иҗатының әһәмияте………………………………7 - 8

IV. Йомгак………………………………………………………........9

V. Файдаланган әдәбият…………………………………………….10























Кереш.

Шәүкәтнең балалар әдәбиятындагы иҗаты

гүзәл бер вакыйга булып тора...

Бу иҗат - буыннан-буынга, гомердән-гомергә

күчеп, еракка, киләчәккә барырлык иҗат.

Х.Туфан

Шагыйрь Шәүкәт Галиев 1928нче елның 20нче ноябрендә Татарстан Республикасының хәзерге Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туа.

Ш.Галиевның тормыш юлы бай һәм мәгънәле, иҗаты саллы, басылып чыккан китапларын санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк. Ул чын мәгънәсендә халык шагыйре, миллионлаган милләттәшләребезнең яраткан әдибе. "Катапсыз йорт - кояшсыз йорт" дигән гыйбарәне бераз үзгәртеп язсак, Ш.Галиев "кермәгән" йорт - яктылыктан мәхрүм йорт, Шәүкәт аганың берсеннән-берсе матур шигырьләрен укып үсмәгән татар баласы балачактан мәхрүм, милли рухтан мәхрүм, андый балаларның күңелләре буш, көннәре якты түгелдер сыман тоела.

Ш.Галиев татар поэзиясендә нык буынлы, көчле рухлы солдатларның берсе. Талантлы шагыйрь, халыкның җаныннан яралган, халык йөрәгендә урын алган әдип. Кешене аңсыз, зиһенсез итәсең килсә - аны балачактан мәхрүм ит. Кешенең кечкенәдән дөньяны, үз-үзен танып белүендә әдәбият, балалар поэзиясе искиткеч зур роль уйный. Без үзебез үк Камырша, Шәвәли кебек классик персонажларны укып, аларның кыланмышларын йөрәккә якын итеп, кирәк чакта гыйбрәт алып, кирәк чакта сөенеп, куанып, җан шатлыгы кичереп үсәбез.

Шәүкәт ага Галиев остаз буларак та күпләргә фатыйха биргән, зур әдәбият мәйданына чыгарга ярдәм иткән шәхес.

Ш.ГалиевкаТатарстан Республикасының Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, К.Х.Андерсен исемендәге халыкара бүләк, 1996нчы елда Абдулла Алиш исемендәге премия һәм Татарстан Республикасы Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының халык шагыйре" исеме бирелде.

Ул фәлсәфи әдип, лирик шагыйрь, проза өлкәсендә дә матур әсәрләр иҗат иткән язучы."Шәүкәт Галиев,- дип яза күренекле әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин,- малай чаклар хәтәр сынау елларына туры килгән тулы бер буынның уй-хисләрен, истәлек-омтылышларын, шатлык-куанычларын үз тормыш тәҗрибәсе аша сынландыра".

Ш.Галиев үзенә дә, башкаларга да таләпчән, игелекле, якты күңелле шагыйрь.

Шагыйрь сөйли халкы исеменнән,

Халык сүзен итә үз сүзе.

Дан алса да ул, бирә халкына,

Ә җавапны тота берүзе.

Җитез, хәрәкәтчән, иҗат утын торган саен ныграк дөрләтеп, мең вә меңнәргә җылы биреп яшәгән шәхес. Кешеләргә игътибарлы, никадәр мәртәбәләргә ирешеп, мактаулар ишетеп тә, һафалану, мактану кебек яман сыйфатлардан азат. Кечелекле һәм кешелекле әдип.

Фәнни эшебезнең максаты: Ш.Галиевның тормыш юлына һәм иҗат үзенчәлекләренә күзәтү ясау, иҗат эшчәнлегендәге төрле сурәтләү алымнарын барлау, аларга аңлатма бирү.

Максатыбызга ирешү юлында без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куябыз:

1. Шагыйрьнең үткәне;

2. Шигырьләрендәге тематик төрлелекне барлау;

3. Аларга аңлатма бирү, кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклау.

Эшебезнең структурасы түбәндәгедән гыйбарәт: кереш, төп өлеш, йомгак һәм әдәбият исемлеге.

Шәүкәт Галиев иҗатының төрлелеге.

Ш.Галиев иҗаты - көләч иҗат, мөлаем иҗат ул. Безнең бу шагыйребез,бай хисле лирик булу белән бергә, тирән кичерешле фикерләүче дә ул. Җыентыкларының "Сөенечләрем, көенечләрем", "Уйларым, серләрем" һәм "Фикердәшкә" дип исемләнүләре дә авторның фикерләүче икәнен раслыйлар. Аның уйчанлыгы көләч, ә көләчлеге - уйчан.

Балалар өчен язу җитдирәк, аерата җаваплы иҗат ул. Шәүкәт ага балалар әдәбияты төбәгенә зур әдәбият мәйданында сыналган, танылган чын шагыйрь хәлендә килеп керде. Керде һәм нәниләрнең, Тукай әйткәнчә, "фәрештә валчыклары"-ның, ак, пакь, саф күңелләренә җан азыклары өләшү эшенә кереште. Аның бу иҗаттагы төп материалы - туган тел. Тукай әйткән матур тел. Ш.Галиев иҗаты балаларның әдәби теле, туган теле мәктәбенә әверелде . Шигъри теленең матурлыгы, җиңеллеге, ритмикасының җырлап, чишмә кебек челтерәп торуы күңелне күтәрә, шатлык тудыра. Эчтәлегенең кызыклыгы, нинди дә булса фикер, мәгънә салынган булуы белән гүя "сихерли" ул баланы.

Шагыйрь үзе белеме буенча педагог түгел. Ләкин аның поэзиясендәге педагогик эшчәнлеге күпкырлы. Ул яшь балаларны тәрбияләү өлкәсендә төрле юнәлештә эшли. Аларны һөнәр сайларга да, кешелекле булырга да, эшчән булырга да, олыларны хөрмәт итәргә дә чакыра. Мәсәлән аның "Табын янында" шигыре:

Иртә белән табында

Әткәй әйтте тагын да:

- Юньләп ашарсың микән,

Икмәк валчыгын, иркәм,

Коймый башларсың микән?

Ахры синең күкләргә

Тавык кирәк чүпләргә!..

Ш.Галиев балалар әдәбиятында иң актив эшләүче шагыйрьләрнең берсе һәм иң талантлысы. Балалар әдәбиятында Тукайлардан соң, Бари Рәхмәтләрдән соң туган бушлык бетте. Хикмәт егерме шагыйрьдә түгел, бушлыкны кайчак бер шагыйрь дә тутыра. Колачы, активлыгы, язган әсәрләренең тиз халыклашуы белән бушлыкны тутыра. Ш.Галиев соңгы өч-дүрт ел эчендә, бигрәк тә балалар өчен язган шигырьләрендә, таланты төрле ягы белән уйнарга кереште. Көнкүрештәге гади генә нәрсәләр шигырьгә әйләнә, җиңел, тапкыр, тирән мәгънәле шигырьгә әйләнә. "Витаминлы хәрефләр", "Көпчәкләр ни сөйлиләр", "Рус казлары га-га-га", "Тырма, торма һәм торна", "Язгы әкият"тән менә мондый юлларны ничек ятламыйсың:

Сынды,

Сынды,

Сеңде,

Сеңде,

Сылу

Сынлы,

Сырлы-

Сырлы

Соңгы

Сөңге!

Шушы вак-вак шаян шигырьләрдән калкып чыгып, Шәвәли хәзер авыл малаеның типик бер образына әйләнеп бара кебек. Ул китаптан китапка күчә, тулылана, характеры ачыла. Шәвәли авторның озак еллар буена үзе белән бергә яши торган, ләкин картаймый торган образы ул. Шәвәли үтә дә халыкчан, тапкыр, җор телле, кызыксынучан, эзләнүчән елгыр малай. Ул һәрвакыт нинди дә булса бер психологик халәттә күренә, үзенең тәҗрибәсезлеге белән көлке китереп чыгара.

Һәр шагыйрьнең үзе яраткан темасы, уй дөньясы бар. Шәүкәт ага шушы өлкәдә үзен иркен тота. Шагыйрьнең, көчәнми, сүз, рифма уйнатуларын, шигырь юлларын газапламый үзенчә җиңел итеп борып җибәрүләрен, үз интонациясен табуын, гомумән, туган телнең бөтен нечкәлекләрен оста файдалана белүен аның иҗатта күп нәрсәгә ирешүе дип әйтергә була.

Ш.Галиев - чын мәгънәсендә туган як шагыйре. Аны тормыштагы үзгәрешләр:табигатьне саклау, авыл-шәһәр, балалар-өлкәннәр проблемалары кызыксындыра. Мәсәлән, "Ат йөртүче малай" шигыре нигездә техникадан башканы белмәгән шәһәр малаеның, авылга кунакка кайткач, беренче тапкыр ат белән танышуы хакында. Биредә табигатькә, анда яшәүче җан ияләренә мөнәсәбәттә, әхлак мәсьәләсе дә, кешелек сыйфатлары тәрбияләү проблемасы да, авыл һәм шәһәр балалары арасындагы дуслык та, хезмәткә хөрмәт тә бар. Шигырь әлеге проблемаларның барысын берьюлы эченә алган.

Ш.Галиев балладалар да яза. Ул үз балладаларын документаль материалга нигезли, аның тарихи-фәлсәфи мәгънәсен табарга омтыла. Бу хәл Ш.Галиев балладаларының композицион үзенчәлеген билгели. Шагыйрь тарихи вакыйгаларны бу заман кешесе булып, яңа буын исеменнән сөйли, бәяли. Ш.Галиев балладалары ("Ике дус турында баллада", "Кыя белән кеше", "Муса елмаюы турында баллада" һ.б.) бик тирән, җитди фәлсәфи фикерләрне образлы формада гәүдәләндерергә сәләтле икәнлекләрен расладылар. Аның "Тимерче турында баллада" сында хезмәтнең яшәеш нигезе, рухи, физик сәламәтлек, ныклык чыганагы булуы күрсәтелә. Аның герое, гомер буе эшләп килгән хезмәтеннән читләшкәч, бирешә, сүнә бара, ә кабат яраткан эшенә, тимерче шөгыленә керешкәч, терелеп китә, илһам, дәрт алып эшли башлый. Әсәр тормышның мөһим фәлсәфәсен раслый.

Ш.Галиев, киләчәкнең гүзәллеген, яшәешнең җиңештән җиңешкә барышын ачык төсмерләүче шагыйрь буларак, безне авыр кичерешләрдән кояшка, яктыга алып чыга белә. Бу хәл - аның иҗатының төп сыйфаты. Бу шигырьнең ахырында ул безне "карга бата-бата уналтынчы яшькә чыккан" ягына, шул якның яңа күренешләренә алып кайта:

...Яңа буын үсеп буйга җиткән,

Урамнарда бүтән үсмерләр,

Бер күрүдә танымаган кеше

Әтиләрен уйлап төсмерләр...

...Илем кебек урман күтәрелгән,

Имән кебек ирләр калыккан!

Кыскасы, Ш.Галиевның бу шигыре (аның башка шигырьләре кебек үк) пөхтә, төгәл, җыйнак телле, тыгыз сүзле, әмма киң эчтәлекле иҗади табышы дигән нәтиҗәгә китерә.






Шәүкәт Галиев иҗатының әһәмияте.

Ш.Галиев халык арасындагы популярлыкны шаян шигырьләре белән дә яулап алды. Телләренә шайтан төкергән шагыйрьләр, халыкның күңел кылларында ифрат та оста уйный белүчеләр, йомшак җәеп катыга утыртучылар. Халыкчан булу өчен, халык кайгысы белән кайгырып, халык шатлыгы белән шатланып яшәргә дә кирәк. Ш.Галиев нәкъ шундый шагыйрьләребезнең берсе. Халыктагы җорлык та, чәчәнлек тә, тапкырлык та, сүз уйнату дә җитәрлек аның шаян шигырьләрендә. Сатира-юмордагы әнә шул үзенчәлекләрне балалар шигыренә дә алып килде шагыйрь. Һәм һич кенә дә ялгышмады. Нечкә, оста юмор - аның табигый үзенчәлеге, аның талантының бер сыйфаты. Нәтиҗә ясауны, уйлануны балаларның үзләренә калдыра, төп фикерне тел белән әйтми, ә рәсем ясап биргән кебек итеп сурәтләп куя ("Айдар белән Хәйдәр" һ.б.)

Телнең бай хәзинәсен тулысы белән файдалана Ш.Галиев. Моны аның күпкырлы иҗатында күреп була. Бер карасаң, ул лирик шагыйрь. Аның татар телендә илле сигез китабы басылып чыккан. 2002нче елда биш томлык сайланма әсәрләре чыкты. Аз сүз белән күп мәгънә аңлату алымын ничек оста файдаланып, "аерылу" һәм "кавышу" темасына афоризм дәрәҗәсенә җиткерелгән фикер әйтә:

Әле ярый аерылу бар,

Югыйсә шундый шатлыклы

Очрашу булмас иде.

Яисә халык мәкаленә әйләнеп, йөзләрчә-меңнәрчә сугыш корбаннары һәйкәлләренә, зиратларда язылган гыйбарә:

Исәннәрнең

Кадерен бел,

Үлгәннәрнең

Каберен бел!

Ш.Галиевның балалар әдәбиятындагы иҗаты гүзәл бер вакыйга булып тора. Шәүкәт ага мәктәбеннән без, балалар тапкырлыкка, табигатьне, дөньяны танырга өйрәнәбез. Зурларның Хуҗа Насретдиннары, Шомбайлары булса, балаларның да Шәвәлиләре бар инде.

Бу иҗат буыннан-буынга, гомердән гомергә күчеп, еракка, киләчәккә барырлык иҗат.

Ш.Галиев "Тукай васыяте" дигән шигырендә мәрхүмнең соңгы теләкләрен искә ала:

Соңгы сулышта,

Үләр алдыннан,

Шагыйрь васыять

Әйтеп калдырган.

"Әсәрләремнән килгән акчага һич югында бер бала тәрбияләгез", - диелгән бу васыять безнең чорда тулысынча, киң күләмдә тормышка ашырылган инде. Ш.Галиевның:

Шигърият дигән

Гүзәл дөньяда

Үстерде Тукай

Меңләгән бала! -

дигән шатлыгына кушылмыйча мөмкин түгел. Шәүкәт ага үзе дә - Тукай балаларның, халыкчан иҗат белән Тукаебыз рәхмәтенә иң лаек булган талантларның берсе ул.

Ш.Галиев поэзиясендә белем бирү, тәрбия максатларыннан аерылмый: шагыйрь әхлак мәсьәләләренә зур әһәмият бирә. Тәнкыйтькә, көч саклыйм дип эшләмичә яткан, нәтиҗәдә сабантуйда җиңелгән Тимерша да, мактанчык Ирек тә, тышкы яктан яхшы булып күренгән, ә үзе астыртын киресен эшләгән Тәүфикъ та, бер ел буе әбисенә хат язмаган Кәли дә эләгә.

Шагыйрь сөйләшә белергә дә, телнең байлыгын, матурлыгын күрергә дә, музыкасын, шигъри нәфислеген тоярга да өйрәтә. Бик белеп кенә, өйрәтүдә чама тойгысын югалтмыйча гына балаларга тирә-юньдәге күренешләрнең "төсләрен", "холыкларын" аерып күрсәтә.

Шигырьләр бит, балалар,

Витамин кебек алар, -

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә көч бирә.

Булса кайчак әчкелтем, -

Монсын белә ич һәркем -

Хак сүз булмый төчкелтем!

Ш.Галиев безне бүгенге кешелекне борчыган олы һәм тирән каршылыкларына, катлаулы күренешләренә алып керә, шулар турында уйланырга этәрә, кечкенәдән үк табигатьне саклаучы, аны яратучы, кешелекле шәхес тәрбияләргә омтыла.



Йомгак.

Ш.Галиев күп еллар буена бер урында диярлек таптанган балалар әдәбиятына өр-яңа темалар, алымнар, жанрлар алып килде. Балалар өчен язган әсәрләре, үзе дә көтмәгәндә, аны татар балаларының яратып укыла торган авторы иттеләр. Шагыйрьнең әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итә башладылар һәм үзенә халыкара бүләк бирделәр.

Балалар әдәбияты, кинәт үсеп китүе өчен, әлбәттә, беренче чиратта Шәүкәт Галиевка бурычлы. Ш.Галиев аңа инде күптән онытылган үткен фикер матурлыгы бүләк итте. Балалар әдәбияты сыйфат ягыннан үзгәрде.

Хәзер татар балалары өчен язылган әсәрләр күп басыла. Алар арасында яхшылары да, бик яхшылары да шактый очрый. Төрле телләргә тәрҗемә ителә торган язучыларыбыз да бар. Бу үсешнең нигезендә, шиксез, Ш.Галиев керткән яңалыклар ята.

Үткер фикер сатира жанрында хәйләкәр, усал, төрткеле иде. Хәзер балалар әдәбиятына кереп җигелгәч, Шәүкәт ага аңа бөтенләй башка вазыйфа өстәде: инде үткен фикер көлә, елмая, шаяра һәм балаларны шәфкатьле, игелекле, әдәпле булырга өйрәтә башлады, ләкин арада аеруча әһәмиятлесе - уйларга өйрәтү. Ш.Галиевны без татарның Чуковские дип әйтә алабыз. Аның иҗаты көчле, планнары зур булды, сәләтне дә Ходай кызганмыйча бирде. Ул, үзе язганча, бер үк вакытта яшь егет тә, зирәк акыллы аксакал да иде.

"Озак яшәүнең сере" шигырендә менә нәрсә ди:

...Бу сүзләрдән сез шуны

Төшенергә тиешле:

Озак яшәүнең сере

Шаянлыкта, кәнишне!

Бу сүзләрне хәйләкәр карт әйтми, автор үз сүзләре итеп әйтте. Озак яшәү өчен шаян булырга кирәк икән. Ә Шәүкәт ага үзе нишли? Шаян шигырьләр язды. Хәйләкәр әдип: шаян шигырьләр язган саен озаграк яшәде, озаграк яшәгән саен шигырьләрен дә күбрәк язды.

Ш.Галиев әдәбиятта үз сүзен күптән әйтте инде. Берәгәйле итеп әйтте. Әмма аның иҗаты турындагы, үзе турындагы иң олы, иң кирәкле, иң саллы сүз әлегә әйтелмәгән. Аның хакындагы монографияләр, диссертацияләр, китаплар да әлегә язылмаган. Киләчәк буын әдәбият галимнәренә күпме эш! Шагыйрьнең үзенчәрәк әйтсәк, кадерен белгәннәргә күпме байлык, күпме хәзинә!..

Файдаланылган әдәбият исемлеге.

  1. Габидуллина Ф. Шагыйрьгә сүз җитәме? \ Мәгариф. - 2003. - №3.

  2. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты \ Казан - ТаРИХ. - 2003

  3. Миңнуллин Р. Кадерен белгәннәргә... \ Мәйдан.-2003.- №12.

  4. Хәким С. Юмор - ул шагыйрьнең табигатендә. \ Мәйдан.-2003.- №12.

  5. Яхин А. Озак яшәүнең сере. \ Мәйдан.-2003.- №12.













© 2010-2022