- Преподавателю
- Другое
- Внеклассное мероприятие, Ягез әле, малайлар!
Внеклассное мероприятие, Ягез әле, малайлар!
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Гильметдинова И.М. |
Дата | 31.10.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Ягез әле, малайлар !
Татарча җыр яңгырый .
Алып баручы . Хәерле көн хөрмәтле укытучылар,укучылар ! Хәерле көн малайлар!
Бүген сезнең алда мәктәбезнең иң акыллы , иң зирәк, иң уңган,иң булган малайлары үзләренең осталыкларын күрсәтер. Сезнең аларны хуплавыгыз бик тә кирәк .
Ярыш булгач, хәкемлардарсыз булмый. Жюрига иң гаделләрне сайлык әле.
Хөрмәтле хөкемдалар, урыннарыгызга рәхим итегез .
1ук . Бу бәйгедә тәүге тапкыр
Чыктыгыз сез каршыга .
Уңганмы сез, зирәкме сез,
Сыналырсыз,бәйгедә .
2ук.Яратырбыз, алкышларбыз
Хәер-фтиха бездән.
,,Ягез, малайлар ! " бәгесе
Җиңү көтә бит сездән.
Хәзер тулырак итеп малайлар белән танышыйк, сүз сезгә.
-
Визит карточкасын яклау.
2 . Сорауларга җавап бирү.
А.Б. Малайларны хәзер зирәклектә сынап кырыйк. Сезгә икешәр сорау,сорауларга тиз-тиз генә җавап бирергә кирәк .
1.Татар халкында язны каршылау бәйрәме ? (Нәүрүз)
2.Татар халкында җәй башында нинди бәйрәм уткәрелә, исеме кайдан алынган ? (Сабантуй)
3.Татар халкында ураза тоту ае ничек атала ? (Рамазан)
4.Казан Кремеле янында кемгә һәйкәл куелган ? (Муса Җәлил)
5.,,Туган тел " җырының сүзләрен Г.Тукай язган , көе кемнеке ? (Халык)
6.Татарстанда чыга торган популяр газетаны әйт ?
7. Татарстанда чыга торган популяр журналны әйт ?
8.Республикада иң зур шәһәр ? (Казан)
9.Кайсы шәһәрдә сәгать заводы бар ? (Чистай)
10.Машиналар өчен шиннар кайсы шәһәрдә җитештерелә ? (Түбән Кама)
11.Кайсы шәһәрдә вертолетлар җитештерелә ? (Казан)
12.Татар алфавитында ничә хәреф бар ? (39)
13. Тукай ничәнче елда туган ?(1886 )
14.Балалар язучысын ата ? (А.Алиш һ.б )
15. Минзәлә ягы язучысы ? (М.Шабаев һ.б.)
16.Татарстан гимынына көй язган композитор ? ( Р.Яхин )
17.Татарлар арасыннан Советлар Союзы герое исеменә лаек булга язучыны ата .( М.Җәлил )
18.Татар халык ашларын ата .(Гөбәдия һ.б.)
3.Бирелгән шигырьне сәнгатьле итеп укырга .
(Г.Тукай шигырьләреннән өзекләр алынды )
Музыкаль тәнәфес .
Һәр сыйныф берәр концерт номеры башкара.
4.Мәкалнең ахырын язып бетер .
Музыкаль тәнәфес .
5.Котлау открыткасы язу .
Музыкаль тәнәфес
6 .Бирелгән хәрефләрне файдаланып сүзләр төзергә .
сандугачлар
Музыкаль тәнәфес
7. Уен " Кызыклы грамматика"
Бирелгән иҗекләр белән кеше исемнәре тәзергә .
8.Табышмакларга җавап табарга .
Музыкаль тәнәфес
Безнең бәйгебез ахырына якынлашып килә .Ә хәзер сүзне хөкемдарларга бирәбез .
Йомгаклау.