Рабочая программа по татарской литературе для 5 класса татарская группа

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

татар төркемендәге 5 сыйныф укучылары өчен

татар әдәбияты буенча

белем бирү программасына аңлатма язуы


Эш программасы статусы

5 нче сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

  1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

  2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы ((Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

  3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

  4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

  5. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

  6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

  7. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

  8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

  9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы".

  10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы.



11.24 нче гомуми белем мәктәбенең белем бирү прогаммасы.



Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Программа буенча 5 нче сыйныфта әдәбият дәресләренә 70 сәгать бирелгән.Бу эш программасына дәүләт программасына нигезләнеп, белем бирү учреждениесенең гамәлдәге укыту планы буенча 35 сәг.,атнага 1 сәг. исәбеннән укытыла.

5 нче сыйныф өчен "Татар әдәбияты" курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, "Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа" (Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм "Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа" (Төзүче-авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина), 5 нче сыйныф өчен Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллиналар эшләгән (Казан, Мәгариф - Вакыт, 2014), Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. - Казан: «Мәгариф - Вакыт» нәшр., 2014. - 143 б.: рәс. б-н.



Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  2. Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрләрдән өзекне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.

  4. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.

  5. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш уяту.

  6. Татар, рус һәм башка халыклар әдәбиятларын чагыштырып карау күнекмәләре булдыру.

  7. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

  • татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;

  • сүз басымын дөрес куя белү;

  • логик басымны дөрес куя белү;

  • җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;

  • тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, ягъни интонацияне дөрес куллану күнекмәләре булдыру һ.б.

Программада ятлау өчен әсәрләр тәкъдим ителә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында, әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә. Матур әдәбиятны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә. Шуңа күрә урта белемгә ия булган яшьләр ана телендә ачык фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белергә тиеш.



Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

  • сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;

  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;

  • классик әдипләрнең (К.Насыйри, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил) биографик белешмәләре белән танышу;

  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;

  • әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;

  • геройларга характеристика бирү;

  • сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

  • укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

  • өйрәнелгән әсәрләргә бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү;

  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;

  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

  • эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, интернет чаралары һ.б. аша эзләү.



Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

  • шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру;

  • активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

  • үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

  • милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләр

"Әдәбият" курсын өйрәнүнең метапредмет нәтиҗәләре булып, универсаль уку-укыту гамәлләре формалаштыру санала (УУГ.)

Танып белү УУГ(ТБУУГ):

  • укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү;

  • мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый белү, өстәмә материалларны таба һәм тиешле урында куллана белү;

  • кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

  • татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән танышу;

  • бәхәсләшү, үз фикерен дәлилләү, анализ ясау, йомгаклау.

Коммуникатив УУГ (КУУГ):

  • төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

  • күмәк эш вакытында бер фикергә килә белү;

  • коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

  • үз фикереңне телдән һәм язма формада җиткерә белү;

  • текст буенча сораулар куя белү

  • бәхәсләшү, үз фикерләрен дәлилләү.

Регулятив УУГ (РУУГ):

  • мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;

  • проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру;

  • уку проблемасын чишү өчен план төзү;

  • укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Предмет нәтиҗәләре

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

  • әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;

  • геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;

  • татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;

  • әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу.

  • Укытуны матди-техник яктан һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

Укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү нигезенә түбәндәгеләр керә:

  • белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы булу;

  • әдәбиятны өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;

  • электрон китапханә, башка электрон ресурслар, татарча сайтлардан куллану мөмкинлеге булган компьютер классы;

  • лингафон кабинеты;

  • электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;

  • мультимедиа укыту программалары, компьютер программалары;

  • укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;

  • төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;

  • белешмә материаллар;

  • балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;

  • интерактив тикшерү программалары;

  • татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com).



Татар әдәбияты предметын укыту барышында укытучыга куллану өчен өстәмә әдәбият исемлеге

  1. Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1990.

  2. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда / төз. Р.Даутов, Р.Рахмани. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2009.

  3. Дастаннар. - Казан: Мәгариф, 2001.

  4. Даутов Р.Н., Гамбәров Н.Г. Балачак әдипләре: биобиблиографик белешмәлек. 4 китапта. - Казан: Мәгариф, 2002, 2004, 2005, 2008.

  5. Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәр: өйрәнәбез һәи анализ ясыйбыз / Д.Заһидуллина, М.Ибраһимов, В.Әминева. - Казан: Мәгариф, 2007.

  6. Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау / Д.Заһидуллина, М.Ибраһимов, В.Әминева. - Казан: Мәгариф, 2005.

  7. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Методик кулланма. - Казан: Мәгариф, 2000.

  8. Заһидуллина Д.Ф., Йосыпова Н.М. XX гасыр татар әдәбияты тарихы: дәреслек. 2 томда. - Казан университеты, 2011.

  9. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре. 3 томда. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2010.

  10. Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек: элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияты буенча кыскача белешмәлек. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2001.

  11. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? - Казан: Татар.кит.нәшр., 1989.

  12. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. / Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанова, Т.Гыйләҗев, Н.Йосыпова. - Казан: Мәгариф, 2006.

  13. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981.

  14. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. - Казан: Мәгариф, 2005.



Күрсәтмә материаллар

  • Электрон ресурслар: "Бала" китапханәсе, "Татар мультфильмнары", мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com); аудио һәм видео әсбаплар:

  • Габдулла Тукай. Интерактив мультимедиа уку-укыту әсбабы.

  • Габдулла Тукай. Энциклопедия. Дисклар коллекциясе.

  • «Габдулла Тукай», «Вамин» Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, DVD и 1 СD дан торган җыентык, 2009.

  • Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре. Татар әдәбиятыдәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD 4 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

  • Шигърият бакчасында. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) СD 1, CD 2, CD 3 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

  • Фәнис Яруллин. Тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап.

Мультемедиа басма.

  • Язучыларыбыз чыгышлары һәм алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD5 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

  • Язучылар, композиторлар һәм рәссамнар чыгышлары, алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD 6 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.





Программаның эчтәлеге

Төп темалар

Сәг.саны

1.

ӘСӘРЛӘРНЕ ӨЙРӘНҮ: 59 сәг. Халык авыз иҗаты. Әкиятләр. "Ак байтал", "Үги кыз", "Хәйләкәр төлке", "Солдат балтасы", Камыр батыр", "Өч каләм", "Кәтән Иваныч".

9 (3)

2.

Халык иҗаты белән рухланып. Габдулла Тукайның "Төлке һәм йөзем җимеше", "Көзге һәм Маймыл", "Аккош, Чуртан һәм Кыскыч", Ә.Исхакның "Төлке һәм виноград", И.Крыловның "Аккош, Чуртан һәм Кысла", Г.Шамуковның "Көзге белән Маймыл" мәсәлләре.

3 (2)

3.

Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре. К.Гали "Кыйссаи Йосыф", Ш.Галиев "Кол Галигә".

3 (1)

4.

Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре. Мөхәммәдъяр иҗаты. "Хикәят".

1 (2)

5.

XIX йөз әдәбияты үрнәкләре. К.Насыйри. "Патша белән карт", "Бай һәм хезмәтче", "Аңгыралык бәласе", "Әбүгалисина".

3 (1)

6.

ХХ йөз башы татар әдәбияты үрнәкләре. Г.Тукай "Су анасы".

1 (1)

7.

ХХ йөз татар әдәбияты үрнәкләре. Г.Ибраһимов "Яз башы", "Фагыйлә" хикәясе". М.Җәлил "Алтынчәч".

5 (2)

8.

Сугыш чоры әдәбияты. М.Җәлил "Кызыл ромашка", "Җырларым", "Бүреләр". Ф.Кәрим "Кыр казы", "Ватаным өчен", "Сөйләр сүзләр бик күп алар...", "Гармунчы аю белән җырчы Маймыл". Г.Кутуй "Сагыну". А.Алиш "Килделәр". С.Хәким "Колын". Р.Харис "Ветеран дәфтәрләр".

9 (5)

9.

Сугыштан соңгы чор әдәбияты. Ф.Хөсни "Чыбыркы". Р.Әхмәтҗанов "Солдатлар". Н.Дәүли "Бәхет кайда була?", "Кар нинди җылы". Ф.Яруллин "Зәңгәр күлдә Ай коена", "Бөтенесе кирәк". Р.Вәлиева "Бәхет".

7 (2)

10.

Туган ил, туган як турында. Н.Исәнбәт "Туган ил". Э.Шәрифуллина "Татарстан шуннан башлана", Г.Зәйнашева "Үз илемдә". Н.Мадьяров "Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем". С.Хәким "Бер горурлык хисе", "Башка берни дә кирәкми". Ф.Садриев "Тургай ни дип җырлый". Р.Вәлиева "Табигать баласына". М.Әгъләмов "Матурлык минем белән". Г.Афзал "Туган җиреңнән китмә". Р.Вәлиев "Туган телдә дәшсәм генә".

8 (5)

11.

Тәрҗемә дәресләр. А.Платонов "Ягъфәр бабай". Дж.Родари "Әбинең кошчыклары". А.Экзюпери "Нәни принц". Р.Вәлиев "Балачак илчесе".

3 (1)

12.

Шагыйрь һәм язучылар иҗатында юмор. А.Гыймадиев "Телефонлы кәҗә", "Интернетта ALF", "Дианаларда кунакта". Ш.Галиев "Борау", "Эш кушып булмый". Л.Лерон "Зөһрә кыз - безнең авылдан", "Песи булсаң иде". Р.Миңнуллин "Әгәр мин икәү булсам", Р.Корбан "Үзем".Ф.Яруллин "Җыр калдырыйк".

7 (3)

13.

Дәрестән тыш уку

3 (2)

14

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

8 (6)


Барлыгы

70 (35)

Укыту - методик комплекты

  1. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа. (Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина.)

  2. Дәреслек: Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. (Авторлары: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина) 2 кисәктә (татар балалары өчен). Казан, Мәгариф - Вакыт, 2014.

  3. Д.Ф.Заһидуллина. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы, К., "Мәгариф" 2000.

  4. Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ж.Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К., "Мәгариф",2004.

  5. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына әдәбияттан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

Планлаштырылган дәресләр һәм язма эшләр


1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык

Сәг.саны

9

7

10

9

35

БСҮ

1

2

2

1

6

СТУ

1

1

2







5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан календарь-тематик план



Дәрес темасы

Сәг. са-ны

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

Метапредмет

Предмет

Шәхси

План

Факт

1

Татар халык авыз иҗаты. Аның жанрлары."Ак байтал" әкияте.

1

ТБУУГ:мөстәкыйль рәвештә текстны укый белү.

КУУГ:текст буенча сораулар куя белү.

РУУГ:укытучы белән бергәләп үз эшен,иптәшләрнең җавабын бәяләү

Халык авыз иҗатына күзәтү ясау,тарих белән бәйләп өйрәнү

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау.Әкият жанрының үзенчәлеген үзләштерү

Халык иҗатына карата кызыксыну уяту Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

2

Тылсымлы әкият һәм аның геройлары."Үги кыз" әкияте.

1

ТБУУГ:аңлап уку

КУУГ:әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

РУУГ:укытучы ярдәме белән максат кую

Халык авыз иҗаты белән танышу,укыган буенча кирәкле материалны аерып ала белү

Татар халкының"Үги кыз" әкияте белән танышу

Намуслылык,соклану хисе уяту

3

"Хәйләкәр төлке", Солдат балтасы"."Камыр батыр" әкияте."Өч каләм әкияте"

1

ТБУУГ:төп мәгълүматны аерып алу

КУУГ: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

РУУГ:эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Әкиятләрдә уңай,тискәре геройларны билгели белү,чагыштырып нәтиҗә ясый алу

Әсәрнең эчтәлеген үзләштерү,әкият төзелешен өйрәнү

Халык авыз иҗаты әсәрләренең тормышта кирәклеген,аларның кешегә тәрбия бирүен аңлау



4

Б.С.Ү.Бишек җырлары.

1

ТБУУГ:җыр сәнгатен әдәбият белән бәйләп өйрәнү

КУУГ:мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

РУУГ:укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Җыр белән кызыксындыру,бишек җырларының бай мирас булуына төшенү

Бишек җыры төшенчәсе белән танышу,шагыйрьләрнең шигырьләре белән танышу

Халыкның рухи тормышында җырның ролен, аның көй белән бергә яшәвен аңлау,җыр сәнгатенә кызыксыну уяту

5

Мәсәлләр. Г.Тукай,Ә.Исхак мәсәлләре

1

ТБУУГ:эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

КУУГ:әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү

РУУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Әдәбиятның төрле жанрлары белән танышу.Рус әдәбияты белән чагыштырып анализлау

Мәсәл төшенчәсе белән танышу,мәсәлләрнең эчтәлеген үзләштерү

Әдәп-әхлак төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау,эшләнгән гамәлләрдән чыгып,үзеңә дәрес алу

6

Г.Тукай,И.Крылов,Г.Шамуков мәсәлләре

1

ТБУУГ:татар әдәбиятын рус әдәбияты арасындагы уртак проблемаларны күрсәтә алу

КУУГ:үз фикереңне телдән җиткерә белү

РУУГ:нәтиҗәләрне формалаштыру

Әдәбиятның төрле жанрлары белән танышу,укыганны гомумиләштерә,нәтиҗә ясый белү

Мәсәл төшенчәсе белән танышу, аны бүтән жанрлардан аера белү.Язучыларның мәсәлләре белән танышу

Әдәп-әхлак төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау,эшләнгән гамәлләрдән чыгып,үзеңә дәрес алу

7

К.Гали "Кыйссаи Йосыф". Ш.Галиев "Кол Галигә".

1

ТБУУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

КУУГ:күмәк эш вакытында бер фикергә килә белү

РУУГ: укытучы ярдәме белән максат кую

Әсәрне тарих белән бәйләп карау

Кол Галинен иҗаты белән танышу, "Кыйссаи Йосыф" әсәре белән танышу,борынгы әдәбият үрнәкләре белән танышу.К.Гали иҗатына язучыларның бәясе белән танышу

Дуслык,татулык,туганлык хисләрен аңлау;борынгы хәзинәбез үрнәкләренең әдәбиятта тоткан ролен аңлау

8

Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре Мөхәммәдъяр иҗаты. "Хикәят".(1 кисәк)

1

ТБУУГ:әсәрне укый белү

КУУГ: үз фикереңне телдән җиткерә белү

РУУГ:укытучы белән бергәләп,үз эшен бәяләү

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала

белү.

Язучының тормыш юлы турында белешмә алу,хикәятне өйрәнү

Борынгы хәзинәбез үрнәкләренең әдәбиятта тоткан ролен аңлау;кеше хәленә керә белү,юмартлылык хисләренә төшенү

9

К.Насыйри әсәрләре

1

ТБУУГ: әсәрне укый белү

КУУГ: текст буенча сораулар куя белү.

РУУГ:проблеманы аңлый белү

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләре булдыру

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү

10

Б.С.Ү. Әсәргә миниатюр рецензия язу

1

ТБУУГ:өстәмә материалны таба белү,үз эшчәнлегендә куллана белү

КУУГ:үз фикереңне язма формада җиткерә белү

Сөйләм телен үстерү

Рецензия төшенчәсен аңлау

Ихтыяр көченең,белемнең тормышта кирәклеген аңлау

11

Г.Тукай - татар халкының бөек шагыйре. Г.Тукай шигырьләре

1

ТБУУГ:мөстәкыйль рәвештә әсәрне укый белү,бәяләү

КУУГ: текст буенча сораулар куя белү.

РУУГ:дәреснең проблемасын,максатларын формалаштыру

Тарихи затларны барлау

Шагыйрьнең балачагын истә калдыру; бөеклеген аңлау. Шигырьнең идея эчтәлегенә төшенү

Хезмәт сөяргә өйрәтү,вакытның кадерен аңлау

12

Г.Ибраһимов "Яз башы" әсәре.Г.Ибраһимов "Фагыйлә" хикәясе.

1

ТБУУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

КУУГ:үз фикерләреңне дәлилләү

РУУГ:проблеманы аңлый белү,үз фикереңне раслый белү

Табигатьне яратырга өйрәтү

Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Хикәя төшенчәсен истә калдыру.

Табигатьнең матурлыгын күрә белүне һәм саклый белүне аңлау

13

М.Җәлил "Алтынчәч", "Җик" арияләре.

1

ТБУУГ:өстәмә материалны таба белү,үз эшчәнлегендә куллана белү

КУУГ:төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү

РУУГ: укытучы белән бергәләп,үз эшен бәяләү

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала

белү.

М.Җәлил иҗаты белән танышу,өзекләр белән танышу,либретто,ария,строфа төшенчәләрен аңлау

Туган илнең матурлыгын аңлау;туган илнең кеше тормышында ролен аңлау

14

М.Җәлил "Кызыл ромашка", Җырларым"шигырьләре

1

ТБУУГ:кирәкле мәгълүматны таба,анализлый белү

КУУГ: үз фикерләреңне дәлилләү

РУУГ: проблеманы аңлый белү,үз фикереңне раслый белү

Шигырьнең идея эчтәлегенә төшенү, анализлау;шагыйрьнең сугыш чоры турында кыскача белешмә алу

Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү;патриотик хисләрнең көчен аңлау

15

Б.С.Ү. "Хөкем алдыннан" картинасы буенча сочинение.

1

ТБУУГ: укуының үз эшчәнлеген оештыра белүе

КУУГ:үз фикереңне язма формада җитекрә белү

РУУГ:язу проблемасын чишү фчен план төзү

Рәсем сәнгате белән кызыксыну уяту

"Хөкем алдыннан"картинасы белән танышу

Туган илгә булган хисләрнең ихтыяр көченең кыйммәтен аңлау

16

М.Җәлил "Бүреләр" шигыре.

1

ТБУУГ: әсәрне укый белү

КУУГ: текст буенча сораулар куя белү.

РУУГ:үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү

Тарих белән бәйләнеш

Шигырьне уку һәм анализлау

Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү

17

Б.С.Ү. Картина буенча сочинение ("Сугыш узган җирдә" темасына сочинение)

ТБУУГ: укуының үз эшчәнлеген оештыра белүе

КУУГ:үз фикереңне язма формада җитекрә белү

РУУГ:язу проблемасын чишү фчен план төзү

Тарих белән бәйләнеш

Сочинение язу;Бөек Ватан сугышы турындагы материаллар белән танышу

Сугышның куркыныч афәт икәнен аңлау

18

С.Т.У. Р.Мостафин "Балыкчы Муса" әсәре.

1

ТБУУГ: әсәрне укый белү

КУУГ: текст буенча сораулар куя белү

РУУГ: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү

М.Җәлилнең балалык еллары белән танышу,хикәяне уку,анализлау

Балачакның матур чак икәнен аңлау,табигать матурлыгын күрә белү

19

Ф.Кәрим шигырьләре

1

ТБУУГ: кирәкле мәгълүматны таба,анализлый белү

КУУГ: текст буенча сораулар куя белү.

РУУГ: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү

Шигырьнең идея эчтәлегенә төшенү,укып анализлау

Укучыларда илебез халкының фашистларга каршы гомерләрен дә кызганмыйча көрәш алып барулары турында фикер алышу, ветераннарга багышланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

20

А.Алиш. "Килделәр" хикәясе.

1

ТБУУГ: әсәрне укый белү

КУУГ: үз фикерләреңне дәлилләү

РУУГ: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү

Сөйләм теле үстерү

Әсәрнең эчтәлеген аңлау

Укучыларда үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү,дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру

21

Б.С.Ү. Л.Лерон "Фашист очып китте". А.Пластов "Фашист самолеты" очып узды" картинасы.

1

ТБУУГ: укуының үз эшчәнлеген оештыра белүе

КУУГ:үз фикереңне язма формада җитекрә белү

РУУГ:язу проблемасын чишү фчен план төзү

Рәсем сәнгате белән кызыксыну уяту

Л.Леронның шигырен уку,анализлау;картина буенча фикер алышу

Сугышның куркыныч афәт икәнен аңлау,ерткычлыкның тормышта начар сыйфат икәнен аңлау

22

Р.Харис "Ветеран дәфтәрләр" шигыре.

1

ТБУУГ: кирәкле мәгълүматны таба,анализлый белү

КУУГ: үз фикерләреңне дәлилләү

РУУГ: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү

Тарих белән бәйләнеш

Шигырьнең идея эчтәлегенә төшенү,метафора төшенчәсен аңлау

Сугыш кырында канын койган солдатларның батырлыгына төшенү

23

Ф.Хөсни "Чыбыркы" хикәясе.Н.Дәүли "Бәхет кайда була?" "Кар нинди җылы"

1

ТБУУГ: әсәрне укый белү

КУУГ: үз фикерләреңне дәлилләү

РУУГ:үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала

белү.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Ф.Хөсни иҗатын үзләштерү. "Бәхет кайда була?" шигырен уку һәм анализлау

Бәхетнең,хезмәтнең кеше тормышында ролен аңлау

24

Ф.Яруллин "Зәңгәр күлдә Ай коена" Р.Вәлиева "Бәхет", Ф.Яруллин "Бөтенесе кирәк"

1

ТБУУГ:кирәкле мәгълүматны таба,анализлый белү

КУУГ: үз фикерләреңне дәлилләү

РУУГ: проблеманы аңлый белү,үз фикереңне раслый белү

Хикәянең эчтәлегенә төшенү,автор әкияте төшенчәсен аңлау,шигырьләрне укып өйрәнү

Бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү,бер-береңә булышу яхшы гамәл икәнен аңлау

25

Н.Исәнбәт. "Туган ил".

1

ТБУУГ:укуының үз эшчәнлеген оештыра белүе

КУУГ: үз фикерләреңне дәлилләү

РУУГ: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү

Шигырьнең эчтәлегенә төшенү,дәреслектә бирелгән картиналар белән танышу

Туган якка карата мәхәббәт,аның белән горурлану хисләре тәрбияли алу

26

Э.Шәрифуллина ,Г.Зәйнашеваның туган якка багышланган шигырьләре

1

ТБУУГ:кирәкле мәгълүматны таба,анализлый белү

КУУГ: үз фикерләреңне дәлилләү

РУУГ:дәреснең проблемасын,максатларын формалаштыру

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Шигырьнең эчтәлегенә төшенү,туган як төшенчәсен аңлау

Туган җиребезнең матурлыгын күреп,иң кадерле җир икәнен аңлау

27

С.Хәким шигырьләре.Ф.Садриев "Тургай ни дип җырлый?" әсәре.

1

ТБУУГ:кирәкле мәгълүматны таба,анализлый белү

КУУГ: күмәк эш вакытында бер фикергә килү

РУУГ: укытучы белән бергәләп, үз эшен бәяләү

Әсәрнең эчтәлегенә төшенү,анализлау;лирик,герой,строфа төшенчәләрен аңлау

Туган җиребез белән горурлана алу,күчмә кошларның сакларга кирәклеген аңлау

28

Р.Вәлиева "Табигать баласы" шигыре.М.Әгъләмов "Матурлык минем белән".

ТБУУГ:уртак проблемаларны күрсәтү

КУУГ:үз фикереңне телдән җиткерә белү

РУУГ:нәтиҗәләрне формалаштыру

Әкиятләрнең эстетик кыйммәтен бәяләү күнекмәсенә ия булу.

Шигъри сөйләм, эндәш сүзләрнең образ тудырудагы әһәмиятен аңлау.

Шигырьнең эчтәлегенә төшенү,укып анализлау

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү

29

Г.Афзал "Туган җиреңнән китмә", Р.Вәлиев "Туган телдә дәшсәм генә" шигыре.

1

ТБУУГ:кирәкле мәгълүматны таба,анализлый белү

КУУГ:төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү

РУУГ: укытучы белән бергәләп, үз эшен бәяләү

Әкиятләрнең эстетик кыйммәтен бәяләү күнекмәсенә ия булу.

Шигъри сөйләм, эндәш сүзләрнең образ тудырудагы әһәмиятен аңлау.

Г.Афзал,Р.Вәлиевның шигырьләре белән танышу

Туган якның матурлыгын тоя,аңлый белү,саклый белергә өйрәнү

30

Б.С.Ү. Шишкин наратлары. (К.Сибгатуллин. "Шишкин наратлары" шигыре)

1

ТБУУГ:уртак кыйммәтләрне күрсәтә алу,анализ ясау

КУУГ: үз фикерләреңне дәлилләү

РУУГ: укытучы белән бергәләп, үз эшен бәяләү

Әйләнә - тирә табигатькә әдәби караш

Шишкин иҗатын истә калдыру,картина белән танышу

Туган якның матурлыгын тоя,аңлый белү,саклый белергә өйрәнү

31

Тәрҗемә әсәрләр А.Платонов "Ягъфәр бабай".Дж. Родари "Әбинең кошчыклары" хикәясе.

1

ТБУУГ:дөнья культурасы белән танышу

КУУГ: үз фикерләреңне дәлилләү

РУУГ:проблеманы аңлыө белү,үз эшен бәяләү

Чит ил әдәбиятына хөрмәт тәрбияләү

Әсәрнең тәрҗемәсе белән танышу,хикәяне укып анализлау

Сугыш вакытында тылдагы авыр хезмәт,аыр тормышны аңлау,хөрмәт хисе булдыру;өлкәннәр кадерен аңлау

32

С.Т.У.А.Экзюпери "Нәни принц". Р.Вәлиев "Балачак илчесе".

1

ТБУУГ:дөнья культурасы белән танышу

КУУГ:үз фикереңне телдән җиткерә белү

РУУГ: укытучы белән бергәләп, үз эшен бәяләү

Әсәрне өйрәнү

Тормышта хыяллана белүнең,белемнең кирәклеген аңлау

33

Шагыйрь һәм язучылар иҗатында юмор.

1

ТБУУГ:кирәкле мәгълүматны таба,анализлый белү

КУУГ: текст буенча сораулар куя белү

РУУГ:дәреснең проблемасын,максатларын формалаштыру

Хикәяләр белән танышу. Юмор төшенчәсен аңлау

Тормышта юмор белән яшәү кызыклырак икәнлегенә төшенү

34

Ш.Галиев шигырьләре.Л.Лерон "Зөһрә кыз - безнең авылдан" хикәясе.Л.Лерон "Песи булсаң иде" шигыре.

1

ТБУУГ:укуының үз эшчәнлеген оештыра белүе

КУУГ:үз фикереңне телдән җиткерә белү

РУУГ:үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба алу.

Шигырьнең эчтәлегенә төшенү.Әсәрнең эчтәлеген аңлау.Эпиграф төшенчәсен истә калдыру.

Хезмәтнең кирәклеген,тормыштагы ролен аңлау; тормышта юмор белән яшәү кызыклырак икәнлегенә төшенү

35

Р.Миңнуллин,Р.Корбан иҗатларында юмор. Ел буе үткәннәрне кабатлау.

1

ТБУУГ:кирәкле мәгълүматны таба,анализлый белү

КУУГ:үз фикереңне телдән җиткерә белү

РУУГ: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала белү

Шигырьне укып анализлау,юмор төшенчәсен аңлау

Тормышта хыяллана белүнең,юморның кирәклеген аңлау; татар әдәбиятының укучы тормышындагы ролен,яшәешне бизәвен аңлау



© 2010-2022