Урок по татарскому языку в 8 классе на тему Иярчен вакыт җөмләләр

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Иярчен вакыт җөмләләр.

Максат: Иярчен вакыт җөмләләр турында гомуми мәгълүмат бирү;аларның белдерелү үзенчәлекләрен өйрәтү,синтетик һәм аналитик төрләрен өйрәнү; тиз фикерләү,төгәл җавап бирү сәләтләрен үстерү; җөмләләрне схемада күрсәтә белү; укучыларда ишетеп аңлау сәләтен үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү;әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау:дәреслек,карточкалар,тест,компьтер,таблица

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар.Татар теле дәресен башлыйбыз.Без бүгенге дәрестә иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен өйрәнүне дәвам итәрбез.

2.Актуальләштерү.

-Укучылар,өй эшен тикшереп үтәбез.Сезгә нинди бирем бирелгән иде?Иярченле кушма җөмләләре булган мәкальләр язып килергә.(мәкальләр укытыла,тикшерелә)

-Әйе,укучылар,халык мәкальләре аз сүз белән тирән мәгънә

белдерәләр.Билгеле сез язып килгән мәкальләр арасында безгә таныш булмаган җөмлә төрләре дә бар.Ә хәзер иярченле кушма җөмләләрне кабатлап үтик.

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН Сингапур структурасын куллану.Укучыларга иярченле кушма җөмләләрне кабатлау өчен сораулар бирелә. "Әйе" дип җавап бирерлек сорауларда укучылар басалар."Юк " дип җавап бирерлек сорауларда укучылар басмыйлар,урыннарында утыралар . Сораулар түбәндәгеләр:

-Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала.(Юк)

-Иярченле кушма җөмләләр төзелешләре буенча аналитик һәм синтетик булалар. (Әйе)

- Иярчен аергыч җөмлә баш җөмләнең аергычы урынында килә һәм нинди? кайсы? кемнең? кебек сорауларга җавап булып килә.(Әйе)

-Ул йомыш шул:без сине ял итәргә җибәрмәкче булабыз.Бу иярчен ия җөмлә.(юк)

СИНГЛ РАУНД РОБИН Сингапур структурасын куллану. 8 укучыны 4әрләп 2 төркемгә бүлеп утырту.Сорау әйтелә,уйларга вакыт бирелә.Төркемдәге һәр укучы чиратлап җавап бирә. Һәр укучыга кыш турында бер иярчен җөмлә уйлап әйтергә.

3.Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

-Укучылар ,без бүген дә җөмлә төрләрен өйрәнүне дәвам итәбез.Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны язып куябыз.Тактада бирелгән схемага карыйк әле.Иярчен хәл җөмләләр 8 төркемчәгә бүленәләр.

Иярчен җөмлә төрләре

↓ ↓ ↓ ↓ ↓

Ия

хәбәр

аергыч

тәмамлык

хәл

Урын

вакыт

рәвеш

күләм

сәбәп

максат

шарт

кире

Бүгенге дәрестә без сезнең белән иярчен вакыт җөмләләргә тукталырбыз.Тактадагы җөмләләргә күз салыйк әле. 1) Дөнья кайнарга тора, шул чакта сез әллә кайда җыен юк-бар эш артыннан йөрисез.
Беренче җөмләдә баш җөмләнең вакыт хәле шул чакта мөнәсәбәтле сүзе белән бирелгән, ул ачык түгел,аны ачыклап, беренче җөмлә килә.

2.Халык уңыш көтеп яшәгәндә,

Арыш,чикләвек тә уңмады.

3.Мөгаллимнәрегез яныгызга килгәндә,әдәп вә хөрмәт белән каршы алыгыз.

(Беренче җөмләне укытучы аңлата схемасын төзи,икенче җөмләне бергәләп эшлиләр ,өченче җөмләне укучылар үзләре эшли ,схемасын төзи)

  • Нинди нәтиҗә ясар идегез?

  • Бу иярчен җөмләләр.

  • Иярчен нинди җөмләләр?

- Иярчен вакыт җөмләләр.

Иярчен вакыт җөмлә
- баш җөмләнең вакыт хәле урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклый
- кайчан? кайчаннан бирле? кайчанга чаклы? сорауларына җавап бирә.

Иярчен вакыт җөмләнең аналитик һәм синтетик төрләре дә була.

Аналитик вакыт җөмлә баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнә.

Синтетик вакыт җөмлә баш җөмләгә хәл фигыль кушымчасы,кайбер килеш кушымчалары ,бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр белән бәйләнә.

Иярчен кушма җөмләләр бер-берсенә синоним булырга мөмкин.Алар бер мәгьнә белдерәләр,бәйләүче чаралары белән генә аерылалар.

Бирелгән җөмләгә синоним җөмләләр уйлап язарга.

Кар яугач,табигать матурланды. Укучылар синоним җөмләләр уйлап язалар тактада.Калган укучылар дәфтәрдә эшли.

4.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Дәреслектәге 105 нче күнегү өстендә эш.Вакыт җөмләле кушма җөмләләрне ,тиешле тыныш билгеләрен куеп күчереп язарга.Бәйләүче чараларның астына сызарга. МИКС-ФРИЗ-ГРУП Сингапур структурасын куллану.Укучылар музыка астында буталалар.Музыка туктагач укытучы"катып калыгыз" дигән сигнал бирә.Укучылар катып калалар.Укытучы сорау бирә .Җавап ничә булса,укучылар җаваптагы сан кадәр итеп берләшәләр.Шулай дәвам ителә.Сораулар: 1)Мәгънәләре буенча иярченле кушма җөмләләр ничә төрлегә бүленә?(5) 2)Иярчен хәл җөмлә ничә төркемчәгә бүленә?(8) 3)Иярчен вакыт җөмләләр төзелешләре буенча ничәгә бүленә?(2)

Укучыларга җөмлә төрләре язылган таблица һәм җөмләләр язылган карточкалар таратыла.Укучылар җөмләне укый һәм таблицадагы тиешле ояга урнаштыра.

5.Йомгаклау.

-Укучылар дәресебез ахырына якынлашты.Без бүген нинди җөмләләрне өйрәндек?Иярчен вакыт җөмләләрнең нинди төрләре була?Сораулары?

Алдагы дәресләрдә бу теманы дәвам итәрбез.

Өй эше:Иярчен кушма җөмләләр кулланып ,"Туган якка кыш килде "дигән темага инша язарга.

© 2010-2022