• Преподавателю
  • Другое
  • Мастер - класс по татарской литературе А. Яхин технологиясе буенча әдәби әсәрләргә анализ ясау элементлары”

Мастер - класс по татарской литературе А. Яхин технологиясе буенча әдәби әсәрләргә анализ ясау элементлары”

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Альберт Яхин программасы буенча мастер - класс.

Татар әдәбияты - мең еллык әдәби мирасы, бай язу культурасы, стиль үзенчәлекләре, жанр төрлелеге белән бөтен дөнья мәдәниятында зур өлеш керткән әдәбият. Буыннар чылбырының ныклыгы, дәвамчылыкның көчлелеге нәтиҗәсендә ул безнең көннәргә кадәр килеп иреште.

Альтернатив программа - А. Г. Яхин программасы- нигезендә фикерләүгә өйрәтү, әсәргә анализ ясау ята. Башлангыч сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр дәреслек һәм методик кулланма бер автор тарафыннан төзелә.

"Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү - мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр."

Галимҗан Ибраһимов.

Әдәби әсәр - әдипнең фикерләү нәтиҗәсе. Димәк, без дәрестә, әдип фикерен анализлап, укучыны фикерләргә өйрәтәбез. "Ә фикерләү үзе ни ул?" дигән сорау куярга тиеш булабыз. Фикерләү - чынбарлыктагы әйберләрне һәм күренешләрне турыдан - туры чагылдырмый. Ничек чагылдыра соң?

Башта тарката, аннары җыя, гадиләштерә, гомумиләштерә, абстракцияли. Әмма охшаш өлешләрне җыю, гомумиләштерү, аннары абстракцияләү өчен дә сыналган алымы бар.

  1. Фикер әйберне, күренешне, вакыйганы каршы якларга бүлә.

  2. Икенчесе- каршы якларны кушу өчен нигез таба.

Бүлү бөтенне ике итә, кушу өчен дә ике өлеш кирәк була. Әдәби әсәрләрдәге ике өлеш һәм алар арасындагы бәйләнеш фикерләү структурасын кабатлый.

Әдәби әсәргә анализ ясаганда, бер генә максат куела алмый.

  • Мөстәкыйль рәвештә логик фикерләргә өйрәнү.

  • Логик фикер ярдәмендә әдипнең иҗади фикер төзелешен, табышын өйрәнү, димәк, укучыларга иҗади фикерләү үрнәкләрен дә өйрәтү.

  • Анализ нәтиҗәсендә әсәрнең эчтәлеген табу.

Бер әсәр эчтәлегендә әдәп, шәфкатьлелек, игелеклелек, юмартлык, сабырлык, табигать матурлыгы, туган илгә мәхәббәт кебек берничә тема ачылырга мөмкин. Әдәби әсәр укучыны күпьяклы тәрбияли.

Каршылык

Каршы якларны табу- әсәрне икегә бүлү дигән сүз.

  • Еракка куйсаң- якыннан алырсың.

  • Тычканга үлем- мәчегә көлке

  • Авылны макта - шәһәрдә тор.

Минем иркәм армиядә

Ерагая арабыз.

Ара ерагайган саен

Якыная арабыз.

Мәгънә.

Гадати фикерне каршылыкка китерүнең максаты - образ иҗат итү, ягъни күзгә күренеп торган эчтәлек белән канәгатьләнмичә, тагын бер эчтәлек, авторның уе, хисе, бәясе,дөньяга карашы кергән эчтәлек тудыру.

Җиз кыңгырау моңнары.

Урап-урап карлар күмә

Кышның озын юлларын,

Чың-чың итә, җил тузгыта

Җиз кыңгырау моңнары.

Җиз кыңгырау моңнарында

Үткәннең тавышлары,

Очрашулар, кавышулар,

Аерылу сагышлары,

Үткәннең тавышары.

Әнгам Атнабаев

Озын юлның мәгънәсе, геройның шактый өлкән булуын, озын гомер юлын үтү турында түгел микән?

Юлны кар күмүе, үткән гомер вакыйгаларының онытыла баруы турында.

Кышкы юл- авырлык.

Кыңгырау моңының мәгънәсе- үткән яшьлек тавышы, ә ул тавышта шатлыклы вакыйгалар белән бергә сагышлары да бар.

Фокус.

  • Әдәбият белеменә "Фокус " атамасын Лев Толстой керткән.

Уңышлы әсәрдә аның барлык өлешләрен күренми торган күп санлы нурлар белән үзенә тоташтырып торучы фокус була. Өлешләр фокуста очрашалар да, үзләренә яшеренеп яткан тел белән әйтеп бирү кыен булган эчтәлекләрен ачалар.

  • Үзенә җыеп, тартып торырлык көче булсын өчен, автор йә метафора кебек күпмәгънәле образны, йә каршылыкны фокус итә.

  • Шамил Усманов " Ачылган йозак".

  • Вакыйга Фәхри авызыннан гап-гади сөйләм теле белән бәян ителә.



  • 1.Фәхринең йозак ачу остасы булуы турында сөйләве һәм сейфны ачарга үзе теләп килү вакыйгасы - сюжетның төенләнү өлеше.

  • 2.Фәхрине сейф бүлмәсеннән куып чыгару- сюжетның үстерелеше.

  • 3.Фәхринең йозакны ачмаска ант итүе -сюжетның иң югары ноктасы

( кульминация).

  • 4. Антын бозып, йозакны ачу вакыйгасы - сюжетның чишелеше.

  • Фәхринең эчке кичерешләре сәбәпләре үзгәргән саен хәрәкәткә килә. Үзләре бер вакыйгага әйләнәләр.Фәхри - горур, аз гына мактанчык, игелекле егет. Авторга ачкычы югалган катлаулы йозак образы аеруча мөһим. Фәхри, механикның мыскыллавына гарьләнеп, үз эченә кереп бикләнә.Аның анты әйтерсең лә йозакка әйләнә. Ләкин ,көтмәгәндә ул бик кыен хәлдә кала: сейф йозагын ачып бирмәсә- дусларына зыян ясый, ачса- - антына хыянәт итә. Ул игелек ясау бәрабәренә үзенең антын боза.

  • " Ачылган йозак" исеменә автор бөтенләй башка мәгънә салган икән. Ул мәгънә Фәхринең үчле, рәнҗүле анты белән бикләнгән күңелен ачудан гыйбәрәт.

Габдулла Тукай " Баскыч".

Сөялгән, өй түрендә бар иде гаять тә зур баскыч,

Кырыклап басмасы бар - бик авыр һәм дә озын баскыч.

Кирәклектә бәрабәр булсалар да басмалар бергә,

Югары басма тиңләшми түбәнге басмалар берлә.

Югары басма мәгърур : " Мин югары, сез түбәнсез, ди,

Ничек гали минем урным, түбәнгеләр, күрәмсез?"-ди.

Бер адәм килде дә шул чакта, әйләндерде баскычны:

Түбәнге басмалар менде, югарысы түбән төште.

Шигырьне ике өлешкә бүләбез.

  • Каршылык аскы һәм өске арата арасында.

  • Баскычның араталары үз-үзләре белән каршылыкка килә(эчке каршылык). Башта өстә була, аннары аска төшә. Нинди юл белән? Баскычны әйләндерү юлы белән.

  • Мәгънә табабыз.Шагыйрь безгә бу шигыре белән ниләр әйтә?

Баскычта, аның басмалары да, баскычны әйләндерү дә, җәмгыять , язмыш, кешеләрнең биләгән урыны мәгънәсен алалар. Мактануның нәтиҗәсе- хурлык. Мактану - үзе үк нәтиҗәсез оттыру.

Әдәби әсәр - иҗади фикер җимеше ул. Әдип үз әсәрендә тормыш турында уйлана, уйларын укучысы белән уртаклаша, тормышка бәя бирә. Бәя бирү алымнарын белми торып, әсәрнең эчтәлеген ачып булмый.

А. Яхин программасы һәм методикасы безне күп нәрсәгә өйрәтә. Иң йомшак баланы да китапка тарта, әдәби әсәр укырга мәҗбүр итә, бала үз уңышын күрә, кызыксына, эзләнә, фикер йөртә ул.







© 2010-2022