Разработка урока по татарскому языку

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рус төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Дәреc темасы: «Алсу» хикәясе белән танышу. Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Дәреc тибы: Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Максат: 1) а)Хикәянең эчтәлеген аңлау;

б)Билгесез үткән заман хикәя фигьльләрне сөйләмдә куллана белү;

2)Укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен, монологик- диалогик сөйләмне үстерү;

3)"Тәрбияле кыз"ның холык- сыйфатларын сүрәтләү аша әдәплелек, хезмәткә, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү

Җиһазлау: Дәреcлек 40-41 битләр (Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова" Татар теле") методик кулланма 14-15 битләр, мультимедиа проектор: презентация "Билгесез үткән заман хикәя фигьль"

Дәреc барышы:

Оештыру моменты.1) Исәнләшү

2) Дәрестә уңай халәт тудыру. Бер-береңә комплиментлар әйтү. Укытучы башлый, укучылар дәвам итә:

Никита яңа галстук кигән, бик матур!

Рәхмәт!

Катя, синең итәгең бик матур!

Рәхмәт, Настя! Синең дә кофтаң яңа!

Кара, Ангелина, Данилның галстугы яңа, матур!

Рәхмәт, кызлар! Сез дә бик матур! һ.б.

Өй эшен тикшерү

а) Кагыйдәне искә төшерү ( 1-2 укучы).Укучылар тактага чыгып сөйли. Экранда кагыйдә язылган слайд күрсәтелә, калган укучылар тикшереп тора.

б) өй эшенә бирелгән 5нче күнегүне тикшерү (1 укучы тактада)

Актуальләштерү

Аудирование үткәрү

А) Прослушайте и укажите слова со звуком [ү]:

Чәч, тасма, күлмәк, Алсу, күтәргән, үзе, пөхтә, күрмәгән, күңелле

Б) Прослушайте и укажите, что добавлено ко второму предложению каждой пары:

1) Алсу чәченә тасма таккан.

Алсу чәченә ап-актасма таккан.

Алсу күлмәк кигән.

Алсу матур күлмәк кигән.

Алсу артыннан ике малай килә.

Алсу белән әнисе артыннан ике малай килә.

Яңа төшенчәләр формалаштыру

Сүзлек эше. Яңа сүзләр өйрәнү:

Тәрбияле [тәрбийәлэ] Бу сүзләр слайдта.

Күңелле [күңэлэ]а) Аларны семантизацияләү һәм берәм-

Елмаеп [йылмайып] берәм транскрипциясен һәм тәрҗемәсен күрсәтә бару.

Пөхтә [пөхтә] Укучылар сүзлек дәфтәрләренә яза баралар.

Кулыннан тарта [кулынан тåрта]

Тасма [тåсма]

Теге [тэгэ]

Ялтырап тора [йåлтырап тора]

Тоткан [тотқан]

б) Бу сүзләр белән ситуатив күнегүләр эшләү

Как ты скажешь, что:

-Айдар воспитанный мальчик;

-Света воспитанная девочка;

-В школе весело;

-Нужно вести тетрадь аккуратно;

-Эта лента красного цвета;

Сообщи, что:

-эта книга интересная, а та ещё интереснее;

-у Саши ботинки блестят;

- Серёжа держал в руках сумку.

в) Алдагы слайдта бирелгән фигыльләрне тәрҗемә итү һәм аларны билгесез үткән заманга кую.

ки - одевай ки - гән

тот - держи тот - кан

күтәр- подними күтәр - гән

киен - одевайся киен - гән

күр - смотри күр - гән

Физминутка Менә минем уң кулым, (күрсәтә бару)

Менә минем сул кулым,

Менә минем уң аягым,

Менә минем сул аягым,

Менә идән, менә түшәм,

Менә шулай зу-ур үсәм.

Хикәя белән танышу.

1) Укытучы сәнгатьле итеп укый.

2) Пышылдап уку.

3) Эчтән уку.

4) Чылбыр буенча, 3-әр җөмләләп кычкырып уку.

5) Алсу яхшы кызмы дигән сорауга җавап бирү.

Ныгыту

Дәреслектәге күнегүләрне биремнәре буенча эшләү.

8нче күнегүне мөстәкыйль рәвештә дәфтәрдә эшләү;

9нчы күнегүне телдән эшләү;

10нчы күнегүне язмача эшләү;

Аудирование үткәрү.

Измените слова по образцу: бара-барган

Тага, кия, ялтырый, күтәрә, сөйләшә, килә, киенә,эшли.

Йомгаклау

- «Алсу» хикәясе тәрбияле кыз турындамы?

- Тәрбияле кеше нинди булырга тиеш?

Өйэше 41 бит, 11нче күнегү, телдән

Билге кую



© 2010-2022