Аналитик һәм синтетик җөмләләрнең синонимлыгы

Минем дәресемнең темасы: синтетик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы. Дәрескә мин түбәндәге максатларны куйдым:1. Аналитик төзелмәләрнең синтетик,синтетик төзелмәләрнең аналитик синонимнарын төзеп язу; 2. Синтетик һәм аналитик җөмләләрне үзара синоним буларак куллана белү; 3. Әниләргә,өлкәннәргә карата кадер-хөрмәт,ярату,олылау хисләре, әдәплелек,                                                                               әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.Ачык дәрес район татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында 9 нчы сыйныфта уздырылды.Дәрестә укучылар бик актив катнашты.
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гөлфинә Әхмәтгалиева

Питрәч районы, Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: Синтетик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы.

Максат:Аналитик төзелмәләрнең синтетик,синтетик төзелмәләрнең аналитик синонимнарын төзеп язу;

синтетик һәм аналитик җөмләләрне үзара синоним буларак куллана белү;

әниләргә,өлкәннәргә карата кадер-хөрмәт,ярату,олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Сыйныф: 9 нчы сыйныф

Җиһазлау: компьютер технологияләре, 9 нчы сыйныф дәреслеге,тестлар

Дәрес барышы.

I Оештыру моменты.

Исәнмесез,укучылар,утырыгыз.

Укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән синтетик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы турында,аларны үзара синоним буларак куллана белергә өйрәнербез.

II Актуальләштерү

Кабатлау.

Укучылар, без хәзер синтетик һәм аналитик җөмләләр буенча алган белемнәребезне ныгыту максатыннан Тест эшләрбез.(Тест язылган кәгазь өләшәм) Карандашлар белән дөрес җавапларны билгеләгез һәм соңыннан бергәләп тикшерербез.

Тест сораулары 1 - 2 слайд(берсе җавабы белән,берсе җавапсыз)


1. Кушма җөмлә ул ...

1) бер яки ике грамматик нигезе булган җөмлә

2) ике яки икедән артык грамматик нигезе булган җөмлә

2. Төзелеше ягыннан иярчен җөмләнең ...

1) иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык дигән төрләре була

2) синтетик төре генә була

3) аналитик төре генә була

4) аналитик һәм синтетик төрләре була

3. Аналитик иярчен җөмләләрдә бәйләүче чаралар ...

1) кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, каршы кую интонациясе

2) мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр, көттерү интонациясе

3) парлы яки ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү интонациясе һәм тезүче теркәгечләр

4) мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр, санау интонациясе

4. Синтетик иярчен җөмләләрдә бәйләүче чаралар ...

1) мөнәсәбәтле сүзләр, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору

2) парлы яки ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү интонациясе һәм янәшә тору

3) кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору

4) кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору, көттерү интонациясе

5. Кайсы рәттәге җөмләдә тыныш билгесе дөрес куелган?

1) Бу дөньяда йөрәксезләр бик күп: йөрәгебез шуңа сызлыйдыр. (И.Юзеев)

2) Бу дөньяда йөрәксезләр бик күп, йөрәгебез шуңа сызлыйдыр. (И.Юзеев)

1) Бу дөньяда йөрәксезләр бик күп - йөрәгебез шуңа сызлыйдыр. (И.Юзеев)

1) Бу дөньяда йөрәксезләр бик күп йөрәгебез шуңа сызлыйдыр. (И.Юзеев)

6. Эше барның ашы бар җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела?

1) өтер куела

2) тыныш билгесе куелмый

3)Ике нокта

7. Иярченле кушма җөмлә дип ...

1) үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә

2) үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә

8. Кем намус белән эшли, котлаулар шуңа" җөмләсенең төре:
1) аналитик иярчен кушма җөмлә

2) синтетик иярчен кушма җөмлә

(Тикшерәбез һәм критерийлар буенча үзебезгә-үзебез билге куябыз)

3 слайд

Бәяләү критерийлары:

8 - 7 балл - "5"

6 - 5 балл -"4"

4 һәм кимрәк балл -"3"

Җаваплар

  1. - 2

  2. - 4

  3. - 2

  4. - 3


  1. - 2

  2. - 2

  3. - 1

8) - 1


III Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

Бүгенге дәрестә без сезнең белән синтетик һәм аналитик иярчен җөмләләрнең синонимлыгы турында сөйләшербез.

Искә төшереп китик әле, 1. Синонимнар дип нинди сүзләргә әйтәбез?(Укучылар әйтәләр) Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә синонимга менә болай билгеләмә бирелгән: 4 слайд

Синоним - ул аваз составы үзгә,ә мәгънәләре бердәй яки яки якын булган сүзләр

Мисаллар китерегез(зур-олы-өлкән-дәү-эре:яхшы-шәп-ару-һәйбәт; шатлык, куаныч, сөенеч)

2. Кайсы берәмлекләрдән торуларыннан чыгып, нинди төр синонимнар була?

5 слайд (уклар белән синоним төрләре күрсәтелә)

Лексик синонимнар

Фразеологик синонимнар

Морфологик синонимнар

Синтаксик синонимнар

Телдә синонимнар ни өчен кирәк?(кабатлаудан котылу өчен,фикерне төгәл,анык,үтемле итеп бирү өчен)

Укучылар, Синтаксик синонимнар дип нинди синонимнарга әйтәбез?(билгеләмәсен яз)

5 нче слайд Синтаксик синонимнар - мәгънәләре һәм функцияләре белән бер - берсенә якын, бәйләүче чаралар белән генә аерыла торган сүзтезмә һәм җөмләләр

Укучылар, бу тема сезнең өчен яңалык түгел, сез бу темаларның барысы белән дә 8 нче сыйныфта таныштыгыз.Бүгенге дәрестә без алган белемнәребезне ныгытырбыз,системага салырбыз.

Татар телендә иярченле кушма җөмләләрне ике төрле төзелештә алу мөмкинлеге бар.

Бу - сөйләмдә күп кенә уңайлыклар тудыра.

Хәзер тактага игътибар итик. Шигырьне игътибар белән укып чыгыйк әле. (Бер укучы кычкырып укый.)

6 нче слайдта шигырь язылган

Ташлама, әнкәй, ташлама

Мине изге догаңнан.

Ташласаң, изге догаңнан

Мин бәхетле булалмам.

Җөмләне тикшерү

Әйдәгез,укучылар, шигырьнең соңгы 2 юлына анализ ясыйк әле.

7 нче слайд

1)Ташласаң, изге догаңнан

2)Мин бәхетле булалмам.(Б.җ) дигән җөмлә иярченле кушма җөмлә. Төрен билгелик, Бу синтетик җөмлә.

Мәгънәсе ягыннан нинди җөмлә?

- Шарт җөмлә.

-Кайдан белдегез?(хәбәрлек составында булган -са кушымчасына карап)

Укучылар,әйдәгез, шушы ук синтетик иярчен шарт җөмләнең башка синонимнарын әйтеп карыйк.

(Синтетик:1. -са, -сә; 2. икән,исә; әгәр;Аналитик:шулай булса,шулай итсә,алайса,юкса,югыйсә,ул чагында)

Әйдәгез,шундый ук синтетик шарт җөмләне аналитик җөмләгә үзгәртик һәм синонимнарын табып карыйк.

7 нче слайд 8 нче слайд

Синтетик иярчен җөмлә

Аналитик иярчен җөмлә

1. Ташласаң изге догаңнан, мин бәхетле булалмам

2. Әгәр ташласаң изге догаңнан,мин бәхетле булалмам

3. Ташлыйсың икән изге догаңнан,мин бәхетле булалмам

4. Ташладың исә изге догаңнан,мин бәхетле булалмам

1. Ташлама изге догаңнан, юкса мин бәхетле булалмам.

2. Ташлама изге догаңнан, шулай булса мин бәхетле булалмам.

3. Ташлама изге догаңнан, алайса мин бәхетле булалмам.

4. Ташлама изге догаңнан, алай булса мин бәхетле булалмам.

-Укучылар,җөмләне төзелеше буенча үзгәрткәч, җөмләнең мәгънәсе үзгәрдеме? (Юк)

-Җөмләдә бары тик нәрсәләр генә үзгәрде соң? (Хәбәрсоставындагы бәйләүче чаралар)

Шулай итеп,укучылар, синтетик һәм аналитик җөмләләр төзелеше буенча үзгәрәләр, ягъни аларның синонимлыгы барлыкка килә .

Укучылар,игътибар иткән булсагыз, шигырь кемгә багышланган?(әниләргә)

Әйдәгез,әниләр турында сөйләшеп алыйк әле.Әни-җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул син тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң? Баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше - Ана. Әдәбиятыбызда да Аналар темасы бик күп шагыйрьләр,язучылар иҗатында чагылыш таба.Мәсәлән,Р.Миңнуллин,С.Хәким,Ә.Еники,Ш.Хөсәенов,Т.Миңнуллин һ.б. күп кенә әдипләребез үз иҗатларында әлеге теманы яктырткан.Халык авыз иҗатында да Ана темасы зур урын алып тора.

-Укучылар,әниләр турында нинди мәкальләр беләсез?

Татар халкында шундый мәкаль бар: "Уч төбеңдә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың" 9 слайд

Укучылар, ә әниләр турында нинди җырлар бар?

Физминутка

Укучылар, әйдәгез,бераз күзләребезне ял иттереп алыйк.Барыбыз да экранга карап алдык та,күзләребезне йомдык. Үзегезне чәчәкле аланда итеп хис итегез.(10 нчы слайдта алан рәсеме һәм музыка) Шул аланнан кадерле әниләрегезгә чәчкәләр җыегыз.Сез чәчәкләр биргәч,әниләрегезнең ничек итеп куанганнарын күз алдына китердек.Хәзер,күзләребезне ачтык.Сез чәчкәләр бүләк иткәч,әниләрегез ничек куанды.Менә шулай һәрчак әниләрегезне шатландырып,куандырып торыгыз, аларның йөзләреннән бервакытта да елмаю китмәсен.

Дәресне дәвам итәбез.

IV Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Текст өстендә эш. Телдән эшләү. 11 нчы слайд

Һәр укучыга текст өләшәм. 1 укучы слайдка карап кычкырып укый.

И,газиз балалар!

Ата-аналарыгыз һәрвакыт сезнең өчен тырышалар, шуңа күрә сез дә аларның бу яхшылыкларын камил кылып кайтарыгыз. (Аналитик иярчен сәбәп җ.)

Әниләрегезнең үгет-нәсыйхәтләрен яратып кабул итегез,чөнки алар бу дөнья серләрен сездән күбрәк беләләр. (Аналитик сәбәп җ.)

Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз.Алар аяк өстендә торганда сез утырып тормагыз.(Синтетик вакыт җ.) Әгәр әти-әниегез утырып торган вакытыгызда килсәләр, ачык йөз белән торып каршылагыз!(Синтетик иярчен шарт җ.)

Ата-аналарыгыз сезгә нәрсә бирсәләр дә, риза булыгыз.(Синтетик ияр.кире җ.)Сезгә нәрсә кирәк һәм кирәк түгеллеген алар сездән артыграк беләләр.(Синтетик ияр.тәмамлык җ.)

Ата-анагызга игелек итегез, шул чакта сезгә дә балаларыгыз игелек итәр.(Аналитик ияр.вакыт җ.)

( Р.Фәхреддин "Балаларга үгет - нәсыйхәт" китабыннан)

Укучылар, безнең бөек галимебез Ризаэдтин Фәхреддин сүзләренә игътибар итик әле.

-Ул сезгә нинди киңәшләр бирә? (Укучылар берәм-берәм киңәшләрне әйтеп чыгалар)

Хәзер,укучылар,шушы текстан кушма җөмләләрне табып, төрен билгеләгез.

1. Ата-аналарыгыз һәрвакыт сезнең өчен тырышканга күрә,(тырышканлыктан) сез дә аларның бу яхшылыкларын камил кылып кайтарыгыз.

2. Алар бу дөнья серләрен сездән күбрәк белгәнгә(белгәнгә күрә), әниләрегезнең үгет-нәсыйхәтләрен яратып кабул итегез.

Ә хәзер дәфтәрләрне ачтык. Бүгенге числоны һәм теманы язабыз.(Болар тактада язылган) Текстагы 1-2 нче җөмләләрне дәфтәргә күчереп языгыз һәм шушы җөмләләрнең синонимнарын төзеп карагыз.

Схема буенча җөмлә төзе дәфтәрдә 12 слайд

Аналитик һәм синтетик җөмләләрнең синонимлыгыАналитик һәм синтетик җөмләләрнең синонимлыгыАналитик һәм синтетик җөмләләрнең синонимлыгы

Аналитик һәм синтетик җөмләләрнең синонимлыгыАналитик һәм синтетик җөмләләрнең синонимлыгыАналитик һәм синтетик җөмләләрнең синонимлыгы

-кач кушымчасы чөнки кем-шул

Аналитик һәм синтетик җөмләләрнең синонимлыгыАналитик һәм синтетик җөмләләрнең синонимлыгыАналитик һәм синтетик җөмләләрнең синонимлыгы

Җөмләләрегез әниләр турында булса, бик тә әйбәт булыр.

Вакыт калса, Карточкалар белән эш. 13 нче слайд (вакыт калмаса,өй эше итеп бир)

Карточкалар өләшенә.Дәфтәрдә эшлиләр

Бирем.Җөмләләрнең төрен билгеләгез һәм синонимнарын төзеп языгыз.

1. Борчылма син,әнкәй,бу кызың да

Авыр сукмак белән китте дип. (киткәнгә)(Синт.тәмамлык җ.)

2. Язгы сулар ургып аккан чакта,(-кач,-канда,агуга)

Күңелләрем сине юксына.(Синт.вакыт җ.)

3. Сирәк язасың(язганга) дип,

Үпкәлисең, әнием.(Синт.максат җ.)

4. Сезнең якта көн дә кояш чыга,

Алсу йөзең кебек(сыман,шикелле) елмаеп.(Синт.рәвеш җ,)

V. Йомгаклау.

-Укучылар, искә төшереп китик әле,бүген нинди тема белән таныштык?

-Татар телендә синтетик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы ни өчен кирәк?(кабатлаудан котылу өчен, сөйләмне анык, төгәл итү өчен)

-Дәресебез кемнәргә багышланган иде?

- Билгеләр кую. Билгене анализлап куй

VI. Өй эше. 14 слайд та язылган. "Җәннәт аналарның аяк астында" дигән темага инша язып килергә.(Карточкалар белән эшләргә вакыт калмаса,карточкаларны өйгә биреп кайтарам)

© 2010-2022