• Преподавателю
  • Другое
  • Разработка урока по татарскому языку Сан төркемчәләре (Разряды числительных), 6 класс

Разработка урока по татарскому языку Сан төркемчәләре (Разряды числительных), 6 класс

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

6 нчы б сыйныфында татар теле дәресе

Дата: 8.12.15

Тема: Сан төркемчәләре

Дәрес төре: Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту

Максат: сан төркемчәләре турында белемнәр формалаштыру, аларның мәгънә, кушымчалары ягыннан аерылуын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмдә саннарны табу күнекмәсен булдыру, иҗади фикерләү сәләтләрен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру; аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр. Предмет буенча: сан төркемчәләрен аера белү, мәгънәләрен төшенү; җөмләдә саннарны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре.

Метапредмет: 1) регулятив: уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү; куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

2) танып-белү: куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү; үз фикереңне формалаштыра белү;

3) коммуникатив: хезмәттәшлектә башкаларның фикерен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү; үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру; уртак нәтиҗәгә килү.

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

1. Уку эшчәнлегенә мотив булдыру. Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

Исәнләшү.

Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик. Бүгенге дәрескә эпиграф итеп, Ш.Маннур шигыреннән өзек алдым.

-Уйла җитез, уйла тиз,

Җиде кат үлчә, бер кат кис!

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын.

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.

Дәрескә әзерләнәләр, бер-берсен сәламлиләр.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Максат: сан сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне искә төшерү.

- Өй эшен тикшерү. Укучыларга төрле өлкәләрдә саннар куллану мисаллары язарга бирелгән иде. (Табиб, математика укытучысы, пешекче, кибетче)

- Саннарсыз тормышта яшәп булмый. Алар гел янәшәдә. Өй эше итеп төрле һөнәр ияләренең саннарны куллануын күзәтергә, мисалларны язарга әйтелгән иде. Мисалларыгызны иптәшләрегезгә укыйсыз. Сан сүз төркемен әйтеп, аңа сорау куясыз. Беренче укучы башлый.

-Иң кызыклы, уңышлы җөмләгез белән классны да таныштырыгыз.

-Сез укытучы булсагыз сан темасына нинди сорау бирер идегез? Кызыклы соравыгызны дәфтәр битендә языгыз, икенче ягына җавабын язып куегыз. Сезгә ВАКЫТ бирәм.

- Урыннардан торабыз, урындыкларны этеп куябыз һәм үзебезгә пар табабыз. Кемнең исемендә хәреф саны күбрәк, шул укучы башлый. Иптәшегезне дөрес җавабы өчен хупларга, бер-берегезгә рәхмәт әйтергә онытмагыз. Сорауларыгызны алмашасыз һәм икенче пар табып, сорауны аңа бирәсез. КУИЗ-КУИЗ -ТРЕЙД структурасы сезгә таныш. Эшлибез.

Укучыларның парларда эшләвен күзәтә. Бу эш төре буенча нәтиҗә ясый.

-Илназ, сиңа иптәшләреңнең кайсы соравы ошады, син ничек җавап бирдең?

- Алинә, син нинди сорау язган идең? Иптәшең җавап бирә алдымы?

Мисаллар белән таныштыралар. КОНТИНИУС РАУНД РОБИН





Сан темасына укучылар дәфтәр битләрендә сорау язалар, битнең икенче ягына җавабын.(КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД)

Сорауны бер-берсенә бирәләр, җавапны тыңлыйлар,сорауларны алмашалар, икенче укучы белән парлашалар.

3. Укыту максатын кую

Максат: уку мәсьәләсен кую.

1.Сезнең алдыгызда карточкалар бар, анда раслаулар бирелгән. Бу раслаулар белән килешсәгез беренче баганада әйе дип, килешмәсәгез юк дип җавап бирәсез. ЭЙ АР ГАЙД.





2.Карточкаларда сүзләр тәкъдим итә. Ничек эшләргә кирәклеген аңлата.

-Сезнең өстәлләрдә сары төстәге карточкалар бар. Саннарны табыгыз, сорау куегыз, кушымчаларын билгеләгез һәм сезгә бирелгән таблицада урнаштырыгыз. Кабатланган сорау һәм кушымчаларны язмыйсыз.

Укучыларның эшен тикшерә.

-Бирелгән саннарны сез нишләттегез? Төркемчәләргә бүлдегез. Ничә төркемчә килеп чыкты? Берничә укучыдан сорау.

-Дәреснең темасы нинди булыр? Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләргә кирәк?

Сан төркемчәләренең атамаларын, рус телендә ничек әйтелүен, нинди мәгънә белдерүләрен аңлата. Өлеш саннарының микъдар сан төркемчәсенә керүен искәртә.( Материал слайдта бирелә.)

Өйрәнгәнче

әйе -"+",

юк -"-"

Раслаулар

Өйрәнгәч

әйе -"+",

юк -"-"


Саннар исем һәм сыйфат сүз төркеме кебек үк ике төркемчәгә бүленә



Саннарны кушымчаларына гына карап төркемчәләргә бүлеп була



Саннарның һәркайсының аерым мәгънәсе, соравы бар


Карточка

Җиде урам, беренче дәрес, унлап укучы, икәү, икешәр алма, унау, меңләп студент, алты китап, тугызынчы кат, өчәр дәфтәр, йөзләрчә кеше.

сораулар

кушымчалар

мисаллар

ничә?

-

җиде,алты

ничәнче?

-енче,

-ынчы

беренче

тугызынчы

ничәләп?

-лап, -ләп, -ләрчә

унлап, меңләп,йөзләрчә

ничәү?

-әү, -ау

икәү, унау

ничәшәр?

-шәр, -әр,

икешәр,өчәр

-Саннарны төркемчәләргә аера белергә, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга.

4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү

Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру

Сан төркемчәләренең атамаларын, саннарның мәгънәләрен барлык укучылар да бертигез үзләштерә алмый.

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)

  1. Санга сорау куябыз

  2. Кушымчасын күрсәтәбез

  3. Мәгънәсе буенча төркемчәсен билгелибез

5.Беренче кат ныгыту

Максат: уку мәсьәләсен куллану

Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)

-Укучылар, экранда күрсәтелгән җөмләләрне укыгыз әле. Нәрсәләр бирелгән?

- Халык авыз иҗаты үрнәкләрендә дә саннар күп тупланган. Сезнең максатыгыз җөмләләрне уку, саннарны табу һәм алгоритм буенча тикшерү.

Кечкенә генә сарай

Эчендә утыз ике малай.

Беренче кар көндез яуса - кыш салкын, төнлә яуса -җылы була.

Җиде өйдә җиде пич, җиде пичтә җиде казан, җиде казанда җидешәр пилмән. Барысы ничә пилмән?

Ике әти, ике бала, үзләре өчәү генә.

Кеше көненә унбишләп мәртәбә көлә, ә өч көнгә бер-ике мәртәбә елый.

Ял минуты. МИКС ФРИЗ ГРУПП. -Музыка уйный. Сез биисез. Җыр туктауга бер урында басып каласыз. Мин сезгә сорау бирәм. Җавабыгызны кычкырып әйтмәгез, ә җавап дөрес булырлык итеп, төркемнәргә җыелыгыз.

  1. Саннар ничә төркемчәгә бүленә? (5)

  2. Тәртип санының ничә кушымчасы бар? (2)

  3. Бүген ничәнче декабрь? (8)

  4. Безнең төркемдә ничә укучы? (15)

Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр

  • Табышмаклар, мәкальләр.

Утыз ике - ничә? кушымчасы юк, төгәл исәпне белдерә, микъдар саны.

Беренче - ничәнче? -енче кушымчасы, тәртип саны.

Җиде- ничә? кушымчасы юк, микъдар саны.

Җидешәр- ничәшәр? -шәр, бүлем саны.

Өчәү - ничәү? -әү кушымчасы, җыю саны.

Унбишләп- ничәләп? -ләп кушымчасы, чама саны.

Бер-ике - ничә? чама саны.

6.Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге

Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру

-Дәреслекнең 75 нче битен ачабыз. 161 нче күнегүне дәфтәрләрдә эшлибез.Биш җөмлә уйлап язабыз

Эшегезне төркемнәрдә тикшерегез. 4 нче укучы микъдар саннарын әйтә, 1 нче укучы тәртип...

-Камилә, сезнең төркемдә барыгыз да дөрес эшләдегезме?

- Илназ, ялгышучылар булмадымы?

-Җөмләләрне тыңлап китик.

ЭЙ АР ГАЙД карточкаларын алыгыз. Өйрәнгәннән соң дигән бүлеккә җавапларыгызны языгыз. Аларны чагыштырыгыз. Фикерләрегез үзгәрдеме?

Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру

-мөстәкыйль эшлиләр.



Укучылар фикерләрен әйтәләр.

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

Рефлексияне оештыру

-Бүгенге дәреснең төп җөмләләрен әйтегез.


  • Бүгенге дәрес темасын кемнәр "Мин бик яхшы үзләштердем , иптәшләремә дә аңлата алам" дип уйлый басыгыз.

  • "Мин яхшы үзләштердем, ләкин иптәшләремә аңлата алмыйм әле" дип кем уйлый?

Өй эше бирү.

1. Саннар кергән 10 мәкаль яки 10 табышмак язып килергә

2. Исемендә сан булган 10 әсәр исеме (авторын) язып килергә.

3. Саннар кулланып шигырь язарга.

-Көндәлек тормышта саннарны бик еш кулланабыз. Еллар,айлар, көннәр санала. Сәгать телләре дә саннарны күрсәтә. Кибеттә азык-төлек, кием алганда да, саннар ярдәмгә килә.

Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

Саннарның 5 төркемчәсе була. Санга сорау куябыз, кушымчасын табабыз, мәгънәсен билгелибез, төркемчәсен әйтәбез.

Укучылар үз эшләренә бәя бирәләр





© 2010-2022