• Преподавателю
  • Другое
  • Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Минем яраткан йорт хайваным” (5нче сыйныфның татар төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Минем яраткан йорт хайваным” (5нче сыйныфның татар төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Тема: Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Минем яраткан йорт хайваным” (5нче сыйныфның татар төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)Максатлар:1.Укучылар белән”дуслык”, “миһербанлы”,”ярату” төшенчәләрен ачыклау, төрле аспектларда күзаллау.2.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту; аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.3.Укучыларда миһербанлылык ,киң күңеллелек, яхшылык сыйфатлары тәрбияләү.Метод: фик...
Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кашапова Ләлә Миннәхтәм кызы, I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы"Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең "Лениногорск шәһәре 6нчы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Тема: Бәйләнешле сөйләм үстерү. "Минем яраткан йорт хайваным" (5нче сыйныфның татар төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Максатлар:1.Укучылар белән"дуслык", "миһербанлы","ярату" төшенчәләрен ачыклау, төрле аспектларда күзаллау.2.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту; аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.3.Укучыларда миһербанлылык ,киң күңеллелек, яхшылык сыйфатлары тәрбияләү.

Метод: фикер алышу,әңгәмә,чыгышлар,сорауларга җавап.

Җиһазлау:укучылар әзерләгән презентацияләр,сүзлек дәфтәрләре,"Татар теленең аңлатмалы сүзлеге",чыгышлар.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.Исәнләшү. Исәнмесез,балалар! Хәерле көн барыгызга да!Мин сезне күрүемә бик шат!

-Ә хәзер дәресебезне башлыйбыз.

II.Төп өлеш.

-Укучылар, бүген безнең бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Ул "Минем яраткан йорт хайваным" дип атала. Дәресебез традицион дәресләрдән бераз үзгә булыр,чөнки тема алдан бирелгән иде. Дәресебез эзләнү дәресе дә, бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе дә.

Әңгәмә үткәрү.

Үткән дәресләрдә без Дәрҗия Аппакованың "Йолдызкай","Шыгырдавыклы башмаклар"хикәяләрен укыган идек. Хәтерләсәгез, беренчесендә Нәсимәнең яраткан песие Йолдызкай турында укыдык.Искә төшереп алыйк әле, ни өчен аның кушаматы шундый исемле иде соң?(әсәрдән шул урынны табып, укып күрсәтәләр) . Тагын шуны да әйтергә кирәк: үз гаебен яшереп, песине- Йолдызкайны гаепләве Нәсимәгә авыр уйлар,күңел төшенкелеге китерсә, әсәр ахырында Нәсимә үз хатасын аңлый.

"Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясе үзәгенә куелган фикер бүгенге тормышта аеруча актуаль. Бер-береңә ярдәм итү,җылы мөнәсәбәт, кайгы уртаклашу, хәлгә керү- балаларда тәрбияләнергә тиешле төп сыйфатлар. Авыр вакытта дусты Ләләгә ярдәмгә килгән, иң кадерле әйберен-"сары күбәләк канаты төсле", башмакларын аңа бүләк иткән Гөлшат канәгатьләнү, җиңеләеп калу хисен кичерә.Димәк,беренче әсәрдә бала һәм хайван арасындагы мөнәсәбәтне күзәтсәк,икенчесендә-балаларның бер-берсе белән,янәшәсендәге якын кешеләре арасындагы мөнәсәбәтне күзәттек. Нәкъ шушы урында, "дуслык", "миһербанлылык","ярату" төшенчәләрен ачыклау кирәктер дә.Һәрберегезгә дуслык турында мәкальләр язып килергә кушылган иде.

1укучы.Мин үземнең чыгышымда сүзлек эшенә кирәкле презентация әзерләдем.(күрсәтә)

- Ә менә "миһербанлылык", "ярату" сүзләрен ничек аңлауны дәрес башында кабатладык. Төгәлрәк аңлату өчен, сүзләренең кагыйдәсе, фәнни аңлатмасы бар микән? Әйдәгез, сүзлекне ачыйк , сүзләрнең мәгънәләрен эзлик. Бу сүзләрнең мәгънәләре болай бирелгән:

"Миһербанлы"-1)Йомшак күңелле,шәфкатьле, мәрхәмәтле. 2)Рәхимле, шәфкатьле; җиңел,мәшәкатьсез,уңай,йомшак җанлы.

"Ярату"- 1)Берәр нәрсәне яки кешене бик якын итү, аңа тартылу,хөрмәт итү2)Икенче җенестәге кешегә мәхәббәт хисе тою. 3)Нәрсә белән дә булса теләп шөгыльләнү,мавыгу,шуңардан канәгатьлек тою,һәвәс булу4)Берәр нәрсәгә гадәтләнү,гадәт итеп алу.5)Хуплау,күңеленә хуш килү,тәмен охшату.6)Яхшы үсү,яшәр өчен кирәкле шартны билгели:таләп итә,кирәк саный.

"Дуслык"-1)Кешеләр арасында бер-береңә ихтирам, рухый якынлык, карашлар берлеге аркасында туган үзара якын мөнәсәбәт.2)Берәр нәрсә яисә берәр шөгыль белән артык мавыгу турында.

Димәк,йорт хайваннарын яратырга,аларга карата миһербанлы булырга кирәк, дустанә мөнәсәбәттә булу безнең яшәвебезне матурлый,мактый,ә без үзебез аның өчен нәрсә дә булса эшләргә дә тиеш булып чыга түгелме?Тикшереп карыйк.

Укытучы.Әйдәгез , бу сүзләрне эчтән укып чыгыйк та истә калдырыйк.

2 укучы.Минем чыгышым "Дуслык турында мәкальләр" дип атала.

-Йөз сум акчаң булганчы,йөз дустың булсын.

-Юлга чыксаң,дустың үзеңнән яхшы булсын.

-Дуслар эзләмәгән кеше үзенә дошман.

3 укучы(презентация). Безнең ишегалдында нинди йорт хайваннары яши, мин шул турыда презентация әзерләдем.Бигрәк тә шунысы кызыклы булды,ат турында турында мәгълүматлар бик күп. Йорт атлары токымының нәсел башы булып кыргый ат тарпан исәпләнә. Тарпанны кулга ияләштерүе моннан 5-6 мең еллар элек була.Алар бик сак, йөргәндә җиңел һәм кызу йөгергәннәр.

Гражданнар сугышы чорында атлы гаскәргә күбрәк өстенлек бирелә. Кыюлыгы һәм барлык дршманны өркетеп торган легендар Чапаев та үзенең аты белән һәрвакыт бергә була.

Бөек Ватан сугышы чорында да атлар хезмәте киң кулланылган. Минометлар, кыр кухняларын, сугыш кирәк-яракларын һәм яралыларны ташу кебек эшләрне башкарганнар.

Бүгенге көндә кулга ияләштерелгән атларның 200дән артык токымы билгеле.Кулга ияләштерелгәннән соң ат авыл хуҗалыгы эшләрен башкаруда һәм йөк ташуда кешенең даими ярдәмчесенә әверелә.

Безнең әби-бабаларыбыз да ирләре сугышка киткәч, атлар белән басу сукалаганнар, тырмалаганнар, урманннан утын алып кайту да алар өстенә төшкән.

4 укучы(презентация).Минем чыгышым халкыбызның иң күренекле бәйрәме Сабантуй турында.Сабантуйның үзәгендә элек-электән татарча көрәш һәм ат чабышы булган.

5 укучы.Ә мин Җәвад Тәрҗемановның "Таяк атым шәп чаба" дигән шигырен сөйләп күрсәтәм.

Таяк атым шәп чаба,

Мин аңарга атланам.

Җәяүлене узам,узам,

Уйныйм ,көләм ,шатланам шул,

Уйныйм ,көләм ,шатланам.

Атның ялыннан сыйпыйм,

Йөгәненнән нык тотам.

Автобуска утырсак та,

Мин ат өстендә кайтам шул,

Мин атөстендә кайтам.

-На-на!Әйдә,уз алга!

Йөгерсәк тә мин армыйм

Әтиемнән,әниемнән,

Бабакайдан,әбиемнән

Бер дә күтәртеп бармыйм.

6 укучы. Син яраткан йорт хайваныңны ничек итеп тәрбиялисең? Нәрсә белән туклана ул?Нинди һөнәрләргә өйрәтәсең? Шул турыда кыскача әйтеп үтәм .Яратып,үз итеп эндәшкәнне аңлыйлар алар.Песи мияуласа,эт аякка килеп сарыла,ә ат тыныч холыклы,сабыр гына синең килгәнне көтеп тора.

Аларның яшәү урыннары:авылда -сарай эчендә булса,шәһәрдә -эт,песиләрнең яши торган урыннары кеше белән бер йорт эчендә була.Күбегез авылларга кайтып йөриЧыннан да,бу йорт хайваннарын күреп кәеф күтәрелә,дуслык атмосферасы туа.

III.Йомгаклау.Сезнең чыгышларыгызны тыңлап,мин бик шатланып утырдым.Сез,бик җаваплы карап,темага якын килгәнсез.Дәрескә йомгак ясап,шуны әйтәсем килә.Сезнең яраткан йорт хайваннары-эт,песи,ат икәнлекне аңладык.Сез бит үзебез ничек теләсәгез,шулай итеп йорт хайваннарын тәрбияли,ярата,үстерә аласыз.Тырышырга гына кирәк!



© 2010-2022