Научная работа «Тукай - тәрҗемәче»

Тукай - шигърият тарихында бер могҗиза ул. Талант куәте белән ул - иң югары кимәлдәге даһи.        Г.Тукай иҗатында тәрҗемә, иярү - гаять зур һәм тиешенчә өйрәнелмәгән тема. Әдәбият белемендә менә шушы бай тәҗрибәне гомумиләштерү, өйрәнү - Тукай турындагы фәнгә бер өлеш булыр иде. Шушы бурычны күз уңында тотып әлеге мәсьәләгә мөрәҗәгать иттем. Үз алдыма түбәндәге максатны куйдым: Г.Тукай иҗатына рус классиклары әсәрләренең йогынтысын тикшерү, анализлау һәм билгеле бер ситемага салу. Фәнни эшемдә...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эчтәлек

1.Кереш 3 бит

2.Төп өлеш 5-11 бит

2.1 Г.Тукайның А.С.Пушкин әсәрләренә нигезләнеп иҗат ителгән әсәрләренә күзәтү ясау.

2.2 Г.Тукай иҗатын М.Ю.Лермонтов иҗаты белән чагыштырып карау.

2.3 Г.Тукайның "Шәкерт, яхут бер Тәсадеф" шигырен Некрасовның "Школьник" шигыре белән чагыштырып анализлау.

3.Йомгак 12 бит

4. Кулланылган әдәбият. 13 бит








Кереш

Тукай - шигърият тарихында бер могҗиза ул. Талант куәте белән ул - иң югары кимәлдәге даһи. Күтәргән фәлсәфи-инсани фикерләре белән дә, сәнгатьчә оста, нәфис һәм көтелмәгән ачышлары белән дә. Традицияләрне үзендә туплап, тулы чагылдыруы белән дә, милли шигырьне яңа баскычка күтәргән новаторлыгы белән дә даһи шагыйрь ул Тукай.

Тукай дигән могҗизаның төп сере нәрсәдә соң? Тукай дигән могҗизаның төп сере шунда, ул үзенең бөек талантын дөнья мәдәниятының казанышлары белән баета алды. Шул талантка, байлыкка баш булып, аны халык тормышының, заманның иң төп, иң олы юлы белән алып китте, алсыз-ялсыз хезмәт иттерде.

Әдәбият күгендә нибары 7-8 ел ялтырап, үз йолдызлыгын - шигъри мәктәбен - тудырган шагыйрьнең мирасы күп тармаклы, киң кырлы. Тукай мирасындагы әсәрләрнең бер өлеше тәрҗемә ысулы белән язылган. Тукай рус һәм көнбатыш Европа авторларының (Пушкин, Лермонтов, Плещеев, Майков, Байрон, Гете...) әсәрләренә дә ияреп шигырьләр иҗат итә.

Г.Тукай русның бер генә язучысына да иярмәде, бәлки рус әдәбиятыннан үзенең эчке рухына, татар тормышына якын була алганнарын гына сайлап, чүпләп алды. Ул монда китерелгән үрнәкләрне дә башкалардан үз заманына, үз тормышына ягымлы итеп ала белгән.

Г.Тукай иҗатында тәрҗемә, иярү - гаять зур һәм тиешенчә өйрәнелмәгән тема. Әдәбият белемендә менә шушы бай тәҗрибәне гомумиләштерү, өйрәнү Тукай турындагы фәнгә бер өлеш булыр иде. Шушы бурычны күз уңыбызда тотып әлеге мәсьәләгә мөрәҗәгать иттем. Үз алдыма түбәндәге максатны куйдым: Г.Тукай иҗатына рус классиклары әсәрләренең йогынтысын тикшерү, анализлау һәм билгеле бер системага салу.

Бурычлар:

- Г.Тукайның рус классиклары әсәрләренә ияреп иҗат иткән шигырьләрен барлау, чагыштыру;

- бу шигырьләрнең үзенчәлекләрен билгеләү;

  • шагыйрь хакында әдәби мәкаләләр барлау, аларны өйрәнү, рус классикларына ияреп иҗат ителгән әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларны бүгенге көн яссылыгында тикшерү.

Өйрәнү объекты һәм предметы - Г.Тукай һәм рус классиклары шигърияте.

Тикшерү методы итеп әдәби анализ һәм бәяләмә алымнарын файдаландым.

Фәнни хезмәтемне язганда түбәндәге чыганакларга мөрәҗәгать иттем: Г.Тукай, А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Н.А. Некрасов әсәрләре. Шулай ук күп кенә фәнни-теоретик әдәбият белән танышырга туры килде.








Төп өлеш

Шигъре Лермонтов вә Пушкин -

олуг саф диңгез ул,

Хәзрәтле Пушкин вә Лермонтов, Тукай -

өч йолдыз ул.

Күренекле татар шагыйрен Г.Тукайны рус әдипләренең киң боҗрасы җәлеп итә - XVIII гасыр мәсәлчесе И.Дмитриевтан алып М.Горькийга кадәр. Әмма беренчелекнең лавр такыясы А.С.Пушкин белән М.Ю. Лермонтов иҗатыннан тәрҗемәләренә бирелә. Тукайның тәрҗемәләре татар укучыларына тирән яңа поэтик дөнья ачты. Алар милли поэзиянең казанышы һәм бер өлеше булып кабул ителделәр. Аны яңа художество төсмерләре белән баеттылар.

Тукайда тәрҗемә юк, таяну һәм тәкълид (иярү) генә бар. Бу нәрсә дигән сүз? Бу Тукай шигъриятендәге, аның иҗади шәхсиятендәге индивидуаль башлангычның гадәттән тыш куәтле булуы турында сөйли.

Аның "Байроннан", "Гетедан", "Шиллердан", "Шекспирдан" яки "Пушкиннән", "Лермонтовтан" дип куйган искәрмәле шигырьләрендә әле аталган шагыйрьләргә караганда, Тукай шигърияте, Тукайча фикерләү көчлерәк.

Русчадан тәрҗемә өчен дә, тәкълид өчен дә бу телне һәм шул шагыйрьләрне яхшы белү зарур. Тукайның Уральскида, шәһәрдә алган белеме, һичшиксез, бу юлда җитди таяныч булган.

Тукай русның бер генә язучысына да иярмәде, бәлки рус әдәбиятыннан үзенең эчке рухына, татар тормышына якын була алганнарын гына, яки үзе шуларны хис итеп, алардан тәэссират алып, аларны яңадан бер кат тудырып, якын итә алганнарын гына сайлап, чүпләп алды. Ул, кемдер әйтмешли, "тәкълид ителә алмаслык тәкълидче" иде. Чөнки ул монда китерелгән үрнәкләрне дә башкалардан үз заманына, үз тормышына ягымлы итеп ала белгән. [4, 193]

Пушкин белән Лермонтов аның иң зур хөрмәт иткән шагыйрьләре, остазлары булдылар.

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,

Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам, - дип язды ул соңыннан. Тукай нәкъ менә 1906 нчы елда үзенә кумир итеп А.Пушкинны алуын игълан итә. "Пушкиннән", "Пушкинә" кебек шигырьләре белән назирә алымын иҗади яңарта, гасырлар дәвамында Көнчыгышка, рус һәм аның аша Европа поэзиясенә борып җибәрә, дөнья әдәбияты сыман, рифма, жанрлар төрлелеген, кабатлауларны, рефрен, анафора, ялгауларны иркен куллана. Әмма ул Көнчыгыш әдәбиятлары казанышларыннан да баш тартмый.

Шагыйрьнең "Пушкиннән" дип куйган 1906 нчы елгы бер шигырендә Шәрекъ-татар шартлары өчен күпмедер дәрәҗәдә актуаль яңгырашлы күпхатынлылыкны гаепләү фикере уздырыла. Лирик шагыйрь шундый язмышлы яшь хатын-кызга теләктәшлек белән мөрәҗәгать итә.

Бу шигырь А.С.Пушкин тарафыннан 1824 нче елда иҗат ителгән "Пока супруг тебя, красавицу младую" әсәренә нигезләнеп язылган. Пушкин иҗатында әлеге шигыре зур урын алып тормый, ә аның "көнчыгыш" темаларына мөрәҗәгать итүенең дә бер тәҗрибәсе генә була. Шагыйрь хатын-кызның ачы язмышы, җиденче хатын булу фаҗигасе турында сөйли. Ә Тукай исә бу тема белән шигыренә икенче мәгънә бирә. Татар шагыйре хатын-кыз абруен мыскыл итүче һәм күпхатынлылыкны алга сөргән исламга каршы чыга. Пушкин шигырен мөселман тормышына җайлаштыра һәм аны үткен тәнкыйть теле белән матурлый. [6, 84]

Пушкин кебек Тукай да яшь хатын-кызга ачы язмышын күрсәтеп мөрәҗәгать итә:

Синең зәүҗең сән, и яшь кыз, матурны,

Белеп кадрең, тәмең татып ятырмы?

Тагы алты хатын алыр, тагын да

Алыр, - туймас, алыр җан бар чагында.

Шулай ук Пушкин шигырендәгечә, аңа, фонтанга барып, су чәчрәтеп уйнарга куша, әмма агым-суга карап, гомернең дә тиз һәм әрәмгә үтәчәген уйларга киңәш итә. Нигезенә фаҗигачел-драматик кичерешләр алынган тугыз юллык рус шигыреннән Тукай ун бәетлек, ягъни егерме юллык шигырь эшли. Болай җәюнең сере нәрсәдә? Шагыйрьнең иҗат үзенчәлегендә һәм укучыларның киң катлавына үтемле булуын кайгыртуда. Пушкиндагы тыгыз, лаконик шигырь барыннан да элек элитар укучыны күздә тота. Тукай мавыга һәм урыны-урыны белән читкә дә китә. Менә шул юлларга игътибар белән карыйк әле.

Алып чишмә суын түк, сип тә уйна;

Вәли ушбу фикерчекне дә уйла:

"Бу су ничек көмеш төсле агадыр,

Агып барганда чүп-чарны кагадыр;

Агып, күздән югалып, була гаиб,

Гаҗәп, кайда китә соң бу, гаҗаиб?".

Бу су юк булды бит, чыкмый өне дә,

Шулай ук юк булыр яшьлек көне дә. [7, 102]

Әлеге өзекнең өченче юлы мәгънә энергиясеннән, хис һәм тасвир сюжетыннан читкә алып китә. Юкса фикер үзәгендә агымсуның юл уңаендагы эшләре түгел, ә агу тизлеге ята.

1910 нчы елда Тукай А.С.Пушкинның "Любопытный" (1828) шигыренә тәкълид яза һәм үз әсәрен "Ике иптәш арасында" дип атый. Ә 1911 нче елда ул "Веселый пир" (1819) шигырен эшкәртә һәм аңа "Мәҗлес" дип исем бирә. Болардан тыш та татар классигында Пушкинга ияреп иҗат ителгән башка әсәрләр дә байтак.

Пушкин поэзиясенә мөрәҗәгать иткән очракта да, Тукай күпчелек очракта оригиналь шигырьләр иҗат иткән. Ул чыганакның структурасын һәм образларын үзгәртә, яңа детальләр белән баета. Болар исә аның шигырьләренә милли татар колориты биреп торалар. Тукай Тукай булып калды, үзенең милли поэзиясенә хыянәт итмичә Пушкин иҗаты аша талантын гына арттырды.

Тукай өчен М.Ю.Лермонтов әдәбият өлкәсендә зур авторитет булып тора. Ул аны Пушкин белән янәшә куя. Г.Тукайның "Шагыйрьгә" (1907) шигыре М.Лермонтовның "Господину Павлову" (1831) исемле эпиграммасы мотивында иҗат ителгән.

Лермонтов шигыренең конкрет адресаты бар. Ул күренекле язучы - Николай Филиппович Павлов (1805-1864), алар яхшы таныш булганнар. XIX гасырның 30нчы елларында Н.Павлов "Өч повесть"ның авторы буларак танылу таба. [6, 100]

Тукай сигез юллык "Господину Павлову" шигырен унике юл итеп эшли дә, ахырда, йолдызлар белән аерып, үзеннән:

Бу сүзләрне язып "Гасрел җәдит"кә,

Итәм тәкъдим Нәҗип берлән Мәҗиткә, - дигән юлларны өсти. Тукай каләмдәшләренә шагыйрь булуның үтә җаваплы эш икәнен аңлатырга тели. Мәҗит Гафури (1880-1934) белән Нәҗип Думави (1883-1933) - бу вакытта бүтәннәрдән активрак язып, күтәрелеп килгән шагыйрьләр. Аларга Тукай бервакытта да шагыйрь дигән исемгә кызыкмаска куша. Әгәр дә сиңа: "Бу менә шагыйрь, мөхәррир бу, әдип бу", - дип күрсәтсәләр, өстеңә нахак сүз явар, синнән көнләшерләр ди. [7, 353]

1907 нче елгы "Вәгазь" шигыре Лермонтовның "Опасение" (1830) әсәрен файдаланып иҗат ителгән. "Алдандым" (1908) Лермонтовның "Я не унижусь пред тобою…" (1832), "И матур! Иренмәче…" (1907) - "Глядися чаще в зеркала…" (1829) шигырләренә якын торалар. [6, 98]

Г.Тукайның "Шәкерт, яки бер очрашу" (1906) шигыре белән Н.Некрасовның "Школьник" (1856) шигыре арасындагы охшашлыкны да күрми мөмкин түгел. Мондагы охшашлык күп кырлы - темасыннан алып геройларның характер үзенчәлекләренә һәм авторларның аларга мөнәсәбәтләренә кадәр. [6, 137] Некрасов мәктәпкә баручы укучыны күрә һәм аңа мөрәҗәгать итә:

Ноги босы, грязно тело,

И едва прикрыта грудь…

Не стыдися! что за дело?

Это многих славных путь.

Тукай да шәкерткә шундый ук ягымлы сүзләр әйтә. Аны авыр һәм мәрхәмәтле юлга өнди:

Тишек пима, тишек бишмәт белән ул

Буранлы көндә тоткан мәктәпкә юл.

Суыкның катылыгы, әчесе кискен, -

Тагын туктый, тагын атлый ул мескен.

Гәүдәсе яртылаш ачылган - ялтырыйдыр;

Үзе туңган һәм дер-дер калтырыйдыр.

Җиләнен яба, җилдән качадыр, -

Күпме япса да, җил аны ачадыр. [7, 53]

Тукайның бу шигырен Некрасовның әсәреннән киңәйтелгән тәкълид дип карарга ярамый.. Некрасов шигырен файдаланып Тукай үзалдына яңа әсәр, үз чоры халкының тормышын чагылдырган шигырь иҗат иткән. Лирик герой буранлы көндә мәктәпкә баручы шәкертне очрата. Малайның өстендәге киеме җылы тотарлык түгел: итеге дә, бишмәте дә тишек-тошык. Җитмәсә ачлыктан хәле юк, утырып-утырып ял итеп алгалый. Лирик герой, аның мондый халәтен күреп, кайгыга төшә, үзәге өзгәләнә. Башкаларның хәленә керә белү - кешенең затлы сыйфаты. Ләкин аның бу балага матди ярдәм итәрлек чамасы юк. Аның бердәнбер мөмкинлеге - сәеррәк тоелса да, әлеге шәкерткә шигырь уку. Шагыйрь үзенең бу шигырендә яшьләрне белем алуның авыр юлында рухи яктан күтәрелеп, аларның матур киләчәкләренә, хөрмәт казаначакларына, исемнәренең алтын хәреф белән язылачагына ышандыра:

Көне килер: синең дә урының бөек булыр;

Ихтимал, исемең алтын белән язылыр.

Цензура исә Некрасовның бу шигыре белән "бөек һәм гениаль кешеләр гади халык арасыннан гына чыгарга мөмкин" дип ышандырырга теләвендә гаепли.

Тукайны Некрасов белән тематик линияләренең һәм детальләрнең туры килүе генә берләштерми, ә иң мөһиме идеяләрнең охшашлыгы: прогрессив хәрәкәтнең башында торган кешеләр халык арасыннан чыгалар. Бу фикер Тукайда үзалды туган, Некрасов исә татар шагыйренә бу юлда ныгырга булышлык кына иткән.

Тукайның урыстан, гаребтән тәрҗемәләре белән танышканда, бер кызыклы үзенчәлек күзгә ташлана. "Иссез чәчәк" (1910) шигыренә өлгене Тукай XIX йөз башы шагыйре И.Дмитриев парчасыннан алган, ләкин ул әлеге әсәрне (шигырь "Полевой цветок" дип атала) кабатлау юлына басмыйча, фикерне тирәнәйткән, үстергән. Әсәр күчерелмә мәгънәгә, киңәйтелгән метафорага корыла. Болынлыкта үсеп утырган гади, "иссез чәчәк" яңлыш хуш исле чәчәкләр белән бер бәйләмгә эләгә. Бик гадәти гамәл. Шуннан нәрсә булган? Аз гына вакыт узуга, кыргый чәчәккә хуш, гүзәл исләр сеңгән, ул да затлы чәчәкләр рәтенә кергән.

Әлеге үзгәрешне бәян итү соңгы ике юлда ясалачак әхлакый нәтиҗә, йомгак өчен кирәк. Мәгърифәтнең файдасына, киңәш бирүнең уңай йогынтысына инанган Тукай биредә форсатны ычкындырмый, табигать күренешен кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә күчерә. Адәм баласы да, кыргый чәчәк үрнәгендә, яңа, уңай мохиткә эләксә, "тәүфикълы дус-ишләр һәм белешләр" белән аралашып яшәсә, "гүзәл гадәткә һәм дә изге эшләргә" өйрәнер, яңача яши башлар.

Шуның күк, безне тәүфикъле дус-ишләр һәм белешләр дә

Өйрәтерләр гүзәл гадәткә һәм дә изге эшләргә.

Саф татар әдәби телендә язылган бу шигырь табигать күренешләре белән кешелек җәмгыяте арасындагы якынлыкны, күчешне, дәвамлылыкны раслаучы шигырьләрнең берсе. Шушы ук мотивның Сәгъди, Сәйф Сараи, Ш.Зәки тарафыннан да эшкәртелүе мәгълүм.

Шулай итеп, бөек шагыйрь Г.Тукай Шәрекъ әдәбияты өлгеләренә генә таянып тәрҗемә әсәрләр иҗат итмәгән. Аның иҗат җимешләре рус әдәбияты классикларының әсәрләренә дә ияреп язылган. Шагыйрь Пушкин, Лермонтовлар аша килә торган классик романтизм традицияләрен үзенә якынрак күрде. Аның "Шагыйрьгә", "Мәхбүс" һәм башка шигырьләре классик романтизм традицияләренә аваздаш рухта булып, Тукай идеяләренең төп юнәлешен билгеләделәр. Нәтиҗәдә Тукайның бөек таланты белән күчерелгән алынма "гөлләр" дә, татар җирлегендә тиз тамыр җибәреп, милли тормышыбызның табигый бер күренешенә әйләнеп киткәннәр. [5, 43]







Йомгак


Г.Тукай беренче булып рус һәм бөтен дөнья классикасы казанышларына һәм халык иҗаты хәзинәләренә татар әдәбиятының киң ишекләрен ачты.

Тукай шигърияте җиһанга ямь, яктылык бөркеп торучы, туң катлауларны эретеп, җиргә, күңелләргә җылылык бирүче кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның иҗаты тар кысаларга гына сыймый, ул халкыбызның "Хәсрәт көен көйләп", авыр үткәне белән саубуллашып, киләчәк өчен көрәшергә өйрәтә, шуңа чакыра.

Бөек шагыйребез иҗатының без карап киткән өлкәсе, рус классиклары шигырьләренә нигезләнеп иҗат ителгән әсәрләре үзе бер урын алып тора. Аның "Пушкиннән", "Лермонтовтан" дип куйган искәрмәле шигырьләрендә әле аталган шагыйрьләргә караганда, Г.Тукай шигърияте, Тукайча фикерләү көчлерәк. Аларның әсәрләрен ул тәрҗемә генә итми, ә үз чоры белән бәйләп яңа эчтәлек, мәгънә салуын күрдек. Шагыйрьнең Пушкин, Лермонтовлар аша килә торган классик романтизм традицияләрен үзенә якынрак күргәнлеге ачыкланды. Аның "Шагыйрьгә", "Мәхбүс" һәм башка шигырьләре классик романтизм традицияләренә аваздаш рухта булып, Тукай идеяләренең төп юнәлешен билгеләде.

Г.Тукайның Некрасов иҗатына нигезләнеп иҗат ителгән әсәрләре дә анализлап үтелде. Шагыйрьнең "Шәкерт, яхут бер Тәсадеф" шигыре күз уңында тотылды. Темасыннан алып геройларның характер үзенчәлекләренә кадәр охшашлык булса да, Тукай шигырендә яңа мотивлар очрый. Г.Тукай поэзиясен дә "ачу һәм кайгы музасы" дип атарга мөмкин.

Тулаем исә, Г.Тукай иҗаты - үзенең эчтәлеге белән дә, гасырдан-гасырга актуаль яңгырашы белән дә бетмәс хәзинә ул. Г.Тукай - ул безнең бик күпләребезнең кулыннан җитәкләп сихри поэзия дөньясына алып ергән милли шагыйребез, остазыбыз.



Кулланылган әдәбият


  1. Бакирова Р. Судьба поколения в лирике М.Лермонтова и Г.Тукая // Мәгариф, 2006. - №4. - 35-37 битләр

  2. Галиуллин Т.Н. Тукайның Җаек чоры иҗаты - дөнья әдәбиятлары югарылыгына беренче адым / Китапта: Творчество Тукая в контексте евразийской культуры. - К.: Фикер, 2002.

  3. Заһидуллина Д.Ф. Шагыйрь иҗатын өйрәнергә яңача караш // Мәгариф, 2006. - №4. - 12 бит.

  4. Кутуй Г. Рус әдәбиятының Г.Тукайга тәэсире / Китапта: Г.Кутуй.Сайланма әсәрләр. - К.: Татар китап нәшрияты, 1965.

  5. Миңнегулов Х. Тукай һәм Урта гасыр әдәбияты // Мирас, 1997. - №1. - 39-51 битләр

  6. Пехтелев И.Г. Тукай и русская литература. - К.: Татарское книжное издательство, 1966. - 182 стр.

  7. Тукай Г. Әсәрләр. Биш томда.Т1. - К.: Татар китап нәшрияты, 1985. - 407 бит.


© 2010-2022