• Преподавателю
  • Другое
  • Методическая разработка урока по татарской литературе на тему Рабит Батулла Мубарак идёт в густой, дремучий лес

Методическая разработка урока по татарской литературе на тему Рабит Батулла Мубарак идёт в густой, дремучий лес

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе

аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 1нче урта гомуми белем мәктәбе гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе




Рабит Батулла ,,Карурманга бара Мөбарәк"


3 нче сыйныф өчен (татар төркеме)








I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вәлишина Земфира Ревал кызының

дәрес эшкәртмәсе


Бөгелмә шәһәре.


Максатлар: 1. Рабит Батулланың ,, Карурманга бара Мөбарәк" әсәрен уку, эчтә -

леген ачу, тулы анализ ясау; язучыга биографик белешмә бирү.

2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, сүз байлыгын арттыру,

мөстәкыйль фикерләүләрен үстерү, сорауларга тулы һәм дөрес җавап

бирүләренә ирешү. Сүзләрнең арфоэпик дөрес яңгырашын булдыру

орфографик дөрес язу кагыйдәләрен искә төшерү.

3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; аның ,, бизәкләрен" күрергә

өйрәнү; җирле компонентлар белән бәйләнешне табу; экологик тәрбия

бирү.

Җиһазлар: 1) уку китабы:Р.Х Ягъфәрова 3 - сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары

өчен);

2) методик пособие;

3) презентация (Р. Батулла ,,Карурманга бара Мөбарәк");

4) төрле рәсемнәр (карурман, малай, кошлар, аю, ябалак)

I. Кереш өлеш.

1. Оештыру моменты.

- Исәнмесез, укучылар, утырыгыз.

2. Актуальләштерү.

Кроссворд ярдәмендә алда өйрәнгәннәрне системага салу. (1, 2- слайд)

- Укучылар, кроссворд ярдәмендә өйрәнелгән әсәрләрне, шигырьләрне исебезгә

төшерик. Мин сезгә сораулар укыйм, игътибар белән тыңлагыз һәм җавап би -

рергә әзерләнегез. Сезнең җавапларны горизонталь юлларга яза барырбыз.

( Күрсәткеч таяк белән горизонталь юлларны күрсәтәм.)


К

Ө

Р

Т

Л

Е

К



Б

А

К

Ч

А

Г

Ө

М

Б

Ә



Ч

И

К

Л

Ә

В

Е

К


А

В

Г

У

С

Т


У

Р

М

А

Н




Т

А

Л

П

А

К

Ь



Кроссворд сораулары

  1. Касыйм Тәхауның ,,Январь" хикәясендә кышын җәфа чигүче кошлар?

(Кышын җәфа чигүче кошлар - көртлекләр )

  1. Резеда Вәлиеваның ,,Көз" дигән шигырендә

,, Җимешләр өлгергәч нәрсә

Бигрәк тә матур икән"?

( ,, Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк тә матур икән".)

3. Табышмак әйтәм, җавабын көтәм.

,,Г" белән ,,ә" сакта тора

Бу исемнең як ягында

Шундый гаҗәп үсемлек ул

Күрмисең бер яфрагын да.

( Гөмбә. )

4. Нәҗип Мадъяровның ,,Көзге урман" шигырендә : Тиеннәр нәрсә җыялар?

( Тиеннәр чикләвек җыялар )

5. Гарәфи Хәсәновның җәнлекләр турындагы хикәясендә ,,Җиләген, чикләвеген

ашаткан, гөмбәсен авыз иттергән ай?

( ,,Җиләген, чикләвеген ашаткан, гөмбәсен авыз иттергән ай - август ае". )

6. Идрис Туктарның көз турындагы хикәясендә нинди букет турында сүз бара?

(Урман букеты турында сүз бара.)

7. Марс Шабаевның ,,Идел суы" шигырендә Идел суын яшел дигән агач?

( Идел суын яшел дигән агач - тал агачы. )

8. Габделхәй Сабитовның табигатьне саклау турында язылган хикәясендә :

,, Чишмәләрне саф килеш ...

Ак каеннарны ак килеш ...

Гөлләрне - чәчәкләрне нинди килеш сакларга диелгән?"

( Гөлләрне - чәчәкләрне пакь килеш сакларга диелгән .)

- Вертикаль баганага игъибар итегез.

3. Табигать турында укучыларның белемнәрен тирәнәйтү. Дәрес максатын әйтү.

а) нәрсә ул ,, табигать" соравына җавап алу:

- Уртада нинди сүз килеп чыкты ?

- Бу сүзнең әйтелешенә колак салыгыз. ( Табигать )

- Басым кайсы иҗеккә төште? ( 3 - иҗеккә )

- Бу иҗектәге хәрефләргә игътибар итегез ,,а" хәрефе нинди аваз белдерә һәм

ни өчен дип уйлыйсыз? ( ,, а" хәрефе [ә] авазын белдерә чөнки ,,тэ" хәрефеннән

соң ,,нечкәлек һәм аеру билгесе" килә )

- Барыбыз да әйтик әле.

- Әйтелешен һәм язылышын истә калдырыгыз.

Хәзер сүзнең тышкы ягына түгел, эчке ягына - мәгънәсенә игътибар итик. Күз-

ләрегезне йомыгыз һәм сорауга җавап әзерләгез.

- Нәрсә соң ул табигать? Ничек аңлыйсыз? Сезгә җавап бирергә әлеге тавышлар

ярдәм итәр.

( Диск куям. Анда табигать ,,бизәкләре" сурәтләнгән.)

(Балаларның якынча җаваплары:

Табигать ул- чишмәләр, елгалар, агачлар, хайваннар, җәнлекләр,кошлар...)

Укытучының йомгаклау сүзе:

- Дөрес балалар, болар барысы да табигать, алар барысы да безнең тирәдә.

Кешенең бөтен тормышы табигатьтә уза, ул табигатьнең бер кечкенә кисәге,

табигать баласы. Димәк, без - барыбыз да табигать балалары.

б) дәреснең темасы белән таныштыру:

- Безнең бүгенге темабыз да табигать, аның 1 нче өлеше урман белән бәйле.

- Сез бүген Рабит Батулланың ,,Карурманга бара Мөбарәк" дигән әсәре белән

танышырсыз.

II. Төп өлеш.

1. Рабит Батулла турында кыскача белешмә бирү. ( 3-слайд)

а) биографик белешмә бирү.

( Рабит Батулланың портреты күрсәтелә)

- Рабит Батулла белән сез беренче очрашасыз, шуңа күрә мин сезгә Рабит

Батулла турында кыскача гына белешмә биреп китәм. Игътибар белән тыңлагыз,

сорауларга җавап бирерсез.

Рабит Мөхлис улы Батулла 1938 нче елның 26 нчы мартында Татарстанның

Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа. Ул әдәбиятның төрле жанрларында

иҗат итә.

Ул әкиятләр, хикәяләр яза. Аның пьесалары, сценарийлары телевизор экранна -

рыннан күрсәтелә, курчак театрларында куела. Балалар өчен ,,Куян баласы На -

ян", ,,Курай уйный бер малай", ,,Үлемсез егет", ,,Тычкан баласы Чикыл", ,,Йол-

дызлар һаман исән", ,,Гөлчәһрә", ,,Ташсуар патша", ,,Карачкы Каратай", кебек

повесть - әкиятләр иҗат иткән.

- Аннары ул өлкәннәр өчен дә иҗат итә.

Бүгенге көндә дә исән, телевидениедә еш чыгышлар ясый.

б) истә калдыруларын тикшерү:

1) Рабит Батулла кайда туган? ( 4-слайд)

( Рабит Батулла Зәй районының Олыҗы авылында туган.)

2) күбрәк кемнәр өчен иҗат итә?

( Күбрәк балалар өчен иҗат итә )

2. ,,Карурманга бара Мөбарәк" әсәре өстендә эш. Эчтәлеген ачу, өлешчә анализ

ясау.

а ) 1 нче кат сүзлек эше. ( 5-слайд)

- Текстны укыганда сезгә авыр сүзләр очраячак. Иң элек алар белән танышып

китик.

җир мае 1) карточка күрсәтәм. Басым куеп укыйм. Хор белән 2 тапкыр кабатла-

там;

2) карточканы тактага эләм, ничек аңлауларын сорыйм;

3) рәсемен күрсәтәм;

4) карточка кырыена аңлатмасын язу;

җир мае - гөмбәнең бер төре

5) сүзлек дәфтәрләренә яздырам.

карурман 1, 2, 3, 5, 6 - өлешләре шулай ук ;

4) язылышына игътибар иттерәм.

-Игътибар итегез: Карурман сүзе ничек язылган?

( кушылып) - нинди сүз ( Кушма сүз )

- Ни өчен? (Чөнки 2 сүз кушылып ясалган.)

- Тагын нинди кушма сүзләр беләсез?

(Балаларның җаваплары)

карурман - зур куе урман

сыпырырга, ышкырга 1, 2, 4, 5 - өлешләре шулай ук.

3) хәрәкәт ярдәмендә аңлатам;

сыпырырга, ышкырга - натереть

коңгыз 1, 2, 4, 6 - өлешләре шулай ук.

3) рәсемен күрсәтәм.

коңгыз - жук

5) язылышына игътибар итү.

- Коңгыз сүзе ничек әйтелә? Ничек язылган? Ни өчен?

( Чөнки ,,о" хәрефе 1 нче иҗектә генә языла.)

- Җөмләләр төзегез.

чекрәеп 1) карточканы күрсәтәм. Басым куеп укыйм, 2 тапкыр кабатлатам;

2) карточканы тактага эләм, мәгънәсен аңлауларын сорыйм;

3) карточка кырыена аңлатмасын язам;

чекрәеп - бик ачык күренеп

4) сүзлек дәфтәрләренә яздырам.

лайлалы 1 - 4, 6 - өлешләре шулай ук.

лайлалы - слизкий

5) язылышына , әйтелешенә игътибар иттерү.

- Лайлалы сүзе, калын сүзме? Әллә нечкәме?

( Калын сүз )

- Ни өчен?

( Чөнки лайлалы сүзендә [ а ], [ ы ] калын сузыклар.)

каймыктырган 1 - 4, 6 - өлешләре шулай ук.

каймыктырган - вывихнула

5) иҗекләргә аеру.

1 2 3 4

кай/мык/тыр/ган - сүзендә ничә иҗек?

Иҗек саны нәрсәгә бәйле?

( Сүздә ничә иҗек булса, шуның хәтле иҗек була )

Ял минуты. ( 6-слайд)

1) карурман кебек шаулыйлар;

2) сыпыру хәрәкәте ясыйлар;

3) коңгыз кебек үрмәлиләр.

б) текстны уку, сорауларга җавап бирү

үрнәк уку

- Мин укыйм, игътибар белән тыңлагыз, аңлашылмаган сүзләр очраса, каран -

даш белән билгеләгез.

- Мөбарәк урманга ни өчен барган ? - соравына җавап бирергә әзерләнегез.

( Мөбарәк урманга җир мае алып кайтырга барган. )

( укыганнан соң, сорау кабатлана- җавап алына. )

2 нче кат сүзлек эше.

- Нинди сүзләр аңлашылмады?

Ярым тавыш белән уку.

- Ярым тавыш белән укыганда, сез 1 нче кат сүзлек эшендәге сүзләр кергән

җөмләләрне карандаш белән билгеләгез.

Укыйлар, аннан биремдәге җөмләләр кычкырып укытыла.

Дөрес укылмаган сүзләрне аерым - аерым һәм бергә әйттерү.

Сорау һәм өндәү җөмләләрне табып, дөрес итеп уку.

- Җир мае нәрсә ул?

( Ул гөмбәнең бер төре. )

- Ул нинди агач төбендә үскән?

( Ул юкә агачы төбендә үскән .)

Җирле компонентлар белән бәйләнешне табу.

- Укучылар, ә безнең як урманнарында нинди агачлар үсә? Кайсыгыз әйтә ала?

(Безнең як урманнарында, усак, чаган, чыршы, нарат, каен, юкә, имән, шомырт,

миләш, балан, ... агачлары үсә .)

( Җавап сай булса, рәсемнәр күрсәтелә, бергәләп агачларны санау.)

Җөмләләрнең башын уку, укучылардан дәвам иттерү.

- Мин җөмләнең башын укырмын, сез дәвам итәрсез (7- слайд)

1. Куркуын куркам да ... ( кирәк бит).

2. Җир маена бармасам, ... (урманга китте).

3. Салкынча лайлалы, ... ( кайтырга чыкты).

4. Яктырткыч коңгызлар ... (озата барды).

5. Хуш исле ... (аягын ышкыдылар).

6. Батыр икәнсең ... (күрше әби).

Сорауларга җавап бирү.

- Җир мае кемгә кирәк булган? (8-слайд)

( Җир мае Мөбарәкнең апасына кирәк булган. )

- Мөбарәкнең куркуын нәрсә җиңгән ? Ул аны ничек аңлата ? Текстан табып

укыгыз.

( Куркуын куркам да ... Апага җир мае кирәк бит. Җир маена бармасам, апа-

ның аягы тиз төзәлмәс ди.)

- Ни өчен җәнлекләр һәм кошлар малайга ярдәм итәргә тырышканнар?

( Чөнки ул урманга яхшы ниять белән килгән.)

- Күрше әби малайны ничек мактый?

( Күрше әби малайны Батыр икәнсең, Мөбарәк дип мактый.)

- Ә сез бу мактау сүзләренә нәрсәләр өсти аласыз?

- Мөбарәк нинди малай?

( Мөбарәк - әйбәт, акыллы, кешелекле, игелекле, батыр, кайгыртучан ,...малай.)

- Язучы малайны 2 тапкыр Мөбарәкша дип атый. Моның белән ул малайның

нинди сыйфатын күрсәтергә теләгән?

(Мөбарәкша дип малай үзе кечкенә булса да, зур йөрәкле малай икәнен күр -

сәтергә теләгән.)

- Тулы исем белән,гадәттә, кемнәргә дәшәләр?

( Тулы исем белән, гадәттә, өлкән кешеләргә һәм хөрмәт иткән кешеләргә әй-

тәләр.)

Рольләргә бүлеп уку.

Әсәрнең рәсемгә бәйләп, эчтәлеген сөйләү.

Ярдәмче сораулар бирелә:

( тактадагы карурман рәсеме белән эш ):

1) апасына ярдәм итәр өчен, малай кая бара?

( Апасына ярдәм итәр өчен, малай карурманга бара.)

Малай рәсеме эленә.

2) кайтканда, малайга иң элек нәрсә очрый?

( Кайтканда, малайга иң элек ябалак очрый.)

Ябалак рәсеме эленә.

3) икенче булып Мөбарәккә нәрсә курыкмаска куша?

( Мөбарәккә Аю курыкмаска куша.)

Аю рәсеме эленә.

4) Мөбарәкне тагын нәрсәләр сәламли?

( Мөбарәкне тагын кошлар сәламли.)

Кошлар рәсеме эленә.

- Рәсемгә карап, урманда яшәүчеләрнең кешеләргә карата мөнәсәбәте турында

нәрсә әйтә аласыз?

(Кешеләргә карата юмарт, ярдәмчел, ышанычлы дус, табиб.)

III. Йомгаклау өлеше.

1. Йомгаклау әңгәмәсе.

- Сез бүген нинди әсәр белән таныштыгыз?

( Без бүген ,, Карурманга бара Мөбарәк" әсәре белән таныштык.)

- Аны кем язган?

( Аны Рабит Батулла язган.)

-Әсәрдә урманның нинди файдасы турында язылган?

( Урман дару биргән.)

- Ә кешеләр урман, урман - табигатьнең 1 өлеше инде ул, димәк, табигать

өчен нәрсәләр эшлиләр?

Урманны саклау өчен ниләр эшләргә кирәк: (9-слайд)

1) чәчәкләрне өзмәскә, үләннәрне таптамаска;

2) кырмыска оясын туздырмаска;

3) ут якмаска;

4) агачларның ботакларын сындырмаска;

5) җәнлекләргә, бөҗәкләргә тимәскә;

6) чүпләмәскә;

7) кошлар оясын туздырмаска.

- Бу кагыйдәләрне үтәрсез дип эшанып калам.

- Укучылар, табигать турында, билгеле, 1 генә дәрестә сөйләп бетереп булмый.

Аның урманнары, елгалары, ,,Кызыл китабы" турында аерым сөйләшергә кирәк.

Шуңа күрә без калган дәресләрдә дә бу эшне дәвам итәрбез.

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше бирү.

План төзеп карарга, шуңа таянып, тулы эчтәлеген сөйләргә.

- Бүгенге дәресне шигырь юллары белән бетерәсе килә.

Эх! сөйләшә белсәң иде. (10слайд)

Бичаракай ялгыз каен.

Киңәшләреңне тыңларга

Барыр идем яз саен.

И, кешеләр тыңлагызчы,

Корытмыйк яшеллекне,

Табигатькә карата да

Булыйкчы кешелекле.

- Дәрес бетте, сау булыгыз!

© 2010-2022