Державин һәм бүгенге чор

КЕРЕШ Гавриил Романович Державин – лаешлыларның иң күренекле шәхесе. Без, күренекле якташыбыз, шагыйрь Гавриил Романович Державинның нәкъ менә безнең җирдә тууы һәм үсүе белән горурланабыз.Сүз дә юк, ул башка урында туса да шундый ук күренекле булыр иде, әмма нәкъ Кама киңлекләре, мәһабәт имән урманнары,тузан каплаган басу юллары, җәйге челләләре һәм бал кортлары гүләве булачак шагыйрьдә туган якны ярату һәм соклану хисләре уяткандыр. Гавриил Романович Державин исеме - бөек исем. Аның исеме мәң...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Державин һәм бүгенге чор







































ЭЧТӘЛЕК

I.Кереш өлеш..............................................................................................................3

II. Төп өлеш

1.Гавриил Романович Державинның кыскача тормыш юлына күзәтү .......4

2. Г. Р. Державин исемендәге премия лауреатлары...........................................5

3. Лилия Газизованың тормыш юлы һәм иҗаты...............................................6

4.Салават Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты..................................................7

5.Рөстәм Сабировның тормыш юлы һәм иҗаты................................................8

6. Рөстәм Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты.............................................9-10

III.Йомгаклау...........................................................................................................11

Кулланылган әдәбият исемлеге.....................................................................................................................12

Кушымта...................................................................................................................13





КЕРЕШ

Гавриил Романович Державин - лаешлыларның иң күренекле шәхесе.

Без, күренекле якташыбыз, шагыйрь Гавриил Романович Державинның нәкъ менә безнең җирдә тууы һәм үсүе белән горурланабыз.Сүз дә юк, ул башка урында туса да шундый ук күренекле булыр иде, әмма нәкъ Кама киңлекләре, мәһабәт имән урманнары,тузан каплаган басу юллары, җәйге челләләре һәм бал кортлары гүләве булачак шагыйрьдә туган якны ярату һәм соклану хисләре уяткандыр.

Гавриил Романович Державин исеме - бөек исем. Аның исеме мәңгеләштерелгән. Туган җиребез - Лаеш районында 2000 нче елдан алып, бөек шәхесебезне искә алу кичәсе уздырыла. Державин исемендәге әдәбият премиясе 2000 нче елдан бирле бирелеп килә, ә 2010 нчы елдан алып "Державин исемендәге Бөтенроссия әдәбият премиясе" итеп үзгәртелеп бирелә башлады.

Бу нинди премия һәм ул кемнәргә бирелә? Шушы сорауларга җавап табу максатыннан, мин "Бүгенге чор һәм Державин" дигән фәнни - тикшеренү эше алып барырга уйладым.Үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

1.Гавриил Романович Державин иҗатының бөеклеге белән якыннан танышу.

2.Г.Р.Державин исемендәге премия лауреатларын ачыклау, аларның иҗатларын өйрәнү

3.Туган ягыбызның бөек шәхесенә карата мәһәббәт тәрбияләү.

Гавриил Романович Державинның тормыш юлына күзәтү

Гавриил Романович Державин 1743 нче елда Казанда туа. Балачагы да шунда үтә. 1762нче елдан Санкт-Петербургның Преображенск полкында хезмәт итә. 1776-1777нче елларда Пугачев күтәрелешендә катнаша. 1782нче елдан Екатерина II багышланган "Фелица" одасы белән җәмгыятьтә танылу таба. 1785нче елда Тамбов өязенең губернаторы итеп билгеләнә. Ришвәтне бетерү максатыннан, чаралар уйлап таба, әмма җирле түрәләр моңа каршы килә. Шуннан соң 1789нче елда яңадан Мәскәүгә күченә, югары административ урыннарда эшли. Сәясәт белән мавыгып, әдәбиятны да онытмый. Державин иҗатының төп темасы - кеше. Шәхеснең тискәре һәм уңай якларын ул еш кына тирән фәлсәфәгә төрә. Татар җанлылыгы күп шигырьләрендә чагылыш таба. Бүген Державин исемен мәңгеләштерү максатыннан, Тамбов дәүләт университеты, Тамбовның бер урамы, Меркурий планетасындагы кратер аның исеме белән йөртелә, Русия буенча биш һәйкәл коеп куелган (шуларның берсе ,безнең туган ягыбыз Лаешта).

Гавриил Державинның тормыш юлына күзәтү ясаганда, аның шагыйрь генә түгел, ә дәүләт эшлеклесе булуын да истә тотарга кирәк. Әйтергә кирәк, дәүләт эшлеклесе буларак, Державин исем өчен түгел, ә Россия өчен хезмәт иткән. 40 ел дәвамында ул иң олы дәүләт чиннарына кадәр күтәрелгән, алар арасында Екатерина II нең кабинет-секретаре, юстиция министры, дәүләт казначылыгы каршында икенче министр кебек дәрәҗәләрне санап узарга була. "Кызганыч, уку йортларында Державинның дәүләттәге хезмәте артык зур игътибарга лаек булмады, бу шәхес нигездә танылган шагыйрь кебек өйрәнелде. Гадел һәм туры кеше буларак, Державин ришвәтчеләрне һәм ришвәт яклы булган кешеләрне сөймәгән, һәммә кешедән закон үтәлешен таләп иткән"1, - дип белдердергән Олег Левенштейн үзенең язмасында.



Г. Р. Державин исемендәге премия лауреатлары

Шәхесебез иҗатын бүгенге көн шагыйрьләребез дәвам итә. Аның мотивларын үзләренең хезмәтләрендә кулланалар. Г.Р.Державин премиясе лауреатларына кандидатлар сайлаганда, заманчалылык, аларның әсәрләренең әдәби кыйммәте югары булуы, шовинизм булмау төп билге булып тора. Эзләнү барышында, мондый шәхесләрнең бүгенге чорда күп булуын белдем. Димәк, Г.Р. Державин бүгенге көн язучыларыбызга да маяк булып тора.

2000нче ел - Владимир Корчагин;

2001 нче ел - Сергей Малышев;

2002 нче е - Ахат Мушинский;

2003 нче ел - Лилия Газизова;

2004 нче ел - Лев Кожевников;

2005 нче ел - Николай Алешков;

2006 нчы ел - Салават Юзеев , Владимир Лаврешко;

2007 нче ел - Геннадий Копранов, Рөстәм Сабиров;

2008 нче ел -Ольга Левадная, Николай Беляев;

2009 нчы ел - Рөстәм Кутуй ;

2010 нчы ел - Нонна Орешина, Юрий Конапляников.

Бу шәхесләр - алда әйтеп узган сыйфатларның барысына да ия шәхесләр.

Лилия Газизованың тормыш юлы һәм иҗаты

Лилия Газизова-тавышы белән күпләрне сокландыручы шагыйрәләрнең берсе. Ул Казан медицина һәм Мәскәүдә әдәбият институтларын тәмамлаган. 1995 елда Татар китап нәшриятендә аның беренче җыентыгы басылып чыккан. Бу - «Чёрный жемчуг» китабы. Лилия Газизованың исемен Татарстан һәм Россия журналларында да очратырга мөмкин. Ул әдәбиятчылар оешмасының профессиональ члены булып тора. Лилия Газизова рус телендә иҗат итә. Аның шигырьләрендә рус һәм шәрыкъ мотивлары чагыла.Шуңа күрә шигырьләре башка шагыйрәләрнең шигырьләренә охшамаган. Аның шигьрияте Көмеш гасырдагы " хатын- кыз лирикасы" традициясен үз эченә алган. Лилия Газизова Россиядәге беренче"Княжня" видеоклибының авторы. Шагыйрәнең шигырьләрендә якын кешеләр, дуслык, мәхәббәт һәм туган як табигатенә багышланган темалар аерылып тора.

2003 нче елда "Зимние арабески" ("Кышкы арабескалар") китабы өчен Гавриил Романович Державин исемендәге премияга лаек була.Лилия Газизованың бу китабына алдагы җыентыкларыннан сайлап алынган иң яхшы әсәрләре һәм шигырьләре тупланган. Бу китабы бик югары бәяләнде.





Салават Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты

Гавриил Романович Державин исемендәге премиягә лаек булган алдагы шәхес- Салават Юзеев. Слават Юзеев Казанда туып үскән.Аның әтисе -Илдар Юзеев-татар әдәбияты классигы.Салават Юзеев Казан Дәүләт университетының хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамлаган, программист булып эшләгән.Ул әдәбият белән кызыксына башлый һәм әтисенең шигырьләрен тәрҗемә иткән.Әдәби эшчәнлеге дә шушы шигырьләрне тәрҗемә итеп башланган.

2000 нче елда Слават Юзеевның "Цивилизация"("Алгарыш ")нәшриятында беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга.Шигырьләр җыентыгының исеме " Бернәрсәдән дә курыкма "( "Ничего не бойся!") дип атала.

2001 нче елда "Мин монда калам"( "Я остаюсь здесь")дип исемләнгән чираттагы хикәяләр җыентыгы дөнья күрә.Бу җыентык төрле еллардагы хикәяләрне үзенә туплаган "Мин монда калам" повесте дә шушы җыентыкка кергән.Повестьнең гройлары "югалган нәселгә","каравылчы һәм урам себерүчеләргә" туры килә.Образларны төрле һәм хәвәслекләргә бирелүче геройлар , ләкин шул ук вакытта тәвәккәл кыланышлар башкаручы, тирән рухлы итеп сурәтләгән.Хикәяләре урта гасырдан алып , безнең көнгә кадәр булган вакытны үз аралыгына ала. Салават Юзеев автор һәм режиссер буларак телевидение һәм документаль кино өлкәсендә дә эшли.Хезмәтләре арасында татар тарихы бөек шәхесләренең фильмнар циклы тора.Ул өч китап һәм күп кенә документаль фильмнар авторы."Китап елы -2001" конкурсының җиңүчесе.

2006 нчы елда "Сквозняк тишины", "Тынлыкта үтәли җил" дип исемләнгән хикәяләр җыентыгы өчен Гавриил Романович Державин исемендәге әдәбият премиясенә лаек була.

Рөстәм Сабировның тормыш юлы һәм иҗаты

Алдагы премия лауреаты-Сабиров Рөстәм Рәис улы. Ул 1951 нче елда Казанда туган. 1973 нче елда Казан финанс - экономика институтын тәмамлаган.

80 нче елларда газета - журналларда аның әсәрләре басылып чыга башлый. Зур шигырьләр җыентыгының берсе -"Горизонт". Бу җыентыкта аның сайланма шигырьләре тупланган.

90 нчы еллардан алып проза өлкәсендә иҗат итә .1991 нче елда Татарстан китап нәшриятында аның беренче китабы-"Прощание с ангелом" басылып чыга.Соңыннан икенче китабы-"Странные истории",1998 нче елда "Летучий голландец",2001 нче елда "Конец лабиринта"китаплары дөнья күрә.

Соңгы китабы - "Беглец"( "Качкын") . Ул ике повестьне үз эченә ала: "Лесопарк" һәм "Беглец". Шушы китабы белән ул бик зур уңышларга ирешә һәм аңа 2007 нче елда Г.Р. Державин исемендәге әдәбият премиясе бирелә.











Рөстәм Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты

2009 нчы елгы премия лауреаты - күренекле шагыйрь, прозаик һәм тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Гаделша улы Кутуй .

1936 нчы елның 11нче ноябренда дөньяга килгән. 1960 нчы елда Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлагач, ул Татарстан китап нәшриятында эшләгән, аннары - Казан телестудиясенең әдәби-драма редакциясе мөхәррире. 1964 елдан язучылык эшенә күчеп, гомеренең соңгы көннәренәчә "Казан" журналының шигърият бүлегенә җитәкчелек иткән.

Рус телендә иҗат итүче Рөстәм Кутуйның хикәяләреннән төзелеп басылган беренче китабы "Малайлар"/"Мальчишки" (1961 ел) дип атала, аннары "Мин җирдән барам"/"Я иду по земле" (1962), "Җир яфрагы"/"Лист земли" (1980), "Тамырлар"/"Корни" (1982), "Җәяүле буран"/"Поземка" (1985) һ.б. исемдәге шигырь җыентыклары; "Яңгыр явачак"/"Дождь будет" (1963), "Мин Кар бабай ясыйм"/"Я леплю снежную бабу" (1966), "Шундый-шундый тормыш"/"Такая жизнь" (1986), "Усаклыкта яктылык"/"Свет в осиннике" (1988), "Көләм, буылам һәм елыйм"/"Смеюсь, задыхаюсь и плачу"(1996) дигән хикәя һәм повесть җыентыклары дөнья күрә. Рөстәм Кутуй Гадел Кутуй, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Салих Баттал, Әнвәр Давыдов, Равил Фәйзуллин, Роберт Әхмәтҗанов кебек мәшһүр әдипләрнең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә кыла. Җыеп кына әйткәндә, Казан, Мәскәү һ.б. шәһәрләрнең китап нәшриятларында Рөстәм Кутуй каләменнән төшкән өч дистәдән артык китап халыкка тәкъдим ителә, әсәрләре немец, поляк, француз, испан, инглиз телләренә, шулай ук илебезнең төрле халыклары телләренә дә күчерелә.

Әдип Рөстәм Кутуй Татарстанның иҗади яшьләренә көчен дә, вакытын да кызгынмый: аның ярдәме белән талантлы шагыйрьләрнең беренче иҗат җимешләре басыла. Әдәбиятка керткән өлеше һәм җәмәгать эшләрендәге активлыгы өчен аңа 2005 елда Максим Горький исемендәге премия бирелә, ә 2009 елда "Җил профиле"/"Профиль ветра" китабы республиканың Гавриил Романович Державин исемендәге премиясенә лаек дип табыла.











ЙОМГАКЛАУ

"Державин һәм бүгенге чор" дигән фәнни - тикшеренү эшен мин зур кызыксыну белән башкарып чыктым. Эш барышында Державин исемендәге Бөтенроссия әдәбият премиясенә ия булган шәхесләрнең исемнәрен ачыкладым, аларның иҗатларын өйрәндем. Һәрберсенең иҗади мирасы соклануга һәм олы бәягә лаек. Г.Р.Державин иҗатын шагыйрьләребез дәвам итә икән, димәк, ул бүгенге көндә дә безнең арада яши дигән фикергә килдем.

Әйе, бүген ул безнең арада, безнең күңелләребездә яши. Ел саен туган җиребез - Лаеш төбәгендә танылган шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесен искә алу Бөтенроссия Державин фестивале үткәрелә. Фестивальгә бик куп кунаклар килә.Танылган шәхесләребезне Державин исемендәге премия белән буләкләү традициясе ел саен дәвам итә. Лауреатлар өчен премия мораль яктан да, матди яктан да зур этәргеч булып тора. Державин исеме фестивале статусы елдан ел күтәрелә. Фестивальне оештыруда ТР Язучылар берлеге һәм Лаеш муниципаль районы Советы белән бергә ТР Мәдәният министрлыгы да катнаша.

Г.Р.Державин иҗатын дәвам итүчеләрнең күп булуы мине бик сокландырды. Фәнни эшемне язу барышында бу шәхесләрнең Державин исемендәге әдәбият премиясенә лаек шәхесләр икәненә тагын бер кат инандым. Алдагы елларда да бу традиция дәвам итәр һәм күренекле язучыларыбыз, шагыйрьләребез бу премияга лаек булырлар дип ышанып калам.





Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Западов В. Л. Поэтический путь Державина /В.Л. Зпадов// Статья [Электронный ресурс]. - Электрон. журн. - Режим доступа: derzhavin.ru

Мирский Д.С. История русской литературы с древнейших времен до 1925 года/ Пер. с англ. Р.Зерновой. - London: Overseas Publications Interchange Ltd, 1992. - 882 c.

Сухарева О. В. Кто был кто в России от Петра I до Павла I/О. В. Сухарева//Книга, М. - 2005 г.

2.Ходасевич В. Ф. Державин/ В.Ф. Ходасевич; М.:Книга, 1988 г. - 290 с.

3. "Державин ягы" альманахы/Ф.Мортазина,2008 нче ел.

4 «Державин ягы»альманахы/ Ф. Мортазина ,2010 нчы ел.

5. «Кама ягы»газетасы ,6.08.2010 нчы ел.

6. «Кама ягы» газетасы,14.07.2009 нчы ел.

7. «Кама ягы» газетасы,14.07.2008 нче ел.



Державин һәм бүгенге чорДержавин һәм бүгенге чор

(Лаешта Г.Р.Державин һәйкәле) (Салават Юзеев- премия лауреаты)

Державин һәм бүгенге чор

(Г.Р.Державин исемендәге премия лауреаты -Лилия Газизова)

Державин һәм бүгенге чор

(Рөстәм Кутуйга Державин премиясе бирелгәндә.)

Державин һәм бүгенге чор







(Рөстәм Сабиров -2007 нче елгы премия лауреаты)



1 Л.Никифорова."Әдәби премиянең абруе арта".«Кама ягы» газетасы.2009 ел. 1 нче бит.

15


© 2010-2022