Сценарий проведения экологического вечера на татарском языке

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Җир көне"

темасына экология кичәсе



Максат: 1. Рустелле укучыларда әлеге тема аша татар теленә карата уңай карашларын үстерүгә эшне юнәлдерү;

2.Балаларда табигать һәм әйләнә-тирә турында алган белем һәм күнекмәләрен камилләштерү, экологик белемнәрен тирәнәйтү;

3. Укучыларда табигатькә карата дөрес сакчыл караш тәрбияләү;

4 Табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен иcтә тота белүгә өйрәтү.

(Чара җыр, шигырь, биюләр , слайдлар күрсәтү белән үрелеп барыла)

Чара барышы:

Экранда слайд 1:

"Гүзәл минем туган җирем" җырының музыкасы (кереш өлеше) яңгырый.

Алып баручы1: Хөрмәтле дуслар!

Табигатьнең бүген уянып килә торган чагы.Яз- табигатьнең иң гүзәл бер мизгеле,яшәргә, яңаруга таба бара торган халәте.

Әнә шундый матур көннәрдә табигать турында, бәхет турында сөйләшик әле. Нәрсә соң

бәхет? Бәхет ул - табигать белән бергә булу, аны күрү, аның белән сөйләшү. /Л.Н.Толстой/

Слайд 2

Алып баручы 2 . БДБ ның генераль секретаре У. Тан әфәнде Җир халкына булган махсус

мөрәҗәгатенә кул куйгач, 1971 нче елда 21МАРТ бәйрәм көне булып игълан ителә.

Безнең чыгышыбыз да әнә шушы көнгә ," Җир көне"нә багышлана. (Читает слова по

слайду(нижние строки)

Слайд 3-4.

Алып баручы1: Слайд3. Слайд буенча укый. Слайд 4. Экранда - "Җир көне" символлары

грек билгесе ТЭТАны һәм слайд 5 "Җир көне" флагын күрәсез.(читает по слайду).

Слайд 6.

Төрле үткәрү чараларына ия булган халыкара "Җир көне"н ике төп чорга бүлеп карыйлар. Беренче чор - 21 мартта БДБ карары буенча, икенче чор - 22 апрельдә Бөтендөнья хәрәкәте буенча.

Слайд 7.

Алып баручы 2

Читает по слайду 7. Далее слайд 8. Төрле илләрдә "Колокола Мира" - "Дөнья кыңгыраулары эленә һәм чаралар уза. Слайд 9,10,11до 15 показываем во время чтения стихотворений уч-ся 2-4 классов.

Алып баручы 1.После слайда 8 . Сәхнәдә 1-4 сыйныф укучылары. Музыка звучит.

Беренче укучы: Катя

Җирем минем

Газиз әнкәм шикелле,

Шундый тырыш, уңган ул:

Басу тулы игене,

Тауларында урманы.

Слайд 9

Икенче укучы:Илфат

Җирем минем

Ул түгәрәк күлләре,

Күлләрендә- үрдәге.

Мең чәчәкле болыны -

Аның җәйге күлмәге.

Слайд 10

Өченче укучы: Альмир:

Чишмәләре -күзләре,

Ерымнары -ярасы.

Без утырткан агачлар -

Иң шифалы дәвасы.

Слайд 11

Дүртенче укучы: Ангелина

Саклыйк аны, яшәртик

Бергә-бергә, әйдәгез:

Яшәсен Җир-әнкәбез,

Безнең уртак әнкәбез

Слайд 12

Бишенче укучы :Карина:

Читтә йөргән чакта, сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Слайд 13

Алтынчы укучы:Марсель

Яшәү өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

Слайд 14

Җиденче укучы:Зарина:

Шаулый синең нарат урманнарың,

Чылтырап ага борма суларың.

Яз килгәндә, яшел юрганнарын

Җиргә җәя киң басуларың.

Слайд 15

Сигезенче укучы: Регина:

Шаулап тора яшел урманнар,

Җәелгәннәр тезмә, тын таулар.

Кошлар йөзә зәңгәр күкләрдә,

Тибрәләләр гөлләр җилләрдә.(пока звучит вступление музыки песни, дети уходят, кроме Кати)

Зөлфия Минһаҗеваның "Туган авылым " җыры яңгырый. Җырлыйлар Карина, Сабина һәм Катя)

1.Елга ага, борма-борма,

Аннан тауга борыла.

Тау янында минем

Авыл урман белән орына.

Кушымта: Җир йөзендә авыллар күп,

Тик минеке бер генә.

Иң гүзәле, иң матуры,

Туган авылым син генә.

2. Ерак түгел тирәсендә

Чишмә-күлләр, әрәмәләр.

Ак мамыктай каз-үрдәкләр

Сибелгәннәр чирәмгә.

Кушымта шул ук.

3. Болыннарга чәчәкләрдән

Гөлләр генә түшәлгән.

Тирәкләрдә сандугачлар

Быел тагын ишәйгән.

Кушымта шул ук.

Слайд 16

Карина:. Без Россиядә, Татарстанда яшибез. Республикабыз табигате бик бай. Әмма табигать ул азык-төлек һәм материал чыганагы гына түгел. Ул кешегә күп шатлыклар һәм илһам бирә.

Слайд 17

Сабина:Шушы матурлыкны саклау-кешелекнең бурычы. Чөнки табигатькә чын-чынлап куркыныч яный: әле атом станцияләре шартлый, әле суыбызга нефть, фенол . (Слайдлар 18-21.) Җир елый ишетәсезме?. "Дөньяда экологик проблемалар аз түгел"

Касырина Настя: (Держит в руке глобус)

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлылык

Кая киткән?

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

Слайд 19

Алып баручы 1: Укучылар, табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Әгәр кешеләр аны сакламыйлар икән, димәк кеше үз - үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен урын калмый. Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк. "Җир көне" нең төп максаты кешеләрне дөньяда булган экологик проблемаларны чишүгә өндәү.

Ә хәзер табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик. Чиратлап киңәшләрне әйтәләр.:

-Җәнлекләргә тимәгез!

Агачларны сындырмагыз!

Чәчәкләрне өзмәгез!

Суларны пычратмагыз) һ.б. (Киңәшләр өстәргә була)

Алып баручы 2. Табигать бик матур. Табигатьнең кадерен белеп, рәнҗетмичә яшәсәк иде.

Җир бит ул-

Тере җан иясе кебек,

Аңа барысы да кирәк!

Ризык кирәк,

Суы кирәк,

Һава кирәк,

Җылы, якты кирәк!

Әйе, яшәгән җиребез матур булсын өчен күп көч куярга, агачлар, чәчәкләр утыртырга кирәк. Һәм шуларны бик кадерләргә кирәк.

Алып баручы1.

Слайд 24. Уйлагыз,дуслар! Илнең куәте халыкның рухына, саулыгына бәйле.

Слайд 25.

Алып баручы 2:Халыкны итеп менә шушы гүзәл табигать кенә тәрбияли ала. Без бит - Табигать балалары.Слайд 25. Без - планетаның киләчәге.Әйдәгез, Табигать-анабызны саклыйк! "Җир көне"дә безне шуңа өнди. Яшәсен яшел планетабыз - Җиребез!" ( эти слова говорят вместе - Сабина, Карина, Катя)

Слайд 26.

Җыр яңгырый."Гүзәл минем туган җирем" (Катя, Карина, Сабина).

Шуның белән кичәбез тәмам. Сезгә зур рәхмәт!



© 2010-2022