Урок по татарскому языку на тему Исемнәрнең тартым белән төрләнеше (6класс)

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше 6 сыйныф (рус төркеме)

Тема

1.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше2. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Максат

Укучыларны исемнең кайсы затка каравын ачыкларга һәм тартым кушымчасын дөрес билгеләргә,тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен истә калдырырга , сөйләмдә аларны дөрес итеп кулланырга өйрәтү.

Бурыч

Укучыларда тел культурасын үстерү; заман таләпләренә җавап бирә алырлык әхлаклы, сәламәт шәхес тәрбияләү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау. ; бүгенге тормыш мисалында әхлак сыйфатлары формалаштыру.

УУЭ

Шәхси: әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы мөнәсәбәт.

Регулятив: үз-үзеңне көйләү; белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Танып - белү : эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару .

Коммуникатив: партнер гамәлләре белән идари итү , фикерне әйтә белү, иптәшең белән аралашу әдәбе.

Тартым, килеш, тартымлы исем.

Төп төшенчәләр

Предметара бәйләнеш

Татар теле, информатика, әхлак тәрбиясе

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен)

- Казан: Мәгариф, 2010.

Методик кулланма, карточкалар, презентация

Класс белән эш

Фронталь эш,, индивидуаль эш,, парлап эш

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай атмосфера тудыру

Көтелгән нәтиҗә:дәрескә уңай психологик халәт булдыру

1 этап. Укучылар белән уңай атмосфера тудыру

Бирем 1. Ялгызлык исемнәрен кулланып бер-беребезгә мактау сүзләрен әйтү.

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә, аларның ни өчен кирәклеге кабатлана.

Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация ясап, уңай атмосфера тудыралар.

Шәхес буларак блок (әхлакый-этик бәяләү)

2 этап. Эшкә кызыксыну тудыру.

Максат: Исемнәрнең тартым, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше темасына бәйле текст аша әхлак тәрбиясенең бирелешен ачыклауга әзерлек эше

Көтелгән нәтиҗә: Исемнәрнең тартым, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешенә кызыксынучанлык; әхлаклы булырга омтылу

2 этап. Эшкә кызыксыну тудыру.

  1. 45 нче күнегүне эшләү? Биремдәге сораулар ярдәмендә "Дөрес җавапны тап!" кебек эш эшләү

  2. Дәреслек белән эшләү. 92нче биттәге җөмләләр (7 нче күнегү); исемгә ялганган килеш кушымчаларын, рус телендәге предлогларның татар телендә кушымча, бәйлекләр буларак тәрҗемә ителүенә игътибар билгеләргә; тирә-ягыбызга, өлкәннәргә карата мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәнү.

2 этап. Эшкә кызыксыну тудыру.

Регулятив эшчәнлек (укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү)

Танып-белү эшчәнлеге

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү)

3 этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру.

Максат: Исемнәрне тартым, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләндергәндә кушымчаларны тиешле тәртиптә дөрес ялгау

Көтелгән нәтиҗә: Исемнәрнең тартым, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендә хаталар җибәрмәү, сөйләмдә дөрес куллану

3 этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру.

Укытучы сүзе. Интерактив китап. Исем сүз төркеме бүлеге

  1. Искә төшереп китик әле.

Исемнәрнең килешләрен, тартым белән төрләнешен.

Укытучы сүзе. Бүген без исемнең тартым, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен белеп китик.

2. Слайдлар карау, сорауларга җавап бирү.

Исемнең тартым, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендә дәреслектәге һәм индивидуаль хәзерләнгән күнегүләр аша белеп нәтиҗә ясыйк.

3 этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру.

Регулятив эшчәнлек(алдан фаразлау,контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану)

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү)

Шәхес буларак эшчәнлек (әхлакый-этик бәяләү)


Кагыйдәгә нигезләнеп яңа тема белән таныштыру. 2. Тактада аерым-аерым һәр төркемнән берәр укучы чыгып күнегүләр эшләү. Шуннан чыгып,1 укучының нәтиҗә ясавы. Тикшерү максатыннан слайдта күренә. (Үз белемнәрен тикшерәләр).

Сораулар ярдәмендә укучының фикерләү сәләте үстерелә

4 этап.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Максат: алган белемнәрне ныгыту

Көтелгән нәтиҗә: Исемнәрнең тартым, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендә хаталар җибәрмәү, сөйләмдә дөрес куллану , дөрес язу, җаваплылык тою кебек хис-тойгылар тәрбияләү белән бергә әхлак сыйфатлары формалаштыру.

4 этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укучылар, исемнәрнең тартым, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеш кагйдәсен 90 нче биттән укып китик. бирелгән таблица ярдәмендә исемнәрнең тартым, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен, язылышын аңлап китик.

Шул ук биттәге 7 нче күнегүне эшлик

- Кешене туган җиргә ниләр бәйли?

Туган җир матурлыгы Г.Зәйнашева шигерендә нәрсә белән чагыштырыла?

Нинди кеше үзенә хөрмәт яулый?

( Н.Арсланов шигырьләре аркылы җавап бирү).

4 этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше)

Сораулар ярдәмендә укучының фикерләү сәләте үстерелә

5этап. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Көтелгән нәтиҗә: укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү, үзләренең эшләренә үзбәя бирергә өйрәтү

5 этап. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Укучылар! Кече яшьтән тирә-ягыбызга иътибарлы булып яшәргә тырышырга кирәк. Кешелекле булыр өчен, Сез үзегездә нинди сыйфатлар тәрбияләр идегез, башкаларга нинди киңәшләр бирер идегез? Хәзер үзбәяләмә, шәхси план төзеп карыйк.

Үзеңне тәрбияләү планын төзеп карыйк әле. (эш төркемнәрдә алып барыла, һәр төркемнән берәр укучы, тактага чыгып, үз планнарының иң уңышлы дип санаганнарын язалар, аңлаталар).

Туган якка карата сакчыл караш тәрбияләү.

Кешеләрне хөрмәт итү.

Күрсәтелгән ышанычны аклау.

һ.б.

5 этап. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану)

Шәхес буларак эшчәнлек (мәгънә төзелеше).

Укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү, иҗади фикерләү сәләте үстерелә.

Һәр рәттән берәр укучы планның бер пунктын тактага чыгып яза.

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Көтелгән нәтиҗә:

дәрестәге эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү; алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү.

Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.

1. 92нче күнегү - кушымчаларны табарга, төрен билгеләргә.

2. Үзегезгә ошаган берәр әкияттән исемнәрнең тартым һәм килеш белән төрләнешенә мисаллар язсагыз да була.

Йомгаклау.

"Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар". Атаклы мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин язып калдырган бу сүзләр бүген дә кыйммәтен югалтмаган. Татар телендә әхлак темасына язылган шигырьләр байтак. Әлбәттә, тирә-ягыбызга игътибарлы булырга кушып язылганнарын тормышыңда кулланма итеп алу - һәркемнең бурычы.

Кадерле укучыларым! Бу дәрес Сезнең күңелләрдә эзсез калмас дип ышанам.

Әйтегез әле, бу дәрестән Сез ни алдыгыз? (Фикерләр тыңлана).

Рәхмәт. Сез бик дөрес фикер йөртәсез. (билгеләр кую). Укуда, өйдә, гомумән яшәешегездә ышаныч белдерүчеләрнең ышанычын аклагыз, кайда гына булсагыз да, нинди генә эш эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз, табигатьне саклагыз. Әхлаклы булып яшәр өчен хәзердән үк әзерләнегез. Уңышлар Сезгә!



© 2010-2022