Эссе на тему: Мое педагогическое мастерство

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Эссе: « Минем педагогик осталыгым»

Камалова Эльвира Рамил кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы.











2015 -2016 ел

Мәктәп - ул иң гаҗәеп ил,андагы бер көн дә алдагысына охшамаган, андагы һәр мизгел - ул ниндидер яңалык , кызыклы нәрсә эзләү. Анда күңелсезләнеп утырырга,әрләшергә һәм вакытны бушка үткәрергә мөмкин-лек юк. Бу илдә әйләнә-тирәдәгеләргә һәрвакытта да кызыклы булу өчен һәрчак ашыгырга, аларга үзеңнең энергияңне, белемнәреңне һәм күнекмәләреңне бирергә кирәк. Шуңа күрә бу илдә иң нык, түзем, эчкерсез, җаваплы, шәфкатьле,кызыклы һәм гаҗәеп кешеләр яши.

Аларны педагоглар дип атыйлар.

XXI гасыр укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар - минемчә, түбән-дәгеләр: үз фәнен су кебек эчү, түземлелек, күңелеңдәге бар нәрсәне чыгарып салмау, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән булу һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау, үз һөнәренең остасы булу һәм балаларны ярату.

Җәмгыять яңа заман укытучысына югары таләпләр куя. Заман укытучысының максаты - сәләтле, белемле укучылар үстерү, аларны шәхес буларак тәрбияләү. Укытучы укучының мөмкинлек һәм сәләтен исәпкә алып, шәхес үстерү өстендә эшләргә тиеш. Яңа заман укытучысы - кайгыртучан кеше. Җитди мөгаллим - дәрестән соңгы тормышта да һаман укучылары белән бергә. Төрле түгәрәкләр, класстан тыш үткәрелә торган чаралар,сәләтле һәм талантлы балалар тәрбияләүгә ярдәм итә. Укытучы аларның шатлык-борчуларын бүлешә, хәл итәсе мәсьәләләрдә булыша, төрле бәхәсләрне чишә, һичкайчан ярдәмсез калдырмый, хаталардан курыкмаска, үз фикереңне дәлилләргә өйрәтә. Бик түземле, нечкә күңелле укытучы укучылары белән җиңел аралаша, һәрберсенең хәленә керә. Аңа укучылар белән аралашу, бергәләп уйнау, эшләү кызык.

Укытучы киң күңелле, игелекле, гадел, эш сөючән кеше, ләкин шул ук вакытта таләпчән, кырыс та була ала. Ул кайвакыт мактый, кирәк чакта ачулана. Укучылары белән горурлана, аларны игелекле, намуслы, әдәпле

булырга, туган җиребезне яратырга өйрәтә; халкыбыз тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт хисе тәрбияли.

Мәктәп дигән илдә яшәүчеләр.

Әлбәттә бу илдә яшәүче кешеләр-ул балалар. Безне,укытучыларны, нәкъ менә мондый булырга алар этәрә дә инде. Мин аларга моның өчен бик рәх-мәтле. Мине алар "чыныктырды" һәм бик күп нәрсәгә өйрәтте. Башкаларның ялгышларына карата түземлерәк,үз-үзеңә карата таләпчәнрәк булырга да мине алар өйрәтте. Аларны тәрбияләп мин үзем дә үзгәрдем.

Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җавап-лылык арта бара. Социаль-тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохитта яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш.

Укучылар

Алар нинди төрле-төрле!.. Аларның күз карашлары да төрле: бар уйчаннары, шатлык нуры чәчеп балкып тора торганнары....Тагын шундыйлары да бар: битараф,киеренке,ваемсыз...Андый балаларга ничек булышырга соң? Аларда укуга теләкне ничек уятырга? Фән белән кызыксынуны ничек саклап калыр-га? Бу максаттан дәресләр үткәрүнең төрле формаларын (лекция,семинар, группаларда эшләү, уен элементлары белән дәрес) һәм укучыларның дәрес-тәге эшчәнлегенең төрле төрләрен кулланырга тырышам. Болар барысы да дәресләрне кызыклырак итеп үткәрергә мөмкинлек бирәләр.

Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати техноло-гияләрдән башка үстерешле була алмый.

Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксын-дырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Бүгенге мәктәп

шартларында педагогларның шәхескә бик сак якын килә белү сәләтенә, тирә- юнь белән аралашканда балаларга фәнни- нигезле тәэсир итүне булдыруга

юнәлтелгән педагогик технологияләргә ия булуы зарури. Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имита-цион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы , сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора.

Дәрес һәм дәрестән тыш вакытта ИКТ куллану, яңа материал аңлату, мультимедияле технологияләр куллану ,тест үткәрү, кабатлау һәм йомгаклау дәресен оештыру, укучыларның иҗади эшләрен башкару, реферат һәм чыгышлар өчен информация эзләү, үткән материалны тикшерү максатыннан файдаланыла һәм дәресләрнең нәтиҗәлелеген тагын да арттыра. Ноутбуклар булу, дәресләрдә презентацияләрне еш кулланырга мөмкинлек бирә.

Интернет -тестларга әзерләнү мөмкинлеге дә ала укучы. Бала компьютер артына утыргач, аны конкурс итеп түгел, уен итеп кабул итә. Ә нәтижәдә, үзенә күп файдалы мәгълүмат ала. Бүлекләрне кабатлау, өй эшен тикшерү, яңа теманы кабул итү күләмен тикшерү максатыннан дәресләрдә тест эшләре эшләүне кулланырга тырышам.Дәресләрдә укучыларның сәламәтлеген саклауга да нык әһәмият бирәм. Дәрес башында балаларда яхшы кәеф һәм уңай хис булдыруның эш нәтиҗәлегенә уңай тәэсир итүен эш тәҗрибәмнән чыгып беләм. Энергизаторлар, физминутлар һәр дәрестә үз урынын таба. Телдән җавап бирүне камилләштерү максатында, яңа теманы аңлатканда һәм ныгытканда уен элементларын куллану, дөресен әйтим, үземне дә балачакка алып кайта. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: уеннар укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыра, рольләрне дөрес бүләргә ярдәм итә.



© 2010-2022