Разработка урока на тему Керпе - табигатьнең бер сере

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Менделеевск шәһәре

3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе,

югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Заһидуллина Энҗе Габделхай кызы

XXI гасыр технологиясе Сингапур актив укыту ысуллары кулланып төзелгән дәрес планы. Әдәби уку 4нче сыйныф, рус төркеме.


Тема: "Керпе-табигатьнең бер сере"текстын өйрәнү.


Максат: Үткән материалны - йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләрнең атамаларын ныгыту, сөйләмгә кертү. Яңа теманы кызыклы, файдалы итеп аңлату. Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү. Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Материал: 4 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова).

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра).

I. Дәресне оештыру. (ТЫП-ТЫН -тынычлану сигналын куллану)

1. Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)

2. Уңай психологик халәт булдыру. Теманы әйтү.

II. Өй эшен тикшерү. РЕЛЛИ РОБИН ("Яшел энәле керпе" әкиятенең эчтәлеге.1-2 нче номерлы укучылар сөйли, 3 һәм 4 нче номерлы укучылар тыңлыйлар, бәялиләр). 2 мин вакыт !!!!!

III. Актуальләштерү. Үтелгән хайван атамалары, җәнлек исемнәре, кайда яшәүләрен (карточкалар белән) кабатлау. Һәр укучыда язылган карточкалар.Үзләре генә, иптәшләренә карамыйча гына бирелгән сүзләрне таблицага язалар.

(2, 3нче слайдлар) А лар Б белән, Б лар А белән алышып бер-берсенең эшен тикшерәләр.

А1,А3(1,3нче номерлы укучылар) Б2, Б4(2,4нче номерлы укучылар)

исемнәрне таблицага языгыз: исемнәрне таблицага языгыз:

песи, кәҗә, төлке, эт, бүре, хәйләкәр, соры, тиз йөгерә,

сарык, куян, сыер, ат, аю, усал, үткен тешле, озын койрыклы

тиен, ак, озын колаклы,

авылда

урманда


Куян

Бүре

Төлке



4, 5нче слайдлардан эшләрнең дөреслеген тикшерү

IV. Төп өлеш Яңа материал өстендә эш.

1.Сүзлек эше, фонетик зарядка

-6нчы слайд. Искә төшерегез (көне, йоклый сүзләренең әйтелеше -ИРЕНЛӘШҮ, сүзләренең әйтелеше-иренләшү, якын, яфрак авазлар кушылмасы, авырлык ирен-ирен) сүзләрне кабатлату, әйттерү

-7нче слайд. Яңа сүзләр: еш-часто, очрый-встречается, озынлык-длина, юанлык-толщина, коры-сухой (О-Ы), буе (1. в течении, 2. длина), бөҗәкләр-насекомые (Яңа сүзләрне сүзлек дәфтәренә яздыру)

2. 8нче слайд. Укытучы текстны укый. Текстны мөстәкыйль уку, тәрҗемә итү, текстка исем бирү.

3. РЕЛЛИ КОУЧ Тексттан чыгып сорау җөмләләр төзиләр. Һәрбер өстәлдә җөмлә язылган битләр (һәр бала 1әр сорау яза.) 3мин вакыт!

а) Керпе урманда очрый. (Керпе урманда очрыймы? Нәрсә урманда очрый? Керпе кайда очрый? Керпе урманда нишли?)

б) Керпе кыш көне йоклый. (Керпе кыш көне йоклыймы? Нәрсә кыш көне йоклый? Керпе кайчан йоклый? Керпе кыш көне нишли?)

в)Керпе коры яфрак ташый. (Керпе коры яфрак ташыймы? Керпе нинди яфрак ташый? Керпе коры нәрсә ташый? Керпе нишли?)

г) Керпе бөҗәкләр ашый. (Керпе бөҗәкләр ашыймы? Нәрсә бөҗәкләр ашый? Керпе нәрсәләр ашый? Керпе нишли?)

Һәр өстәлдән 1әр укучы төзелгән сорауларны укып күрсәтә

1өстәл-1 нче номерлы укучы, 2 өстәл -3 нче номерлы укучы, 3 өстәл -1 нче номерлы укучы, 4 өстәл -4 нче номерлы укучы

4. 9нчы слайдтагы сораулар буенча эчтәлекне сөйләү (чылбыр буенча) Текстка нинди исем сайлыйбыз?

5. 10, 11, 12нче слайдлар - җәнлекләргә характеристика:

а) Бүрегә бәя 2 өстәл - 1нче номерлы укучы,

б)Куянга бәя 3 өстәл - 3 нче номерлы укучы,

в)Төлкегә бәя 4 өстәл -2 нче номерлы укучы,

г) 13 нче слайд (Керпегә бәя бирәләр) Соры, кечкенә, бакчада урманда яши, энәле, файдалы (2 өстәл-4 нче номерлы укучы ),

-Керпеләр безгә нинди файда бирәләр? Бакчадагы тычканнарны, төрле бөҗәкләрне ашый. (4 өстәл-3 нче номерлы укучы)

V. Белем һәм күнекмәләр булдыру, үстерү, камилләштерү.

1. ТАЙМ ПЭА ШЭА .Урындыкларны этеп куеп урыннан торабыз, кулны күтәреп башка өстәлдәге укучы белән пар төзү. Башта 1нче, аннары икенче укучы бер-берсенә эчтәлек сөйлиләр 2мин вакыт !!!!!

2.14 слайд. Тест белән эш.

1.Кирәкле сүзне сайлап языгыз. 4. Файдалы сүзенең Керпе ...... буе йоклый . синонимын табыгыз. а) дәрес а) кирәкле б) кыш б) ялкау в) җәй в)хәйләкәр

2. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. 5. Кирәкле сүзне сайлап языгыз. языгыз. Файдалы Керпе ......... ашый. а) бесполезный а) ипи б) полезный б) тычкан в) добрый в) аш

3. Җөмләгә туры килгән сорауны языгыз. 6. Хаталы сүзне Керпе кыш буе йоклый. табыгыз, төзәтегез. а) Керпенең энәләре күп буламы? а)җиләк б) Нәрсә кыш буе йоклый? б) гөмбә в) Керпе нәрсә ашый? в)бөҗәклр

15нче слайд Тестка ачкыч

1

2

3

4

5

6

б)

б)

б)

а)

б)

в)

3. 3 балл - "3"ле, 4 балл - "4"ле 5-6 балл - "5"ле Үз эшләрен бәяләп, көндәлекләргә билгеләрен куйдыру

VI. Йомгаклау.

-Бүгенге дәрестә без нишләдек, нәрсә турында сөйләштек. Нәрсәләр белдек? Керпе нинди? - (укучыларның җаваплары)

16нчы слайд Өй эше: 1) яңа сүзләрне өйрәнергә;

2) "Керпе-табигатьнең бер сере"текстын текстын сәнг укырга өйрәнергә

3) рәсем ясарга

17нче слайд Табигатьне саклау турында КИҢӘШЛӘР

РЕФЛЕКСИЯ Рәсемдәге алмагачка алмалар беркетү (Миңа текст кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган, шулар кызыл алма беркетәләр)

Миңа авыр булды.....( сары алма беркетәләр)

© 2010-2022