Без 41 нче ел балалары. Дәрес планы (11 нче класс)

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

План-конспект Нуруллина Гөлинә И. 11 класс әдәбият дәресе.

Тема: Мөхәммәт Мәһдиев "Без - кырык беренче ел балалары".

Максат: 1. Мөхәммәт Мәһдиевның тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту, "Без - кырык беренче ел балалары" әсәре белән таныштыру.

2. Сәнгатьле уку, логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

  1. Әсәргә кызыксыну уяту, үзара хезмәттәшлек сыйфатлары тәрбияләү.

4. Анализлау, нәтиҗә ясый белү, җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү.

  1. Туган ягың белән горурлану, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.

Дәрес төре: әдәби әсәрне өйрәнү һәм анализлау дәресе.

Материал: 11 нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге һәм хрестоматия; "Без - кырык беренче ел балалары" әсәре.

Җиһазлау: Электрон презентация, "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге", М.Мәһдиев китапларыннан төзелгән күргәзмә.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү, уңай эмоциональ халәт булдыру.

  2. Укучыларның әзерлеген билгеләү.

  3. Дәреснең максатын хәбәр итү.

II. Актуальләштерү.

  • М. Мәһдиев иҗатын фронталь кабатлау.

- Әйдәгез, хәзер үтелгәннәрне искә төшереп, белемнәрне тикшереп алыйк. Мин сезгә тест сораулары тәкъдим итәм. (Презентация аша тест сорауларына җавап язу.)

Тест.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

  1. "Без - кырык беренче ел балалары" әсәре белән таныштыру.

  2. Укучыларның әсәрдән өзекләр сөйләве.

  3. Әсәрдәге образларга тирәнрәк тукталып үтү.

  4. Эчтәлеге буенча әңгәмә.

  5. Әсәр кем тарафыннан сөйләнә?

VI. Белем һәм күнекмәләрне ыгыту.

  • Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?

  • Сезгә ошадымы?

  • Язучы бу әсәре белән ни әйтергә тели?

V. Йомгак.

- Укучылар, бүгенге дәрес сезгә нинди яңалыклар алып килде?

- М. Мәһдиевның "Без - кырык беренче ел балалары" әсәрен өйрәндек.

- "Хөрмәтле, балалар! Без бүгенге дәрестә сугыш чоры балаларының язмышы турында сөйләштек. Сугыш дигән сүзне тарих китапларын укып кына белсәгез иде. Ул афәтне күрергә язмасын. Мәктәпләрдә тырышып укыгыз. Илебезнең киләчәге сезнең кулларда. Киләчәгебез бәхетле булсын".

Билгеләр кую.

VI. Өй әше.

М. Мәһдиевның "Кеше китә - җыры кала" һәм "Без - кырык беренче ел балалары" әсәрләре буенча сочинение язып килергә.

Сочинение темалары:

  1. М. Мәһдиев әсәрләрендә миңа ошаган герой.

  2. М. Мәһдиев - минем яраткан язучым.

  3. Кеше китә - җыры кала.

Дәрес барышы

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Без сезнең белән кайсы язучының иҗатын өйрәндек?

Укучы: Мөхәммәт Мәһдиевне.

  • Дөрес укучылар. Ә хәзер үткән теманы ныгыту өчен тест биремнәре эшләп алабыз.

Укучылар, без М. Мәһдиев әсәрләрен бик яратып укыйбыз. Үткән дәрестә без сезнең белән "Кеше китә - җыры кала" әсәрен өйрәндек. Бүген без аның "Без - кырык беренче ел балалары" исемле повесты белән танышып китәрбез. М. Мәһдиев кеше күңеленә тирән үтеп керү сәләте, эчке кичерешләрен дөрес һәм тәэсирле итеп сурәтләве, үз сүзен күңелләргә үтәрлек итеп җиткерә белүе белән ул үзенә тартты, сокландырды. Укучылар, экранга игътибар итик әле, Мөхәммәт Мәһдиев турында замандашларының фикерләре китерелә. Алар әдипнең тормыш юлын, иҗатын тагын да тулыландырыр. Игътибарлы булыгыз, үзегез нәтиҗә ясап барырсыз.

Гариф Ахунов: " Мөхәммәт - Арча егете. Ул үзе дөньяга килгән Гөберчәк авылы кешеләрен легендага әйләндерде. Мәһдиев үзен авыл җырчысы, авылның пәйгамбәре итеп танытты".

Нәтиҗә ясала:

-Ул Арча төбәгеннән;

-Гөберчәк авылыннан;

-Үз авылы халкын ярата;

- Авыл халкы аны пәйгамбәргә тиңли.

Аяз Гыйләҗев: "Бүгенге көндә татар халкы тормышын, аның гореф - гадәтләрен, күңел серләрен, халык буларак яшәү рәвешен М.Мәһдиев кебек белүче олы зат юк..." Нәтиҗә:

  • Әдип - милләтпәрвәр.

  • Гореф - гадәтләрне саклаучы;

  • Авыл тормышын яхшы белә.

" Мәһдиев прозасын укып туеп булмый. Авыл кешесенең холкын, җанын, хыялын, акылын, хәйләкәрлеген Мөхәммәттәй тасвирлый алган язучылар бик сирәк. Ә үз ягы кешесе аның өчен иң бөек зат иде. Арча төбәгендә туып үскән, яшәгән теләсә кемне ул сөйкемле итеп күрсәтә белә иде".

Нәтиҗә:

  • Халкын ярата;

  • Хөрмәт итә;

  • Авыл халкы аның өчен илаһи зат.

- Укучылар, әсәр ничәнче елда язылган? (1968)

- Әсәр белән танышыр алдыннан сорап китәсем килә. Укучылар, 1941-1945 нче еллар дигәч сезнең күз алдыгызга ниләр килә? Сугышта катнашкан әби-бабаларыгыз бармы?

- (Укучылар, белгәннәрен сөйлиләр).

- Кешенең иң тирән кичерешләрен, тормыш турындагы уйлануларын бөтен тулылыгы белән, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп тасвирлый алучы язучылар күп очракта авылда туып, чишмә челтерәвен, кошлар тавышын тыңлап үсәләр. Ни өчендер, нәкъ менә авыл баласы хисчәнрәк була. Табигать белән кешенең бербөтен булып яшәвеннәндер ул, мөгаен. Табигать баласын кояш назлы нурлары белән иркәли, иртәнге җил тәненә сафлык иңдерә, ә кичләрен меңләгән кошның моңлы тавышы аңа бишек җыры көйли. Шуңа да авылдан чыккан язучылар гади халыкның тормышын да, хис-кичерешләрен дә зур осталык белән сурәтлиләр.
М. Мәһдиев нәкъ шундый язучы. Аның әсәрләре укучыны җәлеп итә, сүз сөреше ялыктырмый, киресенчә, һаман саен уйны әсәр вакыйгасына юнәлтә.
Авыл хезмәтчәннәренең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен дә юмор аша бирә, хәтта иң кыен чакларда да яшәүдән ямь табарга мөмкин булуны аңлата, бу фикерне тормышчан күренешләр, гади вакыйгалар аша уздыра.
«Без - кырык беренче ел балалары» повестенда, мәсәлән, бу бик нык күзгә ташлана. Әсәрдә күбрәк мәктәп тормышы тасвирланган. Сугыш елларында балалар педагогия училищесына укырга, белем алырга киләләр, һәм бик күп авырлыкларга дучар булалар. Әсәр күләме буенча әллә ни зур булмаса да, йотлыгып укыла.
Безне, ул вакыйгаларда катнашмаган, күз алдына китерә алмаган кешеләрне, педагогия училищесында укучы яшьләрнең чыдамлыгы, тырышлыгы сокландыра. Ул Әлтафиләр, Гыйззәтуллиннар үзләре генә дә ни тора! Араларында шуклары, тәртипсезрәкләре булса да, алар белем алу өчен теше-тырнагы белән тырышалар. Авыр сугыш еллары да максатларына ирешү юлында киртә була алмый. Алар белемнең киләчәктә үзләренә бик кирәк булачагын бөтен тулылыгы белән аңлыйлар. М. Мәһдиев повесте бу яктан хәзерге заман яшьләренә яхшы үрнәк булып тора.
Әсәрдә укуга мөнәсәбәт кенә түгел, укучыларның тырышлыгы, фидакарьлеге дә тасвирлана. Бу яшьләр - сугыш елларында күрше-тирә авылларның беренче ярдәмчеләре дә. Алар бердәм, һәр эштә алда, нәрсәгә генә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкаралар. Шул ук вакытта кешеләрнең төшенке күңелләрен күтәрүне дә онытып бетермиләр. Алар куйган концертлар авыл халкы тарафыннан бик яратып кабул ителә, кешеләр өйләренә ял итеп, тынычланып кайтып китәләр.
Барлык вакыйгаларның юморга төрелеп бирелүе әсәрнең җәлеп итү көчен тагын да арттыра. Менә шундый тормышчан булганга, бу әсәр мавыктыргычтыр, минемчә.

- Сез, "Без - кырык беренче ел балалары" әсәрен укып килергә тиеш идегез. (Эчтәлек сөйләнә).

- Укучылар, сез әсәрдә нинди образлар белән таныштыгыз? (Әркәшә Пермяков, Әлтафи, Иван Георгиевич, Баязитова, Хәлимов, Гыйззәтуллин, Зарифуллин һ.б.)

- Укучылар әсәрдәге образларны ике туркемгә бүлеп үтик әле.

Укучылар Укытучылар

  • Зарифуллин - Иван Георгиевич

  • Әркәшә

  • Гыйззәтуллин

  • Бу төркем кешеләре ничек аерыла?

  • Укучылар, әсәрдәге укытучылар турында сөйләп китегез әле?

  • (Укучылар белгәннәрен сөйлиләр)

  • Укучыларның төрлесе төрле яктан укырга килгән. Алар килгән авылларны санап китегез әле? (Карадуганнан, Түбән Кенәдән, Мөрәледән...).

  • Училищада уку балаларга ничек бирелә?

  • Аларга монда уку ошыймы?

  • Укучылар, "Утырдым вагон читенә" бүлегенә тукталып үтик әле. Биредә сүз кем турында бара?

  • (Балалар, сөйләп китәләр, образга характеристика бирәләр).

  • Укучылар, әсәрнең теле нинди. Ул сезгә ошадымы? (Әсәрдән кызыклы өлешләрне уку).

  • Әйе, ошады. Ул халыкчан, җор телле, юмор белән драматизм бергә бара).

  • Әсәрдә кайсы милләт кешеләре турында сүз бара?

  • Бу укучылар, тормышта үз юлларын таба алырлармы?

  • Сез ничекуйлыйсыз, алардан әйбәт педагок чыгармы?

  • Әсәрдә авторның тагын бер фикерен сиземләргә мөмкин. Ул милләтнең чын йөзе кайда сакланган дип әйтергә тели?

  • (Авылда сакланган).

Укучылар, нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә. Милләтнең яшәеше һәм киләчәге авыл белән бәйле, ди автор, авылның милләт сакчысы икәнлегенә басым ясый. Әйтергә кирәк, авыл тормышын М.Мәһдиев кебек оста сурәтләүче, бөтен нечкәлекләрен белеп тасвирлаучы язучылар күп түгел. Әйе, тоталитар режим белән яшәсә дә, шул чордагы авыл иң кыйммәтле мирасыбызны саклап кала алды, безнең буыннарга кадәр җиткерде.

  • Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша өй эше итеп М. Мәһдиевның "Кеше китә - җыры кала" һәм "Без - кырык беренче ел балалары" әсәрләре буенча сочинение язып килергә.

Сочинение темалары:

  1. М. Мәһдиев әсәрләрендә миңа ошаган герой.

  2. М. Мәһдиев - минем яраткан язучым.

  3. Кеше китә - җыры кала.

  • Бүгенге дәресне йомгаклап, берничә сорау бирәсем килә. Сезгә әсәр ошадымы? әсәрне укыгач сездә нинди тәэсирләр калды?

Билгеләр кую. - Дәрес тәмам.


6

© 2010-2022