Сүз төркемнәре (Дәрес сәяхәт)- урок путешествие

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сүз төркемнәре (Дәрес сәяхәт) 3 класс

Максат: 1Компьютер технологияләрен кулланып,укучыларны сүз төркемнәре белән таныштыру, аларның мәгънәләрен ачыклау.

2. Сүз төркемнәрен кертеп җөмләләр төзү.

3.Укучыларга туган телебезнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү аша аны өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәхәббәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, экран, проектор, карточкалар.

Дәрес барышы.

I Оештыру этабы. Уңай психологик халәт тудыру. Исәнләшү.

Хәерле көн. Кәефләрегез ничек. (кояшлы иртә кебек, татар телен туган телне өйрәнергә дип килдек).

Укучылар хәзер урамдагы кояш кебек бер-беребезгә елмаеп карыйк та гәүдәләребезне дөрес куеп, матур итеп утырыйк, дәресне башлыйбыз.

II Өй эшен тикшерү этабы.

Әйдәгез өй эшен тикшереп алабыз. Алдагы дәрестә без басым темасын үткән идек.

-Әйтегез әле, татар телендә басым кайсы иҗекләргә төшә? (Ахыргы иҗеккә, кушымча өстәгән саен басым ахыргы иҗеккә күчә бара. М-н: бала-лар-га, китап-лар-ны)

-Ә кайсы очракта басым беренче иҗеккә төшә? (Эш кушуны белдергәндә) Экранга карап өй эшен тикшерәбез. 1нче слайдКемнәрнең ялгышлары бар төзәтегез.

-Укучылар, без татар теле дәресендә нәрсәләргә өйрәнәбез? (Матурсөйләшергә, күнегүләр эшләргә, дөрес, матур язарга.)

-Әйе балалар, безнең төп эшләребезнең берсе булып матур язу тора. Тагын да матуррак язу өчен, әйдәгез матур язу күнекмәләре өстендә эшләп алабыз.

2нче слайд Матур язу күнекмәләре

III Төп өлеш.

-Укучылар, безнең бүгенге дәресебез тагын да кызыклырак булыр, чөнки без бүген сезнең белән сәяхәткә кузгалырбыз. Самолет рәсеме күрсәтелә. Слайд.

-Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Сүз төркемнәре иленә сәяхәт итәсегез киләме? (Әйе)

-Сәяхәткә без самолет белән очарбыз. Самолетка утыру өчен билетлар кирәк, мин сезгә билетлар таратам , ә сез андагы биремнәрне үтәргә тиеш. (карточкада сүзләр язылган алар сораулар куярга тиеш, шул сүзләр белән җөмләләр төзергә)

-Биремнәрне үтәдек әйдәгез юлга кузгалабыз. Юлда барганда сез минем сорауларыма җавап бирерсез. Сезнең билетларда бирелгән иде сүзләр, сез сораулар куйдыгыз. Нәрсә? соравын кемнәр куйды. Нинди? дигән сорауны кемнәр куйды. Нишли? дигән сорауны куючылар бармы?

(Балаларның җаваплары)

-Әйе балалар, димәк безнең сүзләр төрле сорауларга җавап бирәләр, һәм төрле мәгънәләр белдерәләр. Мәсәлән: китап, дәфтәр, тәрәзә һ.б предметларны белдерәләр. Яшел, кызыл, ак, зәңгәр һ.б предметның төсен белдерәләр. Тәмле, әче, баллы, татлы болар предметның тәмен белдерүче сүзләр. Укый, яза, сөйли, җырлый һ.б болары инде эшне белдерүче сүзләр.

.

-Балалар, карагыз әле алдыбызда бер утрау күренә.

Утрау рәсеме күрсәтелә Слайд Нинди утрау икән ул? Моны белү өчен безгә китаптагы 2 нче күнегүне эшләргә кирәк. Сүзләрне күмәкләп укыйк әле. Беренче баганадагы сүзләргә нинди сораулар куя алабыз( ), нәрсәләрне белдерәләр? (Предметларны белдерәләр, нәрсә соравына җавап бирәләр.)

-Дөрес, безнең утрау да предметны белдерүче сүзләр утравы. Алга таба без бу сүзләрне Исемнәр дип атарбыз. Исемнәргә бер сызык сызабыз. Балалар карагыз әле, утрауда ниндидер хайваннар да яши икән, исемнәрен әйтеп чыгыйк әле Слайд хайваннар рәсеме ( ) Без предметны белдерүче сүзләргә нәрсә дигән сорау куябыз, ә хайваннарга нинди сорау куярбыз икән? (Нәрсә? соравы) Ни өчен? (Чөнки кем? дигән сорауны без кешеләргә генә куябыз)

-Без сәяхәтебезне дәвам итәбез. Юлда барышлый әйдәгез предметны белдерүче сүзләргә мисаллар китерик әле. (мисаллар китерәләр, берничәсе җөмләләр төзи)

- Балалар, карагыз әле тәрәзәдән тагын бер бик матур утрау күренә. Карагыз әле анда матур чәчәкләр үсә? Балалар чәчәкләрнең ниндиләре була? -(җаваплар матур, кызыл, ак, зәңгәр)

Рәсемнәр буенча эш. Слайд(Җиләк-җимеш рәсеме)

-Балалар бу утраудагы сүзләр нинди сорауларга җавап бирделәр? Нинди соравына) Алар нәрсәне белдерделәр? (Предметның билгесен белдерделәр)

-Уйлап карагыз әле, утрауга нинди исем бирик икән?

(Предметның билгесен белдерүче сүзләр утравы) -Бик дөрес, бу предметның билгесен белдерүче сүзләр утравы. Алга таба без бу сүзләрне Сыйфатлар дип йөрербез. Аларга без дулкынлы сызык сызарбыз.

-Димәк Предметны белдерүче сүзләр нинди сорауга җавап бирә инде?(Нинди соравына җавап бирә, предметның билгесен белдерә)

-Предметның билгесен кайсы яктан ачыклый? (төсе ягыннан формасы ягыннан тәме ягыннан)

-Хәзер дәфтәрләрдә 3нче күнегүне эшлибез. Күп нокталар урынына тиешле хайван исемен куеп язабыз.

1 Усал, ач ....( бүре)

2 Көчле, чыдам...( фил)

3 Акыллы, сизгер...( эт)

4 Соры, куркак...( куян)

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

Ардыгызмы әйдәгез ял итеп алыйк.

Кояш арган ял итә, Кояш уянды матур итеп елмайды

Кинәт җил чыкты, күк күкрәде, яшен яшьнәде,яңгыр ява башлады.

Менә яңгыр туктады, Кояш тагын матур итеп елмайды һәм без дә эшкә тотындык.

-Укучылар ял да итеп алдык безнең алда тагын бер утрау бар, анда барабызмы? (җаваплары тыңлана)

-Менә без килеп тә җиттек. Утрауда кешеләр дә күренә, алар нидер эшлиләр? Слайд эш эшләүче кешеләр рәсеме

(Эш эшләүче рәсемнәр күрсәтелә)

-Балалар без бу утрауда нинди сүзләрне күбрәк кулландык? (Эшне белдерүче) Алар нинди сорауга җавап бирәләр? (нишли соравына җавап бирә)

-Эшне белдерүче сүзләргә без нишли? дигән сорау куярбыз һәм алга таба аларны Фигыльләр дип йөртербез. Ә утрауга нинди исем куярбыз? (Эшне белдерүче сүзләр дип атарбыз) Фигыльләргә без ике сызык сызарбыз.

-Укучылар, китапның 4нче битендәге 4нче күнегүне карыйбыз, бирелгән рәсемнәр буенча җөмләләр төзибез.

-Балалар, бүгенге сәяхәтебез ошадымы? ( җаваплар )

-Ә хәзер бүгенге сәяхәтебез тагын да истә калырлык итеп кабатлап алыйк әле.

-Без иң беренче нинди утрауда булдык?

IV Ныгыту өлеше

Слайд Исем утравы(Балалар сөйләве) Ул предметны белдерә, Кем? Нәрсә? соравына җавап бирә. Исемнәргә без бер сызык сызабыз.

-Икенче утрау турында кем сөйли ала? (Ул предметның билгесен белдерүче сүзләр.Нинди? соравына җавап бирәләр. Аларга дулкынлы сызык сызабыз. Икенче төрле Сыйфатлар дип йөртәбез.)

-Ә өченче утравыбыз ничек атала? (Эшне белдерүче сүзләр. Алар Нишли? соравына җавап бирәләр. Предметның эшен белдерәләр. Аларга без ике сызык сызабыз.)

-Балалар, әйдәгез алган белемнәрне ныгыту өчен бүген өйрәнгән тема буенча тест эшләп алабыз.

1 Предметны белдерүче сүзләргә нинди сорау куябыз?

а. Нишли?

б. Нинди?

в. Нәрсә?

2 Кызыл сүзенә нинди сорау куябыз?

а.нинди?

б.нәрсә?

в.нишли?

3 Укый сүзе нинди мәгънәне белдерә?

а.предметның төсен

б.предметны белдерә

в.эшне белдерә

4 Кем? соравын кемнәргә куябыз?

а.хайваннарга

б.кешеләргә

в.предметларга

V Йомгаклау.

-Укучылар, бүгенге сәяхәтебез барыгызга да ошагандыр дип уйлыйм, без күп нәрсәләргә дә өйрәндек. Ә дәреснең истәлеге итеп мин сезгә самолет билетларын үзегезгә бирәм, андагы биремне өйдә эшләрсез.(Яхшы укучыларга кызыл төстәге билет, уртача укучыларга зәңгәр төстәге билет, йомшаграк укучыларга яшел төстәге билетлар )

Дәрестә яхшы катнашкан укучыларга билге кую




© 2010-2022