Внеклассная работаТатарстан -минем Республикам

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:














"Татарстан-минем Республикам"




Кичә "Мин яратам сине ,Татарстан!" җыры белән башланып китә.

Татарстан-минем республикам

Россиянең матур җирендә.

Халкым аңа үзе исем кушкан

Бәхет теләп гомер-гомергә.

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем

Бәхет биргән җирем-Татарстан.

Шаулап тора яшел урманнар,

Җәелгәннәр тезмә тын таулар.

Кошлар йөзә зәңгәр күлләрдә,

Тирбәләләр гөлләр җилләрдә.

Матур синең җәйге таңнарың,

Рәхәт синең язгы җилләрең.

Шундый ямьле синең урманнарың,

Шундый иркен синең җирләрең.

Идел дулкынлана,ярларында

Күкрәп иген үскән чакларда.

Хезмәтләре белән дан казанган

Кешеләр күп безнең якларда.

Үсә безнең бакчаларда

Төрле-төрле агачлар:

Кура-җиләк,карлыганнар,

Чияләр,алмагачлар.

Синнән дә ягымлы

Як җирдә юк икән.

Казаным,Казаным,

Син туган ягымның,

Йөрәге икәнсең,

Казаным,Казаным.

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай,туган тел кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин җир кирәк!

"Татарстан таңнары" җыры башкарыла

Тылсымлы куәткә ия

Нефть дигән җир мае.

Ансыз хәзер күз алдына

Китереп булмый дөньяны.

Себердә дә ,Кавказда да

Балтыйк буйларында, да.

Безнең КамАЗ машинасы

Илнең күп юлларында.

Ташый күмер,ташый икмәк,

Ташый агачны-ташны да,

Шоферлар әйтә үз итеп:

"Менә дигән машина!"

Туган ягым-минем туган йортым,

Шундый иркен синдә сулавы.

Тау битләрең тулы яшел үлән,

Челтерәп ага чишмә сулары.

Синдә ямьле булып сызылып ата

Җәйге таңнар,җәйге иртәләр.

Синең җирдә генә рәхәт бирер

Шундый йомшак җилләр исәләр.

Синдә генә шулай җәелеп ята

Шау чәчәкле болын-кырларың.

Синең җирдә генә кояш мул нур сибә,

Нык булсын дип кыз һәм улларын.

Тагын кайда гына табып була,

Туган йортым,синдәй җирләрне!

Синдә генә таптым бетмәс бәхет,

Шатлык белән тулы көннәрне.

"Туган авылым" җыры башкарыла

Кая гына барсам да мин,

Нәрсә генә күрсәм дә мин,

Туган авылым,туган йортым

Гел күңелдә.

Күңелемдә сакланыр ул гомер-гомергә.

"Кая гына барсам да мин,

Нәрсә генә күрсәм дә мин,

Туган авылым чишмәләре,

Челтер-челтер челтерәгәне

Гел колакта.

Күңелемдә сакланыр ул,

Булсам да мин бик еракта.

Кая гына барсам да мин,

Нәрсә генә күрсәм дә мин,

Авылымның каеннары,

Су буендагы таллары,

Яр буендагы камышлар,

Күз алдында.

Хәтеремнән жуелмас ул,

Күңелемнән югалмас ул,

Мәңге гүзәл,мәңге якын туган авыл.

Читтә йөргән чакта сагындырып,

Керер өчен төнлә төшеңә,

Зәңгәр таңлы,биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап,заманалар

Матур бәя бирсә эшеңә,-

Шатлыкларын ишеттерер ечен

Түган ягы кирәк кешегә.

Яшәү өчен бетмәс көч алырга,

Олысына һәм дә кечегә,-

Мәхәббәтле,ямьле,мәрхәмәтле,

Туган ягы кирәк кешегә.

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белән энемне,

Бишектәге сеңлемне.

Яратам мәктәбемне,

Укытучы апамны,

Дүстымны,иптәшемне,

Уйнап йөргән бакчамны.

Яратам мин авылны,

Чана шуган тавымны,

Үзебезнең басуны,

Үзебезнең колхозны.

Карлары бар аның,язлары бар,

Ташкыннары аның ни тора!

Еракларга киткән тургайлар да,

Сагынып кайта туган йортына.

Күпме жырлар жырлый халкым бүген,

Туган ж;ирем,синең турыда,

Мин бәхетле сине сөюемне

Әйтә алсам,шушы җырымда!

"Аксыбыга кайтам" җыры башкарыла


© 2010-2022