Конспект урока татарской литературы в 5 классе на тему Чын дус нинди була?

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5 сыйныфта (рус.гр.) татар әдәбияты дәресе

Укытучы: Низамиева Р.Ф.

Дәрес үткәрү көне: 12 март, 2015 ел

Предмет: татар әдәбияты

Предметара бәйләнеш: татар теле

Темада дәрес тәртибе: №4

Аралашу темасы: Минем дустым.

Дәрес темасы: "Чын дус нинди була?"

Дәрес тибы: ЛГКК, кабатлау һәм гомумиләштерү.

Метод һәм алымнар: сорау-җавап, фронталь һәм индивидуаль эш, күнегүләр башкару.

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Татар теле. 5 сыйныф. Казан, Мәгариф, 2011.

Укыту программасы: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева авторлыгы астында төзелгән "Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы ", Казан, Мәгариф, 2010 ел

Дәреснең максаты (коммуникатив максат): чын дус нинди булуы турында сорауга җавап эзләү, сөйләшүдә катнаша белү;

Дәреснең бурычлары: укучыларның бирелгән темага карата сөйләмнәрен үстерү, ягъни фикерләү, бер-берсен тыңлау, аралаша белү сәләтен үстерү;укучыларның тәрҗемә итү, өйрәнелгән тематик лексиканы активлаштыру, җөмләләр төзү, ишетеп аңлау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

-укучыларда дусларына карата хөрмәт тәрбияләү, чын дус булу өчен үзеңдә уңай сыйфатлар тәрбияләү өчен белемле булуның мөһимлеген билгеләп үтү;

Нигез грамматик материал: сыйфатлар; фиг.-нең инфинив формасын һәм модал сүзләр белән кулланып, җөмлә калыпларын төзергә өйрәнү; зат алмашлыкларын килеш белән төрләнүен кабатлау; хикәя,боерык, сорау җөмләләрдә сүз тәртибе үзенчәлекләрен рус теле белән чагыштырып өйрәнү;

Үзләштерү дәрәҗәсе: тематик лексиканы һәм өйрәнелгән нигез грамматик материалны куллана алу

Көтелгән нәтиҗә: чын дусның нинди булуы турында сөйли алулары; өйрәнелгән лексиканы кулланып, үзләренең дуслары хакында монологик хикөяләүгә чыга алулары.

Контр. төре: телдән сөйләү

Бирелгән өй эше: тематик лексиканы кабатларга

Биреләчәк өй эше: "Минем дустым" темасы буенча хикәя төзеп язарга.

Җиһазлау: дәреслек (татар теле: рус телендә урта(гомуми) белем бирү мәктәбенең 5 сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) /Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.- Казан: Мәгариф, 2011 - 111 бит), ноутбук,CD-проектор.

Шартлы кыскартылмалар: ШУУГ - шәхси (әхлакый), РУУГ - регулятив, ТБУУГ - танып белү, КУУГ - коммуникатив универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Дәреснең барышы

ФДББС буенча УУГның кулланышы

I.Оештыру этабы. 1 слайд.

Исәнләшү. Укучыларны барлау. Дәрескә әзерлекне ачыклау.

Дежур укучы белән әңгәмә кору.

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

Әңгәмәдә катнашалар.

II.Укучыларның терәк белем-күнекмәләрен активлаштыру этабы.

1.Күнегүләр өстендә эш: (4 слайд)

Җөмләләрне дөрес тәмамла:

  • Минем дустым .....

  • Мине дустым ......

  • Миңа дустым .....

  • Миннән дустым .....

  • Мин дустымны хөрмәт итәм, чөнки ул ......

- Чын дус - ул ......

2.Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, без үткән дәрестә "Куркак юлдаш" (татар халык әкияте)н өйрәнгән идек. Өй эшенә , әлеге әкиятне тагын бер кат укырга,кешене тасвирлаучы сыйфат-сүзләрне өйрәнергә бирелгән иде.

  • (укучыларның белемнәре дәрес эчендә эш-гамәлләрен башкарулары аша тикшерелә)

КУУГ: үз фикереңне тулы төгәл әйтә белү

1. Күнегүләрне телдән башкаралар.



2. Тыңлыйлар

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. (2 слайд). Тема буенча белем-күнекмәләрне камилләштерү этабы.

1. Фонетик күнегүләр (3 слайд)

*[къ]:[къ] - карый, [къ] - кайгырта, [къ] - сер саклый [къ] - калдырмый, [къ] - ялкау, [къ] - холык

*[гъ]:[гъ]- уңган, [гъ]- гадел, [гъ]- игътибарлы , [гъ]- горур, [гъ]- кайгыртучан, [гъ]- тугрылыклы.

2. Ишетеп аңлау күнекмәсе: Балалар, бу җыр кем турында, тыңлагыз . (5 слайд)

А.Апанаева башкаруында "Чын дус"җыры.

3. УМ кую һәм әңгәмә кору. (6 -7 слайдлар)

А) Нәрсә ул дуслык? (6-7 слайд)

  • Чын дус - кем ул?

  • «…Дружба - самое необходимое

для жизни, так как никто

не пожелает себе жизни без друзей ,

даже если б он имел все остальные

блага…»

Аристотель (древнегреч . философ)

Ә) Дуслык турында мәкаль-әйтемнәр: (8слайд)

  • Кош канаты белән,кеше дуслары белән.

  • Чын дуслык авырлыкта сынала (познается).

  • Чын дуска бәя юк.

  • Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсачы.

- Дустың үзеңнән яхшырак булсын.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мәстәкыйль ачыклау һәм максат кую;

ШУУГ: җөмгыятьтә үз урыныңны табу , тормышта укуның һәм чын дуслар булу кирәклеген аңлау

1. Фонетик күнегүләр башкаралар.(хор белән эшләү)

ТБУУГ:

2. А.Апанаева башкаруында "Чын дус"җырын тыңлыйлар. Җырның чын дус турында икәнлеген ишетеп аңлыйлар.

ШУУГ:

3.

А) Тыңлыйлар һәм әңгәмәдә катнашып, УМ чишүгә үз өлешләрен кертәләр.



Ә)рус теленә тәрҗемә итәләр

IV.Тема буенча белем-күнекмәләрне камилләштерү этабы

Сорау куела. "Чын дус нинди була?" (9 слайд)

"Чын дус" сыйфатлары:

  1. -яхшы,әйбәт

  2. -эшчән,уңган, хезмәт сөючән

  3. -тырыш

  4. -ярдәмчел; кайгыртучан; игътибарлы

  5. -сер саклаучы

  6. -батыр,кыю

  7. -тугрылыклы; ышанычлы

  8. -юмарт

  9. --әдәпле, тәртипле, тәрбияле

  10. -сабыр

  11. -тыныч

  12. -гадел

  13. -тыйнак

  14. -акыллы

  15. үңелле һ.б.

IV. Сорауга җавап эзләүдә катнашалар.

ШУУГ:

"Чын дус" сыйфатлары, өйрәнелгән тематик лексик материалны кулланып, белемнәрен ныгыталар.

Чын дусның эш-гамәлләре: (10-11 слайдлар) Чын дус ниләр эшли?

  • - булыша (ярдәм итә)

  • - хөрмәт итә

  • - үз итә

  • - авыр хәлдә калдырмый (не оставляет)

  • - мине аңлый (понимает)

  • - миңа игътибарлы

  • - хәлемне сораша (расспрашивает о моих делах)

  • - һәрвакыт минем белән һ.б.

КУУГ:

Чын дус ниләр эшли белә?

IV. Йомгаклау этабы. (12-14 слайдлар).

Дәрескә йомгак ясау. Укучылар эшчәнлегенә бәя бирү.

  • Өй эше: Ә сезнең дусларыгыз нинди? Алар чын дуслармы?

Терәк карточкага таянып, һәм тематик лексиканы кулланып, "Минем дустым" темасына хикәя языгыз

(Дәреслекнең 106 бите, 5 биреме)

КУУГ:

IV. Йомгаклау әңгәмәсендә катнашалар.

Терәк карточка

5 сыйныф дәреслегенең 106 бите,5 биреме.

Бу сорауларга җавап биреп, "Минем дустым" темасына хикәя төзеп яз:

-Дустыңның исеме ничек?

-Аңа ничә яшь?

-Ул кайда яши? Аның гаиләсе нинди?

-Сез кайда таныштыгыз?

-Сез кайчан дуслаштыгыз?

- Ул нинди холыклы (характер)?

-Ул нишләргә ярата? Нәрсә белән кызыксына? Нишли белә?

-Сез бергә нишлисез?

- Мин дустымны хөрмәт итәм, чөнки...





© 2010-2022