Рабочая программа по татарскому языку для 10 класса татарской группы

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Каралды»

«Килешенде»

«Раслыйм»


МБ җитәкчесе

Хәлиуллина Г.Ә.

МБ утырышы беркетмәсе № 1

"........" август 2015 нче ел

ГББМУ "24 нче номерлы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган гомуми белем бирү мәктәбе"

нең уку-укыту һәм милли мәсьәләләр буенча

директор урынбасары

Марданова Н.Н.

".........." август 2015 нче ел

ГББМУ "24 нче номерлы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган гомуми белем бирү мәктәбе" директоры

Васильева А.Н.

Боерык № ____________

".........." август 2015 нче ел





Казан шәһәре Идел буе районы "24 нче номерлы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе


10 НЧЫ СЫЙНЫФНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН


ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Хәлиуллина Гөлсирин Әхмәт кызы, татар теле һәм әдәбиятыннан төп гомуми белем бирү программасын гамәлгә куючы югары квалификацион категорияле педагогик хезмәткәр

Педагогик киңәшмәнең №1 нче утырышында каралды

"....... " август , 2015 нче ел


2015 - 2016 нчы уку елы





Аңлатма язуы

10 нчы сыйныф, татар теле (татар төркеме)

Барлыгы 35 сәгать; атнага 1 сәгать


Эш программасы статусы

10нчы сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" (татар балалары өчен) 1-11нче сыйныфлар . - К а з а н , 2010.

2. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар (Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина). - Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.

3. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан тәкъдим ителгән 10 нчы сыйныф өчен Р.С. Абдуллина, Г.М. Шәйхиева тарафыннан эшләнгән татар теле дәреслеге. (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012).

4. 24 нче мәктәпнең белем бирү программасы;

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны.

  • Укыту планында каралганча, татар әдәбияты дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән елга 35 сәгатькә төзелде.

Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максатлары:

  • укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү;

  • укучыларга татар халкына хас булган рухи, әхлакый, мәдәни төшенчәләр турында мәгълүмат бирү;

  • татар теленең эчке үзенчәлекләренә төшендерү;

  • ана телендә аралаша белү культурасын тәрбияләү һәм аны үстерү;

  • татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, шушы тел нормаларын саклап, татар телендә тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә аралаша-аңлаша белү;

  • тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

  • текст белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

  • ана теленнән алган белем һәм күнекмәләрне укучыларның үз сөйләмендә куллана алуларына ирешү;

  • дәресләрдә алган белемнәрне аралашуның төрле өлкәләрендә урынлы һәм дөрес итеп куллана белү;

  • укучыларның орфографик һәм пунктацион грамоталыгын үстерү;

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Коммуникатив компетенция. Сөйләмдә аралашу өлкәләре һәм ситуацияләр. Сөйләм ситуацияләрен тәшкил итә торган берәмлекләр.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) камилләштерүне дәвам итү;

Аралашуның төрле өлкәсенә караган диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Текстның төренә карап, аны төрлечә уку күнекмәләрен камилләштерү.

Тәкъдим ителгән текстны мәгълүмати әһәмияте ягыннан үзгәртү.

Фәнни, рәсми эш, публицистик, сөйләм һәм матур әдәбият стильләре, аларның үзенчәлекләре.

Фәнни һәм рәсми аралашуның телдән һәм язма формаларын куллану.доклад, реферат, тезис, бәяләмә, алу кәгазе, ышаныч кәгазе, резюме кебек төрле жанрдагы зш кәгазләрен язу күнекмәләрен камилләштерү.

Сөйләм әдәбе нормалары.

Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле - Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле - татар халкының милли теле.

Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  1. телнең төп функцияләрен белү;

  2. "сөйләм ситуациясе", "әдәби тел", "тел нормасы", "сөйләм культурасы" төшенчәләренең мәгънәләрен аңлау;.

  3. тел берәмлекләрен һәм ярусларын, аларның төп билгеләрен һәм үзара бәйләнешләрен белү;

  4. татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик,һәм пунктацион нормаларын белү;

  5. тормыш-көнкүреш, иҗтимагый-мәдәни, фәнни-уку, рәсми эш стильләрен, аларга бәйле булган сөйләм әдәбе нормаларын белү;

  6. телдән һәм язмача белдерелгән төрле фикерләргә эчтәлеге һәм формасы ягыннан чыгып бәя бирү;

  7. текстка лингвистик анализ ясау;

  8. тел белән халык тарихы, мәдәнияты тыгыз бәйләнгән булуын аңлау;

  9. текстның жанрына карап, аны төрлечә (танышу, өйрәнү, рефератив характерда һ.б.) уку;

  10. кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан (фәнни текстлардан, белешмә әдәбияттан, компакт дисктан, Интернеттан) алу;

  11. телдән һәм язмача бирелгән текстны мәгълүмати яктан эшкәртүнең төрле алымнарын файдалану;

  12. тормыш-көнкүреш, фәнни, рәсми текстларны монологик һәм диалогик характерда, төрле жанрда һәм стильдә язу;

  13. телдән һәм язма сөйләмдә татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик нормаларын саклау;

  14. аралашуның төрле өлкәләрендә сөйләм әдәбе нормаларын саклау;

  15. язуда хәзерге татар әдәби теленең орфографик һәм пунктацион нормаларын саклау;

  16. сөйләмдә һәм язуда татар әдәби теленә хас булган сүз тәртибен саклау;

  17. татар әдәби телендә төрле ситуацияләрдә телдән һәм язма аралаша белү;

  18. төрле жанрда һәм стильдә язылган (сөйләнгән) текстны татар теленә рус теленнән, рус теленә татар теленнән тәрҗемә итә белү.


Укыту-методик, материаль-техник мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

- Программа: Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана телен һәм әдәбиятын укыту программасы. (1-11 сыйныфлар) К.: "Мәгариф" н-ты, 2010.

- Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар (Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина). - Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.

Дәреслек:Р.С.Абдуллина «Татар теле", 10 сыйныф. -Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2012.

- Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

-Изложениеләр җыентыгы(төрле авторлар)

- Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2006.

4. Измайлова. М.Г. Татар теленнән контроль диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы (5-11 нче сыйныфлар өчен) - Казан, ОО "Печать- Сервис-XXI век ", 2012.

5. Вәлиева Ф.С., Саттаров. Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. - Казан: "Раннур" китап нәшрияты, 2000.

6. Вәлиев З.В.Эш кәгазьләре үрнәкләре. . - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1999.

7.Сафиуллина Ф.С, Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан, Мәгариф , 1994.

8. Шәмсетдинова. Р.Р.Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре.Тестлар. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005

9. Абдрахмова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. - Казан: Мәгариф , 2005

10. Диск "Татар теле 5-11"

11. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: "Мәгариф" н-ты, 2004.

12. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: "Мәгариф" н-ты, 2003.

13. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.

К.: "Мәгариф" н-ты, 2004.

1. Лингвистик анализ үрнәкләре.

2. Татар телендә тыныш билгеләре.

3.Ф.Г.Сәяпова, Ф.С.Кәримова

«Гади һәм кушма җөмлә синтаксисыннан таблицалар» Яр Чаллы, ӨПББИ,1999

4.Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар


Өстәмә әдәбият


1.Һәр сыйныфта сочинение. Рифә Рахман. -Казан: Раннур, 2003

2.Сочинение язарга өйрәнәбез. Методика һәм үрнәкләр. Хәбибуллина З. Н., Миңнуллина Р. В. -Казан: Яңалиф, 2002.



Мәгълүмат чыганаклары.

tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем полрталы

mon.tatar.ru

pedsovet.org Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

. suzlek.ru on- line русча сүзлеге

. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

. Tatarca.boom.ru татарча текстлар













Программа материалының эчтәлеге

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

Тел - аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш.

5

- телнең төп функцияләре. Туган тел. Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү. Төрки телләр.Татарлар яши торган төбәкләр. Башка телләр арасында татар теленең урыны. Тел һәм сөйләм.Татар теленең төп тармаклары. Сөйләм төрләре. Сөйләмнең төп берәмлекләре.

2

Фонетика. Орфоэпия. Графика. Аваз. Фонема. Басым. Интонация.

6

- аваз һәм хәреф, танскрипция; сузык һәм тартык авазлар; аваз үзгәрешләре; интонация, басым, пауза;торфография, орфоэпия;

3

Язу тарихы

2

- рун язуы, гарәп язуы; латиница кириллица;

4

Лексикология

6

-Лексика һәм лексикология. Сүзнең лексик мәгънәсе;

- синонимнар; антонимнар; күп мәгънәле сүзләр; омонимнар; фразиология;

- этимлолгия, телнең сүзлек составы;

- телнең сүзлек составы; лексикография;

5

Сүз ясалышы һәм сүз төзелеше.

3

-Сүз төзелеше;

-сүз ясалу ысуллары.

6

Кабатлаулар

3

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

10



Татар теленнән программа материалының бүленеше

1 нче яртыеллык

2 нче яртыеллык

Еллык

Дәрес

15

20

35

Теманы өйрәнү

12

13

25

Бәйләнешле сөйләм үстерү

4

6

10

Изложение

1

1

2

Диктант

2

1

3

Сочинение

1

1

2

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәреснең темасы

Сәгатьләр саны

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Үтәлү вакыты

план

факт

1 нче яртыеллык - 15 сәгать

4+1 Тел - аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш

1

Телнең төп функцияләре.

Туган тел.

1

Телнең үсеше , яшәеше, функцияләре турында мәгълүмат алу. Туган телнең һәрбер халык тормышында һәм кешене шәхес итеп формалаштырудагы ролен билгеләү.

2

Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү. Төрки телләр группасы. Татарлар яши торган төбәкләр. Башка телләр арасында татар теленең урыны.

1

Төрки телләр классифициясе белән танышу, алар арасында татар теленең тоткан урынын ачыклау.

Телнең үсеше, яшәеше, җанлы һәм үле телләр турында мәгълүмат алу.

3

Кереш контроль диктант. "Казан"

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерә алу.

4

Хаталар өстендә эш. Тел һәм сөйләм.

Татар теленең төп тармаклары.

1

Кагыйдәләрне искә төшерү, үзеңә һәм башкаларга бәя бирү.

Тел берәмлекләрен бәйләнештә кулланырга өйрәнү.

Татар теленең төп тармаклары белән танышу.

Орфография, пунктуация.

5

Сөйләм төрләре.

Сөйләмнең төп берәмлекләре.

1

Сөйләм төрләре һәм сөйләмнең төп берәмлекләре белән танышу.

Фонетика 6 с.

6

Аваз һәм хәреф.

Транскрипция.

Сузык һәм тартык авазлар.

1

Сүзләргә транскрипция ясау.

Сузык һәм тартык авазларны искә төшерү.

7

Бсү: Иҗади характердагы сочинение.

1

Фикерләрне дөрес итеп формалаштыру, дәлилләр китереп аңлата белү.

8

Хаталар өстендә эш.

Аваз үзгәрешләре.

Сузык авазлар үзгәреше.

1

Сингармонизм законы, рәт һәм ирен гармониясе, редукция күренеше, элизия төшенчәләре белән танышу.

9

Тартык авазлар үзгәреше.

1

Тартык авазларның охшашлануы: яңгыраулыкта-саңгыраулыкта охшашлану; борын ассиммиляциясе; тартыкларның кире ассимиляциясе; тартыкларның чиратлашуы белән танышу.

10

Интонация. Басым. Пауза. Сөйләм темпы.

1

Басым төрләрен искә төшерү, интонация, паузаны саклап уку.

11-12

Контроль изложение. "Чегән чишмәсе"

2

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм язу күнекмәләренә ия булу.

13

Хаталар өстендә эш.

Орфография.

Орфоэпия.

1

Үзеңне һәм башкаларны бәяләү. Фонетик, морфологик, дифференциаль, график, тарихи-традицион принциплар, орфоэпик хаталар белән танышу.

14

Контроль диктант. "Минем песнәгем", 92 нче бит.

1

15

Хаталар өстендә эш.

Эш кәгазьләре.

1

Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булдыру.

2 нче яртыеллык - 20 сәгать

Язу тарихы. 2 с.

16

Рун язуы.

Гарәп язуы.

1

Рун һәм гарәп язулары белән танышу.

Гарәп язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.

17

Латин графикасы.

Кириллица.

1

Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү.

Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә тәэсирен аңлата алу.

Лексикология 6+2

18

Лексика һәм лексикология.

Синоним һәм антоним сүзләр.

1

Лексика, лексикология, сүзнең лексик мәгънәсенә төшенчә бирү.

Синоним, антоним сүзләрне кабатлау, абсолют һәм идеографик синонимнар белән танышу.

19

Күп мәгънәле сүзләр.

Омонимнар. Охшаш яңгырашлы сүзләр.

1

Күп мәгънәле сүзләр белән танышу, төп һәм күчерелмә мәгънәләрне аера алу. Омонимнарны искә төшерү.

20

Бсү. Укыган әсәргә аннотация язу.

1

Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләрен булдыру.

21

Фразеологизмнар

1

Фразеологик әйтелмәләр төшенчәсе белән танышу.

22

Этимология.

Алынма сүзләр.

1

Телдәге сүзләрнең килеп чыгышын, алынма сүзләрнең кулланылуын өйрәнү.

23

Телнең сүзлек составы: "Безнең телебез баймы?"

1

Телнең сүзлек составы белән танышу: калькалар, тарихи сүзләр, архаизмнар, неологизмнар.

24

Бсү. Сочинение. "Татар теленең үткәне, бүгенгесе, киләчәге"

1

Фикерләрне дөрес итеп формалаштыру, дәлилләр китереп, аңлата белү.

25

Хаталар өстендә эш.

Лексикография

1

Татар теленең сүзлекләренә күзәтү ясау, лексика өлкәсендә эшләгән галимнәр һәм аларның төп хезмәтләре белән танышу.

3+1 Сүз төзелеше һәм ясалышы

26

Сүз төзелеше

1

Сүз төзелешен: тамыр, сүзнең нигезе, кушымча төрләрен искә төшерү.

27

Сүз ясалу ысуллары

1

Сүз ясалу ысулларын кабатлау.

Сүз төзелеше, сүз ясалышы өлкәсендә эшләгән галимнәр һәм аларның төп хезмәтләре белән танышу.

28

Сүз төзелеше һәм ясалышын тикшерү.

1

Белемнәрне тикшерү.

29-30

Изложение. "Күңел түрендә ни ята?"

2

Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта китәрелгән проблемаларны үз дәлилләреңне китереп аңалата белү.

31

Хаталар өстендә эш.

1

Үзеңне һәм башкаларны бәяләү.

3+1 Кабатлау

32

Текстлар белән эшләү.

Фәнни-публицистик текстларны тәрҗемә итү.

1

10 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерү, тәрҗемә эше белән шөгыльләнү.

33

Фонетиканы, лексикологияне кабатлау.

1

Татар теленең фонетика һәм лексикология тармакларын кабатлау.

34

Йомгаклау контроль эше(диктант). "Сабан туе", 92 нче бит.

1

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерә алу.

35

Хаталар өстендә эш.

Йомгаклау.

1

Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү.

10 нчы сыйныфта үткәннәргә йомгак ясау.








Кереш контроль диктант "Казан"

Казан - зур һәм матур шәһәр. Ул - Татарстанның башкаласы. Анда бер миллионнан артык халык яши. Татарстан халкы дус-тату гомер итә.

Казанның үзәгендә тарихи һәйкәл - Кремль урнашкан. Аның каршындагы мәйданда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган. Казандагы иң матур биналарның берсендә Татарстан Милли китапханәсе урнашкан. Аның каршында - 1804 нче елда ачылган Казан университеты. Биредә атаклы галимнәр эшләгән, бөек ачышлар ясалган. Университет - республикабыз горурлыгы. Башкалабызда тарихи биналар шактый күп. Алар арасында Сынлы сәнгать музее, Татарстан Милли музее, шәһәр хакимияте бинасы һәм башкалар бар.

Казан - фән үзәге. Биредә күпсанлы фәнни-тикшеренү институтлары урнашкан. Казан - танылган мәдәни үзәк. Биредә күп театрлар эшли, халыкара фестивальләр үткәрелә. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары башкалабызның матурлыгына соклана. (107 сүз)

Йомгаклау контроль эше (диктант)

Сабан туе

Татар халкының иң яраткан бәйрәме - Сабан туе. Ул, гадәттә, язгы эшләр тәмамлангач, июнь аенда үткәрелә. Сабан туе Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде.Анда татар халкы белән бергә башка халыклар да катнаша.

Сабан туенда иң зур ярыш - көрәш. Татар көрәшендә сөлге тотып көрәшәләр. Көрәшне малайлар башлап җибәрә. Аннары мәйданда, чиратлашып, яшүсмерләр, егетләр, урта яшьләрдәге ирләр көрәшә. Көндәшен аркасына яткырган кеше җиңә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

Сабан туенда икенче зур ярыш - ат чабышы. Атлар 5-8 километр ераклыктан мәйданга чабып киләләр. Иң зур бүләкләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә.

Мәйданда төрле халык уеннары - чүлмәк вату, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү һәм спорт ярышлары уздырыла. Бәйрәмдә артистлар да чыгыш ясыйлар: җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.

Сабан туе - шатлыклы һәм күңелле бәйрәм. (134 сүз)



Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән йомгаклау контроль эше

  1. сыйныф

1. Саңгырау, яңгырау пары юк, кече тел тартыгы.

а) [щ];

ә) [ц];

б) [х];

в) дөрес җавап бирелмәгән

2. Кайсы рәттәге сүзләрдә күпнокта урынына һ хәрефе языла?

а) дә...шәтле, ...өҗүм;

ә) сә...нә, һөнәр...анә;

б) ...езмәт, ...озурлык;

в) ...атирә, ка...арман.

3. Фразеологик әйтелмәнең дөрес мәгънәсен табыгыз:

Кызыл кар яугач -

а) беркайчан да булмаячак;

ә) үпкәләү;

б) эшне тәмамлау;

в) кыш җиткәч.

4. Парлы сүзләрнең кайсында хата бар?

а) исәп-хисап;

ә) аркылы-торкылы;

б) азык-ризык;

в) хәер-фатиха.

5. Тормыштагыча сүзенең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәтегез:

а) тормыш-та-гы ча;

ә) тормыш-тагы-ча;

б) тор-мыш-та-гы-ча;

в) тормышта-гы-ча.

6. Фонетик ысул белән ясалган 5 сүз языгыз.

7. Морфологик принципка нигезләнеп язылган сүзләр рәтен күрсәтегез.

а) җиләк, сәләт, идән;

ә) сурәт, сәламәт, әхлак;

б) алдынгы, тозсыз, унбиш;

в) вокзал, компьютер, шинель.

8. Фигыль ясагыч кушымчаларны табыгыз:

а) -лаш, -ләш;

ә) -лык, -лек;

б) -ын, -ен;

в) -чылык, -челек.

9. Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез:

Җире рәтсез якта халык һөнәрле була. (М. Мәһдиев)

а) иярчен аергыч җөмлә;

ә) иярчен рәвеш җөмлә;

б) иярчен күләм җөмлә;

в) иярчен урын җөмлә.

10. Аналитик иярчен җөмләне синтетик җөмлә итеп үзгәртеп языгыз:

Чебен балга ничек сарыла, барысы да аның тирәсенә шулай җыела. (М.)

11. Җөмләләр тоташ текст барлыкка китерсен өчен, кайсы вариантны сайларга кирәк?

1) Бассейн ишек төбендә шактый халык бар иде.

2) Ашыгучылар бер ул гына түгел иде.

3) Идел буе беренчелегенә шәһәрара йөзү ярышлары бүген Казанда үткәрелә.

4) Ял көне булгангамы, әллә ярышларның соңгы көне дипме, керергә теләүчеләр бүген аеруча күп.

5) Булат спорт сараена ашыкты. (Л. Ихсанова)

а) 5, 3, 1, 2, 4;

ә) 3, 5, 2, 1, 4;

б) 1, 5, 2, 4, 5;

в) 3, 4, 5, 1, 2.

12. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләрне язып алыгыз.

13. Җөмләнең төрен билгеләп языгыз, схемасын төзегез:

Ял көне булгангамы, әллә ярышларның соңгы көне дипме, керергә теләүчеләр бүген аеруча күп.

14. "Казан - мәдәни үзәк" дигән темага 12 җөмләдән артмаган хикәя төзегез.


10 нчы сыйныф, татар төркеме.

Фонетика һәм лексика буенча еллык контроль эш.


  1. Тел белеменең фонетика бүлеге нәрсәне өйрәнә? Мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз.

  2. Лексикология бүлеге нәрсәне өйрәнә? Лексик яктан сүзләр нинди төркемнәргә бүленә? Мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз.

  3. Сүз ясалышы төрләрен санагыз. Мисаллар китерегез.

  4. Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерегез: каенлыктагыларның, үзбушаткыч, эшчәнлекләрегезгә, күпьеллыкларның.

  5. Сүзләргә фонетик анализ ясагыз: борынгы, төньякка, унбишенче.

  6. Сүз төркемнәрен нинди ике төркемгә бүләбез? Нидән чыгып? Мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз. Сүз төркемнәрен санагыз.

  7. Бирелгән өзеккә тулы морфологик синтаксик анализ ясагыз.

Идел-тыныч һәм акрын агымлы мул сулы елга. Аның үзәннәре бик киң. Уңъяк яры текә һәм таулы. Тау битләрендә яфраклы урманнар, куаклар үсә, җиләк-җимеш бакчалары, дача өйләре төзелгән.








© 2010-2022