• Преподавателю
  • Другое
  • Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү һәм гамәлгә ашыру шартларында проект эшчәнлеге аркылы укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү һәм гамәлгә ашыру шартларында проект эшчәнлеге аркылы укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартлары шәхеснең күпьяклы үсешен тәэмин итүне күз алдында тота. Укучыларның шәхси үсешен тәэмин итә торган тирәлекне тудыру максатыннан яңа стандартларга күчү һәм гамәлгә ашыру шартларында тәрбия бирү эшем өч ел дәвамында проект формасында алып барылды. 2012-2013 уку елында ул "Мин яратам сине, Татарстан!", 2013-2014нче уку елында "Мин татарча сөйләшәм!", 2014-2015 уку елында "Туган җирем - туган илем!" дип исемләнгән иде. Һәр проект эше үз эченә түбәндәге тәрбияви юнәлешләрне ала: танып-белү һәм иҗади эшчәнлекне үстерү, экологик тәрбия бирү һәм туган якны өйрәнү юнәлеше, патриотик тәрбия эшчәнлеге юнәлеше

Проект эшенең максатлары: укучыларның үз-үзен формалаштыруына омтылыш уятуга шартлар тудыру; Ватанга, халыкка, кешеләргә, әйләнә-тирәгә гуманлы, эстетик карашлы, рухи-әхлакый тәрбияле толерант шәхес тәрбияләнүенә шартлар тудыру, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, иҗади сәләтләрне барлау һәм ныгыту.

Экологик тәрбия бирү һәм туган якны өйрәнү юнәлешенә караган эшләребез 1 сентябрьдән башланып китә һәм уку елы буе дәвам итә. Бу табигатькә поход яки экскурсия формасында уза, һәм бү эшебезнең нәтиҗәсе - фотокүргәзмәләр һәм күргәзмәдә фоторәсемнәргә татар телендә текст төзү(аңлатма бирү), фотокүргәзмәләрне татар телендә презентацияләү, сочинениеләр язу, мәктәптә табигатьне яклап акцияләр уздыру, стенгазеталар чыгару, викториналар оештыру, туган табигатьне саклау темасы буенча иҗат эшләре булдыру. Бу юнәлеш буенча "Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән..." номинацясендә ике ел рәттән Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның республика конференциясендә дә катнашып киләбез. "Табигать - туган йортыбыз" темасына республикакүләм иншалар бәйгесендә дә катнаштык. "Табигать сакчысы" хикәясе белән "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә катнаштык.

Танып-белү һәм иҗади эшчәнлекне үстерү юнәлешендә татар әдәбияты язучылары һәм аларның иҗаты, эшчәнлеге белән танышабыз һәм белемебезне презентациялибез. Язучылар белән таныштыру туган ил, туган җир, туган авыл, туган йорт темасыннан чыгып язучылар иҗаты белән үрелеп китә һәм язучыларның әсәрләре белән сугарылып бара: шигырьләр укыла, җырлар башкарыла, аерым бер әсәр белән таныштырыла, әсәрләргә сценарийлар уйнала. Бу кыска сроклы проектның соңгы этабы - билгеле бер язучының әсәре яки иҗаты буенча фәнни-иҗади эш әзерләү һәм конкурска чыгу. ("Клара Булатова иҗаты" 2014 ел, Клара Булатованың тормышына кагылышлы "Кояш кызы" ,2013 ел; "Сер йомгагы", 2014ел, хикәяләре; "Габдрахман Әпсәләмовның "Газинур" романында батырлык чыганаклары", 2015ел; "Роберт Миңнуллин шигырьләрендә "әтиләр һәм бәбиләр" проблемасы", ) Һәр уку елының декабрь аенда татар театрының туган көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәмдә укучылар аерым бер язучыга багышланган кечкенә проект эшен күрсәтәләр. Мәсәлән, Һади Такташның "Тәүфыйклы песи" исемле әсәрен коллектив белән рус теленә тәрҗемә итәбез. Укучыларга курчак театры өчен әсәрнең эчтәлеген рус телендә язып карарга тәкъдим ителә. Укучыларга бу эш төре ошый, шулай ук коллектив белән текстны рус телендә язалар, рольләрне билгелиләр, декорацияне планлаштыралар, курчакларны әзерлиләр. 5нче, 6нчы сыйныф укучылары шулай ук рус халык әкиятләрен дә яратып тәрҗемә итәләр һәм сценарий язалар . Иң яхшы дип табылган вариант сайлап алына һәм коллектив тарафыннан тулыландырырла. Бәйрәм ахырында сорау-җавап формасында татар телендә сөйләшү оештырыла. Татар театры темасына өлкән сыйныф укучылары инша язалар(Диплом. Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышлана. "Милләтләр дуслыгы" номинациясендә(инша).2012ел).

Габдулла Тукай истәлегенә багышланган чаралар да проект формасын алып укучылар тарафыннан уздырыла. Өлкән сыйныф укучылары мәктәп эчендә Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы турында сорашу уздыралар. Сорашу нәтиҗәләреннән чыгып бәйрәмнең программасы төзелә һәм һәр сыйныфка эш һәм бурычлар йөкләнелә: шагыйрьнең балачагын, тормыш юлын, иҗатын презентацияләр, кинолар ярдәмендә тыңлаучыга җиткерү, бәйрәм эчтәлегенә туры килгән җырлар, биюләр әзерләү. Проектның соңгы этабы булып укучыларның Тукай турында балалар бакчасында, әти-әниләр җыелышында Тукай турында сөйләргә, төрле конкурсларда катнашырга әзер булуллары тора(Диплом. Г.Тукайның тууының 126 еллыгына багышланган район шигырь фестивале.2012ел.)

Патриотик тәрбия эшчәнлеге юнәлеше туган якны, татар халкының батырларын, җирдәшләребезне, бәйрәмнәребезне өйрәнүдән, телебезне пропагандалаудан гыйбарәт. Февраль аенда Газинур Гафиятуллин һәм Александ Матросов батырлыгына багышланган кечкенә проект эшен тормышка ашырабыз. Шулай ук билгеле бер сыйныф укучылары, укытучылар, балалар арасында сорау алу уздыралар һәм нәтиҗәләрдән чыгып чыгыш әзерлиләр. Проект нәтиҗәсе булып укучыларның бу теманы конкурс биеклегенә күтәреп чыгулары тора. Әфган сугышын үткән авылдашларыбызны мәктәпкә чакырып, чаралар үткәрәбез. Бу чара Әфганстанда һәлак булган якташыбыз Зәй егете Кухарев Владимирның батырлыгы белән танышабыз. Эшнең дәвамы булып бу темага иҗади эш һәм конкурсларда катнашу торачак("Мәңгелек хәтер" Ионов Виталий,муниципаль турда җиңүче. Республика бәйгесе "Место подвига - Афганистан", 2014 ел. Зәй шәһәре)

Муса Җәлил истәлегенә багышланган проектларны да балалар үзләре әзерлиләр. Яңа материаллар табарга тырышалар, кичәдә Муса Җәлилнең шигырьләре, җәлилчеләр тормышына кагылышлы аудиоязмалар, яңгырый, Муса Җәлил сүзләренә җырлар тыңланыла, ...

Һәр ел саен март аенда "Без татарча сөйләшәбез!" акциясен оештырабыз. Бу акциянең максаты рус телле авылдашларыбызны татар телен аңларга, татарча аралашырга өйрәтү. Моның өчен алдан билгеле бер темага әзерләнгән сораулар һәм сүзлек таратыла, сөйләшү сорау-җавап формасында бара. Акция кысаларында авылдашлар өчен татарча концерт, балалар бакчасында курчак театрының чыгышы, балалар бакчасында укучыларның балалар белән татар телендә эшләре, мәктәп һәм авыл китапханәләрендә уздырылучы төрле чаралар керә. Шулай ук март аенда өлкән сыйныфлар арасында түгәрәк өстәлләр дә оештырыла, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр Татарстан Республикасы, дуслар, хыяллар турында алдан әзерләп куелган сораулар буенча бара. Март-апрель айларында татар халкының гореф-гадәте, ашларына багышланган "Чәй эчәбез бал белән" чарасын да балалар көтеп алалар. 5нче сыйныф укучылары мәктәп линейкасында Татарстан Республикасы турында сөйлиләр. 6нчы сыйныф укучылары туган табигатьне сакларга чакырып ч ыгышлар ясыйлар.

Укучыны күпъяклы шәхес итеп тәрбияләүнең шартлары - ул тәрбия эшең эзлекле-системалы һәм нәтиҗәле рәвештә алып барылуы. Әхлаклылык, рухи байлык кешенең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моңа аны бала чактан ук гадәтләндерергә кирәк. Бу - укытучыларның, тәрбиячеләрнең төп вазифасы.

© 2010-2022