Рабочая программа по татарскому языку для 10 класс

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Рассмотрено»

Руководитель ШМО

_______ /Мухаметшина Л Р/

Протокол №______

от «_18__» __августа_ 2015г.

«Согласовано»

Заместитель директора

МБОУ «СОШ №16»

________/ Э.Ф.Шарифуллина/

от «__20_» августа_ 2015г

«Утверждено»

Директор

МБОУ «СОШ № 16»

_________ / И.А.Коновалова /

Приказ № ____236_____

от «__25»августа__ 2015 г.

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА


учебного предмета «Татарский язык» для 10 класса

Зиганшиной Гузель Закиулловны, учителя татарского языка и литературы

Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения

«Средняя общеобразовательная школа № 16»

Чистопольского муниципального района Республики Татарстан


Рассмотрена на заседании

Педагогического совета

Протокол №1

от«21_»августа 2015 г




2015-2016 учебный год

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде

1. 2004елның 15 мартында 1089 номерлы боерык белән расланган гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты

2.Белем бирүнең вакытлыча дәүләт стандартларын раслау турындагы боерыгы.

3. Чистай шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "16нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе"нең 20.08.2013 елның 224нче номерлы боерыгы белән расланган укыту планы;

4. Чистай шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "16нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе"нең уку-укыту курслары фәннәренең эш программалары, структуралары, аларны эшләү һәм раслау тәртибе турында 2014елның 28 августында расланган нигезләмәсе;

5..Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсә тителгән "Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы" (1 - 11 нчесыйныфлар) 2014 ел,төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева

6.Башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирүдә укыту курсы, фәне буенча эш программасының структурасы һәм программаны раслау турындагы нигезләмә

.. Кемгә адреслана

Бу программа урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче 10-11нче сыйныф укучыларына адреслана

Укытуның шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре

Укытуның шәхси нәтиҗәләре:

Урта гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә карата, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләр формалашкан булу күзаллана: шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган гипермедиалы мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда компьютер яисә ИКТ ның башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алулары формалаша.

«Татар теле » курсының төп эчтәлекле сызыгы

-телнең системалыгы ( лингвистик белем нигезе): фонетика, графика, сүз төзелеше (морфемика), грамматика (морфология һәм синтаксис);

-орфография һәм пунктуация;

-сөйләм теле

Фәнне өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары

Гамәли максат: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик.лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.

Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

- укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

- тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

- татар телен халыкның рухи, әхмакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

- татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;

- алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;

- укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.

-татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

-программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

-татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

«Татар теле » курсы программасының спецификасы

Югары сыйныфларда «Татар теле » курсы программасының спецификасы әдәбият предметы белән тыгыз бәйләнештә тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре бердәм, интегратив формада бер дәреслек аша оештырыла.

Программа телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынайту); индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, аңлылык принциплары истә тотыла.


Көтелгән нәтиҗәләр

Укучының урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ия булуы планлаштырыла

Өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне дөрес кулланып, грамоталы итеп төп фикерне язмада бирү, гади җөмләләрне, кушма җөмлә төрләрен, иярчен кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен аера белү, сөйләмдә дөрес куллану.

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзеп яза белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Программаның эчтәлеге

10сыйныф

Белем һәм тормыш. 5 сәг

Татар телендә хәреф- аваз системасы

Мөстәкыйль сүз төркемнәре

Туры сөйләм

Ия белән хәбәр арасында сызык кую

Исемнәрнең ясалышы

1

1

1

1

1

Старт контроль эш

1

Шушы яктан, шушы туфрактан без...6сәг

Фигыльнең заман формалары

Сан төркемчәләре

Сыйфат фиг - нең

заман формалары

Җөмлә кисәкләре

Исем фиыль

1

1

1

2

1

Мөстәк/эш

1

Зараралы гадәтләрдән сакланыгыз! 2 сәг

Исем фиг килеш белән төрләнеше

яртыеллыкка

Теләк белдерү формалары

1

1

контроль эш

1

Дустың булмаса эзлә, тапсаң сакла 6 сәгать

Тезмә фиг

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

Инфинитив+ тиеш, мөмкин, кирәк, ярый

Тәмамланмаган үткән заман хик фиг

Билгесез үтк зам хик фигыль

2

1

1

1

Диктант

1

Саф хисләр, беренче хисләр,6

Хәл фиг формалары

Җөмлә төрләре

Тезмә кушма

җөмлә төрләре

Иярченле кушма җөмлә төрләре

Иярчен кушма җөмләләрнең аналитик

әм синтетик төрәре.

1

1

1

2

1

М/эш

1

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый 5сәг.

Синоним, антоним сүзләр

Фразеологизмнар

Үткән темаларны

кабатлау

к/эш

1

1

2

1

11нче сыйныф

7 сәг.

Алда юллар, кайсын сайларга?

Татар телендә авазлар системасы

Транскрипция

Хикәя фигыль

Җөмлә кисәкләре

Теләк фигыль

Сыйфат фиг.

Сыйфат фиг-ң заман формалары

1

1

1

1

1

1

1

Старт к/э , контр. эш 1


3сәг.

Шушы яктан, шушы туфрактан без...

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

Хәл фигыль формалары

1

1

1

м/э

1

3


к /диктант


Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Сан төркемчәләре

Билгеле киләчәк заман х

кәя фигыль формасы

1

2


1

7сәг.

Гаилә һәм балалар

Аффикслар кушылу тәртибе.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат -сан белән төрләнеше.

Фразеологизмнар

Рәвеш төркемчәләре.

Кисәкчәләр

1

1

1

1

1

2

м/э

1

7 сәг.

Беренче хисләр, гаилә кору

Исем фигыль.

Инфинитив.

Боерык фигыль

Боерык фигыльнең төрләнеше.

Теркәгечләр

Үткән заман хикәя фигыль формалары

1

1

1

1

1

2


Кабатлау

2

к/эш

1

Барлыгы

34

Укыту процессын оештыру формалары

Өлкән сыйныфларда укыту прцессын төрле форма, методлар һәм алымнар кулланаып оештыру күздә тотыла: проблемалы сорау кую, төрле ситуацияләрне төркемнәрдә бергә чишү, укучыларга дифференциаль иҗади эшләр бирү, компьютер тестлары һәм төрле дәрәҗәдәге карточкалар, һәм башкалар.

Планлаштырылган контроль һәм язма эшләр

Эш төре

10

11

Мөстәкыйль эш

2

2

к/эш

3

3

Диктант

1

1

Бәяләү нормалары

10

11

Диктант

"5"ле Эш пөхтә, төгәл һәм орфографик хаталарсыз яки 1 орф. , 1 пунк. хата белән язылган.

"4"ле Эш пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы бар.

"3"ле Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы бар.

"2ле "Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки аннан артыграк хатасы бар.

Диктантның күләме һәм аны бәяләү.

11 нче сыйныфта уку елы башында 110-120 сүз, уку елы ахрында 115-125сүз.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка "5"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка "4"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка "3"ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7дән артык орфографик, 7дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка "2"ле куела.

Курсны өйрәнү вакыты

Укыту планында 10 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 1сәгать вакыт бирелә.. Программада 35 сәгать каралган.

Ә 11 нче сыйныфта татар теленнән атнага 1сәгать вакыт бирелә. Программада 34 сәгать каралган.

УМК

1. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан. "Мәгариф" нәшрияты. 2009.Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)

2. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан. "Мәгариф" нәшрияты. 2010.Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 11нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)

3. Хайдарова Р.З. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскозычных учащихся., Набережные Челны, 1998..

4.Татар теленнән таблицалар һәм терәк схемалар Яр Чаллы 2010

Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:

- күрсәтмә әсбаплар;

- белешмә материаллар;

- аудио һәм видео әсбаплар;

- мультимедиа укыту программалары;

- электрон дәреслекләр;

- компьютер программалары;

- интерактив программалар;

- татар сайтлары;

- электрон китапханә;

- лингафон кабинеты;

- татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);

- "АНА ТЕЛЕ" онлайн-мәктәбе.


10 нчы сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем -күнекмәләр.

1. татар теленең дөньякүләм тоткан урыны турында мәгълүмат бирү;

2. татар һәм рус телләрендәге аерым грамматик категорияләрнең тәңгәл килү-килмәвен белү;

3. татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктицион нормаларын белү һәм, аларга нигезләнеп, телдән яки язма сөйләм күнекмәләрен булдыру;

4. аралашу ситуацияләренә бәйле лексик берәмлекләрне, аларның синонимнарын һәм антонимнарын төгәл һәм урынлы куллана белү;

5. татар теленең фразеологик берәмлекләрен таный һәм сөйләмдә куллана белү;

6. гади һәм кушма җөмләләрнең төрен белү;

7. татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белеп, оештыру осталыгына ия булу;

8. татар һәм рус телләре арасындагы тарихи, мәдәни бәйләнешләр турында белү;

9. төрле чыгаганаклардан ( фәнни-популяр текстлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б.) файдаланып, кирәкле мәгълүматны таба һәм башкаларга телдән яки язмача җиткерә алу;

10. мәдәниара аралашу ситуацияләрендә әңгәмә кора алу;

11 тиешле (3500 - 4000 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белеп, аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү.

11 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем -күнекмәләр.

1. татар теленең дөньякүләм тоткан урыны турында мәгълүмат бирү;

2. татар һәм рус телләрендәге аерым грамматик категорияләрнең тәңгәл килү-килмәвен белү;

3. татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктицион нормаларын белү һәм, аларга нигезләнеп, телдән яки язма сөйләм күнекмәләрен булдыру;

4. аралашу ситуацияләренә бәйле лексик берәмлекләрне, аларның синонимнарын һәм антонимнарын төгәл һәм урынлы куллана белү;

5. татар теленең фразеологик берәмлекләрен таный һәм сөйләмдә куллана белү;

6. гади һәм кушма җөмләләрнең төрен белү;

7. татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белеп, оештыру осталыгына ия булу;

8. татар һәм рус телләре арасындагы тарихи, мәдәни бәйләнешләр турында белү;

9. төрле чыганаклардан ( фәнни-популяр текстлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б.) файдаланып, кирәкле мәгълүматны таба һәм башкаларга телдән яки язмача җиткерә алу;

10. мәдәниара аралашу ситуацияләрендә әңгәмә кора алу;

11 тиешле (3500 - 4000 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белеп, аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү.

Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

Фонетика. Графика. Офоэпия. Орфография.

Татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик нормаларын үзләштерүне дәвам итү. Татар орфоэпиясе.Әйтелеш һәм язылыш арасында аерма булган очраклар.Лексикология.

Сүз.Татар теленең сүзлек составы һәм андагы үзгәрешләр. Кулланылыш активлыгы ягыннан татар теленен сүзлек составы. Фразеологик әйтелмәләр, аларның лексик мәгънәсе. Төрле типтагы сүзлекләр, алардан файдалану.

Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Сүз төзелеше. Сүз ясалыш ысуллары. Сүз һәм форма ясалышын аеру.

Морфология

Татар телендә сүзләрне төркемләү принциплары. Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, фи-гыль, аваз ияртемнәре. Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлек, теркәгеч. Модаль сүз төркемнәре: ымлык, кисәкчә, модаль сүзләр. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте.

Синтаксис. Пунктуация.

Синтаксисның төп берәмлекләре. Гади һәм кушма җөмләләрнең төрләре.

Җөмләдә тыныш билгеләренең куелышы.

10 сыйныф

Сүзлек диктанты (сүзләр саны) - 28-33

Бәяләү критерийлары

  1. Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү.

"5"ле Эчтәлекне тулаем аңлап, барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы бар.

"4"ле Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы бар.

"3 ле Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы бар.

"2"ле Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы бар.

  1. Сүзлек диктанты

"5"ле Эш пөхтә, төгәл һәм орфографик хаталарсыз язылган.

"4"ле Эш пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы бар.

"3"ле Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы бар.

"2ле "Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки аннан артыграк хатасы бар

11нче сыйныф

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү.

11 нче сыйныфта 33-35 сүз.

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә "5"ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә "3"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә "2"ле куела.

Диктантның күләме һәм аны бәяләү.

11 нче сыйныфта уку елы башында 110-120 сүз, уку елы ахрында 115-125сүз.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка "5"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка "4"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка "3"ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7дән артык орфографик, 7дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка "2"ле куела.

Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү.

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшерелә. Алар белән беррәттән башка язма эшләр дә куллана: сорауларга язмача җавап бирү; рус теленнән татар теленә текстларны язмача тәрҗемә итү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү(изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү(сочинение) һ.б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе - грамоталы язуга.

Изложениеләрне бәяләү.

Изложение яздыру өчен хикәяләү, тасфирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына. Алар рус телендә сөйләшүче балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.

Укылкан яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, сүз байлыгынан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына, грамоталылыгына төп игътибар бирелә.

11 нче сыйныфта уку елы башында 175-180 сүз, уку елы ахрында 190-210 сүз.

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган,1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә "5"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә "3"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә "2"ле куела

Сочинениеләрне бәяләү.

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә "5"ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә "3"ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган , 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә "2"ле куела.

Сыйныфка бәяләмә

10 нчы сыйныфта 17 укучы, шуңа күрә сыйныфлар төркемгә бүленми.

Бу сыйныфларда икенче ел эшлим. Укучыларның белем дәрәҗәсе уртача, татар телен үзләштерү дәрәҗәсе дә уртача дип әйтеп була. Көчле укучылар бар . Перчугоа Саша, Спиридонов Артур, Костылева Ангелина олимпиадада катнашу мөмкинчелекләре зур. Шулай ук авыр үзләштерүче укучылар да бар:Рыковская Софья,Денисова Вика.

Көтелгән нәтиҗә

Өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне дөрес кулланып, грамоталы итеп төп фикерне язмада бирү, гади җөмләләрне, кушма җөмлә төрләрен, иярчен кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен аера белү, сөйләмдә дөрес куллану.


Дәреснең темасы

Сәгатьләр саны

Укучылар эшчәнлегенә хар-ка яки уку-укытуның эшчәнлеге төрләре

Көтелгән нәтиҗә

Контроль төре

Үткәрү вакыты

план

факт

1

Татар телендә хәреф- аваз системасы

1

Язмача һәм телдән

күнегүләр эшләү

Татар авазларының язылыштагы хәрефләр белән туры килмәвен , үзенчәлекләрен аңлау

Хәреф-аваз билгеләре

03 09


2

Мөстәкыйль сүз төркемнәре

1

Сүз төркемнәрен искә төшерү, анализ

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен танып аера белү

Сүз төркемнәрен тикшерү

10 09


3

Туры сөйләм

1

Язмача һәм телдән

күнегүләр эшләү

Туры сөйләм, аның янында тыныш билгеләренең куелышын белү


17 09

4

Старт контроль эш

1

Белемнәрне гамәли куллану

к/эш

24 09


5

Ия белән хәбәр арасында сызык кую

1

Язмача һәм телдән

күнегүләр эшләү

Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын үзләштерү


01 10


6

Исемнәрнең ясалышы

1

Сорауларга җавап бирү

Билгеле кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясау Исемнәрнең ясалышын белү


08 10


7

Фигыльнең заман формалары

1

Сорауларга җавап бирү

Фигыльнең заман формаларын танып белергә өйрәнү


15 10


8

Сан төркемчәләре

1

Сорауларга җавап бирү

Сан төркемчәләрен аера белү


22 10


9

Мөстәк/эш

1

Белемнәрне гамәли куллану

М/эш

29 10


10

Сыйфат фиг - нең

заман формалары

1

Сорауларга җавап бирү

Сыйфат фиг - нең

заман формаларын сөйләмдә куллану


11 11

11-12

Җөмлә кисәкләре

2

Сорауларга җавап бирү

Җөмлә кисәкләрен дөрес билгеләү


18 11

25 11


13

Исем фигыль

1

Сорауларга җавап бирү

Исем фигыль формаларын аңлап куллану


02 12


14

Исем фиг килеш белән төрләнеше

1

Сорауларга җавап бирү

Исем фиг килеш белән төрләнешен аңлау


09 12


15

яртыеллыкка

контроль эш

1

Белемнәрне гамәли куллану


К/эш

16 12


16

Теләк белдерү формалары Хаталар өстендә эш

1

Сорауларга җавап бирү

Теләк белдерү формаларын дөрес куллану


23 12


17

Тезмә фигыльләр

1

Сорауларга җавап бирү

Тезмә фиг-не сөйләмдә дөрес куллану


13 01


18

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

1

Сорауларга җавап бирү

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне җөмләләрдә куллану


20 01


19

Инфинитив+ тиеш, мөмкин, кирәк, ярый

1

Сорауларга җавап бирү

Модаль сүзләр һәм аерым фигыльләр белән инфинитивны куллану


27 01


20

Диктант

1

Диктант язу

Төрле кагыйдәләрне практикада куллану

Грамоталы язуны тикшерү

03 02


21

Тезмә фигыль

1


Тезмә фигыльләрне куллану


10 02


22

Тәмамланмаган үткән заман хик фиг

1

Сорауларга җавап бирү

Тәмамланмаган үткән заман хик фигне сөйләдә куллану


17 02


23

Билгесез үтк зам хик фиг

1

Сорауларга җавап бирү

Билгесез үтк зам хик фиг-нең формаларын сөйләмдә куллану


24 02


24

Хәл фиг формалары

1

Сорауларга җавап бирү

Хәл фиг формаларын аңлап куллану


02 03


25

Җөмлә төрләре

1

Сорауларга җавап бирү

Җөмлә төрләрен төрле ситуациядә урынлы куллану


09 03


26

Тезмә кушма

җөмлә төрләре

1

Сорауларга җавап бирү

Тезмә кушма

җөмлә төрләрен куллану


16 03


27


28

Иярченле кушма җөмлә төрләре

2

Сорауларга җавап бирү

Иярченле кушма җөмлә төрләрен урынлы куллану


30 03

06 04


29

Иярчен кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре.

1

Сорауларга җавап бирү

Иярчен кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен аера белү, сөйләмдә дөрес куллану

13 04


30

Мөстәкыйль эш

"Иярчен кушма җөмлә"

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү

м/эш

20 04


31


Синоним , антоним сүзләр

1

Сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү

Синоним, антоним сүзләрне куллану


27 04


32

Фразеологизмнар

1

Сорауларга җавап бирү

Үткән темаларны

кабатлау


04 05


33

Үткән темаларны

кабатлау

1

Сорауларга җавап бирү

Үткән темаларны

кабатлау


11 05


34

Еллык к/эш

1


к/эш

18 05


35

Курсны йомгаклау. Хаталар өстендә эш

1



25 05








© 2010-2022