Статья по татарской литературе БАТЫР ҮЛӘ, ҮЛМӘС АТ АЛЫП

Яр Чаллы шәһәре муниципаль гомуми белем бирү йорты «58 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе» БАТЫР ҮЛӘ, ҮЛМӘС АТ АЛЫП Татар теле һәм әдәбияты укытучысыХазиева Г. Г. Яр Чаллы шәһәре, 2015ел. Эчтәлек1.Кереш32.Бөек Ватан сугышы каһарманнары халык хәтереннән җуелмас42.1.Татарстан сугышчыларының батырлык үрнәкләре 62.2.Ерак бабамның Бөек Җиңүгә керткән өлеше73.Йомгаклау9КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ11 1.Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык, үзенең колачы, дәрәҗәсе, әһәмияте белән ничәмә-ничә буы...
Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Яр Чаллы шәһәре муниципаль гомуми белем бирү йорты «58 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе»

БАТЫР ҮЛӘ, ҮЛМӘС АТ АЛЫП

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хазиева Г. Г.

Яр Чаллы шәһәре, 2015ел.




















































Эчтәлек

1. Кереш 3

2. Бөек Ватан сугышы каһарманнары халык хәтереннән җуелмас 4

2.1. Татарстан сугышчыларының батырлык үрнәкләре 6

2.2. Ерак бабамның Бөек Җиңүгә керткән өлеше 7

3. Йомгаклау 9

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ 11











  1. Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык, үзенең колачы, дәрәҗәсе, әһәмияте белән ничәмә-ничә буыннар күңелен үзенә тартырдай вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист- илбасарларга каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары хәтердән беркайчан да җуймас.

Бөек Җиңү таңы алып килгән яз - 9 май бәйрәме якынайган саен, хатирәләр уйный, яңара. 1945 елның кояшлы май аенда Бөек Ватан сугышы тәмамланган. Дүрт ел буена сузылган, гел кайгы, хәсрәт кенә алып килгән сугыш күпме гаепсез ке^:е гомерләрен алып киткән бит! Әле хәзер дә, җир йөзенә язлар килгән саен, ул еллар искә төшкән саен, йөрәкне әрнү хисләре биләп ала. Бу онытылмас еллар тарих битләрендә генә түгел, ә кешеләрнең күңелләрендә - безнең йөрәкләрдә дә мәңге сакланачак.

Ачы сугыш сөреме безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Минем ерак бабама да бу сугыш ачысын татырга туры килә. Шушы канкойгыч сугышта күп тапкыр яраланган, контузияләр алган. Хәзерге вакытта бабам вафат инде, аның турында истәлекләр генә калды. Әбием һәм әнием аның турында безгә еш сөйлиләр, аның кулъязмаларын, орден - медальләрен кадерләп саклыйлар. Бабайның Бөек Ватан сугышында дошман белән ничек сугышуы хакында сөйләгәннәрдән генә беләм, чөнки ул мин дөньяга килгәнче үлеп киткән. Ә минем әнием - аның оныгы - ул исән вакытта аның сугышта булганнарын язып алган.

Минем ерак бабам да, бу сугышта катнашып, илебезнең орден - медальләре белән бүләкләнгән. Сугыш яраларыннан вакытсыз вафат булган бабам батырлыгы мәңге истә. Бөек Җиңү көнен якынайтуда аның да өлеше чиксез зур булгандыр дип уйлыйм. Мин бу эшемне ерак бабамның якты истәлегенә багышлыйм. Минем сезгә ерак бабамның җиңүгә керткән өлеше - батырлыгы турында сөйлисем килә. Без аларның батырлыгын онытырга тиеш түгел, аларның истәлеген сакларга, буыннардан - буыннарга җиткерергә кирәк.


2. Сугыш... Бу иң куркыныч сүздер... Аны ишетү белән, күз алдына канлы гәүдәләр, чокыр-чакырлы юллар, ыңгырашучы тавышлар һәм янып беткән авыллар килә. Хәсрәт кенә алып килгән, гаепсез кеше гомерләрен өзгән сугыш. Зур югалтулар, күп корбаннар - болар һәммәсе "сугыш" сүзен ачыклый. Күпме гаепсез кешене алып китә ул, күпме кешене гарип калдыра!

Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр һәм кан коюлы сугыш булды. Тарих бу кадәр афәтне хәтерләми. Рәсми мәгълүматларга караганда, илебез бу сугышта 27 миллион кешесен югалткан, 1700 шәһәр хәрабәгә әйләнгән, 10 мең авыл җир белән тигезләнгән. Сугыш яңа гына башланганда, немец агрессорлары, үзләренең кинәт һөҗүм итүләреннән файдалынып, бик тиз алга барганда, совет кешеләре үз Ватанының бетмәс- төкәнмәс көченә, үз солдатлары һәм офицерларының батырлыгына нык ышандылар, уңышсызлыкларның вакытлыча булуын, җиңүнең безнең якта булачагын аңладылар.

1941нче елның 22 нче июнь таңы...1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дә белми иде. Чыннан да, Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Әби-бабаларыбыз, бердәм булып, дошманга каршы сугышка киткәннәр. Хәтәр сугыш елларында Татарстаннан илебезне сакларга 560 меңнән артык кеше баскан. Алар һәр иртә, сугышның кайчан да булса тәмамлануына ышанып, эшкә керешкәннәр. Бу сугышта алар, үз гомерләрен кызганмыйча, Ватанны сакларга тырышканнар, һәм ахыр чиктә җиңүгә ирешкәннәр. Безнең халкыбыз - аяусыз көрәшеп җиңү яулаган бөек, батыр халык. Тик сугыш үзе белән күпме кешенең гомерен алып киткән. Күпме үлем, канлы күз яше, өмет...

Сугышка ирләр дә, хатыннар да киткән. Ул авыр елларда, изге совет җире фашистларның дагалы итекләре астында ыңгырашканда, шәһәр һәм авылларыбыз янганда, кешеләр каны елга булып акканда, эшчеләр, колхозчылар, интеллигенция вәкилләре гаять зур туземлелек һәм батырлык күрсәткәннәр. Сталинград һәм Мәскәү янындагы сугышларны, Севастополь һәм Ленинград обороналарын, Курск дугасын кешелек дөньясы оныта алырмы соң? Юк, әлбәттә! " Брест" дигән сүзне ишетүгә, безнең күз алдына моннан күп еллар элек булган вакыйга - 1941 елның июнь таңы, үлемсез

гарнизон килеп баса. Ә Брест крепосте кебек изге урыннар безнең азатлыгыбыз, безнең бәхетебез өчен барган сугышларның, батыр сугышчыларның, аларның илаһи бер бөеклеген күз алдына китерергә, бүгенге тормышыбызның кадерен белергә, тынычлык өчен аяусыз көрәш алып барырга өйрәтә.











2.1. Бөек Ватан сугышы елларында татар халкы үзенең батыр һәм фидакарь халык икәнен уннарча мәртәбә арттырып раслады. Илебезне һәм Европаны азат итүдә Татарстан сугышчылары батырлык үрнәкләре күрсәткәннәр. Татар сугышчыларының батырлыгына күренекле полководецлардан Советлар Союзы Маршалы Л.А.Говоров менә ничек бәя биргән:"Татар сугышчылары сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын - Ватанга чиксез биреллгәнлек, дошманга аяусыз нәфрәт, теләсә нинди авылыкларга да түзү сыйфатларын гәүдәләндерәләр. Алар Совет Ватаны алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтиләр". Йөз меңнән артык якташыбыз Советлар Союзының орден һәм медальләре белән бүләкләнгән.

Чыннан да, татарлардан 200 дән артык Советлар Союзы Герое бар. Халкыбызның каһарман улы Гази Заһитов Рейхстаг түбәсенә беренче булып Җиңү байрагын кадый. Мәшһүр полковник Исхак Гомәров полкы Гитлер канцеляриясен штурмлый. Брест крепостеның герое татар егете майор Петр Гаврилов тиңдәшсез батырлык белән дөньяны таң калдыра. Патриот -шагыйрь Муса Җәлил белән очрашкан, 1941 нче елның август аенда ук Берлинны өч мәртәбә бомбага тоткан очучы Гали Борһанов дошманны тетрәтә. Александр Матросовтан җиде ай элек, Әхмәт Мөхәммәтов 1942 нче елның июле иртәсендә күкрәге белән дошман дзоты амбразурасын каплый. Аның турында 352 нче укчы дивизиясенең "Вперед на запад" газетасында зурлап язып чыкканнар. Александр Матросовның да Минсәгыйть Шакирҗанов булуы беленде. Илебездә Советлар Союзы Герое исеменә һәм әдәбият өлкәсендә Ленин премиясе белән бүләкләнүгә лаек булган Муса Җәлил каһарманлыгын бөтен дөнья белә. Аның 10 көрәштәше Җиңүгә 45 ел тулган көннәрдә СССР Президенты Указы белән беренче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнделәр. Мондый мисалларны күп китерергә була.

2.2. Ә хәзер мин сезгә бабамның сугышчан юлы белән таныштырып үтәм. Бабам - Овчинников Василий Иван улы - 1924 нче елның 24нче декабрендә Тәкәнеш районының (хәзерге Мамадыш районы) Уткино авылында туган. 1934 нче елга кадәр авыл мәктәбендә 3 нче классны укып бетергәч, Вахит җидееллык мәктәбенең 5 нче классына кабул иткәннәр. 1937 нче елны Вахит җидееллык мәктәбен (ул чакта ТБУМ-тулы булмаган урта мәктәп дип аталган) Мактау грамотасы белән тәмамлаганнан соң, Мамадыш педучилищесена сынаусыз укырга кергән һәм аның тулы курсын 1940нчы елда тәмамлаган. 1940-1941 нче уку елында Ташлыяр авылында 1-Ш классларны укыткан. 1941-1942 нче уку елында аны Игенче авылы башлангыч мәктәбенә күчерәләр.

Бу вакытта авыр сугыш еллары була. 1942 нче елның 12 нче августында сугышка алынган. Аларга, урта белеме булган һәм сигезенче, тугызынчы классларны укып бетергән егетләргә, военком хәрби училищега алуны сорап гариза язарга тәкъдим иткән. 1942 нче елның августыннан 1943 нче елның апрель башларына кадәр Сарапул шәһәренә күчеп килеп урнашкан Смоленск пехота училищесында укыган. Анда аларны кыскартылган курс буенча урта белемле командирлар булырга укытканнар. Укулары беткәннән соң, лейтенант дәрәҗәсе биреп, ул Тула шәһәре янында яңа оешып килүче 121 нче аерым танк полкына взвод командиры итеп билгеләнә. 1943 нче елның 11 нче маеннан башлап хәрәкәттәге армия составында сугыш кырына керә, төрле операцияләрдә катнаша. Аннары аны 4 нче танк армиясе 2 нче гвардиянең моторлаштырылган укчы бригадасына взвод командиры итеп билгеләнә. Аларның армиясен төрле фронтларга күчерәләр, ул 2 нче Украина, 2 нче Белорусия фронтларында да сугыша. 1943нче елның 11нче маеннан 1945нче елның 2 нче маена Берлинны алу көненә кадәр взвод командиры сыйфатында сугышларда катнашкан. 1944нче елның 26нчы июнендә Москва-Минск юлы буйлап фашистларны куганда Белорусиянең Березина елгасы буена урнашкан Борисов шәһәренә җитәрәк ике аягы яралана. Төрле госпитальләрдә 19ноябрьгә кадәр дәвалана.. Төрле вакытта алган контузияләрнең тәэсире тигәндер, яралары төзәлеп беткәч тә авырып яткан.

Госпитальдән чыкканнан соң, Висла плацдармында сугышка кереп, Варшаваны һәм Польша территориясен азат итү өчен барган сугышларда, аннан соң Одер плацдармыннан башлап , Германиянең үз җирендә барган зур операциясендә катнашкан.

Икенче майга каршы төндә аларның танклары, урам сугышлары алып барып, Рейхстаг капкасы төбенә килеп җитәләр. Аларның танкистлары, шулай ук артиллеристлары Рейхстагта сугышучыларга ут белән ярдәм итәләр.

Бабамны сугышларда катнашкан, батырлыклары өчен "Кызыл йолдыз"," II дәрәҗә Ватан сугышы" орденнары һәм "Варшаваны азат иткән өчен", "Берлинны алган өчен", " 1941-1945 нче елларда Ватан сугышында җиңгән өчен" медальләре һәм күп кенә Мактау кәгазьләре белән бүләкләгәннәр. Сугыш беткәннән соң да әле аңа 1946 нчы елның октябренә кадәр Германиядә оккупаңион гаскәрләр составында рота командиры булып хезмәт итәргә туры килә.

һәм, ниһаять, гвардиянең өлкән лейтенанты дәрәҗәсендә 1946 нчы елның 10 нчы октябрендә туган авылына кайта. Ә авылда аны ул яраткан эше, укучылары көткән була. Яшь чагында сайлаган һөнәренә гомере буена тугрылыклы кала. Авылга кайтып, Казан педагогия институтының рус теле бүлеген тәмамлап, лаеклы ялга чыкканчы, бабам укытучы булып эшли. Әбием белән бергә 50 ел гомер итеп, алты бала тәрбияләп үстергәннәр.

Мин бабамның үзен күрмәсәм дә, батырлыгы белән бик горурланам, сугыш турында кинолар караганда аның ничек сугышканын күз алдына китерәм. Минем дә бабам - каһарман булган, чөнки ул бүгенге безнең матур тормышыбыз өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән. Без авылга кайткач, бабайның каберенә барабыз,чәчәкләр куябыз.

3. Әйе, бүгенге матур көнебез, тыныч күгебез өчен без аларга бурычлы. Ел әйләнәсендә бәйрәмнәр күп. Әмма шуларның берсе - Бөек Җиңү көне безгә аеруча якын. Бу көнне кешеләр Мәңгелек ут янына җыелалар, бер минут тынлык белән сугыш кырында ятып калган иптәшләрен искә төшерәләр, Ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргән дуслары күңелләрендә яңадан җанланалар. Аларның күз карашлары "Безне онытмагыз!"-дияләр кебек. Ә ветераннарның безгә буыннан-буынга күчәр васыять булып яңгыраган сүзләре ишетелә кебек: "Бәхет-шатлыкның нинди фаҗигалар белән яулап алынуын онытмыйк! Уяу булыйк, кешеләр!"

Быел 70нче тапкыр Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтәбез. Җиңү көненнән соң 70 ел үтсә дә, Ватаныбыз кичергән кайгы- югалтуларның очына чыккан юк әле. Исәбен- хисабын да белгән юк. Бердәнбер улын, ирен яки барлык улларын да фронтта югалткан аналарның кайгысын ничек үлчисең? Ачы хәсрәтеннән чәчләренә чал төшкән, вакытсыз картайган әнкәйләрнең дә инде күбесе вафат, урыннары оҗмахтадыр. Ә күпме ветераннар тән һәм җан газапларыннан иза чигә? Әйе, Бөек Ватан сугышыннан соң 70 ел үтте. Җирнең яралары күптән төзәлде. Кешеләрнең яңа буыннары үсте. Берлинны штурмлаган, Будапештны, Венаны, Бухарестны, Праганы азат иткән ветераннарның күбесе юк...Алар безне, киләчәк буыннарны уйлап, яу утына кергәннәр. Шуңа лаекмы соң без?

Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 70 ел тула. Зур югалтулар, күп корбаннар бәрабәренә алынган бу җиңү көне бөтен халык бәйрәме итеп билгеләп үтеләчәк. Җиңү җиңел яуланмады. Газиз гомерләр бәрабәренә, каһарманлык аша килде ул безгә. Әгәр көрәшче каһарманнарыбызны онытсак, безне тарих кичермәс. Ветераннар берсе арты берсе китә тора, алар санаулы гына калды. Мәрхәмәтлерәк булыйк без аларга, шәфкатьлерәк! Кеше булып калыйк! Әле хәзер дә, ул еллар искә төшкән саен, йөрәкне әрнү хисләре биләп ала. Бу онытылмас еллар тарих битләрендә генә түгел, ә кешеләрнең күңелләрендә мәңге сакланачак. Безнең буын сугыш дәһшәтләрен күрмәде. Без аны китаплардан укып, кинофильмнардан карап кына беләбез. Безнең дә әнә шундый дистә меңнәрчә каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, максатка нык омтылышы, рухи һәм физик ныклыгы, халкыбыз язмышын уңай хәл итү өчен героик көрәше безгә һәр эштә, һәр тарафта үрнәк булсын иде. Җирдә азат-имин яшәүдән дә

кадерлерәк ни бар?! Илебез халкы бу көнне 70нче тапкыр каршылый. Димәк, 70ел күгебез аяз. Моның өчен без каһарманнар алдында баш иябез.











Кулланылган әдәбият

  1. К. Кәрим. Ш. Рәкыйпов "Җиңү дәвам итә" Казан: Тат. Кит. Нәр., 1985.

  2. Бабам турында истәлекләр.





© 2010-2022