7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Каралды»

МБ җитәкчесе

________/Садыкова Р.Г./

Беркетмә №___1__

«__27 _»_ 08_2015

«Килешенде»

МАОУ
«Гимназия-интернат №4» укыту эшләре буенча
директор урынбасары ________/ Гыйззәтуллин Т.Р./

«_27_»_08 _2015

«Раслыйм»

МАОУ «Гимназия-интернат №4» директоры

________/Фаттиев М.М./

Приказ № 82

« 28 » 08 2015





7Б сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

предмет, класс

Минһаҗева Айсылу Мәлик кызы

укытучының Ф.И.О.

Педагогик киңәшмә

утырышында каралды


Беркетмә № 1 « 27 » 08 2015







Аӊлатма язуы

Эш программасы статусы

ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы» (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), 7 нче сыйныф ѳчен Ф.М. Мусин, Ә.М.Закирҗанов, И.Г. Гыйләҗева, Р.С. Шәвәлиева тарафыннан эшләнгән (Казан, Татарстан китап нәшрияты 2011) ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп тѳзелде.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуныӊ тѳп максаты һәм бурычлары:

- матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аӊлап кабул итү;

- тѳп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби теоретик тѳшенчәләрне белү;

- балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкыныӊ җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларныӊ әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;

- укучыларныӊ телдән һәм язма сѳйләмнәрен үстерү;

- әдәби әсәрне уку һәм анализлау;

- халык тарихын, мирасын ѳйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам,

мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, һ.б. тәрбияләү.

Программаның үзенчәлекләре

Укыту планында 7 нче сыйныфта татар әдәбиятына атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан тематик план"Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы»на (Казан, «Мәгариф», 2010 ел) нигезләнеп төзелде. Программада 68 сәгать каралган, әмма әлеге сыйныфта татар әдәбияты атнага бер генә сәгать булу сәбәпле, күп кенә язучы һәм шагыйрьләрнең тормыш юлларын һәм иҗатларын өйрәнү кыскартылды. Ул укучыларга өйдә мөстәкыйль уку өчен биреп җибәрелә. Шулай ук сыйныфтан тыш уку дәресләре һәм кайбер сочинениеләр дә дә өй эше итеп бирелә.Шулай итеп, барлыгы - 35 сәгать карала.







Программа буенча бүленеш

Теманың исеме

Сәг. с

Кыскача эчтәлеге

1

Габдулла Тукай

5

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне тирәнәйтү; хикәя белән танышу, "Шүрәле" поэмасы белән танышу; туган як табигатенә хөрмәт тәрбияләү, Хикәя белән танышу; әсәрдә бирелгән төп мәсьәләләрне билгеләү.Поэма һәм лирик герой турында төшенчә бирү.

2

Байназар Әлменов.

1

Татар рәссамнарының иҗаты белән таныштыру

3

Композиторлар. З. Ф. Яруллиннар.

2

Татар композиторлары иҗаты белән таныштыру; "Шүрәле" балеты буенча фикер алышу; музыка сәнгатенә карата кызыксыну уяту

4

Фатих Әмирхан

2

Язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштыру; Хикәянең идеясен ачыклау; образларга характеристика бирү;

5

Мәҗит Гафури

3

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү; язучы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү;

6

Галимҗан Ибраһимов

5

Г. Ибраһимов биографиясе белән танышу; хикәяне укып аңлауга ирешү; Әсәрне укып анализлау; образларга характеристика бирү; атларга карата хөрмәт тәрбияләү;

7

Гадел Кутуй

5

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; нәсер анры турында төшенчә бирү; әсәрне сәнгатьле уку; Рөстәм образына характеристика бирү

8

Хәсән Туфан

4

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, шигырьләренә анализ ясау, Шигырьнең эчтәлеген укучыларга төшендерү, темасын, идеясын ачыклау; кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү

9

Г. Кашапов

2

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; әсәрнең эчтәлеген аңлау; туган җиргә карата хөрмәт тәрбияләү, әсәрне сәнгатьле уку; образларга характеристика бирү

10

Зифа Басыйрова

1

Җырчының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; татар халкының бөек җырчылырына карата хөрмәт тәрбияләү; җыр сәнгатенә мәхәббәт уяту

11

Роза Хафизова

4

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; әсәрнең эчтәлеген аңлау;

12

Ибраһим Салахов.

4

таныштыру; әсәрнең эчтәлеген аңлау; шәхес культы фаҗигасе, чор үзенчәлекләре белән таныштыру; әсәрне укып анализлау; образларга характеристика бирү

13

Зыя Мансур

2

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; әсәрнең эчтәлеген аңлау;

14

Әмирхан Еники

5

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; әсәрнең эчтәлеген аңлау; әсәрне сәнгатьле уку; образларга характеристика бирү;

15

Рафаэль Төхвәтуллин.

2

Әсәрне сәнгатьле уку; образларга характеристика бирү

16

Гөлшат Зәйнашева

2

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; шигырьне укып аңлау, анализлау, туган илгә хөрмәт тәрбияләү

17

Тәүфикъ Әйди

1

Журналист, чит илдәге милләттәшебезнең тормыш юлы белән таныштыру;

18

Бәйләнешле сөйләм үстерү

13

Укучыларның үз фикерләрен төгәл, матур, аңлаешлы итеп тыңлаучыга җиткерә белү

19

Сыйныфтан тыш уку

5

20

Нәүрүз

1


Өйрәнелә торган материалның сәгатьләргә бүленеше

Теманың исеме

Сәгать саны

1

Габдулла Тукай

4

2

Байназар Әлменов.

1

3

Композиторлар. З. Ф. Яруллиннар.

1

4

Фатих Әмирхан

2

5

Мәҗит Гафури

2

6

Галимҗан Ибраһимов

2

7

Гадел Кутуй

2

8

Хәсән Туфан

2

9

Г. Кашапов

2

10

Зифа Басыйрова

1

11

Роза Хафизова

2

12

Ибраһим Салахов.

2

13

Зыя Мансур

1

14

Әмирхан Еники

2

15

Рафаэль Төхвәтуллин.

1

16

Гөлшат Зәйнашева

1

17

Тәүфыйкъ Әйди

1

18

Бәйләнешле сөйләм үстерү

3

19

Сыйныфтан тыш уку

3

Барлыгы

35


7 нче сыйныф укучыларының татар әдәбияты буенча әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

  • Дөнья халыклары әкиятләрен аера белү;

  • Мәкальләр, табышмаклар һәм кешенең тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен аңлау;

  • Әкиятләр, аларның төрләрен, геройларының төп сыйфатларын;

  • Хикәя, фантастик хикәя, очерк, повесть, нәсерне аера белү;

  • Автобиографик повестьны;

  • Шигырь һәм поэманың үзенчәлеген белү;

  • Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү;

  • Уңай герой, тискәре герой, лирик герой төшенчәләрен белү;

  • Әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү;

  • Татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белү;

  • Әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера, сынчы кебек терминнарны аңлата белү.

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Төп эшчәнлек төрләре

- ѳйрәнгән әдәби әсәрнеӊ эчтәлеген белү;

- классик әдипләрнеӊ тормыш һәм иҗат юлларыныӊ тѳп фактларын истә калдыру;

- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау, укыган буенча план тѳзү;

- геройларга характеристика бирү;

- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру, автор позициясен ачыклау;

- укыганга үзеӊнеӊ мѳнәсәбәтеӊне белдерү, әсәрне (ѳзекне) сәнгатьле итеп уку.


Белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары

Эш төрләре

"5"ле

"4"ле

"3"ле

"2"ле

1

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5тән артык хатасы булган эшкә

2

Диалогик сөйләм

(репликалар саны - 8)

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда

3

Монологик сөйләм

(фразалар саны - 9)

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы монологик сөйләм өчен

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хаталы монологик сөйләм өчен

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хаталы монологик сөйләм өчен

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага мнолог този алмаганда

4

Уку

(65 - 70 сүз)

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда


Сочинение бәяләү нормалары


Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк; план (яки плансыз) эзлекле язылган; теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган

1орфографик яки пунктацион (яки грамматик) хата бар

"5" ле куела

2

Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелегендәартык әһәмияте булмаган бозу сизелә; тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган

2 орфографик, 1 пунктацион (яки грамматик) хата бар

"4" ле куела

3

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул, нигездә, дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик, 2 пунктацион, 1 грамматик хата бар

"3" ле куела

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

Орфографик хаталарның саны 3 тән, пунктацион хаталарның саны 2 дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

"2"ле куела

5

Төгәлсезлекләр билгесе "2"ле кую нормасыннан артып китә.

Төгәлсезлекләр "2"ле кую нормасыннан артып китә.

"1"ле куела









Татар әдәбиятыннан календарь-тематик план


Дәреснең темасы

Дәрес типы, метод һәм технологияләр

Көтелгән нәтиҗә

Җиһазлау

Өй эше

Сәг

.саны

Үт.

ва-кы-ты

Факт.

ва

кыт

Ис-

кәр-мә




1

Габдулла Тукай. "Исемдә кал-

ганнар"хикәясе.

Сүзлек эше; укытучы сүзе; уку;

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне тирәнәйтү; хикәя белән танышу

Шагыйрьнең портреты, "Исемдә калганнар" китабы, аудиотасма, рәсемнәр.(презента-

ция)

Шагыйрьнең биографиясен сөйләргә

1

05.09

2

"Исемдә калганнар" хикәясе.

Сүзлек өстендә эш; укытучы сүзе; уку; фикер алышу.

Хикәя белән танышу; әсәрдә бирелгән төп мәсьәләләрне билгеләү

Шагыйрьнең портреты, "Исемдә калганнар" китабы, аудиотасма

Хикәяне укып бетерергә

"Мәсәлләрен" укырга(кл.тыш уку)

1

12.09

3

Г. Тукайның"Ту-

ган авыл","Кичке азан" шигырьләре

Әңгәмә; сүзлек эше; сәнгатьле уку;

Сәнгатьле уку; шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү

Шагыйрь портреты, шигырьләр җыентыгы, аудиотасма

"Туган авыл" шигырен ятларга

1

19.09

4

Г.Тукайның"Шү-рәле"поэмасы.

Әңгәмә; сүзлек эше; сәнгатьле уку;

"Шүрәле" поэмасы белән танышу; туган як табигатенә хөрмәт тәрбияләү

Шагыйрь портреты, шигырь җыентыгы, аудиотасма, рәсемнәр, иллюстрацияләр.

"Шүрәле" әкиятеннән өзек ятларга

1

26.09

5

Байназар Әлменов.

Аңлату; әңгәмә

Татар рәссамнарының иҗаты белән танышу

Рәссамның портреты, картиналары

Рәссамның биогр. өйрән.

1

03.10

6

Композитор. Заһидулла. Яруллин. Композитор Фәрит Яруллин.

Балет турында төшенчә

Аңлату; музыка тыңлау; әңгәмә; сүзлек өстендә эш;

Татар композиторлары иҗаты белән танышу; "Шүрәле" балеты буенча фикер алышуда катнашу

Композиторларның портретлары, аудиоязмалар.

Алар турында мәгълүмат табарга

1

10.10

7-8

Ф. Әмирханның иҗаты турында белешмә. "Март каһарманы" хикәясе.

Язучының иҗаты белән таныштыру.Уку; фикер алышу; төп фикерне табу;

Хикәянең идеясен ачыклау; образларга характеристика бирә белү

Язучының портреты, әсәрләре; китап-ан күргәзмә

Г. Ибраһимов-

ның "Табигать балалары"хи-кәясен укырга.

2

17.10

24.10

9

Сыйныфтан тыш уку(ирекле,үзлә-ре укыган әсәр-

ләр буенча сөй-

ләшү).

Сөйләү,әңгәмә

Укыган әсәрнең эчтәлеген сөйли белү,идеясен таба белү

Китаплар

Әдәби әсәрләр укуны дәвам итәргә

1

31.10

2 чирек-7 сәг.

10-11

М. Гафуриның тормыш һәм иҗат юлы турында белешмә. "Сарыкны кем ашаган","Ике чебен"мәсәлләре.

Язучының тормыш һәм иҗат юлы турында белешмә бирү.Сәнгатьле уку;

язучы иҗаты белән кызыксыну.Мәсәл жанрының үзенчәлеге

Язучының портреты; әсәрләре;

Биография сөйләргә." Анам теле"ши-

гырен ятларга.

2

14.11

21.11

12-13

Г. Ибраһимовның иҗаты турында белешмә бирү. "Алмачуар" хикәясе.

Сәнгатьле уку; әңгәмә;

Әсәрне укып анализлау; образларга характеристика бирү;

Язучының портреты; әсәрләре; аудиотасма; рәсемнәр

Хикәя буенча рәсем ясарга

2

28.11

05.12

14

Г.Кутуй.Тормыш һәм иҗат юлы . ."Сагыну" нәсере.

Тормыш һәм иҗат юлы турында бе-

лешмә бирү.

Сәнгатьле уку; фикер алышу;

Әсәрне сәнгатьле итеп, өлешләргә бүлеп уку; нәсер жанры турында белешмә.

Язучының портреты; әсәрләре; диск,рәсемнәр

Өзекне ятларга."Ми-нем сагыну хисләрем"дигән темада кечке-нә сочинение язарга

1

12.12


15

Г. Кутуйның "Рөстәм маҗаралары"хикәя-се

Аңлату; әңгәмә; сүзлек эше; сәнгатьле уку;

Әсәрне сәнгатьле уку; Рөстәм образына характеристика бирә белү

Г. Кутуйның "Маҗаралар дөнья-

сында"китабы

Г.Кутуйның "Рәссам"хикәя-сен укырга.

1

19.12

16

Х.Туфан.Шагыйрь турында белешмә Х. Туфан"Талантлы син ,Кеше туга

ным"шигыре..

Укытучы сөйләве; әңгәмә;сәнгатьле уку

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белү

Шагыйрьнең портреты; шигырьләр җыентыгы

Шигырьләрен укырга

1

26.12

3чирек-10сәг.

17

Х. Туфан "Киек казлар"шигыре.

Сәнгатьле уку; фикер алышу;

Шигырьнең эчтәлеген белү, темасын, идеясен ачыклау; кү-

черелмә мәгьнә турында төшенчә бирү

Шагыйрьнең портреты; шигырьләр җыентыгы; диск

Сәнг. укырга

1

17.01


18

Зифа Басыйрова иҗаты.Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше.

Укытучы сөйләве; әңгәмә;

Җырчының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; татар халкының бөек җырчылырына карата хөрмәт тәрбияләү;

Пластинкалар.,портре-ты

105 бит бирем.Г.Гобәйнең"Ләйсән яңгыр" хик.укырга

1

24.01

19

Сыйныфтан тыш уку.Газиз Каша-пов"Киек каз юлы"

Сәнгатьле уку; фикер алышу; төп фикерне табу;

Идеясенә төшенү

Язучының портреты,китаплары

1

31.01

20-21

Р. Хафизова. Тормыш юлы,

иҗаты турында белешмә."Кашка-рыйлар озын гомерле" әсәре.

Сәнгатьле уку; фикер алышу;

Әсәрне сәнгатьле итеп, өлешләп уку; төп фикерне табу;образларга характеристика бирү

Р. Хафизованың "Кашкарыйлар озын гомерле" исемле китабы

Эчтәлек сөйләргә,сурәтләү чараларын табарга

2

07.02

14.02

22-23

И. Салахов. Язучы турында белеш-

мә."Колыма хи-

кәяләре".

Аңлату; әңгәмә; сүзлек эше; сәнгатьле уку;

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; әсәрнең эчтәлеген аңлау; шәхес культы фаҗигасе, чор үзенчәлекләре белән танышу; Әсәрне сәнгатьле уку; образларга характеристика бирү

Язучының портреты; әсәрләре; И. Сала-

ховның "Колыма хикәяләре" китабы, диск

Биография сөйләргә. Эчтәлеген сөйләргә

2

21.02

28.02

24

Сыйныфтан тыш уку Ф.Шәфигул-

лин"Бер малай.,өч аргамак"хикәясе

Әңгәмә; сүзлек эше; сәнгатьле уку;

Эчтәлекне аңлау, әсәрне сәнгатьле уку;

Язучының портреты,китаплары.

Башка хикәялә-рен укырга

1

07.03


25

Зыя Мансур. Иҗаты турында белешмә."Таңсы-лу" әкияте.

Аңлату; әңгәмә; сүзлек эше; сәнгатьле уку;

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; әсәрнең эчтәлеген аңлау

Язучының портреты; әсәрләре; рәсемнәр

Биография сөйләргә.Әкият буенча сораулар төзергә

1

14.03

26

Б.с.ү."Мин дуслыкны ничек аңлыйм?"дигән сочинение

Әңгәмә,мәкальләр уйлау

Сөйләм һәм язма телләрен бай итү,фиерли белү

"Татар халык авыз иҗаты.Мәкальләр"ки-

табы

Язып бетерергә

1

21.03

27

Ә. Еники. Язучы турында белеш

мә."Кем җырла

ды?"хикәясе

Аңлату; әңгәмә; сүзлек эше; сәнгатьле уку;

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; әсәрнең эчтәлеген аңлау;

Язучының портреты; әсәрләре;(презента-ция)

1

28.03

4чирек-9сәг.

28

Ә. Еники. "Матурлык"хи-кәясе.Әдәби әсәр-ләрдә психоло-

гизм

Сәнгатьле уку; фикер алышу

Әсәрне сәнгатьле уку; образларга характеристика бирү;

Әдәби әсәрдә психологизм төшен чәсен белү

Язучының портреты; әсәрләре; хикәягә иллюстрация,(презен-тация)

Өзекне ятларга

1

04.04

29

Сочинение "Аналар матурлыгы нәрсәдә?"

Әңгәмә

Сөйләм телләрен үстерү,фикерләрен әйтә белергә күнектерү

"Аналар"турында җыр дискы

Язып бетерергә

1

11.04

30

Сыйныфтан тыш уку(ирекле)

Әңгәмә; сүзлек эше; сәнгатьле уку;

Әсәрнең төп идеясен аңлатып бирү

Республикада истәлекле урыннар-мәгъ

лүмат тупларга Китаплар уку-

ны дәвам итәр

гә

1

18.04

31

Р. Төхвәтуллин. Иҗаты турында белешмә."Балам көлүе"хикәясе

Аңлату; әңгәмә; сүзлек эше; сәнгатьле уку; эчтәлек сөйләү

Әсәрне сәнгатьле уку; образларга характеристика бирү

Язучының портреты; әсәрләре

Эчтәлеген сөйләргә.

1

25.04

32

Г. Зәйнашева иҗаты."Туган җирем -Татарстан" шигыре

Аңлату; әңгәмә; сүзлек эше; сәнгатьле уку

Шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; шигырьне укып аңлау, анализлау,

Шагыйрьнең портреты; шигырьләр җыентыгы.

Ятларга,шагыйрә турында мәгълүмат тупларга

1

02.05

33

Тәүфыйк Әйди.Иҗаты турында белеш-

мә."Йөртә безне язмышлар" сәяхәтнамәсе

Аңлату; әңгәмә; сүзлек эше; сәнгатьле уку;

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; әсәрнең эчтәлеген аңлау;

Язучының портреты; әсәрләре

Биография сөйләргә,чит илләрдәге милләтәшләре

без дигән тема

да мәгълүмат тупларга

1

09.05

34

Нәүрүз бәйрәме.

Әңгәмә; сүзлек эше

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән танышуны дәвам итү

Рәсемнәр; китаплар,презентация

Материаллар тупларга

1

16.05

35

Йомгаклау контроль эше.Әңгәмә.

Еллык белемнәрен тикшерү

Чәчмә һәм тезмә әсәрләр буенча фикерләрен әйтә белү

Презентация

-

1

23.05


Кулланылган әдәбият исемлеге

Программа

"Рус телендә урта (гомуми) белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. 1-11 сыйныфлар" ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. - Казан: "Мәгариф", 2010.

Дәреслек

Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова. Татар әдәбияты. 7 нче сыйныф. - Казан: "Мәгариф", 2010.

Өстәмә әдәбият

  1. Н.В.Максимов. Урта мәктәптә татар теле укыту: укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: "Мәгариф", 2004.

  2. З.Н.ХӘбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина. Диктантлар җыентыгы. 5-11 нче сыйныфлар өчен. - Казан: "Мәгариф", 2004.

  3. Н.В.Максимов, С.М.Трофимов. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 нче сыйныфлар өчен. - Казан: "Мәгариф", 1998.

  4. З.Н.Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы". - Казан: "Мәгариф", 1994.

  5. Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. - Казан: "Мәгариф", 2003.

  6. Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: "Мәгариф", 1994.




7 нче сыйныф укучыларына йомгаклау контроль эше өчен сораулар


  1. Г.Тукай кайда һәм кайчан туа? Ул яшәгән төбәкләрнең схемасын сызып күрсәтегез.

  2. Г.Тукайның "Туган авыл" шигыреннән өзек ятлап күрсәтергә.

  3. "Шүрәле" балетына көйне кем язган?

  4. "Алмачуар" әсәрен кем язган? Закирнең атка мөнәсәбәте нинди?

  5. "Сагыну " нәсеренең авторы. Сагыну хисләре нинди вакыйгалар белән бәйләнештә бирелгән?

  6. Нәрсә ул поэма? Мисал китерегез.

  7. Нәрсә ул нәсер? Мисал китерегез.

  8. Нәрсә ул мәсәл? Мисал китерегез.

  9. Рафаил Төхвәтуллинның "Балам көлүе" нәсерендә әйтергә теләгән фикерен аңлат.

  10. Татар халкының нинди бәйрәмнәрен беләсез? Нәүрүз нинди бәйрәм ул?

  11. Сугыш турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар? Ә.Еникинең "Кем җырлады" хикәясендә җырның кешегә тәэсире турында аңлатыгыз.

© 2010-2022