Фольклор Исем уйлау йоласы Бащлангыч балалары очен жыр-биюле сценарий

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Балага исем уйлау.

Бишек уртада тора (2-3 кыз бала чыгалар).

  • Сеңлем, энекәшкә исем кушабыз бүген әле без исем дә сайламдык.

  • Бик матур исем кирәк энебезгә...

  • Әйе апам, әле мичкә күмәч тә тыкмадык, әлбә дә пешмәгән, тиз бул тиз -бул хәзер кунаклар килеп җитә бит.

  • Ник кычкырып сөйләшәсез, бәбәй уянды бит.

( баланы тирбәтәләр, бишек җыры җырлыйлар)

Бәү - бәү итә энекәш,
Вакыт җиткән йокларга.
Абыйларга, апаларга
Кечкенә балаларга.

Көн үтте, ә кояшны
Кара карга урлаган.
Нәни энекәшебез
Әле йоклап туймаган.

Энебез дәү-дәү үсә.
Ай бишектә төн үтә.
Шул төн үткән вакытта
Дәү егет бәү-бәү итә.

(Кунаклар килә)

Малай: -Әссәләмәгәләйкем,

Исәнмесез, саумысез,

Нигә саумыйсыз кәҗә.

Каршылагыз хөрмәт белән

Күчтәнәч тулы әрҗә.

Кыз:

Килдегезме, кунаклар,

Түрдән узыгыз әйдә!

Мичтә күмәч, җамаякта

Изелеп пешкән әлбә.

Малай:

Күчтәнәчнееееее җәлләмәдек

Алып килдек мул итеп.

Бәбине күрсәтсеннәр, дип

Апаларына -читеееек.

Кыз:

Күз тимәскә шомырт куйдык

Салдык олы имезлек.

Бүген мунча юындыргач

Көчек күлмәк кигездек.

  • Нинди күлмәәәәк?

  • Баланың беренче күлмәген көчек күлмәге дигәннәр борыннгылар.

  • ӘӘӘӘ, Әйтегез соң, исеме ничек сабыйның?

  • Исемне бергәләп уйларбыз инде.

  • Әйдәгез, бездән калмаган, исемнәр беләбез без, уйлашыйк. Әллә бармак уены белән башлыйкмы?

  • Әйдәгез,алайса, башлыйк.

Бергәләп җырлыйлар берәү санаү рәвеше китерә: ( түгәрәкләнеп)

Бармак уены чыккан ,диләр

Оталсам ярар иде.

Иң матур затлы исемне

Мин тапсам ярар иде.( Берәүне чыгара. Тегесе кисәк кенә):

  • Минсара ! Шат күңелле, ачык , дигән сүз!

  • Кит моннан, сабыебыз ир бала бит!

(җыр, тагын берәүне чыгаралар)

-Мөхәммәтгариф! Укымышлы дигән сүз!

- Авылыбызда 12 Гариф бир, шул җитеп торыр мәллә?....

-Ярар, алайса . (җырлыйлар, тагын берәү кала)

  • Байтуган! Байтуган булсын!

(бергәләп)

Булсын, булсын, бик күркәм,

Туры килсен үзенә.

Бай күңелле егет булып

Үссен безнең кечкенә.

Аллага шөкер, исем уйлап таптык бит! Әйдәгез , Мулла бабай килгәнче җырлы уен уйнап алыйк, Байтуган да ишетсен!

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Йомшак мендәр ярата.

(Тукап биеп торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри):

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр -

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

Түгәрәкле уйнаганда

Әйләнеп җырлаганда.

Күңелле дә булмас иде

Сез дуслар булмаганда.

Алсу чәчәкнең таҗына

Кунган зәңгәр күбәләк

Яшәү рәхәт, көн күңелле,

Дуслар белән бергәләп!

Баланы алып,яратып кереп китәләр.


© 2010-2022