Научно-исследовательская работа по теме М. Мирза

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:





"Мөхәммәт Мирза шигырьләрендә, әсәрләрендә шәхес язмышы"


Сорокина Анна Сергей кызы

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының

Речное төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы



Фәнни җитәкчесе:

Мигушина Вера Ефим кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Эчтәлек

Кереш

Төп өлеш

  1. Мөхәммәт Мирзаның тормыш юлы

  2. Мөхәммәт Мирзаның әсәрләрендә, шигырьләрендә шәхес язмышы

  3. Иҗаты турында матбугат фикерләре

Йомгаклау

Кулланылган әдәбият исемлеге






Кереш.

Рухи камиллеккә омтылган кешелекне тәрбияләү чарасы буларак, әдәбиятның, сәнгатьнең, театрның роле бәяләп бетерә алмаслык зур. Без моны хәзерге заманның алдынгы иҗат вәкилләренең эшчәнлеге мисалында да ачык күрәбез. Мөхәммәт Мирза шигырьләре белән укучыга зур яңалык китерде.

Фәнни эшебезнең темасы - "Мөхәммәт Мирза шигырьләрендә, әсәрләрендә шәхес язмышы".

Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягын­нан да Мөхәммәт Мирзаның иҗаты күптармаклы һәм бай.

Максат - Мөхәммәт Мирзаның тормыш юлы һәм аның шигырьләрендә, әсәрләрендә шәхес язмышы

Максаттан чыгып, без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:

-Мөхәммәт Мирзаның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү;

- шигырьләргә карата үз мөнәсәбәтебезне белдерү.

Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты -Мөхәммәт Мирза иҗаты; предметы -шигырьләре, әсәрләре.

Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод-алымнар кулланылды: күзәтү, гомумиләштерү, тикшеренү, эзләнү, анализлау, нәтиҗә ясау.

Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш керештән, төп өлештән, йомгаклау һәм кулланган әдәбият исемлегеннән тора.



Төп өлеш.

1.1. Мөхәммәт Мирзаның тормыш юлы

Шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов) 1952 елның 3 декабрендә (рәсми документларда - 1953 елның 3 гыйнвары) Татарстанның Актаныш районы Чал-манарат авылында туган. Сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне күрше Такталачык авылы мәктәбендә укып ала. Мәктәптән соң, 1970-1971 елларда, Чалманаратта клуб мөдире булып эшли. 1971 -1975 елларда ул - Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате-режиссура бүлеге студенты. Институтны уңышлы тәмамлап, 1976-1977 елларда хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Актанышта җирле радиотапшырулар оештыру мөхәррире һәм 1979- 1984 елларда ВЛКСМның Актаныш район комитеты беренче секретаре булып эшли. 1984-1996 елларда Мөхәммәт Мирза Актаныш районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары һәм 1998 елдан 2001 елга кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгының Актаныш районы буенча мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 2001 елдан ул - Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары хезмәтендә. 2005 елда исә Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды.

Әдәби иҗат эшенә Мөхәммәт Мирза мәктәп елларыннан ук тартыла. Әдәбиятның, бу очракта татар шигъриятенең олы мәйданына исә ул узган гасырның сиксәненче елларында килеп керә. Ул - күп кенә лирик шигырьләр, җырлар, поэмалар, хикәяләр, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр авторы. Шулай да төп иҗат өлкәсе - поэзия. Ул - классик Шәрык поэзиясе традицияләрендә иҗат ителгән фәлсәфи, фәлсәфи-лирик, эпик эчтәлекле әсәрләр тарафдары. Аның татар поэзиясендә соңгы чорларда онытылып торган шигъри формаларга мөрәҗәгать итүе һәм бу юлдагы уңышлы иҗат үрнәкләре, кыю тәҗрибәләре җитди игътибарга лаек. Ул - кыска шигырьләр, дүртьюллыклар, газәлләр, робагыйлар остасы. Аның бу төр шигъри әсәрләре фәлсәфи фикеренең тирәнлеге, теленең байлыгы һәм үткенлеге, халыкчан образлылыгы белән аерылып тора. Әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, Мөхәммәт Мирза - заманның, чорның катлаулы халәтен-вазгыятен, гамен-сулышын нечкә тоеп, күңеле аша уздырып, фәлсәфи фикерләр белән эретелгән, афоризм дәрәҗәсенә җитеп чарланган шигъри телле, ихлас, садә хисләр шагыйре.

Мөхәммәт Мирза эпик жанр әсәрләре - поэмалар иҗат итүдә дә актив эшли. Аның «Әнкәйне сагыну», «Агыйделдә ак пароход», «Турашыр», «Без бабайларсыз үстек», «Сабантуй» һәм башка поэмалары халык, ил, кеше язмышларын тирән психологик хис-кичерешләр, образлы тел-сурәтләр аша сәнгати югарылыкта гәүдәләндерүе белән сокландыра. Шагыйрьнең «Әнкәйне сагыну» поэмасы буенча республика телевидениесендә, ә «Агыйделдә ак пароход» поэмасы буенча республика радиосында махсус тапшыру-композицияләр эшләнде. Мөхәммәт Мирзаның лирик шигырьләренә өч дистәгә якын җырлар иҗат ителгән.

М. Мирза татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен актив пропагандалаучы күренекле шәхес буларак та күпләргә билгеле. 1987 елда ул Актаныш районында «Агыйдел дулкыннары» исемле әдәби иҗат берләшмәсен яңадан җанландырып җибәрә, 1991-2002 елларда бу берләшмәгә җитәкчелек итә. 1996 елда Татарстан китап нәшрияты әлеге берләшмә әгъзалары әсәрләреннән төзелгән «Агыйдел дулкыннары» исемле күләмле җыентык бастырып чыгара. Соңга таба да берләшмә әгъзаларыннан унике авторның төрле нәшриятларда уналты исемдә мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Соңгы ун-унбиш ел эчендә әдәби берләшмәдә иҗат чыныгуы алган егермеләп егет һәм кыз әдәбият-сәнгать өлкәсендә ныклап үз урынын тапты, ике кеше Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алынды.

М. Мирза - республикада үз әсәрләрен һәм татар шагыйрьләренең әсәрләрен сәхнәдән укучы нәфис сүз остасы буларак та абруй казанган шәхес. Ул әзерләгән сценарийлар буенча һәм аның үз башкаруында Татарстан радиосы һәм телевидениесендә дистәләгән әдәби-нәфис тапшырулар оештырылды. Ул республиканың мәдәни тормышында актив катнаша, милли сәнгатьне үстерү юнәлешендә яңа проектлар, программалар төзегәндә үзенең эшлекле тәкъдимнәре белән булыша, халкыбызның традицион йолаларын, бәйрәмнәрен кайтару, республикадан читтә яшәүче милләттәшләр белән мәдәни багланышлар урнаштыру, мәгърифәтчелекне җәелдерү кебек эшләрдә үзеннән нәтиҗәле өлеш кертә.







1.2.Мөхәммәт Мирзаның әсәрләрендә, шигырьләрендә шәхес язмышы

М.Мирзаның "Сабыйлык хәтирәсе" әсәрендә автор үзенең балачагын искә төшерә...

"Түрдә - киштә, бер очында: ашъяулыкка төйнәлмичә энекәй төреп куелган; бер очында: ак яулыкка дүрт почмагыннан төйнәлеп, сабаклар төреп куелган - Әнкәйдән һәм Әбекәйдән « Рөхсәтсез кагылмаска!» колакка киртеп куелган... ...Әнкәйнең мичтән кайнар энекәйләр чыгарганын барыбыз да тын алмый карап утырабыз... Агач көрәгенә утыртып, мич авызына тартып китерүгә, өйгә рәхәт тәмле ис таралып, борынны ярып керә, авыз суларын китерә... Әнкәй аларны, кабарып пешкән алты түгәрәк эпекәйне, өстәлгә түшәлгән ястык өстендә җәелгән ашъяулыкка тезеп сала - шулай йомшакка җәеп салгач, кайнар энекәй кабарган рәвешен югалтмый...

Энекәйләр алынып бетүгә, мичкә бәрәңге тәгәрәтә дә мич капкачын янә ябып куя әнкәй. Өстәлдәге эпекәйләр сүрелеп, ялан кулга алырлык булганчы, мичтәге бәрәңгеләр пешеп чыга. Әнкәй тимер кисәү агачы белән аларны мич авызыннан тартып чыгара да сай табага тутырып өстәлгә китереп куя. Өй эчең тагын да рәхәтрәк тәмле ис басып ала. Без - биш малай, ике кыз - эскәмиягә килеп урнашабыз. Әнкәй, чоланга чыгып, катык алып керә. Аңа җылытылган сөт салып болгата да ике-өч җамыякка салып өстәлгә китереп утырта. Аннары тугыз агач кашыкны алып бирә. Ул арада чаршау эчендә ятып ял иткән әткәй, протезларын киеп, өстәл янына килеп утыра.

Әнкәй шул чакта җиделе лампаның филтәсен күтәрә һәм бүлмә бермә-бер яктырып китә. Әткәй өстәл янына утыруга, әнкәй, алъяпкычына салып, җылы эпекәйне өстәлгә китереп куя. Шуннан соң ул аны пычак очын бераз кертеп, калын-калын телемнәр итеп билгели дә, куллары белән сындырып алып, башта әткәйгә, аннары безгә бүлеп бирә. Шул рәвешле җылы энекәй, кабыгы үтә күренмәле булып юкарып пешкән кайнар бәрәңге һәм куе сөткә болгатылган салкынча катык белән ун кешелек гаиләбез кичке ашын үткәрә... Ә-ә, иң мөһимен истән чыгарганмын икән әле. Эпекәйне бүлеп бирүгә, әнкәй бишектән сигезенче бәбиен - кече энебезне кулына алып килә дә әткәй янәшәсенә килеп утыра. Изүләрен ачып сабыйга күкрәген каптыра һәм үзе дә безнең белән бергә җылы эпекәй белән мичтә тәгәрәткән кайнар бәрәңге ашый. Бераздан өстәл өстендә буш савыт-саба, бәрәңге кабыгы өеме, анда-санда тамган катык, эпи валчыклары һәм ялтыратып яланган, тешләп кителеп беткән бизәкле агач кашыклар гына кала. Без идәнгә җәелгән урынга ятып йокыга киткәч тә, әле әнкәйнең мең төрле эше кала... Эшләре бетсә, әнкәй төпчекне бишегенә сала да, бишекне аяклары белән тибрәтеп, кулларына бәйләм алып бәйли башлый. Үзе көйли-көйли бишек тирбәтә, үзе көйли-көйли бәйләмен бәйли әнкәй. Бишек көенә без дә йоклап китәбез... Әнкәйнең утны кайчан сүндереп, кайчан йокларга ятканын да, кайчан йокыдан торганын да без күрмибез... Ул иртән торып, абзарга чыгып малларны карап, сыер савып кергәч, самавырын куеп, ул кайнап чыккач, сабыйны имезеп алгач кына безне уята иде. Без бераз үсеп кул арасына керә башлагач та, әнкәйнең эше һич тә җиңеләймәде. Зурларыбыз, авыл мәктәбендә укуларын тәмамлап, шәһәргә укырга китә тордык... Безне - кечеләребез, кечеләребезне бишектәгеләр алыштырды. Иң өлкән абыебыз армиядән хезмәттән кайтканда, аны унберенче төпчегебез бишектә каршылады."

Балачакның онытылмас истәлекләре бихисап күп, әмма иң җанга якыннары әнкәебез. Гомумән, М.Мирзаның әсәрендә әнисенә җылы мөнәсәбәтен күрәбез. Аның әлеге тематикага килүе шәхси биографиясе белән бәйләнгән.

Кайчагында М.Мирза миңа сикәлтәле юлдан алга ыргылучы җайдакны хәтерләтә.

Кая ашыга ул?

Ул аны үзе дә белмидер.

Борын канатларын киергән атны ул түгел, ә шигырь җене камчылый.

Шуңа да юлдагы сикәлтәләр кайчак шигырьләргә дә күчә.

Табигый.

Мирза шигырьдә кыланмый, уйнамый, кемнедер, осталыгы белән шаккатырырга җыенмый, ул шигырь булып яши.

Кемгә бу ошый, кемгә ошамый.

Һәркемгә дә ошарга шигырь, кем әйтмешли, акча түгел.

Аның ашыгуын аңлыйм мин... офыклар күзенә кызыл төшкән... үләннәр күзендә - ак...

Мәңгелек җиленә шагыйрь йөрәге сизгеррәк.

Мин - көзге шигырь…

Араламагызчы

Көзге төскә кереп януымнан;

Янып-ялкынланып - азаккача! -

Алтын төскә кереп калуымнан...

Алтын төсләргә төренеп ап-ак кышларга керү хыялыннан безне кем аралый ала?

Беркем дә ...

Безнең бәхетебез дә, бәхетсезлегебез дә шунда.

"Яшәр өчен"

Кинәттән атылган йолдыз

Йөрәгелмә кадалса,

Чыкканда җанымны озатып,

Җиде адым баралсам,

Кайтарырга җанны тәнгә

Шунда куәт табармын:

Яшәр өчен синең белән

Мин яңадан яралып.

Минемчә, М.Мирзаның шигырьләре аңа яшәр өчен кирәк, аңа көч -күәт бирә.






1.3.Иҗаты турында матбугат фикерләре

"Мөхәммәт Мирзаның болай көтмәгәндә генә зур әдәбият мәйданына ныклап аяк басуына мин сөенеп карыйм, аның уңышларының сәбәпләрен дә күрәм.

Беренчедән, ул шигырьләрен матбугатка тәкъдим итәргә ашыкмаган. Язган, каләмен шомарткан, көчен сынаган. Күпмедер үз көченә ышаныр хәлгә килгәч кенә җыентык туплаган. Аны язучылар карамагына тәкъдим иткән.

Икенчедән, шагыйрь киң карашлы - дөнья күләмендә төпле фикер йөртә ала, фикерен ачык итеп, укучыга җиткереп әйтә белә."

Рөстәм Мингалим, шагыйрь, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 1994

"М. Мирза иҗаты белән якыннанрак таныша барган саен, күңелдә бер тойгы, фикер ныгый бара: шагыйрь һаман юлда («Ә гомерем юлда уза...»). Мәгълүм нәрсә: мәңгелек юлчы - Олы Сагыш иясе. М. Мирза да - бөтен асылы-табигате белән сагыш, димәк, ялгызлык шагыйре. Ул күбрәк хисси төшенчәләр, образ-сурәтләр белән эш итә.

Кыскасы, М. Мирза иҗаты - бүгенге татар шигъриятендә игътибарга лаеклы күренешләрнең берсе. Шагыйрьнең укучыга, якыннарына, ахыр чиктә, милләтенә әйтер сүзе бар. Аның кыйбласы дөрес, юлы - хаклык юлы, фикерләре аек, егәрле, иң мөһиме, күңеле хисләргә ташып тора, димәк, ихлас, чын, кешелекле... Ак юллар сиңа, шагыйрь якташым!"

Галимҗан Гыйльманов, язучы. 1998

"Эзләнә ул. Язганнарында - туган ягы Актаныш, аның кешеләре, табигате, моң урыннары. Гамил Афзалга хас уйчанлык, фәлсәфи лириканың нигезе - шуннан. Җырга тартылу да. Әле бит ул - сәхнә кешесе, шигырь сөйләү остасы да, оештыручы да: районның мәдәният бүлегендә һәм яшьләр белән озак еллар эшләгән шагыйрь «Агыйдел дулкыннары» исемле әдәби иҗат берләшмәсен дә җитәкли, күмәк китаплар төзеп чыгара... Бүген аның Татарстан мәдәният министры урынбасары булып эшләве дә, Наҗар ага Нәҗми әйтмешли, «юкка түгел, юкка түгелдер»...

Мөдәррис Әгъләм, шагыйрь, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 2003

"Әйе, шагыйрь бүгенге катлаулы дөньяны үтә нечкә күңел белән кичереп яши. Аңа бик күп нәрсә тәэсир итә, күңелен дулкынландыра. Менә, мисал өчен, бер чит ил җырчысын тыңлагач, ул ниләр кичерә:

Телең дә ят, көең дә ят -

Ят түгел әрнүләрең.

Җәберсетә тик хыянәт,

Телгәләп бәгырьләрне...

Мондый чын шигъри юлларны замана Моңын нечкә тоючы зат кына яза ала! Чыннан да, Мөхәммәт Мирза шигърияткә, иҗатка мөкиббән китеп яши."

Мансур Вәли-Барҗылы, әдәбият тәнкыйтьчесе. 2003

"Мөхәммәт Мирза миңа үзенең таяну ноктасы, шигъри җегәре, үзе әйткән фикерне нык ышанып, инанып әйтә белүе белән нәкъ менә Саҗидә Сөләйманованы, Кадыйр Сибгатуллинны хәтерләтә. Юк, ал арның иҗатын кабатламый, ә бәлки иҗатка мөнәсәбәтенең ныклыгын ал арча белдерә, ал арча раслый ул. Кайчак Мирзаның аерым юллары кинәттән кискен яңгырап китә, һәм нәкъ менә шул кискенлек, дөрес сүзне турыдан туры әйтә белү укучыны сискәндереп тә җибәрергә тиеш. Чөнки укучы Мирзаны, ничектер, йомшак табигатьле, тирә-юньнән матурлык, садәлек, камил гармония эзләүче бер шагыйрь итеп күзалларга мөмкин иде бит әле. Әйе, Мөхәммәт Мирза, чыннан да - бик сизгер җанлы, үтә дә нечкә күңелле шагыйрь. Ул табигатьтән дә, бу җиһанның үзеннән дә матурлык эзли, матурлык таба белә.

Йомгаклау.


Мөхәммәт Мирза тормышыбызның бик күп өлкәләрен бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыра. Шуңа күрә аның шигырьләре күңелдә тирән уелып кала. М.Мирзаның барлык шигырьләре өчен уртак сыйфат - кешеләргә карата олы хөрмәт һәм мәхәббәт. Гомумән алганда, аның әсәрләре тормышның нәкъ үзе кебек якты һәм күтәренке нокта. Нәкъ менә чынбарлыктагыча, аларда җитдилек һәм күңеллелек, җиңел рух һәм мәгънә тирәнлеге аралашып, үзара тыгыз үрелеп килә.






















Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Шагыйрьҗан Л. Шагыйрь буласың килсә - бул! // Казан утлары. - 1997. - № 11. - 148-164 б.

  2. Гыйльманов Г. Юл һәм сагыш шагыйре // Мәдәни җомга. - 1999. - 12 февр.

  3. Әгъләм М. Гомеренең җәйге чагы // Казан утлары. - 2003. - № 1. - 106-107 б.

  4. Акмал Н. Шигырьне сагыну // Казан утлары. - 2003. - № 11. - 139-145 б.

  5. Юнысова А. Уйчан шигырьләр // Ватаным Татарстан. - 2003. - 14 нояб.

  6. Рәшит Ә. Шигъри хәзинәдә ниләр бар? // Казан утлары. - 2007. - № 6. - 102-108 б.

  7. Кәккүк тавышын санадым: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. Р.Мингалим. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. - 111 б. - 2000 д.

  8. Турайгыр: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. - 175 б. - 2000 д.

  9. Киек Каз Юлында: шигырьләр, газәлләр, поэмалар / кереш сүз авт. М.Вәли-Барҗылы. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. - 304 б. - 2000 д.

  10. Тере су: газәлләр, робагыйлар, гыйбарәләр / кереш сүз авт. Р.Зәйдулла. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. - 352 б. - 3000 д.


© 2010-2022