7 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



«Каралды»

МБ җитәкчесе

________/Садыкова Р.Г./

Беркетмә №___1__

«_27_»__08__2015

«Килешенде»

МАОУ
«Гимназия-интернат №4» укыту эшләре буенча
директор урынбасары ________/Гыйззәтуллин Т.Р./

«_27_»___08__2015

«Раслыйм»

МАОУ «Гимназия-интернат №4» директоры

________/Фаттиев М.М./

Приказ № 82

« 28 » 08 2015





7Б сыйныфы өчен татар теленнән

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

предмет, класс

Минһаҗева Айсылу Мәлик кызы

укытучының Ф.И.О.

Педагогик киңәшмә

утырышында каралды


Беркетмә № 1 « 27 » 08 2015






Аңлатма язуы

Программа ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм татар әдәбиятын укыту программасы» (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), 7 нче сыйныф ѳчен Р.Ә. Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова. тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2010), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп тѳзелде.

Укыту планында 7 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Программада 105 сәгать каралган.

Бу сыйныфта өйрәнелә торган сүз төркемнәреннән фигыль төп урынны алып тора: фигыльнең барлык төркемчәләре һәм аларның грамматик үзенчәлекләре тәкъдим ителә, аларга морфологик анализ ясап, тема йомгаклана.

Беренче мәртәбә буларак, аваз ияртемнәре мөстәкыйль сүз төркеме рәтендә өйрәнелә. Аларның морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре, исемнәр белән фигыльләрне ясаудагы әһәмияте ассызыклана.

Хәбәрлек сүзләр мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз төркемнәре арасында торучы сүз төркеме буларак өйрәнелә. Аларның телебездә тоткан урыны, формалары, кулланылышына игътибар ителә һ.б.


Рус мәктәбендә белем алучы татар балаларына татар теле укытуныӊ тѳп максаты һәм бурычлары:

- татар телен ѳйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны кѳчәйтү, үз милләтеӊә, теленә хѳрмәт белән карау хисе

тәрбияләү;

- татар теленеӊ барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;

- сѳйләм эшчәнлеге тѳрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дѳрес аралашырга ѳйрәтү;

- телдән һәм язма сѳйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;

- телне ѳйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне гомәлдә дѳрес куллана белү;

- укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту;

- халыкларныӊ үзара аӊлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү, укучыларныӊ татар телен ѳйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.




Эш программасының эчтәлеге

Бүлекләр

Барлыгы

Теоретик материал

Кабатлау

Б с ү

Кыскача эчтәлеге

1

5-6 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

8

-

6

2

- морфология турында төшенчә, исем, сыйфат, сан, алмашлык;

2

Фигыль

59

38

3

18

фигыльнең башлангыч формасы, фигыльләрнең барлык-юклык формасы, фигыль юнәлешләре;

боерык фигыль, боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, хикәя фигыль, хәзерге заман хикәя фигыль, хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре, үткән заман хикәя фигыль һәм аның мәгънәләре, билгесез үткән заман хикәя фигыль, киләчәк заман хикәя фигыль, билгесез киләчәк заман хикәя фигыль һәм аның мәгънәләре; шарт фигыль, шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы, шарт фигыльнең теләкне һәм үтенүне белдерү формалары;

сыйфат фигыль, сыйфат фигыльнең сыйфат һәм фигыль белән уртак яклары, үткән, киләчәк, үткән заман сыйфат фигыль;

хәл фигыль, хәл фигыльнең төрләре, хәл фигыльнең җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы;

исем фигыль, исем фигыльнең исем һәм фигыль белән уртак яклары, исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары;

инфинитив; ярдәмче фигыльләр, мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе, фигыль ясагыч кушымчалар;

3

Аваз ияртемнәре

4

4

-

1

аваз ияртемнәре, аваз ияртемнәренең сүзләр ясауга нигез булып торулары, аваз ияртемнәренең җөмләдә кулланылышы;

4

Хәбәрлек сүзләр

4

3

-

2

хәбәрлек сүзләр, хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ;

5

Бәйлекләр

7

4

-

3

бәйлек, бәйлекләрнең төркемчәләре, бәйлек сүзләр, бәйлекләргә морфологик анализ;

6

Теркәгечләр

7

5

-

2

тергәгеч, тезүче теркәгечләр, ияртүче теркәгечләр, теркәгеч сүзләр;

7

Кисәкчәләр

5

4

-

1

кисәкчәләр, кисәкчә төркемчәләре, кисәкчәләрнең дөрес язылышы;

8

Ымлыклар

3

2

-

1

ымлыклар, ымлыклар янында тыныш билгеләре;

9

7 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

5

-

5

-

Морфология курсы буенча белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау


Барлыгы

105

61

14

30


7 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары


Эш төрләре

"5"ле

"4"ле

"3"ле

"2"ле

1

Сүзлек диктанты

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә

Пөхтә, төгәл язылмаган, әмма 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә

Пөхтә, төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә

2

Диктант

55-60/

60-65)

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы эшкә

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хаталы эшкә

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хаталы эшкә

3

Изложение

(90-95/

100-110)

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хаталы эшкә

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хаталы эшкә

4

Сочинение

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, ләкин эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хатасы булган эшкә

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 тән артык пунктуацион һәм грамматик хаталы эшкә



Төп гомуми белем бирү һәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

өчен бәяләү критерийлары


Телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

Сыйныфлар

7

8

9

10-11

1.

Тыңлап аңлау (минутларда)

3

3

3

4

2.

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

9

10

12

14

3.

Монологик сөйләм (фразалар саны)

10

12

14

16


Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирүне бәяләү

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән,
1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә "5"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик,
3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик,
5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә "3"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса,
6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5тән артык хатасы булган эшкә "2"ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, "5"ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, "4"ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендәһәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, "3"ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, "2"ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен "5"ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хаталы монологик сөйләм өчен "4"ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә
4-7 хаталы монологик сөйләм өчен "3"ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, "2"ле куела.

Укуны бәяләү

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, "5"ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда,әмма 2-3 орфоэпик хата булганда, "4"ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4-6 тупас орфоэпик хата булганда, "3"ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләйаңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, "2"ле куела.



Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үекәрелә. Рус телле укучылар өчен татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү характерындагы эшләр (изложение, сочинение);

  2. контроль эшләр (сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар). Диктант яздыру өчен төрле характердагы материал (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, лексикасы, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага яза һәм аңлата. Диктантны яздырганчы, укытучы текстны тиешле интонация белән һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән темпта укып чыгарга, ә диктантны язып бетергәч, аны тикшереп чыгу өчен балаларга мөмкинлек бирергә тиеш. Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, укучыларның орфографик һәм пунктацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк. Сүз берничә урында дөрес хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.



Сочинениеләрне бәяләү

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрләрнең эчтәлеген үз сүзләре белән бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлекләрен тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәгнәйтү һәм камилләштерүгә юнәлтелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктацион яки
2 грамматик хатасы булган эшкә "5"ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин эчтәлек ягыннан 2-3 ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктацион хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик,
4-5 пунктацион һәм грамматик хатасы булган эшкә "3"ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктацион һәм грамматик хатасы булган эшкә "2"ле куела.

Татар теленнән белем бирүнең нәтиҗәләре турындагы мәгълүматка ия булу өчен укытучы укучыларның телдән һәм язма күнекмәләрен даими рәвештә тикшереп бару ысулларын методик яктан дөрес билгели белергә һәм алардан уңышлы файдаланырга тиеш. Шунысын да истә тоту мөһим: тикшерү эшләре белем бирү процессынының әһәмиятле өлешен тәшкил итә, чөнки укучыларның белем дәрәҗәсебелән беррәттән укытучының методик эшчәнлеге дә сынала, кулланыла торган укыту чараларының ни дәрәҗәдә уңышлы булуы да ачык күренә.



















Татар теленнән календарь-тематик план

Дәрес темалары

Җиһазлау

Тибы

Методлар,алымнар

Көтелгән нәтиҗә

Өстәмә эш

Сәг.

саны

Үтәлү

вакыты

Фак-тик вакыт

Искәрмәләр

1

Кереш дәрес.БСҮ.Туган телем-иркә гөлем

Дәреслек, "Туган тел" җыры аудиокассетада

Кереш дәрес

Укытучы сөйләве,әңгәмә

Ана теленә багышланган мәкаль-әйтемнәр, шигырь-җырлар белү

Бит 4, бирем 2

1

02.09

2

Сүз төркемнәрен кабатлау

Дәреслек, таблица

Кабатлау

Күнегүләр,күрсәтмә материаллардан файдалану

Сүз төркемнәрен искә төшерү

Күнегү 7

1

05.09

3

Исем

Дәреслек, таблица

Катнаш

Күнегүләр,күрсәтмә материаллардан файдалану

Исемгә морфологик анализ ясый белү

Күнегү 17

1

07.09

4

Сыйфат

Дәреслек,таблица,картина

Кабатлау

Дәреслек б-н эшләү,күрсәтмә материаллардан файдалану

Сыйфатларны сөйләмдә куллана белү, тикшерә белү

Күнегү 36

1

09.09

5

Сан

Дәреслек,таблица,компьютер

Белем һ.күнекмәләрне камилләштерү

Дәреслек б-н эшләү, күнегүләр

Билгеләмәсен белү, тану, төрле төркемчәләргә куя белү

Күнегү 50

1

12.09

6

Алмашлык

Дәреслек, таблица

Яңа материалны өйрәтү

Проблемалы укыту

Билгеләмәсен, төркемчәләрен белү

Күнегү 58

1

14.09

7

Рәвеш

Дәреслек,таблица

Яңа материалны өйрәтү

Репродуктив

Тану,төрләрен аера белү

Күнегү 74

1

16.09

8

Диктант. Сүз төркемнәре

Диктант тексты

Контроль дәрес

Тикшерү

Диктантны хатасыз язу, алган белемнәрне күрсәтү

1

19.09

9

Хат. өст. эш. Фигыль

Дәреслек, таблица

Яңа материалны өйрәтү

Хаталарны төзәтү,грамматик анализ

Хатаны кагыйдәгә нигезләнеп төзәтү, фигыльнең билгеләмәсен белү

Бит 36,кагыйдә

1

21.09

10

Фигыль сүз төркеме

Дәреслек, газета-журнал материаллары

Материалны ныгыту

Аңлату-күрсәтү

Таный һ. дөрес итеп сорау куя белү

Күнегү 76

1

23.09

11

Фигыльнең башлангыч формасы

Дәреслек,сүзлекләр

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату-күрсәтү

Фигыльләрнең башлангыч формасын таба белү

Күнегү 81

1

26.09

12

БСҮ. Рәсем буенча хикәя язу

Дәреслек,картина.сүзлекләр

БСҮ

Белем һ. күнекмәләрне ныгыту

Рәсем буенча хикәя төзи белү

Дәфтәрләр-гә язып килергә

1

28.09

13

Фигыльнең нигезе

Дәреслек

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату

Фигыльнең нигезен дөрес билгели белү

Инд.ивид. биремнәр

1

30.09

14

Фигыльнең барлык-юклык формалары

Дәреслек,таблица

Яңа материалны өйрәтү

Проблемалы укыту

Фигыльләрне барлыкта, юклыкта куя алу, сөйләмдә куллану

Күнегү 84

1

03.10

15

БСҮ. Тәрҗемә күнегүләре эшләү

Дәреслек, сүзлекләр

Белем һ. күнекмәләрне камилләштерү

Күнегү

Сүзләрне дөрес тәртиптә куеп тәрҗемә итә белү

Идивид. Бирем

1

05.10

16

Фигыль юнәлешләре

Дәреслек,таблица

Яңа материалны өйрәтү

Репродуктив

Фигыльнең юнәлешләрен табу, төрләндерү

Күнегү 90

1

07.10

17

Төрле юнәлештәге фигыльләрне җөмләдә куллану

Дәреслек, рәсемнәр

Материалны ныгыту

Күнегү

Җөмләдә дөрес куллана белү

Күнегү 93

1

10.10

18,
19

БСҮ.Изложение

Изложениеләр җыентыгы

БСҮ

Тикшерү

Укылган текст нигезендә, сүзләрне дөрес кулланып изложение язу

Дәфтәрләргә язып килергә

2

12.10

14.10

20

Фигыль төркемчәләре

Дәреслек,таблица

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату

Фигыльне төрле төркемчәләргә куя алу

Күнегү 95

1

17.10

21

Төрле төркемдәге фигыльләр б-н җөмләләр төзү

Дәреслек, газета-журнал материаллары

Материалны ныгыту

Аңлату,күнегү

Җөмләләрдә дөрес куллана алу

Күнегү97

1

19.10

22

Затланышлы фигыльләр

Дәреслек, таблица

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату

Затланышлы фигыльләрне истә калдыру, ниөчен затланышлы булуларын аңлау

Бит 51, кагыйдә

1

21.10

23

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

Дәреслек,картина

Катнаш

Күнегү

Боерык фигыльне зат-сан б-н төрләндерү, сөйләмдә дөрес куллану

Күнегү 102

1

24.10

24

БСҮ. Сочинение

Картина, терәк сүзләр

БСҮ

Язма эш

Терәк сүзләр ярдәмендә боерык фигыльләр кулланып табигатьне саклау темасына сочинение язу

Дәфтәрләр-гә язып килергә

1

26.10

25

Боерык фигыльнең дөрес интонация һәм басым б-н кулланылышы

Дәреслек,газета-ңурналлар

Катнаш

Аңлату

Боерык фигыльләрне дөрес итеп укырга һәм әйтергә өйрәнү

Боерык фигыльләр күп булган текс табып килергә

1

28.10

26

Контр.эш.Сорауларга җавап

Контроль эш биремнәре

Белем-күнекмәләрне тикшерү

Тикшерү

Контроль эшне хатасыз эшләү, алган белемнәрне күрсәтү

1

31.10

27

Хаталар өстендә эш. БСҮ. Котлау кәгазе язу

Таблиөа, дәреслек

Катнаш

Хаталарны төзәтү, грамматик анализ

Бәйләнешле һәм эзлекле итеп котлау кәгазе яза белү

Башка эчтәлектәге котлау кәгазе язу.

1

09.11



28

Хикәя фигыль

Таблица, газета-ңурнал материаллары

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату, күнегү

Хәзерге заман хикәя фигыльләрне зат-сан

Б-н төрләндерү

Бит 59, сораулар һәм биремнәр

1

11.11

29

Хәзерге заман хикәя фигыль

Дәреслек,таблица

Яңа материалны өйрәтү

Проблемалы укыту

Хәзерге заман хикәя фигыльләрне зат-сан б-н төрләндерү

1

14.11

30

БСҮ. Сочинение язу.Мин театрда булдым.

План, терәк сүзләр,дәреслек

БСҮ

Язма эш

Хикәя фигыльләрне язма сөйләмдә куллана белү

Язып бетерергә

1

16.11

31

Үткән заман хикәя фигыль

Таблица, дәреслек

Яңа материалны өйрәтү

Күнегү

Сөйләмдә дөрес куллана белү

5 җөмлә язарга

1

18.11

32

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан б-н төрләнеше

Дәреслек, газета-журнал материаллары

Катнаш

Күнегү

Сөйләмдә дөрес куллана белү

Бит 65,сораулар һ. биремнәр

1

21.11

33

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан б-н төрләнеше

Дәреслек

Катнаш

Күнегү

Сөйләмдә дөрес куллана белү

Күнегү 125

1

23.11

34, 35

БСҮ. Изложение

Изложениеләр җыентыгы

БСҮ

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Үткән заман хикәя фигыльформаларын язма сөйләмдә дөрес куллана белү

Язып бетерергә

2

25.11

28.11

36

Хаталар өстендә эш. Әдәби герой турында сөйләү.

Дәреслек, слайдлар

Кабатлау

Күнегү

Хаталарны анализлау, төзәтү

Күнегү 126

1

30.11

37

Үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләре

Таблица, газета-журнал материаллары

Катнаш

Күнегү

Фигыльләрнең төрләрен аера белү һәм сөйләмдә дөрес куллану

Бит 69,бирем

1

02.12

38

Билгеле киләчәк заман

хикәя фигыль

Дәреслек, таблица

Катнаш

Күнегү

Телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү

Күнегү 127

1

05.12

39

Билгесез киләчәк заман

Таблица, дәреслек,таратма материаллар

Катнаш

Күнегү

Тексттан таба һәм зат-сан б-н төрләндәрә белү

Күнегү 130

1

07.12

40

Киләчәк заман хикәя фигыльнең мәгънәләре

Дәреслек

Катнаш

Күнегү

Язма һәм телдән сөйләмдә дөрес куллана белү

Күнегү 133

1

09.12

41

Иҗади диктант

Текст

БСҮ

Язма эш

Фигыльләрне язма сөйләмдә дөрес куллана белү

1

12.12

42

Хат. өст.эш. Шарт фигыль

Дәреслек, таблица

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату

Билгеләмәсен белү, зат-сан б-н төрләндерү

Күнегү 139

1

14.12

43

Шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы

Дәреслек, газета-журнал материаллары

Материалны ныгыту

Күнегүләр эшләү

Сөйләмдә куллана белү

Күнегү 139

1

16.12

44

Шарт фигыльнең формалары

Дәреслек, таратма материаллар

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Күнегү

Диалогларда куллана белү

Күнегү 148

1

19.12

45

БСҮ. Сочинение

(ирекле тема)

Сочинение үрнәге

БСҮ

Язма эш

Язма сөйләмдә куллана белү

1

21.12

46

Затланышлы фигыльләрне кабатлау

Таблицалар, дәреслек

Кабатлау

Күнегү

Затланышлы фигыльләргә морфологик анализ ясый белү

Индивид. биремнәр

1

23.12

47

Контроль диктант. Затланышлы фигыльләр

Биремнәр

Контроль дәрес

Белемнәрне тикшерү

Хатасыз эшли алу

1

26.12

48

Хат. өст. эш. Хикәя төзү

Дәреслек, кагыйдәләр җыентыгы

Кабатлау

Күнегү

Хаталарны төзәтә белү

Индивид. биремнәр

1

12.01

49

Затланышсыз фигыльләр. Сыйфат фигыль

Таблица

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату,күнегү

Сыйфат фигыльне тану,билгеләмәсен белү

Күнегү 153

1

14.01

50

Хәзерге заман сыйфат фигыль

Дәреслек, таблица

Яңа материалны өйрәтү

Репродуктив

Бу формадагы сыйфат фигыльне җөмләдә куллана белү

Күнегү 157

1

17.01

51

Үткән заман сыйфат фигыль

Дәреслек

Яңа материалны өйрәтү

Әңгәмә

Җөмләдә куллана белү

Күнегү 161

1

19.01

52

Киләчәк заман сыйфат фигыль

Дәреслек, газета-журнал материаллары

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату

Тану, җөмләләр төзи белү

Күнегү 168

1

21.01

53, 54

БСҮ. Изложение

Изложение тексты

БСҮ

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү

Текстны фикерләрне бозмыйча эзлекле итеп бирә белү

Язып бетерергә

2

24.01

26.01

55

Хәл фигыль

Таблица

Яңа материалны өйрәтү

Аңлату,күнегү

Хәл фигыльләрне тексттан таба алу, билгеләмәсен белү

Күнегү 171

1

31.01

56

Хәл фигыльнең кулланылышы һәм дөрес язылышы

Дәреслек

Яңа материалны өйрәтү

Репродуктив

Хәл фигыльнең төрләрен белү, сөйләмдә дөрес куллану

Күнегү 177

1

02.02

57

БСҮ. Тәрҗемә күнегүләре эшләү

Дәреслек,сүзлекләр

БСҮ

Күнегү

Рус теленнән татар теленә дөрес тәрҗемә итә белү

Күнегү 176

1

04.02

58

Исем фигыль

Дәреслек

Яңа теманы өйрәтү

Аңлату,күнегү

Исем фигыльләрне тану, билгеләмәсен белү

Күнегү 182

1

07.02

59

Исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары

Дәреслек, таблица

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Күнегү

Исес фигыльне сөйләмдә куллана белү

Күнегү 185

1

09.02

60

Инфинитив.

Таблица

Яңа теманы өйрәтү

Аңлату

Төрләнми торган сүз төркеме икәнлеген белү,аны тану, дөрес куллану

Күнегү 192,193

1

11.02

61

Ярдәмче фигыльләр

Дәреслек,газета-журнал материаллары

Яңа теманы өйрәтү

Күнегү

Ярдәмче фигыльләрне тану

Күнегү 200

1

14.02

62

Диктант.Ярдәмче фигыльләр

Диктант тексты

Контроль дәрес

Белемнәрне тикшерү

Диктантны хатасыз язу, алган белемнәрне тикшерү

1

16.02

63

Фигыльләрнең ясалышы

Таблица

Катнаш

Күнегү

Фигыльләрнең ясалу ысулларын белү, яңа фигыльләр ясый алу

Күнегү 209

1

18.02

64

БСҮ. Белдерү язу

Акт үрнәкләре

Яңа күнекмәләр булдыру

Аңлату

Акт яза белү

Күнегү 214

1

21.02

65

Затланышлы фигыльләрне кабатлау

Таратма материаллар

Кабатлау

Күнегүләр эшләү

Морфологик анализ ясый белү

Инд. бирем

1

23.02

66

Затланышсыз фигыльләрне кабатлау

Таратма материаллар

Кабатлау

Күнегү

Морфологик анализ ясый белү

Инд. бирем

1

25.02

67

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

Дәреслек, тестлар

Кабатлау

Күнегү

Фигыльләрне таный,аларның төркемчәләрен, юнәлешен билгеләү. Морфологик анализ ясый белү

Бит 119, биремнәр

1

28.02

68

Диктант. Фигыль

Диктант тексты

Контроль дәрес

Тикшерү

Диктантны хатасыз язу, алган белемнәрне күрсәтү

1

02.03

69

Аваз ияртемнәре

Дәреслек.,газета-журнал материаллары

Яңа теманы өйрәтү

Аңлату

Башка сүз төркемнәреннән аера алу, төрләрен белү

Кагыйдә

1

04.03

70

Аваз ияртемнәренең төзелеше һәм дөрес язылышы

Дәреслек, аудиоязма

Теманы ныгыту

Күнегүләр эшләү

Дөрес яза белү

Күнегү 221

1

07.03

71

БСҮ. Сочинение

Дәреслек, сүзлекләр

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Күнегү

Дөрес тәрҗемә итә белү

Күнегү 226

1

09.03

72

Аваз ияртемнәренең сүзләр ясалуга нигез булып торуы

Дәреслек

Теманы ныгыту

Күнегүләр эшләү

Сүзнең килеп чыгышын аңлау

Күнегү 224

1

11.03

73

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ

Таблица, карточкалар

Белемнәрне ныгыту

Күнегүләр эшләү

Аваз ияртемнәрен тикшерә белү

Бит 126, сор. җаваплар

1

14.03

74

Хәбәрлек сүзләр

Дәреслек

Яңа теманы өйрәтү

Аңлату

Хәбәрлек сүзләрнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен аңлау

Күнегү 231

1

16.03

75

Хәбәрлек сүзләр

Дәреслек

Теманы ныгыту

Күнегү

Морфологик анализ ясау

Күнегү 235

1

18.03

76

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ

Дәреслек

Ныгыту

Биремнәр үтәү

Тикшерә белү

Бит 130, Сор.

1

21.03

77

Контроль диктант. Мөстәкыйль сүз төркемнәре

К. эш биремнәре

Контроль дәрес

Белемнәрне тикшерү

Хатасыз эшләү, алган белемнәрне күрсәтү

1

23.03

78, 79

Хата өст.эш. БСҮ. Берәр әдәби герой турында сөйләү

Схема-план

БСҮ

Өлешчә эзләнү

Герой турында план буенча бәйләнешле итеп сөйли белү

2

25.03

28.03

80

Бәйләгеч сүз төркемнәре. Бәйлекләр

Таблица, дәреслек

Яңа теманы өйрәтү

Аңлату

Бәйлекләрне тану

Инд. бирем

1

06.04

81

Бәйлекләрнең төркемчәләре

Плакат-таблица, карточкалар

Теманы ныгыту

Күнегүләр эшләү

Тексттан табу, сөйләмдә дөрес куллану

Күнегү 240

1

08.04

82

Бәйлек сүзләр

Дәреслек, газета-журнал материаллары

Яңа тема өйрәтү

Аңлату

Бәйлек сүзләрне бәйлекләрдән аера алу

Күнегү 245

1

11.04

83

Бәйлек сүзләргә морфологик анализ

Дәреслек

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Күнегү

Бәйлек сүзләрне тикшерә белү

Бит 137, сор. җаваплар

1

13.04

84, 85

БСҮ. Изложение

Изложение тексты

БСҮ

Тикшерү

Укылган текст нигезендә , сүзләрне урынлы кулланып изложение яза алу

Язып бетерергә

2

15.04

18.04

86

Теркәгечләр

Таблица

Яңа теманы өйрәтү

Аңлату

Теркәгечләрне тексттан таба алу, сөйләмдә куллану

Күнегү 248

1

20.04

87

Теркәгеч төркемчәләре

Таблица

Ныгыту

Күнегү

Теркәгечләрне төркемнәргә дөрес аера алу

Күнегү 252

1

22.04

88

Теркәгеч сүзләр

Дәреслек

Яңа теманы өйрәтү

Аңлату

Теркәгеч сүзләрне тану, куллана белү

5 җөмлә язарга

1

25.04

89

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

Дәреслек

Белем һәм күнекмәләрне ккамилләштерү

Күнегүләр эшләү

Дөрес язу.

Күнегү 256

1

27.04

90

Теркәгечләргә морфологик анализ

Дәреслек

Белемнәрне ныгыту

Күнегүләр эшләү

Тикшерә белү

Бит 144, сор. җаваплар

1

29.04

91

БСҮ. Диктант

Диктант тексты

Контроль дәрес

Тикшерү

Хатасыз язу, алган белемнәрне күрсәтү

1

02.05

92

Кисәкчәләр

Дәреслек, таблица

Яңа теманы өйрәтү

Аңлату

Кисәкчәләрне тану

Кагыйдә

1

04.05

93

Кисәкчәләрнең төркемчәләре

Таблица

Ныгыту

Күнегүләр эшләү

Кисәкчәләрне аера белү,сөйләмдә куллану

Күнегү 260

1

06.05

94

БСҮ. Сочинение.

Картина, терәк сүзләр

БСҮ

Эвристик

Картина буенча бәйләнешле итеп яза белү

Язып бетерергә

1

09.05

95

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы

Дәреслек, газета-журнал материаллары

Ныгыту

Биремнәр үтәү

Дөрес язу

Күнегү 263

1

11.05

96

Кисәкчәләргә морфологик анализ

Дәреслек

Ныгыту

Күнегүләр эшләү

Кисәкчәләрне тикшерә белү

Бит 150, сор. җаваплар

1

13.05

97

Ымлыклар

Таблица, таратма материаллар

Яңа тема өйрәтү

Аңлату

Ымлыкларны тану

Күнегү266

1

16.05

98

Ымлыклар янында тыныш билгеләре

Дәреслек

Ныгыту

Күнегүләр эшләү

Ымлыкларны табу, дөрес язу

Күнегү 268

1

18.05

99, 100

БСҮ. Изложение

Шигырь тексты

БСҮ

Өлешчә эзләнү

Шигырь текстын хикәяләп яза белү

Язып бетерергә

2

20.05

23.05

101

Ымлыкларга морфологик анализ

Дәреслек

Ныгыту

Күнегүләр эшләү

Ымлыкларны тикшерә белү

Бит 154, сор. җаваплар

1

25.05

102,
103

Гомумиләштереп кабатлау. Тест

Дәреслек, күнегүләр җыентыгы

Кабатлау

Күнегүләр эшләү

Сүз төркемнәрен аера, аларны төркемнәргә бүлә алу

2

27.05

28.05

104

Йомгаклау контроль эше.Контр.диктант
(бирем)

Биремнәр

Контроль дәрес

Тикшерү

Алган белемнәрне күрсәтү

1

29.05

105

Хат. өст. эш. Кабатлау

Дәреслек

Кабатлау

Күнегүләр эшләү

Хаталарны төзәтү

1

30.05











Кулланылган әдәбият исемлеге


  1. Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.Хәзерге татар әдәби теле. - К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2002.

  2. М.З.Зәкиев. Синтаксис

  3. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. Н.В.Максимов. - К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2008.

  4. Урат мәктәптә татар телен укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма. Н.В. Максимов. - К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

  5. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче сыйныфлары өчен: Укытучылар өчен кулланма. З.Н.Хабибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина. - К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2006.

  6. Татр теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма. Н.В. Максимов, С.М. Трофимова, М.З. Хамидуллина. - К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

  7. Татарстан мәгарифне үстерү институты. Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханы, 2007.

  8. Р.Р. Шәмсетдинова. Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. - К.: Татарстан кит. нәшр., 2005.

  9. В.Хаков. Татар әдәби теле. - К.: Татарстан кит.нәшр., 1999.

  10. Ф.С. Сафиуллина. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. - К.: "Мәгариф" нәшрияты, 1998.

  11. Р.С. Абдуллина. Стилистика һәм сөйләм культурасы. - Яр Чаллы, 1997.

  12. Н.В. Максимов, З.В.Шәйхразиева. Гади җөмлә синтаксисы. - Казан, 2006.

  13. З.Н.Хәбибуллина. 5-11 сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. - К.: "Мәгариф", 2001.

  14. Н.В. Максимов, З.В.Шәйхразиева. Синтаксиста серләр бар. Башваткычлар, уеннар, тестлар. - К.: "Мәгариф", 2010.

  15. Н.Гыймадиева. Имтиханнар өчен сочинениеләр. - К.: "Яңалиф" нәшр., 203.

  16. З.Н.Хәбибуллина, Р.Миңнуллина "Сочинение язарга өйрәнәбез".- К.: "Яңалиф" нәшр., 2002.

  17. З.Н.Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев "Изложениеләр җыентыгы". - К.: "Мәгариф", 1994.

  18. З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, М.А. Вәлиуллин "5-11 сыйныфлар өчен язма эшләр". - Казан, 2003.

  19. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. - К.: "Яңалиф", 2006.

  20. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. - К.: РИЦ "Школа", 2008.

  21. З.В.Вәлиев. Эш кәгазьләре үрнәкләре. - К.: Татар. кит. нәшр., 1999.

  22. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. - К.: РИЦ "Школа", 2007.

  23. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теле: кагыйдәләр, күнегүләр: урта гомуми белем бирү мәкт. өчен. -
    К.: "Мәгариф", 2007.








Татар теленнән 7 нче сыйныф (татар төркеме) өчен еллык контроль эш.

Тест.


А1. "Укучы карап сөйли" җөмләсендәге билгеләнгәнсүз нинди сүз төркеменә керә?

  1. хәл фигыльнең I формасы;

  2. рәвеш;

  3. хәзерге заман хикәя фигыль.

А2. Дөрес аффиксны куегыз.

Рөстәм хатасын аңла..., әтисе аңа пәкене бирде.

  1. -гач;

  2. -са;

  3. - ма.

А3. Иялек килеше аффиксы:

1) -ның, -нең;

2) -дан, -дән, -тан, -тән;

3) -ны, -не.

А4.Татар телендә фигыльләрнең ничә юнәлеше бар?

1) 3

2)4

3)5

А5. Кайсы төркемгә бер фигыль"ялгыш" кергән (юнәлеше ягыннан)?

1) табыл, уйлан, суын;

2) уят, кактыр, китер;

3) сизел, юыл;

4) терел, кара, йокла.

В. Текст буенча биремнәрне үтәгез.

Песнәк.

Кышның бер көнендә без иптәш кызларыбыз белән урманга чаңгы шуарга чыгып киттек. Табигать шундый матур, бцтен җирне ап-ак кар каплаган, гүя барлык тирә-як әкрен генә черем итә.

Без рәхәтләнеп тау шудык, кар атышлы да уйнадык. Уйный торгач, арыдык, юешоәнеп беттек. Инде караңгы да төшә башлаган. Кайтырга дип кузгалдык. Бераз баргач та, юл өстендә канатлары каерылган, инде туңа да башлаган бер кошчыкны күрдем. Тизрәк аны кулларыма алдым.

Биремнәр.

  1. Текст эчтәлегенә туры килгән җөмләне билгеләгез.

А) Юл өстендә канатлары каерылган кош ята иде.

Б) Без рәхәтләнеп уйнадык.

В) кышкы урман шундый матур, гел кайтасы килми.



  1. Текстта теркәгечләр бармы? Булса язып алыгыз.

  2. Текстта бәйлекләр бармы? Булса күчереп язып алыгыз.

  3. Тексттан кисәкчәләрне язып алыгыз.

С. Күп нокталар урынына тиешле теркәгечләрне куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

I.Кремль - гади генә урында урнашмаган: ..., ул калкулыктан үсеп чыккан. Аның диварлары туры гына барган җиреннән калкулык итәгенә ... төшеп үк китә, ... кабаттан өскә күтәрелә.

Кремль - Казанның бер тарихи үзәге генә түгел, ул аның җаны..., йөрәге ... .

II. Кем сокланмас көчкә, тимер сынса

... су чыкса баскан эзеңнән.

... ни файда, көчең филдәй булып,

Эшең булса чыпчык тезеннән. (М.Җәлил "Бер үгет")

III.1) Боз ... кар эреде. (Г.Тукай)

2)Кап-кара болыт килде, ... бер тамчы яңгыр яумады. (И.Гази)

  1. ... егетне бөтенләй тыңламыйлар, ... бер дә күрмәмешкә салышалар. (М.Әмир)

Сайлап алу өчентеркәгечләр: ләкин, яисә, һәм, я.

© 2010-2022