Якташ язучыбыз Рәзинә Әхтәм кызының “Чистаем” китабын презентацияләү

"Описание материала: "Максат: 1.Милли -төбәк компоненты чарасы буларак, китапның эчтәлеге белән танышу. 2.Атаклы якташларыбыз турында тирән мәгълүмат туплау, аларның эшчәнлегенә соклану, хөрмәт хисләре уяту. 3.Чистай шәһәре һәм районында урнашкан мәктәпләр, мәдәният учаклары, истәлекле урыннар турындагы тирән мәгълүматны анализлау. 4.Укучыларның сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. (Очрашу башланганда сәхнә алдында ике укучы сөйләшә.Берсе урындыкка утырган, колакларында наушниклар, кулында iPad; өстендә,аягында яшьләр яратып кия торган модалы киемнәр. Музыка көенә нәрсәдер уйланып утыра, беркемне дә ишетми).
Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Якташ язучыбыз Рәзинә Әхтәм кызының "Чистаем" китабын презентацияләү

Максат:

1.Милли -төбәк компоненты чарасы буларак, китапның эчтәлеге белән танышу.

2.Атаклы якташларыбыз турында тирән мәгълүмат туплау, аларның эшчәнлегенә соклану, хөрмәт хисләре уяту.

3.Чистай шәһәре һәм районында урнашкан мәктәпләр, мәдәният учаклары, истәлекле урыннар турындагы тирән мәгълүматны анализлау.

4.Укучыларның сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

(Очрашу башланганда сәхнә алдында ике укучы сөйләшә.Берсе урындыкка утырган, колакларында наушниклар, кулында iPad; өстендә,аягында яшьләр яратып кия торган модалы киемнәр. Музыка көенә нәрсәдер уйланып утыра, беркемне дә ишетми).

Беренче укучы: (Рузилә)

  • Сәлам, Рөстәм! Нишләп утырасың биредә? ( Рөстәм ишетми, ә тегесе аның җилкәсенә төртә.Рузилә кабат Рөстәмгә дәшә.Ишетмәгәч,кабат җилкәсенә төртеп куя).

Икенче укучы: (Рөстәм)

  • Нишләп дип, нишләп утырыйм инде, рәхәтләнеп заманча көйләр тыңлыйм? Интернетта актарынам. Шулай итеп, рәхәт табам.

Беренче укучы: (Рузилә)

  • Ә мин сине йоклап киткәнсең дип торам. Китапханә тулы кунак, ә син шуларны да күрмисең!

Икенче укучы( Рөстәм,сискәнеп китә)

  • Ә син нишләп йөрисең?

Беренче укучы: (Рузилә)

  • Кунаклар каршылап йөрүем менә!

Икенче укучы: (Рөстәм)

  • Кем килә соң? Нинди кунак? Бик кадерле кешемени?

  • Беренче укучы: (Рузилә)

  • Ашыккан ашка пешкән, бераздан белерсең!Тик баштан бер гап - гади соравыма җавап бир әле!

Рөстәм, әйт әле, шушы араларда син нинди китап укыдың?

Икенче укучы (Рөстәм)

  • Син нәрсә сөйлисең, Рузилә! Кеше көлдерәсең! Хәзер кем китап укысын, интернет заманы ич!Ач, кара, сайтлар буенча актарын, бернинди китап та кирәкми!

Беренче укучы: (Рузилә)

  • Юк, шул, аш - ашка, урыны башка, дигәндәй, һәрнәрсәнең үз урыны бар! Ә мин сиңа менә бу китапны күрсәтсәм, ни диярсең? ( "Чистаем" китабының 2 томын күрсәтә). Хәзер үк бөтен эшеңне ташлап укырга керешәчәксең!

Икенче укучы ( Рөстәм китапны актара башлый)

  • Дөрестән дә, интернет, сайтларың бер янда торсын! Искиткеч китап бит бу! Өлгер дә инде бу Рәзинә апа. Әле кайчан гына "Чистаем" китабының беренче томын язып, һәммәбезне шаккаттырган иде. Инде икенчесен дә чыгарган!Рузилә, дим, зинһар өчен 1-2 көнгә генә булса да биреп тор әле!

  • Беренче укучы: (Рузилә)

Бирүен бирермен, тик кунаклар биредә утыралар инде! Әйе, яраткан якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Сабантуй" журналының редактор урынбасары - Рәзинә Әхтәм кызы Исмәгыйлева бездә кунакта. Шулай ук шәһәребезнең легендар шәхесе, аяклы тарих, Татарстанның атказанган укытучысы Нина Степан кызы Харитонова да биредә!Рәхим итегез, кадерле, кунаклар, түрдән үтегез!

( Кунаклар түргә узалар, икесе дә укучылар белән исәнләшәләр).

1.1укучы флейтада кунакларны сәламли (""7в сыйныф укучысы Катя Храмова).

Беренче алып баручы: (Рузилә)

- "Чистаем" китабының беренче томында шәһәребезнең искиткеч талантлы каләм осталарының иҗаты тупланган.Алар шәһәребез һәм анда яшәүче тырыш хезмәт халкына дан җырлыйлар.

2. 6 А,7Всыйныф укучылары чыгышы:

а) Айгөл Шәфигуллина

б ) Косулькин Артур

в ) Дорофеев Тимофей

г ) Карпова Света

д) Шәйхетдинова Карина

е ) Сәгъдиева Диләрә

ё ) Коннов Антон

ж ) Логинова Настя

и ) Вольнова Оксана

й ) Шәфигуллина Айгөл

к) Кузьмина Настя, 7 в

3. 10 А сыйныф укучысы Вафин Хәлил чыгышы ("Син кирәк" Г.Шакирова сүзләре, Ф.Мортазин көе).

Беренче алып баручы:

  • Безнең арада үзләре иҗат белән шөгыльләнүче каләм осталары да бар.Рәхим итегез, үзегезнең иҗат җимешләрегезне тамашачыларга да сөйләп күрсәтегез!

4.а ) Гатауллин Данис, 9 В "Исхакый дәвамчысы"

б )Мифтахова Эльмира, 10Б, ( "Туган җирем" ).

в) Фәхретдинова Лиана, 10б, ("Чистаем" ).

г ) Җәләлетдинова Алсу, 7В ( "Исхакый").

Беренче алып баручы:

  • "Чистаем " китабының икенче китабы чыгу шәһәребез өчен тарихи вакыйга булды дисәк, һич хаталанмабыз.Ә хәзер китапның авторы Рәзинә Исмәгыйлевага сүз бирәбез.( автор чыгышы).

Беренче алып баручы:

  • Әлбәттә, шундый зур хезмәтне берүзең генә чыгарып булмый. Материал туплауда, киңәшләр бирүдә, тәнкыйтьләүдә, мактауда, илһамландырып, иңегезгә канатлар куюда, дәртләндереп җибәрүдә шәһәребезнең күренекле шәхесе Нина Степанованың ярдәме тигәндер.

( Нина Степановага сүз бирелә).

Беренче алып баручы:

  • Яшерен - батырын түгел, без китап авторларын бик сирәк күрәбез.Бәлки сезнең Рәзинә апага бирәсе сорауларыгыз да бардыр. Әйдәгез, шушы форсаттан файдаланып калыйк.

( Укучылар үзләренең сорауларын бирәләр.)

1) Рәзинә апа, икенче китапны язу теләге кайчан туды?

2) Китапны чыгару күп вакытны аламы?

3) Без сезнең "Татарстанда мелиорация үсеше " китабын чыгарганыгызны беләбез. Минтимер Шәймиев, шәхес буларак нинди фикерләр уятты?

4) Нина Степановна белән иҗади дуслыгыгыз кайчан башланды?

5) Сез һәрвакыт кеше күз алдында, нинди стильдәге киемнәргә өстенлек бирәсез?

6) Үзегезнең стилистыгыз бармы?

7) Сез сәяхәт итәргә яратасыз, соңгы араларда кайларда булдыгыз?

8) Кайсы халыкның нинди ашларына өстенлек бирәсез, әллә татар ашларын күбрәк яратасызмы?

9) Буш вакытыгызда ниләр белән шөгыльләнәсез?

10) Без беләбез: сезнең вакытыгыз бик аз. Дөнья мәшәкатьләре артыннан куып, оныкларыгызга әкият укырга вакыт таба аласызмы?

Икенче алып баручы:

- "Чистаем" китабында пыялачы Хәйдәр кызы, Габдулла Тукайның яраткан кызы- Зәйтүнә Мәүлүдова турында да кызыклы мәгълүмат бар. Элек шәһәребездә үзешчән татар театры гөрләп эшләгән. 11 сыйныф укучылары сезгә Ренат Харисның "Тукайның төшләре" әсәреннән бер өзек уйнап күрсәтерләр.

Икенче алып баручы:

- Ничек кенә күңелле булмасын, һәрнәрсәнең азагы бар. Бүгенге очрашуыбыз да ахырына якынлаша.Килгән кунакларга зур рәхмәтләребез ирешсен!Кышкы суыклар сезнең күңелләрегезне өшетмәсен, олы җаныгыз беркайчан да күшекмәсен өчен 10 сыйныф укучысы Вафин Хәлил сезгә җыр бүләк итә.Ул җыр сезгә һәрвакыт безнең очрашу турында искәртеп торсын!


© 2010-2022